Чәчмә әсәр
30 Ноября 2023, 12:30

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (4)

Күкчәчәкнең беләгендәге бала йоннары кабарды. Карчык күрәләтә үлемгә этәрә түгелме соң?! Саздан кеше исән чыкмый, саз «эһ» дигәнче аска суыра.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (4)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Күкчәчәк. Повесть (4)

Ачык капкага карый-карый турдан кешеләр уза иде. Хатын, чиләген эләктереп, ян бакчага кереп китте. Йөрәге дөп тә дөп кага иде. Мирсәлим кайткан, димәк… Әллә ничек, бертөрле генә аккан соры көннәре яктырган да сыман… Җанда да татлы сыкрау иңри сыман… Барысы да үлде-бетте дигәндә… Яраткан кешең белән яшәү ничек була икән ул? Иртә дә, кич тә син күреп туялмаган нурлы йөз, ишетеп туялмаган тәмле сүз, назланып туялмаган кочак… Мирсәлим белән Күкчәчәк әнә шулай мәңге яратышып яшәргә тиеш иде. Хатынның әле дә күз алдында: кыз чыркылдап көлә, ә егет Карасаз өстендә пырхылдап очкан кыр үрдәкләрен саный.

— Ничә үрдәк, шул көннән безнең туй. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү… Унике… Унике көннән! Анда кадәр ничекләр генә сабыр итәргә, Чә-чә-әк!

Бәндә артык шашынганда, бәндә артык очынганда, аһ, сикерәләр, аһ, ялгышалар, дип, фәрештәләр зар елыйдыр, мөгаен. Күк каләмнәре теркәгәннәр белән җирдә язылганнар бик сирәк тәңгәл киләдер. Сирәк кенәме? Бәлки, тоташтыр. Кемгә бакма, баш-аягы белән хатада. Туй бәйрәмен ашыктырып йөргән бәхетле көннәрнең берсендә Күкчәчәккә әллә нинди сәер чир йокты: башта ул мәктәп бакчасында балалар белән чүп утаганда аңын җуеп егылды. Мирсәлимнең әнисе — өлкән яшьтәге укытучы — «эссе сукты» дип, аны бүтән кояшка чыгармады, ләкин ышыкта да шапылдап авулар ешайды. Бу зәхмәтнең бердәнбер шаһиты булачак каенанасы Гөлйөзем апа иде.

— Әни безгә кысыла дип яратмассыз да инде, кызым. Мирсәлим белән киңәшеп, туегызны ике-өч атнага кичерегез, — диде ул. — Син әүвәл терел инде, кызым.

Һәр мизгелен зарыгып көткән никах көнен күчерү яхшы фал түгел иде. Анда ук сизде йөрәк! Күңел салып яраткан пары белән сирәк кешеләр кавыша шу-ул…

— Мирсәлимгә ничек дияргә соң?

Күкчәчәк туйны өзәрлек сәбәп эзләде.

— Авырыйм димә, кәеф юк дип хәйләлә, — диде Гөлйөзем апа.

— Болай алдашу ярамас бит инде.

— Ә син ир-ат сырхау кыз белән никахланырга атлыгып торыр дисеңме?

— Ул, бакага әверелсәм дә, миңа өйләнәчәк, Гөлйөзем апа!

— Ай-һай, кызым! Кайсы ир авызыннан күбек агызып җирдә бәргәләнгән хатын белән кочаклашып ятар икән! Өянәгең кузгалгач син бит бигрәк чирканыч буласың. Туры сүзем өчен үпкәләмә тагы.

Йа Алла, Мирсәлим «болын чәчәгем» дип атаган кыз шундый да ямьсез кыяфәткә керәмени?!

Ул елый-елый туй күлмәген җөен җөйгә сүтеп ташлады. «Күлмәгем ямьсез иде, яңасын тегәм», — дигән сылтау егетнең башына сыймады.

— Ник юк мәшәкатьләр белән вакытны сузасың, арыш капчыгы кисәң дә син миңа матур бит, — диде Мирсәлим, күзләре белән сөеп.

Ә Күкчәчәк үзенчә ялынды:

— Ике генә атнага сабыр ит инде, җаным. Ак күлмәксез нинди кәләш ди ул.

Тик бәйләнчек чир кырмавыктан да зәһәррәк иде. Хәзер инде булачак каенана да, үтәр, үтәр, көннәр кызу шул, дип юатмый, ул да пошаманда, ул да борчуда иде.

Беркөнне укытучылар бүлмәсендә икәүдән-икәү генә калгач, Гөлйөзем:

— Күкчәчәк, сиңа сүзем бар, — диде. — Син тәрбияле, белемле яшь мөгаллимә. Син миңа үз балам кебек якын. Мирсәлим белән сез өйләнешергә җыенгач, үлеп шатланган идем. Мәйтәм, улымның бәхет күмәче ишелеп уңды. Тик, сеңлем, син безнең йортка төс түгел бит әле. Ни бит… Сиңа эссе суга дип йөрибез дә икән… Ул ни икән, ни… нәселегез авыруы икән. Нәкъ синең яшеңдә мәрхүмә әбиеңне үз чире тота башлаган, диләр. Күршесе Бибинур абыстайдан белештем. Көненә өчәр егыла иде, ди бичаракаем.

— Мин… мин әбине хәтерләмим. — Күкчәчәк сулаган сулышына пешә иде. — Мин бәләкәй чакта үлгән ул. Тел төбеңне аңламадым, Гөлйөзем апа.

— Тел төбе, дип… Төбе-өсте шул инде, сеңлем, мин улыма чирле хатын алдырмыйм.

— Без бер-беребезне яратабыз, Гөлйөзем апа!

— И-и, яратабыз, имеш. Нәрсә дисез соң ул мәхәббәтне! Куык ич ул, куык! Гаилә коргач, шартлый.

— Юк, безнеке шартламый, шартламый! — дип илерде кыз. — Мин үз хәлләремне үзем Мирсәлимгә сөйлим.

— Сөйләп вакыт әрәм итмә, алдына гына егыл, сеңлем. Бәбәкләрең акайсын, авызыңда күбек кайнасын, кул-аягыңны көзән җыерсын. Менә шул чагыңны күрсәт аңа!

— Мәрхәмәтсез син, Гөлйөзем апа!

— Мин газиз улымның бәхетен яклыйм, сеңлем. Нәсел чире ул анадан балага да күчә. Ә миңа гарип оныклар кирәкми. Их, егылгач та ни тамаша кыланганыңны үзеңә дә күрсәтәсе иде.

Күрде үзен, читтән күрде Күкчәчәк. Тузан эчендә бәргәләнгән сылу гәүдә кызганыч шул. Мирсәлимнең йөзен дә шәйләде кыз. «Гүзәл чәчәгем», — дип, иреннәреннән үпкән егет аңардан җирәнә иде… Әй тәгәрәп кенә үлсәң икән! Ходай Газраилне җиргә юллап, җанын тәннән аерсын иде. Мирсәлимсез яшәү яшәүмени ул?! Дөм караңгы баздагы сукыр тычканга хәтле яктылыкка өметләнгәндә, аның күңел дөньясында беркайчан да чәчрәп кояш кабынмаячак.

— Зинһар, Мирсәлимгә минем чирем турында белгертмә, Гөлйөзем апа.

— Тәки үз телләрең белән әйтәсеңме?

— Юк, әйтмим, Гөлйөзем апа.

— Ялган белән кияүгә барсаң, бәхиллегем юк!

Күз яшенә коенган Күкчәчәк әкрен генә сорады:

— Мирсәлимгә ни диим соң инде?

Кыз сынгач-сыгылгач, Гөлйөзем укытучы да йомшарган иде.

— Үзеңнән тизрәк биздер, сеңлем. Берәр егыл да…

Юк, юк, яраткан кешесе янында үз чире кузгалудан Алла сакласын! Мирсәлимнең хәтеренә ул гүзәл сыйфат-рәвеш белән уелырга тиеш. Мәңгегә… Гомергә… Болын чәчәге тузанга буяламыни!

— Атна-ун көнгә шәһәргә китәм мин, Гөлйөзем апа.

— Кая, сеңлем? Дусларыңамыни? Җир читеннән дә эзләп табачак ул сине. Кал, дисәң, синең хакка калачак та. Бердәнбер терәгемне ягага сөйрәмә инде, бала-а!

Иртәгәсен мәктәп бакчасына колхоз рәисе керде.

Ул:

— Бер атнага Казанга китешем, ял йорты директорына өч-дүрт баш яшь кәбестә кисеп, машинага ташлагыз, кызлар, — дип боергач, тирләгән муенын сөртә-сөртә куак ышыгына чүмәште. — Уф, эсседә май эри, ахрысы. Күкчәчәк, салкын су эчертер идең.

Тирә-яктагыларның хәрәкәтен дә, тавышын да тоймас дәрәҗәгә җитеп кайгысына чумган кызны Гөлйөзем төрткәләп айнытты:

— Су, ди Лотфулла, су, ди. Әйдә, сеңлем, колонканың тимере каты, икәү агызабыз. — Су алганда карт укытучы, пышылдап кына: — Рәис ял йортына бара, — диде. — Утыр да кит!

— Кая? Нигә?

— Бәрәч, дусларыңа!

— Мин автобус белән барам.

— Юк, син нәкъ менә Лотфуллага утыр!

— Үз акылыңдамы син, Гөлйөзем апа?! Мирсәлимгә ишеттерсәләр, үлгәндә дә гафу итмәячәк бит! Азгын Лотфуллага этен дә ияртеп җибәрми кеше.

Хатын чиләктәге суны чайкалдырып кызның аягына түкте.

— Һаман минем улыма дәртләнәсең икән, үз чирле!

Өтте-куырды нәфрәт катыш сүз Күкчәчәкне! «Үз чирле…» Ачуы килгәндә Мирсәлим дә шулай дип кычкырса? «Үз чирле…»

…Ул рәис машинасына утырганда, укытучылар шаккатып карап торды. Гөлйөзем апа бәхетле иде. Ходай ансат кына «үз чирле килен»нән коткара! Хәзер Мирсәлимгә ниләр генә лепелдәмәс инде ул: «Яңа күлмәк тегәм дип, туй көнен юри күчергән, улым. Лотфулла белән чуала икән, улым. Әнә бергә ял йортына тайдылар, улым. Әни алдаша дисәң, укытучылардан сора, улым…»

Кызның чәчен тузгытып уйнаган җилдән дә көнләшкән Мирсәлим, әлбәттә, ышана. Юк, ышанмый. Егет Күкчәчәкнең аны гына яратканын белә. Юк, ышана! Чөнки хыянәтчене мәктәптән ун пар күз озаткан!

…Күкчәчәк эче пошып әйләнеп кайтканда, Бура-Киртәдә дөньялар үзгәргән иде инде. Күңелнең бер почмагында: «Мирсәлим барыбер минем белән күрешеп, энәсеннән җебенә кадәр төпченәчәк», — дигән нәни генә өмет уты пыскып янды. Күрешмәде, төпченмәде горур егет! Гөлйөзем апа купайткан гайбәт үз эшен эшләгән иде. Гарьләнгән Мирсәлим: «Ул йөз хатын белән чуалган итәк колын сайлаган икән, мин дә аңардан калышмыйм, йөз ир белән йоклаган җилбәзәк Гөлсемне ярәшәм!» — дигән, имеш. И кодрәтле Алла! Бер-берсе өчен яратылган ике сөю тамыры кеше калдыклары белән бәхетләрен җимерергә тиеш идеме соң!

Күрше авылда үләннәр белән дәвалаучы имче бар. Җаны тартмаса да, Күкчәчәк шунда барды. Турда өч хатын таптана иде. Карчыкның җайсыз чагы икән, капкасын бикләп, чаш та чош ишегалды себереп маташа:

— Җеннәре котыра, — диде каратутлы. — Бәлки, әзрәктән ипләнер. Синең кай әгъзаларың авырта, үскәнем. Чирең нинди? Духтырлар ни диләр?

Кинәт капканың тимер келәсе шылдырады, һәм ак яулык өстеннән башына ямаулы бүрек кигән карчык, себеркесе белән каратутлы хатынга селтәнгәндәй итеп:

— Төпченмә, марҗа, — диде. — Үзеңнекен генә бел дә тор, — диде. — Нишләп соңардың, бәбкә? — Күкчәчәккә ул йомшак тавыш белән эндәште: — Бетеренгәнсең бит, бәбкә.

— Аны чиратсыз кертмә, Тутыйбикә әбекәй, — диеште хатыннар.

— Көш-көш, шайтан токымы! Ирләрегез белән чәкешеп аракы эчәсез дә, зәхмәтләнгәч, дәвасын сорыйсыз. Әүвәл бирәнегезне тыегыз! — дип, имче тагын бер тапкыр себеркесе белән селтәнде дә кызны үзенә табан тартты. — Уз, бәбкә. Иртә-кич күз яшең кипми икән. Тәкъдирне беребез дә үзгәртмәс, бәбкә. Ходайдан сабырлык сора. Чирең язгы ташулар күек агып китә, бәбкә. Бала вакытыңда елан оясына баскансың. Җиләк аланында. Миеңә курку оялаган. Шул хәзер уянган. Ә куркуны курку белән чөйләргә кирәк. Төнлә, илаһи чибәр тулы ай яктысында, Карасазга кер дә таң атканда гына чык.

Күкчәчәкнең беләгендәге бала йоннары кабарды. Карчык күрәләтә үлемгә этәрә түгелме соң?! Саздан кеше исән чыкмый, саз «эһ» дигәнче аска суыра. Кыз дивардагы кадакларга эленгән бүктәрбүктәр үлән-тамырларны күздән кичерде. Имче кипкән-корыган болын уртасында тереклек итә сыман иде. Аңа дигән дәва бардыр инде ул. Карчык «саз» дип көлеп кенә үртидер.

— Синең чиреңне үлән генә җиңми, бәбкә. Өрекмә, сакчы фәрештәләрең баскан эзләреңә канатын җәяр, бәбкә. Ныгытып тыңлый гына күр: саз түмгәкләр белән чуарланган. Керә-керешкә ике түмгәкне сикереп, өченчесенә бас. Чыкканда киресенчә, берәүсен генә сикер, бәбкә.

«Карасазга кертеп мине үтермәкче була карчык. Нинди җәзалар белән җәзалыйсың тагы, Ходай?!» — дип, юл буе яшь түкте Күкчәчәк. Ә аннары…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас