Чәчмә әсәр
30 Ноября 2023, 04:55

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)

...Шулчакта үзенең кемлеген ул, ниһаять, аңлады: аңарда бит яңадан туган Кыпчакның тынгылык белмәс йөрәге тибә!

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)

 (Дәвамы.)

–       Ярар, хәлең авырдыр бәлки, сөйләшербез дә, аңлашырбыз да әле соңыннан. Терелеп чык тизрәк, – дип шомарткандай итте дә, бу тынны буган бүлмәдән тизрәк чыгып китү ягын карады. Шул арада бөтенләй онытып җибәргән икән, баскычка чыгып басуга Розалина пәйда булды. Җыерылган кашлар, үпкәле, ачулы караш, турсайган иреннәр. Нәрсә, барысы да Рөстәмнән гаеп эзлиләр соң әле, аңа хөкемдар булалар? Кемнең хакы бар моңа?

 –       Кайда барабыз? – диде Розалина коры гына.

Рөстәм кызның кыска күлмәге сыланып торган тулы гәүдәсенә күз йөгертеп алды да, кинәт кабынып китте. Кадалып китмиме барысы, хәзер менә бу нечкә бил белән бүлмәсенә кайтсын, яхшы шәраб, тәм-том алып тутырсын, дөньяны онытып мәхәббәт уеннары уйнасын. Талпынып кызның иңбашына кулын салды да, үзенә таба тартты.

 –       Киттек миңа, аулакта күңел серләребезне уртаклашырбыз.

Розалина кырт борылып читкә тартылды.

 –       Юк, мин анда бармыйм. Әйдә, юл уңаенда паркта сөйләшеп утырабыз, – диде дә, алдан атлады. Рөстәм аңа иярде. Бер тукталышка якын араны алар сүзсез диярлек атладылар. Рөстәм эндәшеп тә карады: эштә нинди яңалыклар бар, репетицияләр ничек бара, үз ролең ошыймы, дигән кебегрәк сораулар тезде, тик җаваплар бер-ике сүздән артмады. Әнә шулай аллы-артлы парк эченә керделәр, агачлар арасына яшеренгән иң төпкел эскәмиягә килеп утырдылар.

 –       Рөстәм, мин барысын да беләм, – дип ярсып сүз башлады Розалина. – Синең анда ниндидер Виктория исемле сөйрәлчеккә ияләшкәнеңне дә. Рудик белән булган вакыйганы да, шулай ук башкалар алдында ямсез кылануларыңны да. Барысын да, барысын да беләм... .

Хе, саткан икән теге сертотмас үрдәк, ничек үз-үзеннән канәгать булып, тәфсилләп, тәмләп сөйләде икән, дип уйлап алды Рөстәм. Розалина аның уйларын укыгандай, нәк шул мәсәләгә кагылды.

– Син Рудиктан күрә торгансыңдыр – ялгышасың, ул миңа бернәрсә дә әйтмәде. Беләсең килсә, театрдагылар сезнең һәр баскан адымыгыз белән кызыксыналар, кырыкка төрләндерәләр. Шәрәф абый атна саен яныгызда булып килә, тагын әллә нинди юллар белән яңалыклар ишетелә. Синең турында нәрсәләр генә сөйләмиләр. Ул карт хатын сиңа нигә кирәк булды? Мин бит сине шулкадәр нык ярата идем, әйтеп аңлатып кына бетерерлек түгел. Син дә белә идең минем сөюемне. Кемгә алыштырдың? Нәрсә булды сиңа, Рөстәм?

– Бернәрсә дә булмады. Мин шул ук Рөстәм, үзгәргән җирем юк. Сезнең гайбәтләрегез, хыялый фаразларгыз миңа кагылмый. Сөйлиләр икән бергә бишне кушып, сөйли бирсеннәр. Кемдер алдында акланып йөрергә җыенмыйм.

 –       Ә Рудик белән булган хәл? Анысы да уйдырмамы? Акылыңа кил, Рөстәм, үз гаебеңне танырга көч тап. Моңа кадәр син акыллы, изге күңелле, бер дигән егет идең. Әнә шул кинога төшәм дип җенләндең син. Әле соң түгел, баш тарт ул ролеңнән. Уйнама. Яшь бит әлебез, гомер юлының башында гына торабыз. Булыр мөмкинлекләр дә, уңышлар да – бар да алда. Син артык тәэсирле, барысын йөрәгеңә якын аласың. Ниндидер монстр, маньяк ролен башкарам дип, үзең шул дегенератка әйләнеп барасың бит. Аңлыйсыңмы шуны? Ул, Кыпчак дигән адәм актыгы, үз гомерендә вәхшилекләре җитмәгән, каберендә дә тик ятмый, рухы бүген килеп җаннарны суыра...

 –       Кагылма Кыпчакка! Син аның янында тузан бөртеге генәсең, ә һаман аяк астына салып таптарга ашкынып торасың!

 –       Юк, әйтәм мин, тыңла, колак сал. Ул картинагызны буынсыз яшьләр караячак, алар да Кыпчак ишеләрне юксына, эзли башлаячаклар, үзләрен шул фантомга тиңләячәкләр. Андый кабахәтләрне экраннарга чыгарырга түгел, исемнәрен телгә алмаска, каберләрен онытырга кирәк. Дурной пример заразителен ди әнә урыс. Хәлемнән килсә, мин Кыпчак...

 –       Җитәр дидем мин сиңа! – дип илереп кычкырып җибәрде Рөстәм. Кумирын шулай мыскыллауларга түзеп утырсынмыни ул? Бу кызыкай ул кадәр кем булган? Чәче озын, акылы кыска бит аның, аждаһа токымы, шайтан ялчысы. Бу дөньяда хатын-кыздан кем яхшылык күргән? Рөстәмнең башында кинәт таныш кыңгырау тавышы ишетелеп калгандай булды: аерымачык булып бер кагыйдә яңгырады: «Почмакны урталай бүлгән туры сызык биссектриса дип атала... » Эшнең башы менә шул түгелме? Беренче кат күргәндәй, ул Розалинага текәлеп карады. Анысы егетнең төссезләнеп калган күзләрен күреп, каушап калды.

 –       Рөстәм... Нәрсә булды, Рөстәм?... Әгәр артыгын әйтсәм, гафу ит, әйдә, китәбез моннан.

 –       Әйдә! – Рөстәм сикереп торды да Розалинаның кулыннан шакарып тотып, аллеяга таба түгел, куе куаклыкларга өстерәде.

 –       Нишлисең, җибәр, авырта бит, Рөстәм...

Буынсыз калган кыз кинәт куркудан карышырлык көч таба алмады. Рөстәм биш-алты адым шырлыкка атлады да, Розалинаны бөтереп алып яшел үләнгә салды, аның иреннәреннән, муеныннан, ярымачык күкрәкләреннән шашынып үбә башлады. Хайвани теләк кузгалган иде анда.

 –       Юк, кирәкми, юк, уйлама да, җибәр мине, кычкырам хәзер, – дип, елан кебек боргаланды кыз. Рөстәм бөтенләй үзен-үзе тота алмас хәлгә килде.

 –       Ә, син шулаймы әле, кәнтәй. Кыпчак белән без кирәкмибезме инде сиңа!

Ул, котырып, кызның муеныннан буып алды.

 –       Рөстәм, җибәр, Рөстә-әм... – дип гырылдады Розалина тыпырчынып. Кыз карышкан саен, Рөстәм бармакларын ныграк батырды, аны бар гәүдәсе белән ныграк басты. Бераздан Розалина тынып калды, тәне йомшарып, куллары салынып төште. Рөстәм ашыкмый гына торып басты, киемендәге үлән бөртекләрен каккалады.

Итәкләре күтәрелеп, башы читкә каерылып яткан җансыз гәүдәгә карап торды да, ни гаҗәп, ул бертөрле җиңеллек, рәхәтлек хисе кичерде. Өстәвенә, шатлыклы моң таратып, күңелендә теге шөлдер чыңлый иде аның: тинь-тинь... тинь-тинь... Як-ягына каранып тормастан, ул эре-эре атлап сукмакка чыкты, шул чакта өзелеп тамагы ачканын чамалап алды. Беренче очраган ашханәгә кереп туйганчы ашады. Инде нишләргә? Ныклап аңлап та җитмәде, ниндидер тавыш аны кирегә, теге кара урман уртасында урнашкан бараклар янына әйди иде. Рөстәм теләгенә буйсынып, вокзалга китте, билет алып автобуска кереп утырды. Ярымбуш салонның арткы урындыгында ялгызы бара торгач, гомер булмаган зиһен ачыклыгы, фикерләр гармониясе кичерде ул. Шулчакта үзенең кемлеген ул, ниһаять, аңлады: аңарда бит яңадан туган Кыпчакның тынгылык белмәс йөрәге тибә! Һәммәсе гап-гади аңлатыла, реинкарнация дигән нәрсә – чын барлык. Кайчандыр яшәп киткән кешенең җаны билгеле вакыттан соң икенче шәхес булып дөньяга туа. Күпчелек очракта, үткән тормышын исенә төшерә алмый, гомер юлын шулай үтә, ә кайчакта геннарда яшеренгән информация калкып чыга. Рөстәм белән дә нәкъ шундый хәл: Кыпчак җаны уянды анда, ул эшләнеп бетмәгән эшләрен төгәлләргә, максатына ирешергә яңадан туды. Хәзер инде Рөстәм үз-үзенә хуҗа түгел, тормышындагы вак хатирәләрне чүплеккә ыргытырга, Кыпчакның боерыкларына буйсынып яшәргә кирәк.

(Дәвамы бар.)

Фото: quadro;  Freepik.

 

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас