

Әрҗәдә сары йомгаклар пипелдәгәч, Лотфулла, канәгать елмаеп:
— Җаннары үзгә, дисеңме, хатын? Минем кулга эләккән киек-җанвар йортныкы була да куя ул, — диде.
Ышанмады Күкчәчәк. Үрдәккә ышанмады. Аны табигать барыбер кире чакырачак, һәм ул бөртек сибелгән тук ишегалдын куркыныч, әмма ирек тәме сеңгән татлы тормышка: чумып-чумып йөзгән күл-елгаларына, канат җилпегән һава юлларына, алтын төскә манчылган сагышлы көзләренә алмаштырмаячак иде. Әнә Мирсәлим дә шулай бит: шәһәрдә төпләнмичә, газап чиктергән туган җиренә әйләнеп кайта. Юкка тиргидер ир-егетне Күкчәчәк, юкка…
2
Аңа хәтле Бура-Киртә тагын бер кешегә артты. Лотфулланың унике ел элек югалган үги атасы кинәт кенә пәйда булды. Аның кулында иске чемодан иде. Ул бау белән бәйләп аркасына аскан эреле-ваклы байрак-әләмнәрен ишегалдына аударды да, күзләрен челт-челт йомгалап:
— Уф, йончытты, — диде. — Менә безләр, балалар. Саумы-арумы, улым?! Саумы-арумы, килен?! — диде.
— Хи-хи, сәяхәтче бака исән икән әле. Урманнан мунча ягарга утын да төягән.
Лотфулла аке аяклы табылдыкка сөенмәде, әтисе белән салкын гына күреште.
— Мин бака түгел, улым, мин — Лелин, — диде карт. — Утын да түгел бу нәмәләр, изге байрак алар. Безне Бура-Киртәгә рибалютсия ясарга җибәрделәр.
— Кемнәр, Сабирҗан әти?
— Көрәштәшләр, бакчи.
— Кая соң алар?
— Үлделәр инде.
— Революция корбаннары булдылармыни?
— Юк, улым, картаеп гүргә иңделәр.
— Синең, Сабирҗан әти, безнең белән яшәгәндә үк шөрепләрең бушаган иде. Ә хәзер, о-о, сәвсим башыңда җилләр сызгыра! Кругом тишек!
Өч сыйныф белемле Сабирҗан абзый элек авылда партия секретаре иде. Җаны-тәне белән халыкны Ленин юлыннан тайпылмаска өндәгән кызыл коммунист картаеп кына Лотфулланың әнисенә өйләнде. Тол хатын аны бер генә максат белән йортка кертте: башкисәр Лотфулла ир-ат кулында чыжлаган каеш тансыклый иде. Әмма үги ата ун яшьлек малайга чәнти бармак белән дә чиертмәде: ул малайны үз ысулы белән тәрбияләде: ашыйсың киләме, эшләп аша! Менә сиңа Ленинның беренче томыннан фәлән әсәр, укы да тотлыкмыйча гына эчтәлеген сөйлә. Шуннан соң кашыкка үрелерсең. Әһә, кинога акча кирәкме? Революция турында җыр ятла, җырламасаң да шыңшып күрсәтерсең.
Ил-көндәге үзгәрешләр партияне таркаткач, кызыл агай Бура-Киртәдән каядыр китеп барды. Лотфулланың әнисе аңа гашыйк иде. Телендә сандугач биетә, сүгенми-кыйнамый, назлы-ягымлы Сабирҗан коммунист. Авыр тормышта изелгән авыл хатыны өчен бәхет иде бу. Карчык үлгәндә улы белән килененә гозерләп-гозерләп соңгы васыятен әйтте:
— Атагыз йөремсәк кеше, ят җирләр гизеп туйгач, беркөн ишек шакыр. Бусагадан бормагыз, урынын түрдән бирегез, — диде.
Сабирҗан карт баядан бирле өйалды ишегенә карый иде. — Әнкәгез, дим, нишләп озак мыштырдый, дим? Мине сагынмады микәнни?
— Әнине җирләдек шул, — диде Күкчәчәк.
— Ашыккан икә-ән, — диде карт, еламсырап.
Лотфулла шуңа дөрләп кабынды:
— Кара, турсая берәү! Син анда авыл саен, шәһәр-калалар саен ялгыз хатыннар җылытып йөргәндә, ул үлмичә сине көтсен, имеш!
— Хатыннар җылытмадым мин, улым. Рибалютсия утын сүндермәскә тырыштым. Тик ирек бирмәделәр. Соры кортлар басты илне, капкорсак буржуйлар басты. Лелинга рәт бетте. Ничава, арт сабакларын укытабыз әле. — Сабирҗан карт кыршылган иске фанер чемоданыннан калкынып аягына басты. — Яшәсен каммунислар партиәсе! Лелинга дан!
— Шаулама, прәс! — Ире үги атасын төсе уңган күлмәк чабуыннан тартып урынына чүктерде. — Синең эшләр хана икән, революционер. Башыңа йөгергән икән Ленин томнары. Без үзәктәге картлар йорты директоры белән әшнәләр. Шунда урнаштырырбыз, үз ишләрең янына. Рибалютсиягезнең утын да бергәләп кабызырсыз.
Күкчәчәк кулы белән бөкрәйгән картны каплаган ишарә ясады:
— Тимә инде син аңа. Читкә какма. Мәрхүмә әни, урынын түрдән бирегез, диде. Оныттыңмыни, Лотфулла? Наил хәзрәттән сора, ул да ишетте.
— Нинди васыять?! Аның бит әнә «түбәсе» кыйшайган. Нормаль кеше түгел ул!
— Кыйшаймаган, Лотфулла! Карт үз заманыннан бу чорга күчалмаган гына.
Лотфулла, башын учлап, уңга-сулга чайкады:
— Ну кортка-а! Миңа үчләшеп шундый мәгънәсез васыять әйтеп киттең син! Күкчәчәк җүләрдәше бу. Ну, матри, Сабирҗан әти, революция ясыйм дип, авылда кеше генә көлдер! Бу таякларыңны яшер, күземә күрсәтмә!
Ир әләмнәр бәйләмен тибеп тузгытты. Шул чакта карт, үзенә суккандай, җыерылды-кечерәйде. Менә тагын берәүнең үзе төзегән һәм үз хыялларына инанып яшәгән дөньясын ваталар. Теге елларда алар миллионлаган, иң акыллы, иң зирәк һәм иң дөрес затлар иде. «Коммунистлар җүләр» дип пышылдап кына кара, телеңнән асулары мөмкин. Бүген алар берән-сәрән генә... Хәзер авыз тутырып «ахмак» дип хурла, беркем дә тыймый.
Сабирҗан карт, күндәм генә: «Ие, улым, ие», — дип ияген селкетсә дә, әләмнәрне яндырмады: мунча башына ыргытты. Килен сатмаячак, чөнки ул «җүләрдәш» иде. «Рибалютсия» дип әтәчләнгән картның әзрәк кикриге шиңде. Буржуй дошман кем дә түгел, үзенең үги малае икән ләбаса! Шушы яңалыкларны белгәч, «Лелин бабай» өч көн авырып түшәктә ятты. Әмма «изге» ниятеннән дә чигенмәде.
— Ни киңәш итәсең, килен? Бура-Киртәдә камунис исеменә тугры кешеләр бар микән? Миңа көрәштәшләр төркеме туплыйсы ие, — диде ул.
Һай ерак иде картның беркатлы хыялыннан Күкчәчәк, һай ерак иде! Ул, битарафлыгы белән аны рәнҗетмәс өчен генә:
— Лотфулла бу шөгылеңне яратмас, әти, — диде.
— Аңа кем сызгырган?! Мин чын бәлшәвикләр кебек яшерен оешма төзим, килен. Лотфулланың үги әтисе белән булашырга кәефе юк иде әле. Карт чиратның койрыгына күчеп, алга кинәт кенә Күкчәчәк чыкты. Бүген-иртәгә Мирсәлим кайтырга тиеш, ботак очы туганнары аның йортында тәрәзәләр юа иде. Боз кебек салкын пыялалар җылынмаса да, кояшта ялтырый. Хәзер көтү каршылаганда гел алар турыннан үтәргә туры киләчәк. Хәзер бер аяк басуларың мең газап булачак.
Төшке ашны «кунак өе»ндә генә капкаларга гадәтләнгән Лотфулла үз урамына турылаган иде. Ул машинасы белән капка баганасын сөзеп үк туктады да ажгырып хатыны каршысына атлады. Йөзе җир төсле каралган, күзләре кызарган иде. Сүзенә буылганга күрә, ир бүртенеп берара дәшмәде. Әмма йодрыклары әллә ничә кисәккә сугып ярырга әзер иде. Күкчәчәкнең йөрәк тибеше сүлпәнләнде. Юк, Лотфулла кыйнар дип курыкмады ул. Бу бәндә белән яшәлгән гомердә ничә кат үлде дә ничә кат терелде инде. Мирсәлим кайткан, димәк… Аның шунысы куркыныч иде. Мирсәлим кайтка-а-ан.. И-и, эчтә нидер өзелде, өзелде… Ыңгыраша-ыңгыраша өзелде… Бүтән яратмыйм дип мең дә бер мәртәбә тәкрарлаган иде юкса! Өч ел үзен шуңа әзерләгән иде-е-е! Әй, үртисең дә соң син, язмыш!
Кайнар дулкын аны аяктан егарга теләгәндәй айкалдырды-чайкалдырды.
— Сиңа тимим мин, аңгыра! Хәерчеләр чабатасын гына чүким! — Ирнең гыжлавык сулышы колак яфрагын пешерә иде. — Шуннан соң син үзең үләсең! Саргаеп. Өч елга гына түгел, мәңгелеккә китәчәк сөяркәң.
Сөяркә булалмады шул Мирсәлим. Җаннар кебек тәннәр дә кушылып өлгермәде. Бу ир аны белә, әмма ул иң-иң нечкә җиргә — бәгырьгә пычак белән сызып, мең дә бер мәртәбә әрнетеп тәм таба.
— Хатынын җибәр менә син, Гөлсемне. «Кунак өе»нә икенче хуҗабикә эзлә.
— Сөяркәң өчен кайгырасың, әйеме? — диде Лотфулла, хихылдап. — Бар, җаным дип каршысына чап!
Чапты Күкчәчәк, ничә еллар аның каршысына чапты. Төшләрендә… Нибарысы төшләрендә... Иркәназ татымаган хатын аңа йөгереп килә дә тәнне изрәтерлек кайнар кочагына сеңеп бетә иде… Ә өнендә исә бу хакта уйларга да ярамый шул.
— Ачуыңны миннән алма.
Күкчәчәк бу сүзләренә үзе дә аптырады. Нәрсә ди ул? Әйтерсең бүген генә явыз карга озын томшыгы белән җанын чукый! Шыгырдаган теш, йомарланган йодрык, әрем әчесеннән дә әчерәк тел — аның гомерен бизәүче «кара бизәкләр» иде.
Ир, иреннәрен түгәрәкләп, «ух» дип һавага өрде.
— Атты бит ул миңа, каһәр. Мине үтереп, сиңа өйләнмәкче иде, каһәр!
— Ник һаман моны тискәре ягы белән әйләндереп куясың, Лотфулла! Син аны үзең мәҗбүр иттең! Бүген дә сиңа бөтен авыл нәфрәтләнә. Кырда нишләгәнеңне хәтерлә син!
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com