Чәчмә әсәр
29 Ноября 2023, 04:55

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)

Аны Юрий Сергеевич үзе килеп уятты. "Егеткәем, – дип сүз башлады ул йомшак кына. – Соңгы араларда син эшкә артык бирелеп киттең шикелле. Ял итеп алырга кирәктер, булмаса, шәһәргә кайтып бераз җилләнеп кил әле"...

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)

(Дәвамы.)

Берчак Рудик аның алдына иелгәч, үз-үзен белештермичә кулындагы камчысы белән тегене каезлый башлады. Күзләрен кан басты аның, авызыннан күбекләр килде. Рудик авыр ыңгырашып капланып төште, тынсыз-өнсез калды. Карап торучылар бу күренешнең уен гына түгел икәнен аңлап алгач, Рөстәмгә ташландылар, кулындагы камчысын чак каерып ала алдылар. Һушын югалткан Рудикны тиз генә больницага озаттылар. Бу вәхшилектән барысы катып калган иде, режиссерның йөзендә генә канәгать елмаю чагылып үтте: мондый отышлы кадрлар картинаның дәрәҗәсен һавага күтәрәчәк!

Рөстәмне саклап фатирына илтеп куйдылар. Кайткач та озак тынычлана алмады әле ул, бар тәне калтыранды. Йомшак күңелле Хәлфетдин хәленә кереп, стакан тулы көмешкә салып биргәч кенә гырлап йокыга талды һәм тәүлеккә якын күзен дә ачып карамады. Аны Юрий Сергеевич үзе килеп уятты.

 –       Егеткәем, – дип сүз башлады ул йомшак кына. – Соңгы араларда син эшкә артык бирелеп киттең шикелле. Ял итеп алырга кирәктер, булмаса, шәһәргә кайтып бераз җилләнеп кил әле. Үз ролең турында бөтенләй онытып тор, рәхәтләнеп күңел ач, уйна-көл, кызлар тирәсендә урал. Юкса, коллективта синең турында ял гыш фикер туа шикелле. Төрле бәндә бар, агы да, карасы да дигәндәй, мин үзем шәхсән аңлыйм сине: нервылар киеренкелеге, чамадан тыш җаваплылык – барысы бергә җыеладыр. Ә син талантлы егет. Мин бу сүзләрне чын күңелдән әйтәм. Ләкин мөмкинлекләрнең чиген белү кирәк. Әйтәм бит. әзрәк тузан коеп ал. уйларыңны башкага юнәлт. Акчаң бармы соң? “Бар” дигәнне аңлатып, Рөстәм баш какты.

 –       Килештек алай булгач. Мин Николайга әйтермен, ул сине район үзәгенә кадәр илтеп куяр. Ике-өч көн, бер атна килеп күренмә. Тагын менә нәрсә – теге дусың ның больницага барып хәлен бел. Артык зыян юк, дигәннәр табиблар, ләкин, ни әйтсәң дә, син гаепле аның алдында. Нишлисең, төрле хәлләр була бу дөнья да, барыбыз да адәм балалары, – дип, Гершкович сүзен тәмамлады да, чыгып та китте. Аның сүзләрен урыннан тормыйча гына тыңлап яткан Рөстәм әллә нинди аңлашылмас хисләр кичерә иде. Менә Юрий Соломоновичның һәр сүзен кабул итеп, ризалашып тыңлап ятты бит инде. Шул ук вакытта аның башында күргән-ишеткәннәргә тәңгәл икенче дөнья яралган төсле иде.

Әйтерсең колак төбенә шөлдер такканнар, анысы зың-зың килеп туктамый ишетелеп торган кебек. Тагын бер искитәрлек хәл шиккә салды, ул нигәдер үзалдына тапкырлау таблицасын кабатлый икән дә – алты алтың – алтмыш алты, дүрт дүртең – кырык дүрт, тугыз тугызың  – туксан тугыз... Белә Рөстәм – бөтенләй мәгънәсезлек бу, дүрт дүртең мәңге уналты булачак, тик шул ук вакытта бер уй үзенекен тәкрарлый: дүрткә дүртне тапкырлагач, җавапта да ике дүртле рәттән торырга тиешле. Көләргә дә, еларга да белмәде ул бу яңа ачышыннан. Әле ул гынамы, ниндидер гомер кулланмаган математик терминнар хәтеренә килеп тинтерәттеләр – трапеция, медиана, арктангенс, гипотенуза... Нинди җәза булды бу? Ярый да математика фәненә мөкиббән киткән булса икән, мәктәп елларында иң күрә алмаган фәне иде бит. Яратмады да ул кушу-алуларны, аңламады да, белмәде дә. Хәзер онытылып беткәч, тагын килеп искә төшәләр, имеш, шулар. Теге бригадирның көмешкәсе шаукымыдыр... Шуңа юрап, Рөстәм урыныннан сикереп торды, киенде, юынды, бер чүмеч су күтәреп эчте дә, Николайны эзләп китте.

Шәһәргә кадәр маҗараларсыз гына кайтып җитте ул. Тулай торактагы үз бүлмәсенә кереп чыкты. Анда утырып чыдамады, ялгыз башың нишләп утырасың? «Рудикны күрергә кирәк» дигән карарга килеп шәһәр больницасына юнәлде. Юрий Сергеевич: «Син гаепле... » – дип тәтелдәсә дә, Рөстәм үзен тырнак очы кадәр дә гаепле тоймый иде. Нәрсә булган, имеш, чаң сугарлык? Ярый, кызып киткән икән инде, артыграк эләккәндер, кем әйтмешли: «Искусство требует жертв». Махсус эшләнгән эш түгел дә. Әгәр ул Рудикка таяк белән ташланган булса, гаепләрләр иде. Каршындагы тоткынны күзаллап, чыгырыннан чыкты бит ул. Шулчак Рөстәм үз-үзен ышандырырга, акланырга тырышканын тоеп алды. Юк инде, нәрсә димәсен, Рудиктан ачуын алды ул. Изеп ташларга әзер иде ул аны, җанын суырырга. Азакка кадәр дөреслек эзләп китсәң, әнә шул минутларда әйтеп аңлата алмаслык бер күтәренкелек кичергән иде егет. Үзеңне бар дөньяга хуҗа итеп тою хисен. Нәрсәгә шашынды әле ул? Тегенең юньсезлегенә, мокытлыгына шартлый язды бит. Әнә шундый кешеләр белән дөнья тулды хәзер. Урам тутырып атлаган адәмнәргә игътибар беләнрәк карасаң, кемнең кемлеген йөзләреннән үк укырга була. Күпчелек, күпчелек шундый: нәрсәгә алынса – илке-салкы, эшләгән эше исем өчен генә, дус дисәң, сатарга әзер, гаиләсендә таянырлык ир, я тугры хатын түгел, инанган кыйбласы юк, мәгәр минем хокукларым дип дөнья яңгырата инде. Асты-өскә әйләнгән бу дөньяның. Җәмгыять җыен әтрәгаләм, ялкау, карак, икейөзле, кулыннан эш килмәгәннәрнең хокукларын яклый, ә көчле шәхесләргә баш калкытырга ирек бирми. Шуңа ялган әхлак, төрле якка боргалана торган дөреслек тамыр җәйгән. Гафу үтенергәме Рудиктан? Ул үзе шуышып килеп, Рөстәмнән ярлыкау сорарга тиеш. Алай да кереп чыксын әле янына, ничекләр каршы алыр икән. Больницада ул көтелмәгән очрашуга тап булды. Рөхсәт алып, тын коридор буйлап атлый иде, каршысына кем килә, Розалина үзе түгелме соң? Икесе дә туктап калдылар, бер-берсенә караштылар. Рөстәм кызның йөзе үзгәреп киткәнен шәйләп алды. Аның өчен җан атып йөргән Розалина кая булган. Нишләп очып килеп, муенына асылынмый? Рөстәмнең үзенә күрә горурлыгы бар, ул да сикереп төшәргә уйламый. Әллә читләп, бер сүз кушмый узып кына китәргәме? Шулай карашып торганнан соң. ниһаять, Розалина телгә килде. Исәнме-саумы дип сорашу юк:

 –       Рөстәм, безгә сөйләшергә кирәк иде. Син Рудикның хәлен белергә киләсеңдер. Кереп чыкканыңны мин ишек төбендә көтеп торырмын...

Биек үкчәле түфлиләрендә шак-шок басып үтте дә китте. Йөрәге кысылып куйды Рөстәмнең: әллә бу чибәркәй дә аннан йөз чөергән, аның бу дөньяда беркемгә дә кирәге юк... Кул селтәп, кирәкле палатаны эзләп китте. Ике кешелек кечкенә бүлмәдә ята икән Рудик, тәрәзә кырындагы караватка салганнар. Рөстәм бусага аша атлап үткән генә иде, элекке дусы аны күреп тә алды, аркасын куеп, стенага таба борылып та ятты. Күрәсе дә, сөйләшәсе дә килми икән моның, эшләр зурга киткән. Берни булмагандай, Рөстәм эчкә узды, бер табурет эләктереп карават яныннанрак килеп утырды.

 –       Хәлләр ничек, иптәш артист? – дип авыз ергандай итте. Селкенеп тә карамады Рудик, таш та таш, ул да таш, әйтерсең, янында беркем юк. Рөстәмнең башына кан йөгерде, ачуы ташып чыкты, бу нәзберекнең башына утырган урындыгы белән тондырасы килде, чак тыелып калды. Кара син аны, ничек какланып яткан була, кызлар төсле үпкәләп куркыта, сөйләшми ялындыра. Я шундый мәхлукны ир-ат чутына кертеп йөрт инде, ирдәүкә бу, идән чүпрәге. Тьфу!

(Дәвамы бар.)

Фото: karlyukav; Freepik.

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас