(Дәвамы.)
...Яшерен-батырын түгел, Рөстәмнең моңа кадәр дә хатын-кызларны читләп үткәне булмады. Тик Викага кадәр күргәннәре тәк кенә булган икән. Рөстәм урын өстендә хатын-кызларның һәр кагылуга карышуларына, оялчанлыгына, үзен һәрчак яулаучы итеп хис итәргә күнеккән. Ә Вика юрган астына керүгә Рөстәмгә ана арыслан булып ташланды. Иртән Рөстәмнең җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде. Ә пәри хатын Вика, әйтерсең, ял итеп торган: йөзендә нурлар уйный, күзләре шат елтырый, кабарынкы иреннәре серле елмая.
– Соңга калма, Гершкович усал ул, – дип пышылдап егетне суырып үпте дә, эреп югалды үзе.
Әнә шуннан соң башланды инде ләззәтле дә, газаплы да төннәр. Юк, Вика тик тән рәхәте татырга гына омтылган хатын түгел иде. Әллә нинди, үзенә генә билгеле булган хыялый дөньясы бар иде аның. Рөстәмне ул авызында ана сөте кипмәгән егет кисәге итеп түгел, ә нәкъ каты кулларында йөзләрчә кешеләрне шакарып тоткан лагерь коменданты итеп күзаллады, шуңа дөньясын онытып, шашып яратты. Ял иткән араларда кайнар иреннәрен Рөстәмнең колагына терәп күңелен ачты:
– Их, белмисең син йөрәгемдә нинди уйлар янганын! Уйлый торгансыңдыр: оҗмахта яшәгән, бай тормышка кинәнгән азгын, иркә хатын чираттагы мәхәббәт маҗаралары эзли, туймас теләген канәгатьләндерә, дип. Нәрсәгә миңа байлык, нәрсәгә миңа бу ялыктыргыч, эчпошыргыч тормыш? Тирә-яктагы кешеләргә кара син, кешеләрме шулар? Һәрберсе үз өненә бикләнгән, уйлары гаилә, хатын, бала, мөлкәт тирәсеннән бер адым читкә китми, теләгәннәре күңелне болгандыра: фатир, машина, кием-салым, тук тамак. Алар тәртипле, алар акыллы, ялгыш басмыйлар, күтәрелеп бәрелмиләр, сөйләгәннәре гел дөрес. Хисләре җиде кат йозак астына бикләнгән. Шулкадәр дә күңелсез яшиләр. Ә минем, беләсеңме, яшьнәп яшисем килә, янып, яктырып, атылган йолдыз төсле. Хәлемнән килсә, мин ике дә уйлап тормый үземнең язмышымны шул комендант сөяркәсенең язмышына алыштырыр идем. Шарлавыктан сикерүгә тиң тормыш булган ичмасам. Ә комендант үзе нинди кеше, ә? Уйласаң, тәннәр кымырҗый башлый, аның бер назлаганы өчен бар гомерең жәл түгел. Ул икәү үлемнәрен кайда таптылар икән? Марина бөтенләй кешелектән чыгып, яшьли килеш, берәр койма буенда туңып үлгәндер әле, тәгаен шулайдыр. Ә Кыпчакның тилеләр йортында картлык көненә кадәр тилмергәненә ышанмыйм мин. Андый шәхесләрнең үлемнәре дә үзенчәлекле була. Син дә бит, Рөстәм атлы артист булырга җыенган егет түгел, син – Кыпчак, ә мин – Марина, әнә тәрәзә артында илле икенче ел, ай яктысында бараклар төсмерләнә. Күрәсеңме?..
Виканың да тәэсире булмый калмагандыр, ләкин Рөстәм үзе дә әйләнә-тирә дөньяны икенче төрле төсмерли башлады. Башлап, ул лыгырдык картның әкиятләрен тыңларга йөрмәс булды. Сөйли дә сөйли, һәр әйткән сүзе язмышыннан зарлану. Ул гына яхшы, башкаларны чәйнәп төкерә. Имеш, Сталин – канэчкеч, имеш, НКВД кешеләргә тын алырга да ирек бирмәгән, комендант – адәм актыгы, һәр сакчы – ерткычка тиңләрлек. Булмый ул алай. Ихтыярсыз, көчсез бер бәндәнең тарихка субъектив карашын хакыйкать итеп санаргамы? Заманасы кырыс икән, кешеләр дә заманага яраклашырга тиеш. Шыңшып утырмаганнар теләкләренә ирешкән: караңгы авыл баласы һаваларга очкан, зур заводлар җитәкләгән, утыз яшендә нарком булып утырган, генерал, галим булган. Илне иңнәрендә күтәргәннәр, сугышта җиңеп чыкканнар, шундый көчле, бай дәүләт төзегәннәр. Соңыннан картлач ише юньсез кулына калгач, барысы да, дөбердәп җимерелгән. Бүген дә шулай, барысының телендә бер сүз: «Давай, давай... », һәркем үз хакын хаклый, ә бурычлары исенә дә кереп чыкмый. Кеше дөньяга килгәндә аның белән бергә тик аңа гына хас тормыш Вазыйфасы да туа.
Бәндә әнә шул Вазыйфасын үтәүгә бар гомерен багышларга тиеш: урман киссен, иген үстерсен, күмер чапсын. Бар көчен салып, кара тирен чыгарсын, аннан ипекәй турында уйласын. Ә бүген нәрсә? Әнә авыл тулы эшсез ирләр кая барып сугылырга белми йөри, үзләре, симертергә куелган үгезләр кебек. Аркылыны буйга борып салмасалар да, эчәргә кирәк аларга, тәмледән тәмле ашарга кирәк, аннан соң тук кикереп, менә зарланышалар: тегесе начар, монысы юк, бирмиләр, китермиләр, әлеге дә баягы заманны эттән эткә салып сүгәләр. Без дип һаваланып йөргән артистлары ни кыланырга белмиләр. Авыр сүз әйтмә аңа, күңеле нечкә икән, өйрәтмә, үзе белә, бүген иҗат итә торган көне түгел, чөнки туйганчы йоклый алмаган, тугыз сәгать кенә. Күрше йорттагы эт өреп тынгы бирмәгән, хөкүмәт ул эткә карата берәр төрле чара күрерме, в конце концов? Маена чыдаша алмый азган бу халык кая таба бара? Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?
Рөстәм күзгә күренеп үзгәрде, холыксызга әйләнде, юк сәбәптән кызып китәр булды, барысына бүре булып карады. Моны, әлбәттә, тирә-яктагылар да сизделәр, әмма да ләкин аның уйнаганына тел-теш тидерерлек түгел иде. Шундый бирелеп уйный иде ул, һәркем аңа карап сокланып тел шартлатты, кул чапты. Гершкович егетне күтәреп йөртергә әзер иде.
Рөстәмнең чамасыз кыланулары көннән-көн артты, һәм болар егетнең мин-минлегеннән, үзенә артык бәя бирүеннән генә түгел иде шикелле. Беркөнне ул бөтенләй арттырып җибәрде, төрлесен күреп өйрәнгән артист халкы шаккатты.
Вика белән бәйләнгәннән соң, Рудик икенче фатирга күчеп, Рөстәмне күрмәмешкә-белмәмешкә салышып йөри башлаган иде. Иптәшенең Розалинага хыянәте күңеленә тигән булгандыр, күрәсең. Рөстәмнең моңа артык исе китмәде. Нәрсәгә Рудик, бар ни, юк ни, барыбер ул бу шәһәрдә озакка калмаячак. Әлегә кадәр камера каршында да бергә туры килгәннәре булмады. Ә шулай да сценарий барышы буенча күзгә-күз килеп очраштылар. Кыскасы, күренеш шуннан гыйбарәт иде.
Лагерь коменданты хәлсезләнгән бер тоткынның эштән качып хәл алып утырган чагына тап була. Бу оятсызлыктан ярсыган Кыпчак тоткынны кулындагы камчысы белән тукмарга тотына. Арып туктагач, сакчыларга теге мескенне аякларыннан агачка асып куярга боерык бирә. Төшерә башлауга ук барысы кире китте. Әле оператор килешле ракурс таба алмый вакытны сузды, әле режиссерны төрле сәбәпләр белән эшеннән бүлделәр. Камера җайлы гына тырылдый башлагач, тагын туктадылар, монысына инде Рудик сәбәпче булды.
Эчтәлек буенча, коменданты күреп алгач, аның коты очарга, ә тукмак эләккәндә ул мәрхәмәт сорап, хуҗаның итеген кочарга, ялынырга-ялварырга тиеш. Ничек тә килештерә алмады шуларны, мәми авыз, әле куркуы ышандырырлык булмады, әле ялварудан баш тартты. Режиссер, тыныч булырга тырышып, төрлечә аңлатып карады, үзенчә уйнап күрсәтте. Ачудан тыны буылды Рөстәмнең, күз алдында утлы боҗралар биеде.
Моны, әлбәттә, тирә-яктагылар да сизделәр, әмма да ләкин аның уйнаганына тел-теш тидерерлек түгел иде. Шундый бирелеп уйный иде ул, һәркем аңа карап сокланып тел шартлатты, кул чапты. Гершкович егетне күтәреп йөртергә әзер иде.

Фото: Freepik.