Чәчмә әсәр
26 Ноября 2023, 14:28

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Нәзирә. Хикәя. (Ахыры)

Әтисез-әнисез тома ятим булып, җиһанда япа-ялгыз калуның фаҗигасен мин ул вакытта аңлый алырлык яшьтә түгел идем шул. Өлкәнәйгәч, табигый рәвештә әти-әнисез калгач та, ачы югалту сагышы җанда даими сызып тора, ә бала чагында, үсмер чакта үксез калсаң? Дөрес әйткәннәр: кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Нәзирә. Хикәя. (Ахыры)Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Нәзирә. Хикәя. (Ахыры)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Нәзирә. Хикәя. (Ахыры)

Ресторан түрендәге ансамбльнең дә гөрелтесен басып китте бу. Якын-тирәдә утыручылар, кашык-чәнечкеләрен куеп, башларын безнең якка борды. Абзыйның тавышы сафланып, төбендәге ташлары аерымачык күренгән тау елгасына охшый башлады. Кайда ишеттем соң мин моны? Авылдамы? Каландарян җырлавыннан туктады, бөтен зал тын да алмый абзыйны тыңлый иде.

Тауларга йөгереп меним –

яшеннәр оясына.

Кешеләр: «Юләрме әллә»,

дип уйласа уйласыннар!

Минем каршымда, чыннан да, каядыр өскә алгысынган шук малай, бөтен йөзе белән балкып, мондагы төрле кавемнән хасил халаякны сүз иркенә иярткән иде. Хәер, сүз ирке микән соң бу? Залның яртысы аның ни сөйләгәнен аңламый да бит. Тавышы шулай сихерләде барыбызны да... Ул сүзен тәмамлауга, барысы да дәррәү кул чаба башлады. Абзый, үз кадерен яхшы белгән мәшһүр артисттай, иренеп кенә баш иде.

– Йә, кем шигыре? – диде ул миңа.

Үз шигырен укыды микәнни, дип уйладым мин. Туфракта кайнашучылар, гадәттә, романтик була, әнә бу да яшеннәр оясына менмәкче...

– Шәп шигырь! – дип, юкә чөй кыстырдым мин. – Үзегез яздыгыз мәллә?

Абзый яхшы күңелле иде, башта киң учы белән битендәге мәсхәрә чалымын сөртеп төшерде.

– Их, син, студент, шактый ук надан икәнсең бит. Тукай белән Җәлилдән башка татар шагыйрьләрен ишеткәнең бармы соң?
Мин эндәшмичә генә фужердан су уртлап куйдым. Йөзенә бәреп әйтәсе килгән иде дә бу гыйбадның... Равил Фәйзуллинның үзе белән табында утырган кеше мин! Тик телемне тыеп калдым. Аның кесәсеннән сыйланып утырганда, ничек тавыш күтәрәсең? Мондый чакта хәтта Равил Фәйзуллинның да, нинди генә көрәшче шагыйрь булмасын, тыны чыкмас иде. Тавыш күтәрергә бүген бу абзыйның гына хакы бар! Без менә шулай рестораннарда да конформизмга өйрәнеп сабак алган буын.

– Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең мине – студент син... Кефир малае!

– Зөлфәт... – дидем мин, ваемсыз гына, белү тантанасын эчемә йотып. Абзый миңа кызыксыныбрак карады, бөтенләй үк беткән кеше түгел икән, янәсе.

– Иң яраткан шагыйрең кем? – дип, сул күзен кыса төшеп сорады ул. Мин аны тәмам аяктан егарга теләп ярып салдым:

– Хуан Рамон Хименес!

– Әйе, – диде ул, күзен дә йоммыйча, – Антонио Мачадо аның хакында югары фикердә булган. – Аннары, хәйләкәр елмаеп, сигаретын кабызды. – Испан телен беләсеңме?

– Урысча тәрҗемәдә укыйм... – Ялганларга кыймадым, шайтан белсен, бәлки, ул универда испан телен өйрәнгәндер, гәрчә моңарчы чит телне иркен белгән студентны очратканым булмады. – Сез беләсезме әллә?

– Ипи-тозлык, – дип, тыйнак кына елмайды ул. – Университетта алман телен өйрәнгән идем. Итальян теленнән соң испан теле җиңел китә.

Менә сиңа авыл гыйбады! Сырадан соң аракы әйбәт китә, дигәндәй генә сөйләнеп утыра.

– Чәчүне бетереп килдегезме? – дип, мәүзугны үзгәрттем мин.

– Андый эшләр белән минем хатын шөгыльләнә. Ул ярата бакча мәшәкатен. Бераз булышкан атлы булам инде. Бүген менә алмагачлар кәүсәсен акшарга буяп кайттым.

– Сез авылныкы түгелмени? – дидем мин, аптырап.

Ул зур башын артка ташлап, ботын чаба-чаба рәхәтләнеп көлде, безгә якын тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды хәтта.

– Аңлашылды! Бу бит персидәтелләр рестораны. Син инде бер авыл мокытын кармакка эләктердем, дип эчтән сөенеп... Шагыйрь әйтмешли, күңелең мәтәлчек ата иде. – Ул, кесәсеннән шакмаклы кулъяулык алып, күзеннән атылып чыккан яшен сөртте. – Мокытлык бар инде ул бездә, яшерен-батырын түгел... – Минем бакчага таш атты бугай. – Кәефең төшмәсен, соң мин үзем дә студент булган кеше бит, үтәли күрәм сезне. Ә болай авылда туган кеше мин, кәнишне. Ырымбур даласында.

Исемен сорарга, кем булуын белешергә мән җитмәгән бит шунда. Соңыннан күпме үкендем шуңа, күпме тиргәдем үземне. Тик үкен-үкенмә, терсәкне тешләп булмый иде.

Без кайтырга чыкканда, төн уртасы җитеп килә иде инде. Урамнар тынып калган. Хәзерге кебек төнне көннән аермаслык шайтан туе – машиналарның бер-бер артлы выжылдап үтеп торуы юк иде әле. Вакыт та салмаграк ага иде. Һәрхәлдә хушлашырга, саубуллашырга күпмедер вакыт табыла иде.

Студентлар шәһәрчегенә керер алдыннан, ерымты өстендәге тар күпердә без Себергә ашыгучы Абакан поездын озатып калдык. Астагы поездның куәтле ухылдап алга томырылуыннан без басып торган тар күпер бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс дерелди, менә-менә ике ярны тоташтыру вазифасыннан ваз кичеп, үзе дә гүя ерак билгесезлеккә кузгалырга җыена иде. Поезд җиле яр өстендәге сирень куакларын кайнатып алды, күзне әчеттереп, җиһанга шәмәхә ис таралды; кайдадыр якында сандугач, нигә мин мондый язгы кичтә тынып калдым әле, дигәндәй, үзен битәрләп, өздереп сайрый башлады.

Поездлар көнбатышка да, көнчыгышка да ары-бире тиң чапкандыр, әмма хәзер, нилектәндер, гел Себергә ашыгучылары гына күз алдына килә... Алар ул якка җиңеләеп тә, үзләренә күрә бер тиле ашкыну белән дә, әйтерсең лә башларын югалтып, җилдерә – андагы киңлекләр, андагы мөмкинлекләр, канны кузгатып, безне дә алгысыта иде. Юк, көнбатышка, Мәскәүгә ашкынучы поездларны мин бөтенләй искә төшерә алмыйм.

– Ул шушында яшәгән иде, – диде табындаш абзый, уйларымны бүлеп.

– Кем? – дип сорадым мин саксыз.

– Нәзилә... – Ул кулын сузган яктагы өч катлы бинаның тәрәзәләре балкып тора, сап-сары диварлары да аермачык күренә, әле кем йокласын бу вакытта... Бина иске, Сталин вакытында ук салынган, шуңа да түшәме биек, стенасы калын. Ул заманнарда бит берне салганнар, әмма берәгәйле итеп. Бу тулай торак та, күрәсең, аспирантлар, яшь галимнәр өчен махсус салынган булгандыр. Әлбәттә, кайбер бүлмәләр элек-электән укуда өлгер, «җәмәгать эше» дип аталучы матавыкта иркен йөзүче студентларга да эләгә. Аларны шулай яшьли иркәләп, кызартып үстерәләр иде.

Без ун-егерме адым атларга да өлгермәдек, әлеге тулай торак, сары төсе белән язгы зәңгәрсу караңгылыкны ертып, гүя үзе каршыбызга килеп басты. Сизеп торам, абзый бик дулкынлана – абына язып, бинаның урам ягына чыкты, сул яктан өченче тәрәзә каршында туктап калды. Тәрәзә караңгы иде.

Нишләргә дә белмичә, мин дә кыенсынып кына шунда килеп бастым. Сәер абзый булып чыкты бу... Нишләмәкче була икән? Шушы тәрәзә артындагы бүлмәдә кайчандыр аның бик кадерле кешесе яшәгәнен аңлаган идем инде. Мөгаен, сөйгән кызы булгандыр. Һәм бу мәхәббәт гаять фаҗигале тәмамланган ахрысы. Югыйсә чын мәхәббәт буламыни ул?!

Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, дөньялыктагы түбән гөманнар белән бу затлы язгы төннең кадерен җуясым килми, абзыйның аңында вакытлар буталган иде ахрысы – ул ике учын авызына китереп кычкырды:

– Нәзилә-ә!

Зыялы, инде шактый өлкән – кырыктан өстә! – кешедән мин моны көтмәгән идем. Читкә тайпылырга өлгермәдем, тагын шул ук зарыккан тавыш, тәрәзәгә бәрелеп, тирә-юньгә таралды:

– Нәзилә!

Шул чакта ут кабынып китте дә чәчләре тузгыган бер кыз тәрәзәгә капланды. Йа Хода, бу бит минем белән бергә җиңел атлетика төркемендә йөри, безгә спорт залы итеп бирелгән ташландык иске чиркәү эчендә атнага ике тапкыр сәгатьтән артык йөгерәбез. Озын торыклы, миннән бераз калкурак та бугай. Исемен генә хәтерләмим, юридик факультетта укый шикелле; бик эре күренгәнгә, танышырга кыймадыммы соң... Хәер, бездә кызлар шулкадәр күп иде, барысы белән танышып та бетәрлек түгел. Кайчандыр бергә укыганнар белән мин һәмишә танышып йөрим.

Әлеге кызны күргәч, абзый бөтенләй шашкандай булды, үзен-үзе белештермичә: «Нәзилә-әм!» – дип кычкырып, тәрәзәгә таба омтылды. Чак тотып калдым, Алла саклады. Кызның бу матавыкка исе китмәде, кулын болгап елмайды да юкка чыкты. Шул минутта ук тәрәзәдә ут сүнде.

Абзый, башын иңемә салып, сулкылдый-сулкылдый елый иде. Мин аны юатырга теләп, аркасына каккаладым, бик бетеренмә, янәсе, андый гына хәлләр була; нинди хәлләр була? – анысы миңа караңгы иде ул вакытта.

Кутуй урамына чыккач, шактый озак такси көттек. Ниһаять, калтырча гына бер «Москвич» килеп туктады. Тәрәзәдән битен өч көнлек сакал баскан тау кешесе башын тыкты:

– Куда нады?

– Гарифҗанов урамына! – Абзый инде тәмам тынычланган иде, машинага утырыр алдыннан шакмаклы кулъяулыгы белән битен, борынын сөртә-сөртә, кыенсынган кыяфәттә башын читкә борып акланды:

– Ышанасыңмы, теге кыз нәкъ Нәзилә иде. Суйган да каплаган. Ышанасыңмы?

– Ышанам! – Нигә ышанмаска, төрле хәлләр була дөньяда. Хәзер инде мин дә тәгаен беләм: кырыктан соң кызлар чибәрлектә бер-берсенә тиң була бара...

– Рәхмәт! – дип кулымны кысты абзый. – Әйбәт җегет син.

Икенче көнне дәрескә барам дип чыксам – теге кыз Әбҗәлил тукталышында басып тора! Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, һәм бүтән дөньяви гөманнар белән бу искиткеч танышуның кадерен җуясым килми; мин бу иртәдә, үземә охшамаганча, гаять тә кыю идем, туп-туры кызга таба киттем. Уң кул чугын йөз турындарак селеккәләп: «Сәлам!» – дип кычкырдым.

Ул миңа шундый гаҗәпләнеп карады!

– Сез... – дип сүзен башлаган иде, аннары көмеш чишмә челтерәгәндәй (тапталып беткән чагыштыру өчен таләпчән укучымнан кичерү сорыйм) көлеп җибәрде. – Кем белән йөри идең син төнлә? – Аның шулай гади, үз итеп сүз башлавына кинәнеп, башыма кан йөгергәндәй булды.

– Белмим... Юк, беләм... Мин аның белән кичә генә таныштым... Ул саубуллашты...

– Синең беләнме? – Ул тагын челтерәде. – Яшьлеге белән...

– О-о, алайса эшләр җитди.

– Әйе, уен эш түгел.

– Нигә минем тәрәзә каршында саубуллаша соң ул?

– Анда аның сөйгән яры яшәгән ахрысы. Нәзилә исемле...

Кызның йөзе кинәт үзгәрде. Әйтерсең лә аңа бәз тастымал яптылар. Ап-ак ирене беравык хәрәкәткә килергә интегеп торды да, ниһаять, тонык авазлар кысылып чыкты:

– Нәзилә – минем әнинең исеме...

Мин көтелмәгән фараздан куырылып куйдым. Һәм кыз аны раслады!

– Студент чакта ул да шул бүлмәдә торган. – Бераз тын алгач, ул мин куркып көткән сорауны бирде: – Кем иде ул теге кеше?

– Белмим, – дип җилкә сикерттем мин. Чыны да шул иде. Без ул абзый белән кешечә танышмадык та бит. Кичәге очрашу да мөкаддимәсе һәм ахыргы сәхифәләре югалган иске кулъязма уку белән бәрабәр булып калды. Эчтәлеген аңлыйсың, ләкин кем язган, кайсы дәвердә – анысы билгесез.

– Сез аның белән бүтән очрашмыйсызмы?

– Юк. Без очраклы гына күрештек...

Ул арада троллейбус килде. Гадәттәгечә дыңгычлап тутырылган әрдәнә кебек иде эчтә, барысы да дәрескә ашыга; көч-хәл белән почмакка кереп кысылдык. Кыз бөтенләй минем кочакка кереп бетте.

– Мин Нәзирә булам... – Җылы нәзек бармаклары минем учымны эзләп тапты. – Син инде ике занятиене калдырдың. Физрук эттән алып эткә салды үзеңне. Будем исключать, диде, шулай дәвам итсә...

– Әйе шул. Иртәгә йөгереп килермен.

– Йөгерешче! – дип көлде Нәзирә.

– Бүген кич белән нишлисең? – дидем, кыюлыгымны җыеп. – Кинога бармыйбызмы? «Мир»да шәп комедия күрсәтә башлаганнар. Финнар белән бергә төшергәннәр. «За спичками». Әкәмәт көлке, диләр. Леонов, Вицин...

– Әйе шул, Гайдайныкы! Аның инде гел шулай – көлкесез булмас. Билет булыр микән соң?

– Табабыз! – дип мактандым мин.

Сүз белән мавыгып, Ленин бакчасын узып китә язганбыз икән – троллейбус бушап калгач кына аңга килеп, ишеккә ташландык.

– Кичәге абзыйны чынлап белмисеңме? – диде ул. Дәрескә керер алдыннан без яшь Ульянов һәйкәле янындагы эскәмиядә бераз утырып алдык. Юристлар колонналы төп бинада укый икән. – Мин бит син кычкырасың дип торам. Нәзирә, дип ишеттем... Белгән булсам...

Теге абзый кычкырганны белсә, һәм әнисенең исемен ишетсә, безнең каршыга йөгереп чыгасы булган икән...

Инде шактый якынайгач, серләребез сыя башлагач, моңсу гына әйтеп куйган иде ул:

– Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Әни дә аның турында берни сөйләмәде. Хәзер менә җентекләп сорашыр идем дә... – Аның әнисе ун еллар элгәре үк йөрәк өянәгеннән үлеп киткән икән. Нәзирәне әбисе багып үстергән.

– Әбиең дә әйтмиме? Ул бит кияве хакында нидер белергә тиеш.

– Берни дә белми. Бәлки, минем әти бөтенләй юктыр да...

– Әти катнашыннан башка гына бала яралмыйдыр ул, – дидем мин, йөземә фәлсәфи уйчанлык чыгарып. – Киләчәктә генә ни дә булса уйлап тапмасалар... Нәзирәнең йөзен кызыл тимгелләр басып китте.

– Башыңны җүләргә салып торма инде! Уйнаштан туган мин, беләсеңме шуны? Уйнаштан! – Ул саубуллашып та тормыйча тар күпергә таба йөгерде.

Әтисез-әнисез тома ятим булып, җиһанда япа-ялгыз калуның фаҗигасен мин ул вакытта аңлый алырлык яшьтә түгел идем шул. Өлкәнәйгәч, табигый рәвештә әти-әнисез калгач та, ачы югалту сагышы җанда даими сызып тора, ә бала чагында, үсмер чакта үксез калсаң? Дөрес әйткәннәр: кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә... Мин дә Нәзирәнең бу һич көтелмәгән истерикасына аптырап, үземне гаепле сизеп, тулай торакка таба атладым. Без яшәгән тугыз катлы бина да моннан ерак түгел, уңга борылып бераз баргач, юл аша гына чыгасы.

Аны районга озатканда, вокзал буш сыман хәтердә калган.

– Мин сине бүтән күрмәм инде, – диде ул моңсу гына.

– Юкны сөйләмә, безнең хәзерге Татарстан бик бәләкәй бит ул. – Аның кыяфәте шулкадәр дә кызганыч иде, ирексездән күземне яшердем. – Монда һәркем бер-берсен таный, – дип арттырдым мин. – Кайтып эшкә урнаш әле, хәлеңне белергә килеп тә төшәрмен. Син инде мине прокуратурада, үз кабинетыңда көттереп кенә кабул итәрсең. Форма сиңа килешәчәк... Теләсә нинди кием сиңа килешә... – Мин аны кочаклап алдым.

– Юатма, – диде ул, мине сак кына читкә этеп. – Мин бит сизәм, без соңгы тапкыр саубуллашабыз.

Поезд кузгалып китте. Юк, ул вакытта мин берни сизмәдем. Хәзер генә ул йөрәгем өзгәләнә. «Кал!» – дип нигә кычкырмадым? Хәер, хәзер үкенүдән ни файда... Юк бит инде ул. Һәм мин дә юк.

Карлы яңгыр көчәйде. Тар күперне чыгып, күптән төсен җуйган өч катлы иске тулай торакка таба атладым. Ишегалдында инде сирень куаклары да, кибарәнә утыручы чал өянкеләр дә юк. Әллә ничә йөк бетон субайлар китереп аударганнар, нидер төзергә җыеналар ахрысы. Шундый кыйммәтле җирне буш яткырмаслар хәзерге заманда.

Менә ул беренче катның сул яктан өченче тәрәзәсе. Форточкасы ачык, эчтән миңа таныш булмаган музыка ишетелә.

– Нәзирә-ә! – дип кычкырдым мин, җиһанда тылсым барына ышанасым килеп. – Нәзирә!

Пәрдә артында берничә шәүләнең бөгелә-сыгыла биегәне күзгә чалынды. Тулай торак та каядыр билгесез тарафка кузгалырга теләгәндәй кымшанып куйды.

– Нәзирә-әү... – дип инәлдем мин.

Кинәт тәрәзә пәрдәсе тартылды да пыялада чәче шарлавык булып җилкәсенә коелган бер кызның кыяфәте пәйда булды. Ул мине күргәч елмайды, кулын болгады...

Җиһанда тылсым бар ул! Һичбер шик юк ки, тәрәзәгә капланып минем белән саубуллашучы – Нәзирә үзе иде. Еллар аша теге абзыйның куе тавышы колагымда яңгырагандай булды: «Айныдым да аңладым мин, шундый итеп аңладым! – Мин яшьлегем белән тагын саубуллаша алмадым...»

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас