

(Дәвамы.)
Шул чакта олы яшьләрдәге судья сүз алган, имеш.
– Иптәшләр, – дигән ул, – без хәзер бу җинаятьчене әллә ничә елга төрмәгә җибәрергә тиеш булабыз.
Төрмәдә тик яткырмаячаклар аны, халык төзелешләренең берсенә эшкә җибәрәчәкләр. Бу закон бозган бәндәне эш белән куркытып булмый, ул анда көчен жәлләми тир түгәчәк, әллә күпме акча эшләячәк. Бер дигән итеп туйдырачаклар аны, өстен-башын караячаклар, кыскасы, күпкә яхшырак шартларда гомер кичерәчәк. Минем фикерем шул. Без аны яшәгән урынында калдырыйк. Монда яшәү төрмә белән чагыштырганда күпкә авыр: тамаклары ризыкка туймый, өсләрендә сәләмә, көн дими, төн дими бушка эшлиләр, аның өстенә әллә күпме налогын да түлиләр! Елына ун ай кыш монда, язлы-көзле муеннан пычрак ералар, җәен чебен-черки изалый. Авыр җинаять кылган шәхесне җәзалау өчен нәкъ шушында инде идеаль шартлар. Сез нәрсә дисез? – дип, халыкка мөрәҗәгать иткән ул.
Дәррәү кычкыралар, имеш:
– Дөрес әйттең, дөрес, калсын эт тормышында. Менә безне җибәрегез төрмәгә, ударник булып эшләгән өчен... Чындырмы, ялгандырмы... Әнә шундый урында яшибез инде без...
Тау итәгендә урман чигенгән икән, каршыда зур гына алан җәелеп ята. Аланның урта җирендә такталардан корылган чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган бараклар күренә. Һәр почмакта биек каланча. Шартына килеп уратып алынган мәйданда кара җир генә калган.
– Көне буе сыерлар көтүен чыгармый тоттык. Бер бөртек үләнен калдырмый чүпләп бетерделәр, – дип, Хәлфетдин режиссерга аңлатып та алды. Нефтяниклар куллана торган берничә будка да тарттырганнар икән.
Кыек астында гөрләп ниндидер двигатель эшләп утыра, анысы электр чыганагы, имеш. Көтеп алган кунакларның килеп төшүен ишеткән авыл хакимияте башлыгы пәйда булды. Зурдан кубып, артистларны кунакка чакырды, алар өчен мәктәптә өстәл әзерләгәннәр икән.
Ашаудан баш тартмадылар, тезелешеп авылга юл тоттылар. Башлык хәбәрләреннән шул мәгълүм булды: халык белән сөйләшенгән. Теләсәләр, фатирларга кереп, монда гына яши алалар, ошамаса, район үзәгендә махсус кунакханә әзерләнгән. Ашау-эчүгә килгәндә – сөтен-каймагын колхоз бүлә, берәр сыер суярга хәлләреннән килер, күршеләрдән кымыз алырга сөйләшенгән. Артистлар урам буйлап узганда, халык аларга шаккатып карады, бала-чага чыр-чу килеп чапты, капка асларыннан ләңгелдәп этләр өрде. Әнә шулай үтте танышу көне...
Гершкович каты куллы җитәкче булып чыкты. Әйткән сүзе минутында эшләнсен, гел аның күзенә генә карап торсыннар, үз фикереңне эчеңә йот. Барысы да дер калтырап торалар. Шул ук вакытта аның үз өлкәсендә виртуоз икәнлеге күренә. Кинога төшүнең үзенчәлекләре байтак икән. Спектакльдә уйнаганда бер ролеңә кереп китсәң, онытыласың, үз дөньяңда яшисең, зал караңгылыгында утырган тамашачыларның синең хисләрең белән януларын тоясың. Монда сине камера каршына китереп бастыралар да, тирә-якта көчле прожекторлар кабызалар, әллә күпме кеше синең янда тыз-быз чаба, үзара сөйләшә, хихылдап көлә, тәмәке тарта. Менә «Мотор!» дигәннәре ишетелә, син шул экстремаль шартларда күңелеңдәге тойгыларны ачып сал, имеш. Инде ролеңә керсәң, режиссер аваз сала, «Дубль!» – дип фәрман бирә. Айнып китсәң, сиңа тагын шул ук күренешне кабатларга кушалар икән. Ике тапкыр, өч тапкыр, кайчакларда хуҗа, холыксызланып, уннарча тапкыр кабатлата. Беренче көннәрдә Рөстәм тәмам хәлдән тая торган булды. Әл дә башта массовкаларны, күмәк күренешләрне төшерергә планлаштырылган икән. Тоткыннар ролен уйнар өчен районнан милиция чакырып китерделәр. Авылга кагылышлы өлешләрне төшергәндә бер көлкеле вакыйга да булып алды.
Янгын сүндерүчеләр каланчасы янына кешеләр таң атар-атмастан җыела башлады. Яхшыдан киенгәннәр, бизәнгәннәр-төзәнгәннәр, әби-бабайлары да калмаган. Камера тоткан оператор күренүгә үк уратып алганнар тегене. «Мине төшер, мине төшер... » – дип зык купканнар. Һәрберсенең кулында иллелек акча, кинога акча түләп төшәләр, дип хәбәр тараткан икән кайсыдыр. Ассистентлар килеп җитеп, чак тынычландырганнар үзләрен. Авылда, әлбәттә, көнкүреш шартлары мактанырлык түгел иде. Шуңа да күпчелек хатын-кызлардан торган бер төркем көн дә район үзәге кунакханәсенә кайтып йөрүне хуп күрделәр. Бу таш гасырда яшәп яткан кешеләрнең өйләрендә кандала, тараканнар бардыр, үзләреннән әллә нинди чир йоктырырсың дип котлары очты. Рөстәм белән Рудик икеләнеп тормадылар, бер хәлле генә картка фатирга керделәр. Балалары таралып беткән, әбисе белән генә гомер кичергән бабайның өе иркен иде. Хәер, егетләр өйгә кереп-чыгып кына йөрделәр, верандага урнаштылар. Әби, рәхмәт төшкере, аларны әллә кем урынына күрде. Көн дә нәрсәләрдер пешерде-төшерде, мунчасын якты, алар ял иткән чакларда аяк очларында гына йөрде, сөте-каймагы, йомыркасы турында әйтәсе дә түгел инде. Егетләрнең тәннәренә ит кунды, дәртләре почмакланды. Гершкович белән Рөстәм арасында килгәч тә җитди генә сөйләшү булып алган иде. Дөресрәге, Юрий Сергеевич сөйләде, үзенең уй-фикерләрен яшь артистның башына сеңдерергә омтылды.
– Син уйнаячак роль катлаулы, зур осталык таләп итә. Бары геройның эчке тормышын бар нечкәлекләренә кадәр аңласаң гына нәрсәгәдер ирешергә мөмкин. Карап торсаң, гади генә кебек: кушканны арттырып үтәргә өйрәнгән, югарыда утырганнарның мактауларын ишетер өчен утка керергә әзер торган бер солдафон. Ләкин фактлар раславынча, ул югары белемле, университет тәмамлаган, шигърият яраткан, кабинетын тутырып гөлләр үстергән нечкә күңелле кеше булган. Капма-каршылык: вәхши, катыйль, кан исенә исергән, кешеләрне җәзалап ләззәт алган, юк кына гаеп өчен дә күзен йоммый, меңнәрне кабергә озаткан ерткыч та булган бит ул бер үк вакытта. Бер шәхес боларның барысын да үзенә ничек сыйдыра ала? Уйланырлык урын бар. Әгәр дә син сәбәпләренә төшенә алмасаң, ничек кушалар, шулай гына уйнасаң – бернәрсә дә килеп чыкмас. Мин ул чакта икенче кандидатура эзләргә мәҗбүр булачакмын. Консультант картны юкка гына алып килмәдем мин. Син буш вакытың булган саен, аның белән аралаш, сөйләндер, үткәннәрен исенә төшер. Ул бит синең герой белән берничә ел аралашырга мәҗбүр булган, гомере кыл өстендә торган. Хәтере гаҗәп яхшы әле аның...
Рөстәм остазының һәр сүзен баш кагып, ризалашып тыңлады, ләкин үзенчә уйлады. Китап сүзләре сөйли Юрий Сергеевич, харап акыллы булып кылана. Кемнедер сынландыру өчен аның бар тормышын белү ниемә хаҗәт? Бер кадрда ул тоткынны кулындагы таяк белән кыйный икән, Рөстәм нәкъ шуны ук башкара алмыймыни, моңа геройның шигърияткә мөнәсәбәте тәэсир ясыймы?
Шулай да, кушканны эшләргә кирәк, дип ул бер кичне капка төбендә утырган карт янына чүгәләде, хәл-әхвәл сорашкан булды.
– Минем дә карт сөякләремне кузгатып кайдадыр йоклар өчен генә йөрисем килми. Үзем авыл кешесемен. Каһәр суккан яшьтәшем өстән язып бирмәсә, әллә бүген дә туган авылымда яшәп яткан булыр идем әле. Вятка якларыннан мин, егет корына кергәндә сугыш тәмамланган гына иде әле. Юклык чоры, яшь чакта ул күзгә күренәмени, иртәдән-кичкә кадәр басуда эшлим, кичләрен клубта яшьләр арасында. Комсомол секретаре идем. Концертлар куябыз, лекцияләр сөйлибез, кызыл өмәләр оештырабыз. Авылның беренче чибәре Оля гел минем янда. Аңа кызыгучылар күп, бигрәк тә яшьтәшем Демид, бездән бер тотам калмый арага кысыла.
Бермәлне авылга ГПУдан килеп төштеләр. Туры безнең өйгә килделәр. «Синме Воронин Константин?» – «Әйе, – мин әйтәм, – мин. Әйдә, рәхим итегез, өйгә керегез. Чәй эчеп алырсыз», – дим. Башта бер төрле дә андый-мондый уй юк. Районнан килгәннәрнең гадәттә я парторгта, я миндә, я колхоз рәисендә йомышлары була. «Кермибез, – диләр болар коры гына, – әйдә әле, иптәш Воронин, безгә демонстрацияләргә йөрткән транспарантларыңны алып барып күрсәт», – диләр. «Ярый», – дип, ияртеп чыгып киттем тегеләрне. Чынлап та, андый бәйрәм кирәк-яраклары клубның бер почмагындагы бүленмәдә саклана торган иде. Лозунглар, ил җитәкчеләренең портретлары, герб макетлары, байраклар.
Мин йозакны ачып эчкә үтмәкче булдым, тегеләр ишек төбендә туктаттылар, үзләре кызыл әләмнәр арасында актарына башладылар. «Ә-һә!» – дип, берсе Сталин портретын тартып чыгарды: юлбашчының ике күзе урынында – үтәли тишекләр. Башкалары белән дә шундый ук хәл. Мин бер-бер нәрсә уйлап өлгергәнче, тегеләрнең берсе кизәнептереп авызга ямады «Ил дошманы, контра, син шулай итеп безнең сөекле җитәкчеләребезне мәсхәрәлисеңме әле?» Ул вакытларда бу бик җитди җинаять иде. Көнендә утыртып алып киттеләр.
Илле алтынчы елда гына реабилитациягә эләгеп, иреккә чыктым. Авылга кайтасым килмәде. Хатлар алгалый идем. Теге Демид тәки үз сүзен сүз иткән, Оляга өйләнгән, балалар үстерәләр икән. Нәрсәгә мескен кыяфәттә күзләренә күренеп йөрергә аларның? Мәскәү янындагы Электросталь шәһәренә барып урнаштым. Калган гомерем шунда үтте. Синең яшьтәге оныгым Мәскәүдә әдәбият институтында укый. Шул тиктормас минем сөйләгәннәр нигезендә хикәя язып, ниндидер журналда бастырган. Анысы ничектер хөрмәтле Юрий Сергеевичның кулына эләккән. Әнә шуннан башланды бу ыгы-зыгы. Миңа да әйдә дә әйдә, диләр, оныгым да ялынды, акчасы булыр, ди. Әле сәламәтлек түзәрлек, ризалык бирдем инде, яраткан оныгым бит, нишлисең...
«Кыпчак» кушаматлы лагерь коменданты турында да әллә күпме тарихлар сөйләде ул карт. Башта рия белән генә тыңлый иде егет, соңыннан кызыксынып китте. Әнә шулай әле бер гадәте, я берәр холык сыйфаты, кылган гамәле аша моннан илле еллар элек Соликамск тирәсендә бер лагерьны дер селкетеп тоткан, тамырларында төрки каны йөгергән канкардәше аның күз алдында көннән-көн ныграк төсмерләнә барды. Бабай олы яшьләрдә булуына карамастан, күңел өчен генә хәмер йоткаларга әвәс иде. Рөстәм аның бу йомшак ягын белеп алгач, кесәсендә бер-ике чәркәне күчтәнәчкә алып килер булды. Башына хәмер йөгергән карт сөйли иде дә соң. Үткәннәрне искә төшерү аңа бер яклап авыр булса, икенче яктан, ни әйтсәң дә, аның язмышы, яшь чаклары бит. Ә яшьлек ул нинди шартларда да яшьлек булып кала. Һич иренми сөйләүләренә әнә шул да сәбәп булгандыр.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.