

Әтием әбиемне хастаханәдән алып чыкты да тагын бер атна чамасы аларда яшәде. Бу хакта ул әнигә алдан ук әйтеп, аның рөхсәтен алып дигәнәй эшләгән иде дә... Тик әнинең әтиемне яратмавы шул чиккә җитте ки, хәтта безгә дә әйтеп тормыйча, әтием ясаган тимер ишеккә өстәмә яңа йозак куйдырды.
Әтием:
— Нигә алай эшләдең? — дигәч:
— Ирсез өй, эчтән бикләнми торган ышанычсыз йозак, ә мин шунда балаларымны йоклатырга тиеш. Юк инде, дускаем, алай булмый, — диде әни.
Әтием эндәшмәде. Ачкыч та сорамады. Тик шулай да әни аңлатуны кирәк тапты булса кирәк.
— Ачкычы өчәү генә иде, балаларга бирдем. Син барыбер йә кайтасың, йә юк, — диде.
Әтием тагын эндәшмәде.
Ул аны хәзер эштән туры өйгә кайтканда да еш кына ишек төбендә басып торырга мәҗбүр итә башлады.
Әтием яртышар сәгать кыңгырау шылтыратып торганнан соң:
— Ай, ваннада идем. Ай, телефоннан сөйләшә идем, телевизор тавышы белән ишетмәгәнмен, — дип, берни булмагандай барып ача да артын уйнаклатып залга, тагын телевизор каршына кереп китә иде.
Әтием әнә шулай түзде. Түзде-түзде дә беркөнне эшенә киткән җиреннән кайтмады. Өстенә нәрсә кисә шуның белән китеп, авыру әбием белән бабам янында тора башлады.
Китүенә берәр ай чамасы вакыт үткәч, көз кергәч, әтием курткасын сорап килде. Апаның кайткан вакыты иде. Апа аңа ишекне ачмады, курткасын да бирмәде. Тәрәзәдән без аның башын иеп автобус тукталышына таба китеп барганын карап калдык.
Мин шунда түзмәдем:
— Суык бит хәзер урамда. Нишләп курткасын бирмәдек инде? — дидем.
— Акчасы күп, базардан чыгар да алыр, без монда хәерче алимент акчасына яшибез, — диде апа.
Әни исә, миңа усал итеп карап:
— Ә ул куртка, бик беләсең килсә, минем апамнар биргән акчага алынган. Димәк, куртканы безнеке дип исәпләргә була, — диде.
— Алар әтине туган көне белән котлап бирде бит ул акчаны, — дидем мин.
— Дөрес, — диде апа, җөпләп. — Ә мин аны сатам да үз өстемә алам, яки базарга алып барып хатын-кыз курткасына алыштырам. Һәм ул икенче көнне үк шулай эшләде дә, әни каршы төшү түгел, киресенчә, «тормышчан син!» дип мактады гына.
Әтием, бер ай чамасы үткәч, тагын килде. Анысында да апаның өйдә чагы туры килде.
Бер-бер артлы кыңгырау шылтыраткан әтигә:
— Малайларны чакырып, чыраеңны тигезләтергә кирәкме әллә? — дип кычкырды.
Әти, тавышын күтәрмичә генә:
— Кышкы киемнәремне бирегез әле, суык бит болай, — диде.
— Туйдырды тәки, — дип таптанды апа.
Әни караңгы бүлмәдән әтиемнең кыршылып беткән пальтосын тартып чыгарды.
— Мә, ыргытып бәр, башка килеп йөрмәсен, — диде.
Апа күтәреп карады да:
— Үзең ыргыт, авыр, — диде.
Әни, ишекне ачып, пальтосын әтиемнең йөзенә бәрде.
— Ал да ычкын.
Тик әтием пальтосын алгач та китеп бармады. Ул тагын кыңгырау шылтыратты.
Апам, тагын куелган «күз»гә текәлде:
— Әни, алар икәү.
Әни барып карады да:
— Ә, кияүләре ул, — диде.
Әти тагын озын-озын итеп кыңгырау шылтыратты һәм ишек аша:
— Бүрек белән ботинканы да бирегез! — диде.
— Ботинкаңны исерек килеш баҗаңа кигереп җибәрдең оныттыңмыни? — диде әни, кеше барын белгәч бераз йомшап.
— Ботинканы түгел, кроссовканы кигердем мин аңа, бик яхшы хәтерлим, — диде әтием.
Әни, көя ашап, йоны коелып беткән кыш көннәрендә кожан астыннан киеп балыкка, урманга бара торган куян бүреген алып ыргытты да, тиз генә ишекнең ике катын да ябып, бөтен йозакларын бикләп куйды.
Әтиемнең:
— Яңасын бирмәде инде болар, — дигән сүзе генә ярым-йорты булып ишетелеп калды.
— Нәрсә, һәр көнне килеп йөриме әллә ул? Кайттым исә ыржаеп ишек төбенә шул килеп баса, — диде апа, үз-үзенә урын тапмагандай ишекле-түрле йөреп.
— Ә син бүтән килмәслек ит! — диде әни. — Миңа күңелле дип беләсеңме әллә аның ишек артында мөгрәп торуы? Күршеләр болай да кырын карап йөри әнә!
— Каяле аның теге армиядән сөйрәп кайткан иске чемоданы? — диде апа, ниндидер кискен карарга килеп.
— Караңгы бүлмәдә, — диде әни.
Апа тиз генә куе зәңгәр төстәге кечкенә чемодан тартып чыгарды. Эчендәге әйберләрен бушатты һәм:
— Кая, тагы нинди чүп-чары калды аның бездә? Җыегыз, кабат килеп йөрмәслек итәм мин аны хәзер, — диде.
Әни өстәл сөртергә дә ярамаслык тишек, ертык, саргаеп, сүтелеп, изрәп-тузып беткән майка, күлмәкләр; көя кисеп бетергән трусик, уртасы аерылып чыккан шарфлар тартып чыгарды. Шуларны
чемоданга салдылар да апа миңа:
— Киен! — дип боерды.
Ерак бабамнарның ишек төбенә барып җиткәч, апа чемоданны минем кулымнан тартып алды да дык итеп идәнгә куйды һәм кыңгырауга басты.
Ишекне әтием ачты. Аның мөлаем зәңгәр күзләре безгә текәлде. Безне күрү шатлыгыннан нур чәчеп өйгә дәште.
Тик апаның аягы белән чемоданга тибеп:
— Менә калган иске-москыларың. Моннан соң безнең өйдә эзең булмасын! — диюе башына күсәк белән орудан да яманрак булгандыр. Ул тораташ кебек катып калды. Безнең тек-тек басып баскычтан төшеп китүебезне карап, тагы бер сүз дә эндәшмәде.
Әтием белән шуннан соң байтак кына күрешмәдек. Ә инде акча кирәк булгач, без аны тагын барып таптык. Ул якын әбием белән якын бабамны бик кадерләп, тәрбияләп аларда тора иде. Сорап килгәндә
безне бервакытта да буш кул белән борып чыгармады. Ә бер барганымда якын әбием мине үз янына дәшеп алып, әниемнең килүен үтенде.
— Бик авырыйм, кызым, озак тормам. Әниеңә әйт әле, кызым, килсен әле, үкенечтә калмасын, әйтәсе сүзләрем бар, — диде. — Син бит безнең якка тарткансың, кызым. Кечкенә чагыңда күңелең дә
бик матур иде. Миһербан хисеңне югалтма, балам. Әтиеңне онытма! Гомере буе сез дип яшәде бит ул! Җан тирләрен чыгарып сезнең өчен тырышты! — диде.
Мин җавап кайтармадым. Аны тынычландырып җылы сүз әйтү түгел, озаклап утырасым да килмәде. Бу оялу хисе идеме, әллә, әни әйткәнчә, чир тия торган карчык түгел әле ул, юри ята ди уйладыммы? Белмим. Ә бу сөйләшү минем әбием белән соңгы күрешүем, соңгы очрашуым булган икән.
Өйгә кайткач әбиемнең әйткәннәрен барысын да сүзен сүзгә җиткердем әнигә. Тик әни аларга бармады. Әбием исә шуннан соң озак та тормыйча вафат булды. Үлеп, аны җирләргә алып киткәч, алар
күршесендәге әнинең теге чыбык очы туганы хәбәр биргәч кенә, әбиемнең, чынлап та, авырганлыгына ышанды булса кирәк әни. Фәкать шул вакытта гына барып, өй сакларга калган күршеләреннән: озак чирләдеме, кем карады, кызлары килдеме, дип сорашып, өйләрен айкап, төпченеп йөрде.
Якын әбием акыллы карчык иде. Әнинең көтеп-көтеп тә килмәслеген белгәч, әйтәсе сүзләрен язып калдырган булып чыкты. Әтием аны әнигә минем аркылы җибәрде.
«Килен, яшь чагында улымны бик яраттың бит. Олыгая башлагач, нигә кирәкмәскә әйләнде соң ул? Син ана кеше. Өч балагыз бар. Баланы кем генә, кайчан гына кыерсытса да, ана күңеленә бик авыр. Адәм фәрештә түгел. Җитешмәгән җирләре аныкы да бардыр, синеке дә бардыр. Улымны маңгай тирен түгеп корган үз оясына кертмичә, өстеңә гөнаһ аласың, килен. Ир хакы бик олы хак бит ул!
Балаларны «әти» дигән тәмле сүзне әйтүдән мәхрүм итеп тә ялгышасың. Улым дөнья көтәргә ярамаслык кеше түгел. Кулыннан эш килә. Нәрсә тотса, шуны коеп куя. Акчасын таба. Хатын-кыз белән чуалып йөрми. Синең әти-әниеңә зур хөрмәт күрсәтеп соңгы юлга озатты, урыннары оҗмахта булсын! Алар исән булсалар да мин әйткән шушы сүзләрне әйтерләр иде. Бергә яшәгез! Балаларны ятим итмәгез, бергә тәрбия итегез, килен! Аларның бәхете сезнең татулыкта, сезнең бердәмлектә, бер сүздә булуыгызда, килен!»
Ләкин әни яхшы сүзне аңлаудан һәм яхшылыкны бәяләүдән узган иде, ахры. Үзем кыз булып җитә барган саен, мин әнидәге үзгәрешләрнең, аның көннән-көн матуррак киенергә тырышып дәртләнеп йөрүләренең тикмәгә түгеллеген аңлый бардым. Хәзер ул ир «тоткынлыгыннан» тәмам азат. Аны хәзер бер генә нәрсә борчый: минем әтием ягында калуым. Шуңа күрә, апа киткәч, ул мине ныклап
«эшкәртергә» тотына. Ә минем күңелемдә газаплы зилзилә...
* * *
Динә арып күзләрен йома. Үзе дә аңламый, әллә йоклый, әллә саташа ул. «Әтием, — дип кабатлый Динә, хәлсез иреннәрен көчкә кыймылдатып, — әтием!» Томан артында әтисенең гәүдәсе шәйләнә.
Динә аны чакыра, чакыра, чакыра, тик әтисе ишетми.
«Сез... аның аңын томаладыгыз, шуңа ишетми ул сине, — ди бер әзмәвер, Динәнең колагына пышылдап. — Кадерен белмәдегез!..» «Өйләрен нигезләре белән күтәрик тә китик», — ди икенче әзмәвер. «Юк, верандаларын гына алыйк», — ди өченче бер ямьсезе. Динә алардан куркып кача башлый, үзе, күзләре белән әтисен эзли, табарга да аңа ышыкланырга уйлый. Тик нигәдер әтисенең инде мәһабәт шәүләсе дә күренми. Динә калтырый, дер-дер килә. Бераздан патшабикә камзулы кигән таза гәүдәле әнисе пәйда була. Кулындагы айбалтасын уңга-сулга болгап, куе томан эчендә исәнгерәп йөргән ирен табып ала. Бөтен көченә кычкырып: «Әнә, әнә ул, алып китегез, күз алдымнан юк итегез үзен! Айбалталарыгыз белән телем-телем итеп тураклагыз! Нәрсә катып калдыгыз, тиз булыгыз!» — дип боера. Әнинең әмерен генә көтеп торган теге ямьсез затлар әтиемне верандага бикләп, иңнәренә күтәрәләр дә ашыга-ашыга каядыр йөгерә башлыйлар...
Динә тагын да ныграк калтырана, бастырыла. Кычкырып теге әзмәверне туктатырга, әтисен коткарырга, үз янына чакырып алырга тели — тик тавышы чыкмый. Ул да булмый, авызыннан да,
колакларыннан да, борын тишекләреннән дә эт йоны үсеп чыга. «Сукыр эчәгеңә дә эт йоны тулган иде, — ди аңа операция ясаган табиб. — Соң инде, мөселман кешесе өйдә эт асрыймы?» — дип башын чайкый...
Динә авырлык белән күзләрен ача. Куллары белән үзен капшап карый. Йокы күлмәге сыгып ташларлык булып чыланган, тәне һаман хәлсез. Күк йөзендә шул ук шыксыз болытлар йөзеп йөри. Аның өзелеп-өзелеп әтисен күрәсе килә. Бары ул гына көч бирә алыр, бары ул гафу итсә генә аягына басар, җаны савыкса гына тән ярасы төзәлер сыман тоела аңа!..
Фото: freepik.com