Чәчмә әсәр
23 Ноября 2023, 15:57

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (5)

Соңгы вакытта әтием белән әнинең аралары күзгә күренеп суына барды. Әмма әле шул килеш тә әтием һаман түзде, һаман дәшмәде. Хәер, инде муенына менеп атланган хатынын сүз белән генә җиңә алмаячагын аңлаганга күрә дәшмәгәндер ул.

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (5)Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (5)
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (5)

Әйткәнемчә, мин ул вакытларны искә төшереп, хәзер күп уйланам. Татар ирләренең гаиләдә кадерсез булып яшәвендә, күбесенең тәмәкегә, аракыга тартылуында заман сәясәтенең дә гаебе зурдыр дип уйлыйм. Безнең әтиебез дә шул хәлдә сыман. Мәсәлән, ул берәр русча сүзне дөрес әйтмәсә дә, берәр тел сынмалы катлаулы атаманы исендә калдыра алмаса да шаркылдап көлә идек. Ә ул йөз сүзгә бер сүз белән дә җавап кайтаралмый кала. Бу, билгеле, аның тел белмәвеннән генә дә түгел, бәлки чын татар авылында, әби-баба кулында инсафлы тәрбия алу нәтиҗәсе дә. Хәзер шуларны күз алдыма китерәм дә уйлыйм, безнең кыланмышларыбыз аны, мөгаен, соң чиккә китереп җиткергәндер. Игелеккә тоташтан начарлык белән җавап бирү, күпме генә тырышса, ни генә эшләп караса да һаман

рәхмәтсез булып калу әтиемне көннән-көн үзенә ныграк бикләнергә мәҗбүр иткәндер.

Ә теге алда сөйләгән вакыйга апамның, әни фамилиясенә күчәм, дип тузынып йөрүе белән тәмамланды. Әмма ни өчендер, әни туктаткандырмы, анысын тәгаен генә белмим, бу ярсып башлаган

эшен тормышка ашырмады. Тик ахыр чиктә әтиемнең безнең яныбыздан китеп баруына бу вакыйганың да йогынтысы зур булгандыр дип исәплим.

Әтием безнең яннан китте дисәм дә, аңа кадәр башка сыймаслык, күз яшьләремне түкмичә искә алмаслык күп мәсхәрәләр кичерде әле ул.

Моңа безнең вак, соңарып табылган балалар булуыбыз, шунлыктан бик күп нәрсәне акыл белән бәяли белмәвебез дә тәэсир иткәндер. Әбием әйтмешли, бәләкәй, җил кайсы якка иссә, шунда ава

торган чагыбыз иде шул. Әни бөтен көченә җикерә, димәк — көчле. Әти эндәшми, димәк — гаепле. Әтидән акча сорыйсың — әниегездә, ди. Әнидән сорыйсың — акчасы зур сумка белән! Бала-чага кемгә

кызыга? Һәрвакыт өстен калган акчалы кешегә, билгеле. Гап-гади тормыш фәлсәфәсе.

Моңа тагын икенче бер сәбәп, әтием тоташ унбишәр көн Себердә эшләгән чагында әнинең бик еш туганнан туган тиешле сеңелләренә кунакка йөрүендә булмады микән?

Соңгы вакытта әтием белән әнинең аралары күзгә күренеп суына барды. Әмма әле шул килеш тә әтием һаман түзде, һаман дәшмәде. Хәер, инде муенына менеп атланган хатынын сүз белән генә җиңә

алмаячагын аңлаганга күрә дәшмәгәндер ул.

Илле яшен тутырган көннәрдә Себергә йөрүеннән туктады әтием. Бу вакытта аның куе, дулкынланып торган матур чәчләре шактый сирәкләнгән, йөзе үз яшеннән күпкә иртә җыерчыкланган иде.

Зур хезмәт хакы алып эшләргә өйрәнгән әтием монда да акчалы урын эзләде. Авыр тимер эшен сайлады. Кара таңнан китә, сулып-суырылып кич кенә кайта. Кайтуына хәтта чәй куеп торган кеше дә юк. Гомумән, мин әтиебезне тәмле ашлар әзерләп, табынга утырмыйча көтеп алганыбызны хәтерләмим. Этебезгә сан булса да, әтиебезне санга сугу булмады.

Ул елларда илдә зур буталчыклык, тәртипсезлек заманы иде. Эшләгән кеше еллар буе хезмәт хакын ала алмый тилмерде. Бу хәл әтием эшләгән оешмага да килеп кергән, күрәсең. Әмма әтием анда да акчасызлыктан чыгу юлларын эзләде. Ял көннәрендә әче таңнан җилем көймәсен, озын җилем итекләрен күтәреп балыкка китә, кичкә Чулман балыгы төяп кайта иде. Әни, авызын ерып, балык сатарга чыгып чаба. Башта күршеләргә әйтеп чыга, аннан подъезддагыларга, туганнарына, танышларына шылтырата. Үзе әйтмешли, бер ванна балыкны «ә» дигәнче акчага да әйләндерә. Әмма үзе эшләмичә, Себер акчасы белән «фарсить итеп» яшәргә өйрәнгән әнигә мондый керемнәр төкерек кенә. Ул һаман, тиресенә сыеша алмас дәрәҗәгә җитеп, әтиемнән акча таләп итә. Гомере буе пычагы май өстендә булганлыктан, авырлыкка бер көн түгел, бер генә минут та түзәсе килми.

— Бирмәгәч, нишләтим соң мин аларны? — дип нәүмизләнә әтием беркөнне хезмәт хакы сорап каршысына килеп баскан әнигә.

— Алдалыйсың! — ди әни. — Иваннарга биргәннәр, нишләп сиңа юк?

— Безнең сменада Иван исемле кеше эшләми. Бәлки, башка сменаларга биргәннәрдер, мин анысын белмим.

— Белмисең? Бик яхшы беләсең! Бер оешмада берсенә биреп, икенчесенә бирми калдырмыйлар. Мине үзең кебек надан, үзең кебек ахмак дип уйлыйсыңмы? Анаңа биргәнсең син ул хезмәт хакыңны...

— Күрәлмәгәнең әнкәй булды инде. Алар үзләре безгә бирергә әзер. Мохтаҗлыклары юк. Әткәйгә сугыш пенсиясен ай саен үз вакытында биреп торалар. Акчаң бетсә, сорап тор, — ди әтием, һаман да тыныч калырга тырышып.

— Әйе, сорадым ди! Аларга кул сузып акча сорап бардым ди! Син бир, мин теләнеп йөрим, имеш...

— Акча сорамасаң, хәлләрен белергә бар. Әнкәй авырып ята анда, — ди әтием, сүзне йомгакларга тырышып.

— Хәзер... Өч бала өстенә тиен дә акча бирмәгән ирнең анасын да карыйм икән. Таптылар йомшак агач. Мин сезне болай гына калдырмыйм әле. Өйрәтәм әле мин сезне. Әле кем белән эш иткәнегезне белмисез сез!.. — дип яный әни. Әтием кухняга кичке ашны ашарга дип чыккан җиреннән эндәшмичә, хәтта су да эчмичә, кире борылып кечкенә бүлмәгә кереп китә. Әни, һаман тыела алмыйча: — Авырган кешедә яңа җиһаз алу кайгысы булмый анда. Мине бер диванага саныйсыз, ахры, — дип кычкыра.

Йомшак җиһаз дигәннән, якын бабамнар картаеп еш авырый башлагач, авылда мал-туарларын бетереп, без торган шәһәрдән фатир алганнар иде. Әнинең белмәгән кешесе, кермәгән тишеге юк бит аның. Бабамнар фатир алган йортта да бер чыбык очы туганы пәйда булды. Әлеге яңалыкны — әбиемнәрнең яңа диван сатып алу хәбәрен дә — телефоннан әнигә ул хәбәр иткән иде.

Чынлап та, әни бу хәлне болай гына калдырмады. Икенче көнне эштән кайтып чәй эчеп утырган әтинең кулыннан стаканын тартып алды да:

— Бүгеннән башлап өйдәге бер ризыкка да кагылмыйсың. Син әрәмтамакны ашатып, балаларымны ач тота алмыйм! — диде.

Шунда да кул күтәрү түгел, авыз ачып авыр сүз дә әйтмәгән әтиемдә нинди сабырлыклар булды икән дип уйлыйм хәзер.

Ул, тәмәкесен алып, тагын ишек төбенә чыгып китте. Аннан тагын кечкенә бүлмәгә кереп китте.

Ә инде бер ай чамасы вакыт үтүгә, ягъни соңарып бирелгән хезмәт хакын алганда, әтием үзенең алиментка бирелгәнлеген белгән. Эштән кайтканда ул бераз салган һәм ике сумкага тутырып ризык

күтәреп алып кайткан иде. Кайтып чишенде дә әнигә:

— Син миңа тагын бер мөгез куйдың, әйеме? — диде. — Нишләп мин синең алиментка биргәнеңне хезмәт хакы алганда гына белергә тиеш? Минем сиңа эшләгән акчамны кайчан бирми калганым бар?..

— Синең кебек әйтеп аңламаганнар белән нишләргә тагы? — диде әни, ниндидер бер зәһәрлек белән. — Закон балаларны ач тотарга ирек бирми. Закон минем якта!

— Синең якта булмаса да буйсындырасың син аны! — диде әтием, авыр сулап. Аннан, безгә карап:

— Балалар, сыйланыгыз, менә сезгә, төрлесеннән алдым шунда, — дип, сумкаларны алдыбызга китереп куйды. Үзе тәмәкесен алды да тагын ишек төбенә юнәлде. Көлешә-көлешә сумкаларны бушаттык, кылкынганчы ашадык. Һәм шул кичтә үк, әтиебез йокларга ятуга, кесәсендә калган акчаларын да «чистарттык».

Икенче көнне ул кесәләрен карап тормыйча гына киткәндер эшенә. Хәер, хәтта караса да ул безне йокыбыздан уятып тавыш чыгармас иде. Аның тәрбиясе моңа юл куймаганын без инде төшенгән идек. Тавыш чыгару дигәннән, гомумән, мин әтиемнең үзе башлап гауга кузгатуын белмим. Әллә нинди авыр очракларда да ул фәкать сакланырга гына тырыша. Дөресрәге, гаделлекне яклап бер-ике сүз генә әйтеп куя. Ләкин гаделлек дигән әйбер безнең өйдән чыгып ук качкан, ахры.

Шулай итеп, әтием безгә алимент түләп, безнең белән яшәвен дәвам итте. Бик авыр, бик хурлыклы булгандыр аңа бу яшәү. Әмма ул түзде. Кесәсеннән соңгы акчаларын алып бетерү генә түгел, икенче

көнне эшкә — әбәткә дип алып кайтып куйган катык, күмәчләрен дә иртән торуына «юк итә» башладык. Ә бит ул эшкә кибетләр ачылганчы кузгала, эшләгән җирендә ашханә дә юк. Тимер эшендә көне буе ач килеш түзеп кара әле син?..

Хәлләрен белү өчен дә, бәлки, тамак туйдыру нияте беләндер дә, эштән кайтышлый әтием якын әбиемнәргә кагыла башлады. Ә эштән вакытында кайтмаган кешегә бездә тәртип каты. Йозакның эчке

келәсен эләктерәбез дә ишекне ачмыйбыз. Әтием исә ишек төбендә, үз өенә керә алмыйча, сәгатьләр буе басып тора. Шулай итеп, берничә тапкыр «акылга утырткач», әтием үзе ясаган тимер ишекнең

тыштан ачып булмый торган йозагын алыштырып куйды. Һәм әбиемнәргә дә эштән соң түгел, ял көннәрендә генә бара башлады. Ә бер баруында ул якын әбиемнең бик нык авырый башлавын әйтеп,

телефоннан шылтыратты. Әнидән: «Килеп, юындырып кит әле», — дип үтенде.

— Баралмыйм, — диде әни, бер сүз белән генә.

— Алайса, мин бүген кайтмам, — диде әтием.

— Миңа дигәндә, бөтенләй кайтма! Безнең өчен тагын да әйбәтрәк булыр, — дип, телефон трубкасын ыргытты әни.

Ул вакытта әтием, чынлап та, бер атна чамасы әбием белән бабам янында торды. Бары тик табиб чакыртып, әбиемне хастаханәгә салгач кына өйгә кайтты. Ә бездә бернәрсә үзгәрмәгән. Һаман шул ук

җикереп кычкыру, төрле ямьсез сүзләр белән түбәнсетү. Әтиемнең өрлек кебек төз буе чарасызлыктан тагын да ныграк чүккән, кечерәеп калган кебек тоелды миңа. Әтиемне кочаклап елыйсым, аны яклыйсым, пешкән әйберләрне яшереп булса да аңа алып каласым килә иде. Тик мин боларның берсен дә эшләмәдем. Хәтта алар күрмәгәндә әтием йоклаган бүлмәнең идәнен юып чыксам да мине тиргиләр иде. Тик вакытлар үтү белән батырая башлаган кебек идем инде мин. Әмма...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас