

(Дәвамы.)
Шул ук вакытта башкаларга:
– Барыгызга да рәхмәт, сез азат. Өйләдән соң, сәгать дүртләрдә, кунакханәдә очрашырбыз. Бабайны тәрбияләп озатыгыз, – дип боерды. Бүлмәдәгеләр дәррәү кузгалып ишеккә юнәлделәр.
Исеме легендага әйләнгән режиссер белән икәүдән-икәү генә калды Рөстәм. Нәкъ менә шул минутларда үзенең тормышын да кискен үзгәрешләр булачагын чамалый башлаган иде ул. Шуңа дә сәбәпсез тамагы кибеп интектерде, йөрәге ашкынып, еш-еш типте. Нәрсә көтә аны алда? Әллә аның иңенә бәхет кошы килеп кунарга чамалыймы? Мондый очрак кешенең гомерендә бер генә тап кыр була, ничек тә форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк. Күкрәге белән җир сөрергә әзер ул, тик аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек кенә бирсеннәр. Бу мөлаем йөзле режиссер ышансын гына аңа, ярдәм кулы сузсын. Әнә шулай эченнән генә теләкләр тели-тели, Рөстәм ба шын иеп утыра бирде.
Гершкович ашыкмады, алтын йөгертелгән фильтрлы кыйммәтле сигарет кабызды, алдындагы кәгазьләрне тәртипкә китергәләде.
– Исемең ничек әле, егет? – дип, ниһаять, сүз кушты ул.
– Рөстәм... Рөстәм Галин... – Тавыш үтә дә нечкә яңгырады.
– Рөстәм дип кенә дәшәрмен мин сиңа. Беләсең булыр, без сезнең якларга яңа фильм төшерү нияте белән килеп чыктык. Бу яктагы табигать, башка факторлар да безнең өчен яраклы. Болары икенче мәсьәлә, синең белән сөйләшүнең сәбәбе менә нәрсәдә: син безнең картинада бер рольне башкара алырсың, дигән фикердә мин. Алдан ук кисәтәм: роль бик катлаулы, үзенчәлекле. Дөньяңны онытып, бар көчеңне салсаң гына хәлеңнән килер. Нәрсә дисең, Рөстәм?
– Мин... мин... сезнең өчен, әлбәттә... бу көтелмәгән шатлык... Мин риза, риза... тырышырмын, көне-төне... – дип, кызу-кызу сөйләп китте Рөстәм. Урынында утырып түзә алмый сикереп торды. Сөйләгәннәренең башы-азагы юк иде аның. Алай да Гершкович аңлады шикелле, егетнең каушавын да тоемлады.
– Ярый, килештек. Иртәгә кадәр ныклап уйла әле. Менә сиңа сценарийның кыскартылган эчтәлеге. Укы, фикер йөрт, бәлки, синең күңелеңә ят темадыр. Үз-үзеңне көчләргә кирәкми. Баш тартырга уйласаң – үз иркеңдә...
Рөстәм бүлмәдән ничек чыгып киткәнен шәйләмәде. Аяк буыннары тотмый иде аның. Әйтерсең, мамык болытлардан атлап бара. Колагына ниндидер фанфаралар тавышы, яңгыравыклы музыка ишетелә, башында бер генә уй: «Фарт килде... фарт килде...»
Сәхнәдә репетиция ясап булашкан артистлар ава-түнә атлаган, авызын бар хутына ерган Рөстәмне күреп, гаҗәпкә калдылар, иртә таңнан эчкән бу дуңгыз дип юрадылар, кайсылары әллә баш капкачы кузгалганмы дигән шиккә калдылар. Барысын белеп-аңлап торган худрук бернәрсә дә әйтмәде, бары Рөстәмне репетициядән азат итте. Рудикка ымлап, иптәшен озатырга кушты һәм егеткә карап каткан артистларга борылып басты. Розалина берүзе аерылып торып кала аламы соң инде алардан? Очып-кунып килеп, режиссер ярдәмчесенең колагына нәрсәләрдер кызып-кызып исбатларга кереште ул, йөзенә мескен кыяфәт керде, бер-ике тамчы яше дә күренеп калды шикелле. Чарасыз калган помреж кул гына селтәде, кызыкай, сәхнәне ике генә атлап үтеп, ишеккә югалды. Егетләр тротуарга чыгып басканнар гына иде әле. Розалина икесенең арасына кереп кысылды, иңнәреннән кочып алды, үзе тыела алмый шаркылдап көлә иде, пәри кызы.
– Ха-ха-ха, Риянычны төпсез көймәгә утырттым әле, ышанса ышанды, ышанмаса юк. Ә сиңа нәрсә булды, Рөстәм, хуҗа кабинетыннан бөтенләй икенче кешегә әйләнеп килеп чыктың? Нинди шатлыклы хәбәр әйттеләр, авызыңны җыеп ала алмыйсың? Премия бирәләрме? Ялындырма, сөйлә серләреңне...
Теле тотлыккан иде Рөстәмнең, башы да эшләми иде, аңа бар тирә-як дөнья нигәдер алсу төсләрдә генә күренде. Аның белән гомер мондый хәл булганы юк. Көне дә кәефкә карап ямьле... Язгы һава сулап туймаслык, кояш нурларыннан күзләр камаша, кошлар чыркылдаша...
– Я, я, зарыктырма, – диде Рудик та, йомшак җил тузгыткан бөдрә чәчләрен сыпыргалап. – Ат башы зурлык алтын тапкан кеше төсле кыланасың, мәгәр сүзең юк.
– Их, егетләр, белсәгез, – диде Рөстәм, күкрәген тутырып тын алып. – Миңа кинога төшәргә тәкъдим иттеләр. Үзләре генә белгән параметрлар буенча исәпләгәннәр дә, мине яраклы дип тапканнар. Менә шул яңалык...
– Фью-ю. – дип сызгырып ук җибәрде Рудик. – Ну, малай, нет слов. Алтын тапканнан болайрак булган бу...
– Рөстәмчик, – дип, Розалина егетнең муенына асылынды, чут-чут бит алмаларыннан үпте. – Мин белгән идем аны! Кайчан да булса фортуна сиңа таба борылырга тиеш иде. Син бит безнең ише түгел, син башка, син – талант... Ах, белсәң, ничек шат мин синең өчен. Рөстәмчик, котлыйм, горурланам. Күрәсеңме, Тәңренең күзләре төзек, ул белә кем нәрсәгә лаек икәнен. Менә бәхет!
Розалина тыр-тыр сөйләп туктый алмады. Йөзе алланып чыкты аның, күзләре балкып ялтырады, чынлап шатланган иде кызыкай. Хәзер бит сирәк андый чит кеше бәхете өчен шатлана белгән бәндәләр, ах, сирәк! Ә Рудикның йөрәген көнләшү хисе чеметеп алган иде шикелле. Алар ишеләр белән Мәскәүнекеләр кызыксынуларына ышанып та җитми иде бугай.
– Син кара инде анда, барысы белән якыннан танышып алсаң, безне дә тартырсың, бәлки. Үзеңне кинода күреп утыруы үтә дә күңелле, кызыктыр ул, ә? Бәхет өстеңә ишелеп төште, болай булгач. Безне ташлап китәсең инде син, әллә кем булып китәрсең, гәзит-журналларда рәсемнәрең басылыр. Иске дусларыңны очратсаң, күрмәмешкә салышырсың, – дип, күңеленә килгән уйларын әйтә салды үзе. Ләкин белә иде ул, Рөстәм аңа караганда лаеклырак, аларның мөмкинлекләре җир белән күк арасы, сәләт дусына юмарт кул белән бирелгән. Аның әйткәннәрен Рөстәм чынга алмады, елмаеп кына куйды. Каршы килгән кешеләргә бәрелә-сугыла, алар тезелешеп, тротуарны тутырып җәяү киттеләр.
– Ә нәрсә турында ул картина? Син нинди геройны уйнаячаксың: уңаймы, тискәреме? Вакыйгалар ничәнче елларда, кайда бара? – дип төпченергә тотынды Розалина. Ул Рөстәмнең җиңенә чатырдап ябышкан иде. Әйтерсең, егет аның кулларыннан ычкыныр да эреп югалыр, калырсың аннан. Бу сораулардан соң Рөстәм түш кесәсендә яткан теге ике бит кәгазьне исенә төшерде, тик, нигәдер, дуслары янында шәрран ярып, чишелеп китәсе килмәде аның. Башта үзе укысын әле, бер фикергә килсен.
– Сталинның шәхес культына кагылышлы урыннары бар. Мин уйнарга тиешле шәхес лагерьга эләгә. Кыскасы, лагерь газаплары, аннан котылу, – дип, Рөстәм әлеге картның бөрешкән алма төсле йөзен күз алдына китереп, өзә-йолка сөйләп китте.
– Андый драматик роль сиңа бара, – диде Рудик, – син кешенең эчке кичерешләрен, газап-нәфрәтләрен чагылдырып бирә аласың. Әгәр бар осталыгыңны салып уйнасаң, шаккатырырсың әле мәскәүлеләрне. Ихлас әйтәм, синең көчеңнән килә.
– Ә кино төшерүләр башлангач, безне дә танышлык белән алып барырсың әле. Синең уйнагыныңны... сыңар күз белән булса да карап торасы иде...
Әнә шулай сөйләшә-сөйләшә, алар Рөстәм яшәгән тулай торак янына барып та җиттеләр. Дусларның бергә тагылып кереп сөйләшүләрне дәвам итәргә теләкләре зур иде. Хәлләреннән килсә, бүген төн йокламый хыял-ланырга риза булырлар иде алар. Ләкин Рөстәм подъезд төбендә кырт тукталды:
– Ярый, бүгенгә шунда нокта куябыз. Артык күп булды шикелле тәэсирләр, баш катты хәтта. Берәр аспирин кабып, ятып карыйм әле мин. Чао, – дип, кереп китәргә тукталды. Аның кыланышларына күнегеп беткән дуслары, шунда ук кире уйладылар, Розалина гына:
– Тукта әле, синең ашарыңа да юктыр ич. Хәзер кибеттән берәр нәрсә алып чыгам, көтеп тор бераз, – дигән иде дә, Рөстәм тукталмады.
– Бар, бар, бер шешә кефир бар әле минем, икмәк тә калды, – дип үзенекен сөйләде.
Йөри-йөри байтак кына вакыт үтеп киткән булса да, Рөстәмнең ашыйсы килми иде. Краннан агызып бер стакан су эчеп куйды, өстәл артына барып утырды. Эңгер-меңгер төшкән иде инде. Ул, беренче кат күргәндәй, дикъкатьләп бүлмәсен күз алдыннан үткәрде. Ялгызакларның юлчысы булган саплы таба, корымга баткан чәйнек, кырлы стакан, алюмин калак. Стеналар шәп-шәрә, тәрәзәдә кайдандыр килеп эләккән, салынып төшкән иләмсез пәрдәләр, буявы кыршалып беткән идән. Чыгып качарсың бу кабер салкынлыгы бөркелгән бүлмәдән.
Инде хәзер барысы да кискен үзгәрер, фәкыйрь тормыш искә алып, көлеп сөйләргә генә калыр. Күзем күрмәсен әле, ичмасам, шуларны дип, Рөстәм утны яндырмый гына урынын җәеп, пәрдәләрне тартып куйды да, тиз-тиз чишенеп, юрган астына чумды. Аяусыз чынбарлыктан котылып, хыялда гына булса да киләчәккә барасы килә иде аның. Келт итеп «әллә торып сценарийны укып караргамы» дигән теләк туган иде дә, үзен көчләп ятарга мәҗбүр итте. Хәзер торып ут кабызса, тагын шул шыксыз бүлмә, бр-р... Бераздан бар тәне җылынып, ул оеп китте, йоклап та китмәгән иде әле, уяу да түгел кебек. Шундый халәттә адәм баласының башына гаять татлы хыяллар килә бит.
Әлбәттә, егет башта үзенең ничек кинода уйнаячагын күз алдына китерде. Ул бар көчен салып уйнаячак, бар осталыгын эшкә җигәчәк, көне-төне үзенең роле турында уйлаячак. Рөстәмнең хәленнән килә, чутсыз киноларда уйнаган билгеле артистлар аңа әллә ничек сокланып, гаҗәпләнеп карыйлар, режиссер үзе килеп аның кулын кыса, аркасыннан кага. Яңа картинасында Рөстәмне төп рольгә билгеләргә уйлаганын әйтә, өенә кунакка чакыра. Ә фильм экраннарга чыккач, гөрләп бара, кайда да билет алу өчен су буе чират сузыла, бар халык тетрәндерерлек картина турында гына сөйли, бигрәк тә сәләтле яшь артист Рөстәм Галинның уйнавы ошаган икән аларга. Фанатлардан капчык-капчык хатлар ява, аның рәсеме урамнарда, футболкаларда, календарьларда, яшь кызлар Рөстәмне бер күрер өчен аның ишек төбендә төн үткәрәләр. Дан, шөһрәт, байлык! Яшәп күрсәтер иде дә соң Рөстәм...
Ярый, болары матур әкият кенә булсын, ди. Дебит-кредитны исәпләп реаль караганда да, аның киләчәк тормышы әкияткә якын булырга тиеш. Әгәр барысы да яхшы булып, кинога төшсә, уйный алырына тамчы да шиге юк аның, шактый гына түләргә дә тиешләр бит инде. Киноның эчтәлеге дә сүз тидерерлек булмас, шундый мәртәбәле режиссер ни җитте сценарийга алынмагандыр. Ул төшергән кинолар бармак белән санарлык, ә һәрберсе тарихта эз калдырган. Шәт, шулай булгач, монысы башкаларыннан да шәбрәктер, тәгаен шулайдыр. Төп рольне башкарган яшь артист барысының күзенә чалыначак бит инде. Мактаулар булыр, гәзит-журнал, телевидение-радио аның турында шаулар. Сине обоймага алдылар дигән сүз бу, язмыш тарафыннан сайланып алынган элита арасында үз кеше буласың. Картина фестивальләрдә катнашыр, ниндидер премияләр яулар, бәлки, берәрсе Рөстәмгә атап бирелер. Кесәдә акча кыштырдый башлар, бу камера-одиночканы калдырып башкалага күчү турында уйларга вакыт. Бер бүлмәле булса да фатирга тырыштырырга. Һәм үзеңне аямый эшләргә дә эшләргә, яңадан-яңа картиналарда төшәргә, спектакльләрдә уйнарга, кирәкле танышлыклар булдырырга, һәрберсенә елмаерга, ярарга!
(Дәвамы бар.)
Чыганак: Freepik.