

(Дәвамы.)
– Бу очракта мин синең белән килешә алмыйм, дускай, – дип каршы төште Рудик. – Беренчедән, кино ул шундый сәнгать әсәре, аны дөньяга чыгару өчен күп кешеләрнең таланты берләшүе таләп ителә. Әйткәндәй, бу театрга да кагыла. Мисал өчен безгә якын артист халкын алыйк. Никулин яисә Моргунов күренсеннәр генә экранда, авыз үзеннән-үзе җәелә башлый. Көләбез икән бер рәхәтләнеп, дип уйлыйбыз. Артистның сәләте күктән бирелгән. Киноның эчтәлеге сценарист осталыгына бәйле һәм башкалар, һәм башкалар. Сүз юк, барысын бер ноктага режиссер юнәлтә, ул җан өрә. Ләкин гадәти кешелек сыйфатларына ия булмаган бәндәгә илһам бирелгән булса, моны йөгән күрмәгән айгыр белән чагыштырыр идем мин. Җилдәй җитез җилә. ләкин кайсы тарафка – менә кайда мәгънә. Мин үзем шәхсән Пушкин сүзләрен дога урынына кабатлап яшим. «Гений и злодейство – несовместимы». Хәтерлисезме Сальерины?
– Ха. Өч тапкыр рәттән «ха». Китап кортлары, сез дендрарийларда үстерелгән җылы як пальмалары төсле. Тормыш ул матур сүзләргә, югары Идеяларгә төкерә. Аның үз кануннары: гади, рәхимсез. Урталык юк, я кабул итәсең дә шул ярсу тормыш диңгезендә колач ташлап йөзәсең, яисә яр читеннән башкаларны күзәтәсең. Сезнең ишеләр фани дөньяны башкаларның язмышына тел шартлатып үтәләр. Тирә-якларында кайнаган тормыш ны китаплар аркылы беләләр, телевизор экраныннан күрәләр. Әнә шуңа күрә дә сезнең кебек дөрес кенә, тәртипле генә итеп фикер йөртәләр дә инде. Реаль тор мыш икенче. Монысы – ак, монысы – кара, дип аерып булмый, барысы бергә буталган анда. Беләсегез килсә, күз явын алырлык тюльпан чәчәкләре тиресләнгән җирдә генә үсә, күгәрченкәйләрем. Утыртып кара син аны стериль чиста туфракка, дистилляцияләнгән суга – көнендә корыячак. Сәнгать әсәре дә шулай ук. Менә бу пычракка баткан җирдә ярала ул. Кендеге белән береккән шул җиргә, аерып кара син аларны. Мин шуңа остаздан ниндидер гаеп эзләмим. Ул – гениаль әсәрләр иҗат итүче. Ничек хәленнән килә – анысы аның эше. «Цель оправдывает средства... »
Рөстәмнең дулкынланган тавышы бүлмәне яңгырата иде. Рудик аның сүзләрен бер читтәрәк башын иеп тыңласа да, Розалинаның килешергә һич исәбе юк иде шикелле. Күзләре очкынланган иде кызыйның. Рөстәмнең җиңүле карашы белән очрашканнан соң, ялт итеп сикереп торды да, кул сумкасыннан ниндидер блокнот алып, ашыгып-ашыгып актарырга тотынды.
– Һе, тагын берәр китап сүзе әйтергә телисеңме? – дип, кинаяле елмайды Рөстәм.
– Нәкъ өстенә бастың, акыллы китап сүзләре эзлим. Беләсең килсә, ул китапларны озын гомер юлы үткән, тормышның ачысын-төчесен татыган, үз тәҗрибәсеннән чыгып, билгеле нәтиҗәләр ясаган үз заманының акыл иясе язган. Әһә, таптым, түземлелегеңне туплап тыңла әле. Бу минем көндәлеккә тиң серләрем блокноты. Кирәге чыгарын белгән төсле бер көнне генә күчереп алган идем. Менә: «Җир йөзендәге нәфрәт тамырын нәфрәт корытмас. Нәфрәт уты сүнсә генә җир йөзендәге нәфрәт тә үзеннән-үзе сүнәр». Һиндлыларның мәшһүр “Дхаммапада» китабыннан бу. Нәфрәтнең монда ни кысылышы бар дисеңме? Бар шул. Син үзеңнең фикерләрең белән кешелек яшәешендә начарлык белән яхшылык бер дәрәҗәдә хөкем сөрә, икесе дә тигез хокуклы дип барасың. Бу шәхеснең җәмгыять әхлагы киртәләренә сыймаган холкы-фигыле бар икән, аны гафу итү фарыз, ник дигәндә, башка яктан ул сокланырлык сыйфатларга ия. Мәңге шулай булган, шулай булачак. Капма-каршылык адым саен: ак – кара, мәхәббәт – нәфрәт, яшәү – үлем. Чәчәк тирестә үсә, янәсе. Әнә шуңа җавап ул – мин укыган сүзләр. Бу синең ихлас уйларың түгел. Ышанмыйм, вакытлы бравада, шәпләнү, күкрәк кагу. Мин беләм бит, син андый түгелсең...
Бу бәхәс дәвамлы булмады, үзеннән-үзе сүрелде. Рөстәм: «Ах, бу нинди акыллы», – дию белән генә чикләнде. Шәхсән аның каны кайный башлаган иде инде, ләкин үзен тыеп калды. Нәрсәгә әле бу өлгереп җитмәгән нәрсәләр белән авыз чайкап торырга, аларга нәрсәдер аңлатырга, исбат итәргә? Розалинаның һич кенә дә сүз көрәштерәсе, Рөстәм турында кире уйлар уйлыйсы килми иде. Бу егет аның хыялында бөтенләй икенче: башкалардан аерылып торган талантлы, гадел, назлы, мәхәббәтле. Кызның күңеле гел аңа тартылып тора, җаны-тәне сөяргә-сөелергә ымсына, нигә әле ямьсезләнеп чит-ятлар өчен сүзгә килергә?
Килер бер көн, аның Рөстәме үзенең кем икәнлеген бар дөньяга танытыр әле, шул чакта янында Розалина торыр, алардан да бәхетлерәк пар булмас. Бу төркемдә һәрвакыт яшен кайтаргыч ролен үтәп йөргән Рудикка мондый фәлсәфи акыл сатуларның күптән кирәге юк иде. Гомумән, артык акыллы кыйланып сөйләшүләрне яратмый ул. Нәрсә төбенә тоз коярга, тугансың икән, туганыңа шатланып, булдыра алган кадәр яхшылыкка тар-тылып яшәргә кирәк. Яшьләрнең кәефе тиз үзгәрүчән, язгы көнгә тиң, әле генә яңгыр сипкән болытлар эреп югала, балкып кояш чыга. Бераздан инде алар үткән төннең ниндидер кызыклы вакыйгаларын исләренә төшереп, туктала алмый көлешәләр иде. Юкны бушка аударып, өйлә җиткәне дә сизелми калды. Тамаклары ачканны чамалап алгач, берсе макарон алып керде, икенчесе су кайнатты, өстәл әзерләде, өченчесе таба кыздырды, суган әрчеде. Бер таба макарон ашап, йөзеп киткәнче чәй эчкәннән соң, йөзләре алланып чыккан яшьләр театрга юл тоттылар. Сәхнәгә менүгә аларның юллары аерылды: Рөстәмне директор кабинетына чакырттылар. Моны нәрсәгә дә юрарга белмәгән егет, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, икенче катка юнәлде. Җиз тоткалы авыр имән ишекне ачып кергәннән соң, Рөстәмнең беренче күз төшкән кешесе кунак баш режиссер булды. Аның авыр карашы Рөстәмне әйтерсең дә үтәли тишә иде. Егетнең тыны кысылды, теле аңкавына ябышкан төсле тоелды. Үзе дә аңламастан, бер сүз әйтмичә, башкаларга карамыйча да, сихерле карашка таба атлады ул. Теге зур гәүдәсен кузгатып куйды, күрешергә киң, итләч учын сузды.
– Гершкович. Ишеткәнең бардыр...
– Ә бу безнең иң яшь, иң өметле артистларыбызның берсе – Галин иптәш. Күптәннән күз салгалап йөрим мин аңа, егет ерак китәр, әйе, табигать сәләт биргән аңа, әйе...
Өстәлнең икенче очында аларның режиссеры утыра икән ләбаса, ул шулай төчеләнеп сөйләп маташа. Энәгә тагылган җеп төсле, теге карт та шунда. Тагын берничә кеше. Кайсысы стена буендагы киң диванга җәелгән, кайсысы өстәл тирәли утырган. Рөстәм кулларын кая куярга белмичә басып тора бирде, барысының да күзләре аңа төбәлгән иде. Нинди кызык таптылар шулхәтле, яңа тормышның яңа төр сыйныфын, кояш астында үз-үзенә урын табалмый җәфаланган бәхетсез затны күргәннәре юкмы? Гершкович янындагы теге картка ишарә ясады:
– Я, ничек?
Анысы җавап бирергә өлгермәде, бер кочак папкалар кысып тоткан помреж дигәннәре алдан сикереп чыкты:
– Юрий Сергеевич, артык яшь, тәҗрибәсе юк, тормышны белми, бар яклап сырой материал. Моны ипкә китергәнче җиде кат тирең салыныр...
– Цыц, – дип өстәл сукты хуҗа, – килделе-киттеле осталыктан бөтенләй бернәрсә белмәү мең артык! Штамповка, бутафория, феерия – менә кайда алар, гарык булынган, – ул шап та шоп җилкәсенә суккалап күрсәтте. Аның ачуланудан тулы битенә кан йөгерде, күзләре кеше куркытырлык ялтырадылар. Хәер, кичә күңел ачуларның шаукымы һаман бетеп җитмәгән булгандыр. Аларның сүз алышуларына картның керфекләре дә селкенмәде, ул һаман кызыксынып, Рөстәмне күзәтә иде әле. Башын уңга, сулга салып карады-карады да, ниһаять, юка иреннәрен кыймылдатып, әйтеп куйды:
– Без аны үзара, аулак почмакта, колактан-колакка гына «Кыпчак» дип йөртә торган идек. Ходай белә, бу кушамат ничек аңа барып ишетелгәндер, май булып яткан күңеленә. Адым саен күкрәк сугып, бу «мин – Кыпчак» дип йөри башлады. Сез – фәлән-фәсмәтәннәр, ди, минем ата-бабалар заманында сезнең нәселләрегезне корыткан, әбиләрегезне өшкереп йөрткән дип лаф ора торган булып китте. Анык кына аның нинди милләттән икәнен беребездә белми идек, янында уралганнар да хәбәрдар булмаганнардыр, мөгаен. Искә төшсә, әле дә йөрәк өшеп китә...
Сүзнең кем турында барганын Рөстәм чамалый алмады, аның үз хәле хәл иде. Бу мәртәбәле затлар нигә чакырткан булдылар икән, нишләп кирәге чыккан аның? Гершкович исә теге картның һәр сүзен йотып барды, аның өчен бу бик әһәмиятле иде шикелле. Шулай да истәлекләргә бирелгән теге картлачны бүлдереп, игътибарын Рөстәмгә юнәлтте.
– Ә бу егет турында нәрсә әйтерсең? Йөз чалымнарында булса да берәр охшашлык сизелмиме? Миңа калса, нәрсәдер бар кебек...
Карт, мелт-мелт күзләрен йомгалап, Рөстәмгә күз төшереп алды да, тагын әллә нәрсәләр сөйли башлады.
– Майор, әлбәттә, олырак иде. Олырак дип, утыздан чак узган булгандыр. Гәүдәгә тыгыз, бит табактай, чиртсәң, каны чәчрәп чыгарга тора. Күршедәге хатын-кызлар барагыннан һәр кичне бер-ике чибәркәйне сак астында комендант йортына озаталар иде. Сакчылардан ишетелгәләде: аннан дер калтырап торалар, имеш, гүзәл затларны төн чыкканчы чиргә сабыштыра, имеш. Ә икенче көнне куәте бөркелеп торган Кыпчак армый-талмый безне изә, сыта, сөякләрне сындыра, тешләрне кыра – тәртипкә утырта, үзе әйтмешли, план үтәлүенә ирешә. Ялганламыйм, теләгенә ирешә иде ул, план һәрчак үтәлде...
Режиссер, түземсезләнеп, урындыгын шыгырдатты, кулларын угалады. Карт һушына килеп, нидән сүз башлаганын исенә төшерде шикелле, Рөстәмгә күтәрелеп карап алды да башын какты:
– Әйе, бу егетне күрүгә күңелем кузгалып куйган иде, була бит дөньяда охшаш бәндәләр. Бигрәк тә күзләре. Кырыслык, шомлылык, зәһәрлек өстәлсә... Анысын артист халкы булдыра торгандыр.
Гершкович җиңел сулап җибәрде, бар гәүдәсе белән Рөстәмгә таба борылып утырды да, үз күреп елмайгандай итте:
– Я, егет, хәзер инде якыннанрак танышыйк. Монда, өстәл артына килеп утыр.
(Дәвамы бар.)