Чәчмә әсәр
21 Ноября 2023, 18:21

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (3)

Ләкин, вакытлар үтү белән, йөрәкнең берьюлы йөзләгән кылын авырттырып чирткән вакыйгалар ничектер тоныклана, икенче планга күчә икән. Беренчесенә ерта-ерта яңалары килеп керә.

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (3)Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (3)
Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Әтием. Повесть (3)

* * *

 

Минем әтием белән әни бик соң өйләнешкәннәр. Әтиемә утыз тулып үткәндә, әни утыз яшенә якынлашканда. Әтием минем тышкы табигате белән юаш булса да, эчке дөньясы белән үзенә бертөрле

тирән кеше. Туен да кеше төсле итеп кенә үткәрмәгән. Әнинең әти-әнисе өлкәнрәк яшьтә булып, «авылга кайтып йөри алмыйбыз» дигәч, төпчек кызларының туен күрми калмасыннар дип, әтием мәҗлесне алар ягында, Казанда ясаган. Ипподромга барып туй атлары сөйләшкән. Чуклы-чачаклы итеп бизәлгән, биеп торган юртаклар, укалы кашёвкалар гадәти таксилардан ун бәягә артык торса да, гомер

юлын матур итеп башларга тырышкан. Язылышуын да шәһәрнең үзәк — иң дәрәҗәле загсында теркәлгәннәр. Ул кадәресен оештырырга әтиемнең апасы ярдәм иткән. Туй фотоларына карасам, минем хәзер дә күзләремә яшь килә башлый. Әтием озын буйлы, киң җилкәле, пөхтә итеп киенгән соклангыч ир кеше. Әнә, әнине кулларына күтәреп, баскычтан менеп бара... Алга китеп әйтим, энемне тапкан елны да, бозлавыкта аягын сындыргач, дүртенче катка гел күтәреп кенә йөртте ул әнине. Шуның өстенә әтием бик басынкы, бик ипле холыклы. Кеше белән эләгешеп, үч саклап та йөрми. Тик әтием беркатлы, бик тиз ышанучан. Менә шул гадәте, үзе гадел булгач, башкалар да гаделлек белән җавап бирергә тиеш дигән сабыйларча берьяклы хөкем йөртүе харап итте кебек аны.

Әни, әйткәнемчә, шәһәр кызы. Һәрвакыт әти-әнисеннән узып сөйләшә торган, кияүгә чыкканчы әнисе әзерләгәнне ашап, әзергә-бәзер булып яшәгән бер иркә зат. Инде утырып калу куркынычы янаган сазаган кыз булганлыктан, ерак әбием белән ерак бабам, үз тиңен тапмасмы дигән уй белән булса кирәк, аны төрле поход, экскурсияләргә барулардан, аулак өйләргә йөрүләрдән тыймый башлаганнар. Чынлап та, шундый сәяхәтләренең берсендә — Казаннан Таллы Күл шәһәренә иптәш кызының туена килгәч әтине очрата ул. Очрата да каптырып та ала. Шәһәр үзәгендә ике бүлмәле фатиры барлыгын да белгәч, тиз генә кочагына да сала... Шулай итеп, үзенең өлгерлеге, үткенлеге аркасында әни менә дигән кирпеч йортта, балконлы ике бүлмәле фатирда, моңарчы күрмәгән яхшы шартларда яши башлый. Ни өчен моңарчы күрмәгән дип әйтәм, чөнки ул, башкалабызда торса да, шәһәр читендә, уңайлыклары булмаган иске агач йортта яшәгән була. Ә биредә өй иркен, бала-чага юк. Ирне кая теләсәң шунда борып була, ашарга әзерләргә яратмый торган әнине әти бик еш ресторанга алып бара. Өстәвенә комачау итәр каенанасы, каенатасы, туганнары да күренми, барысы да читтә, һәммәсе үз тормышы белән яши. Ә әти-әнисе, фатир алсын өчен улларына пропискага кереп торсалар да, авылда үз хуҗалыклары белән көн итә. Менә шулай итеп җәннәт эченә чума минем әни.

Каената белән каенанасының тормышлары иркен. Бакчасы, бакчасында мунчасы дигәндәй, абзар тулы мал-туары тагын. Кайтканда әтием белән әнине дә зурлап кунак итәләр. Алар кайтуга туганнарын ашка җыеп алалар. Бәйрәм ашы — кара каршы, аннан соң үзләрен дә бер-бер артлы йә чәйгә, йә ашка чакыралар. Ә инде кара күзле, кыска чәчле, күп сүзен русчалатып сөйләшә торган килен авыл кызлары янында чит планетадан килгән канатсыз фәрештә кебек күренә. Якын әбием үзе дә өрмәгән урындыкка да утыртмый аны. Соңарып өйләнгән улына килене гаилә рәхәте күрсәтсен дип тели.

Ләкин икесе ике мохиттә тәрбияләнгән кешеләрнең тормышка карашлары төрлечә була икән шул. Әни эшләмичә тәмле ашарга яратса, әтием, сыгылып төшеп, борыны белән җир сөрә. Хәтта шундый хәлдә дә әни аны үзенең зеңләп торган көчле тавышы белән бик тиз бастыра, үзе әйтмешли, минут эчендә авызын яба иде. Болай да йомшак кына, әкрен генә сөйләшүче әтием сәерсенеп, бөтенләй

югалып кала, әмма күтәрелеп бәрелми. Шул чагында чәчрәп апам килеп җитә һәм һичбер кирәкмәгәндә әнигә «ярдәмгә» ташлана.

Әтием күзгә күренеп бөрешә, иңнәре түбән салына, һәм әнигә:

— Син нәрсәгә өйрәтәсең балаларны? — ди.

Әни исә, тагы да гайрәтләнеп:

— Мин өйрәтмим аларны, хәзер алар зур. Кемнең кем икәнен үзләре күрә, — ди. — Белдеңме инде, менә синең беркемең дә юк. Ә минем өч балам бар! — дип күкрәк кага.

Әнинең безнең адреска әйтелгән «алар хәзер зур үсте» дигән сүзе бигрәк тә апаны канатландыра.

— Каян туган соң ул балалар? Кем ашаткан, кем туйдырган аларны? — ди әтием, гаҗиз калып.

— Син Себердә йөргәндә үзем ашаттым, үзем тәрбияләдем. Аннан кайткач та тизрәк анаңнар янына ашыга идең, синең бала караганың булмады, — диде әни.

— Син яхшылыкны аңламыйсың. Ашка таш ату — иң түбән сыйфат! — ди әтием, өзгәләнеп. Һәм башкача, әни күпме генә кычкырса да, җавап кайтармый. Тагын тәмәкесен ала да ишек төбенә чыгып китә.

Бервакыт шулай кышкы суыкта әтием бер арыш капчыгын аркасына асып, икенчесен кулына күтәреп, тирләп-пешеп килеп керде.

— Урмандагы аю кебек син, куркып качарлык, — диде әни ишек төбендә торган әтиемә.

— Капчыклары авыр булды. Арыдым әле, — диде әтием, ипләп кенә.

— Арысаң йөрмә, — диде әни. — Кайтуыңа берәр хатын табып торалар, ахрысы. Бетмәгән авыл булды.

— Башта исәнләшер идең, — диде әтием, бүрегендәге карын кага-кага.

— Бездә килеп кергән кеше исәнләшә, кадерлем! Ул турыда күптән белергә вакыт, — диде әни ирония белән.

Дөрестән дә... бернинди культурасы юк.

— Авыл-авыл инде, әйеме, әнием! — дип чәрелдәп апам килеп чыкты. Аннан, әнигә сыенып:

— Мин дә куркып киттем, капчыкларын тегендә дә, монда да аскан, нәкъ аю инде менә.

— Телегезгә салынмагыз. Алып килгән әйберләрне урнаштырыгыз. Сөт-каймаклары түгелмәсен, итләрен балконга чыгарыгыз, — диде әтием.

Мондый вакытларда әтиемне яклап чыгу файдасыз икәнлеген мин инде күптәннән аңладым. Әни белән апа икесе бергә өстемә очып куналар да әллә нинди җәзалар уйлап табалар. Шуның өчен бу юлы

өйдә апам белән икәүдән икәү калгач кына сүз башларга булдым.

— Апам, әтиемнең арыш капчыклары күтәреп йөрүенең сәбәбе — әбиемнең мондагы сумкаларын җыеп җибәрмәүдән бит, — дидем.

Апам бераз гына уйланып торды да, теле телгә йокмыйча:

— Әйт, нинди сумка аларныкы? Теге, миңа балконнан ыргытканда агач башына эленеп калганымы? Аны инде кояш ашап бетергән. Әллә автобуста әшәке малайлар кискәнен әйтәсеңме? — дип, мыскыллы тавыш белән тезеп китте.

Мин, аңа карамастан:

— Барысы да әбием теккән, авыл белән ике арада йөри торган сумкалар алар, — дидем.

— Моны сиңа ул санап күрсәттеме? — диде апа, әтиебез исеменә ишарә ясап. — Аннан, йөзен чытып: Нинди вакчыл, — дип өстәде.

— Әти бу хакта белми дә. Моны сиңа мин санап күрсәтәм, — дидем мин апама. — Үзегез көләсез, үзегез әти күтәреп ташыганны ашыйсыз.

— Билгеле, көләбез, — диде апам, кулларын җәеп. — Чөнки без аяк өсте йоклап йөрмибез сезнең кебек. Тере мәетләр!

— Димәк, мин дә тере мәет? — дидем мин, апама бик нык ачуым килеп. — Әтине сез тере мәет иттегез. Ул башта бөтенләй дә андый түгел иде. Сезнең чамасыз оятсызлыгыгыз телсез итте аны! Бөтен

дусларыннан, туганнарыннан аерып җанын үтердегез. Шәүләсе генә йөри аның хәзер безнең арада.

Апам миннән мондый каршылыкны көтмәгән иде. Ул үзенең бирешә башлаганын сизде. Сүзсез калып ике-өч секунд чамасы басып торды да кинәт, нәрсәдер исенә төшкәндәй, йөгереп күрше бүлмәгә

кереп китте һәм әнинең укол ясый торган шприцын күтәреп чыкты.

— Беләсеңме, син тагы шул ахмакны яклап талашсаң, мин сиңа йоклата торган дару җибәрәм, — диде.

Апамның бу сүзләре мине шиккә салды. Мин чынлап та уколдан куркам. Аның шулай янавы тагы да куркынычрак иде. Әтием кебек, мин дә телемне тешләп өнсез калдым.

Апам өстен чыкты. Андагы җиңүче кыяфәте үзен тагын да иркенрәк, батыррак тотарга юл ачты. Соңгы вакытта болай да апамның җиткән кыз булуына басым ясала иде һәм аны киендерү беренче максат итеп куела башлады. Ә беркөнне әни тездән дә югарырак менеп торган мех эчле, кыйммәтле итекләр, күн куртка, әллә ниткән матур бүрек алып кигерде аңа. Ял көннәрендә эшләр өчен, базардагы танышы янына эшкә дә урнаштырды. Бу эштә апам үзенең бик «кирәкле кишер яфрагы» икәнлеген тиз үк күрсәтә дә башлады. Әйтми-нитми югала торганга әйләнде. Тик барыбер әнинең сер бирәсе

килмәде. Ике сүзнең берендә: «Динара хәзер үзен-үзе киендерә», — дип әйтә иде.

— Базар яшь кыз баланы юньлегә өйрәтми. Яхшы вакытта туктасын, ач та, ялангач та түгел бит ул! — диде әтием беркөнне, шактый таләпчән итеп.

— Нәрсәсе бар соң? Кеше арасына киеп чыгарга, йә, нәрсәсе бар? — дип кызып китте әни.

— Акча синдә бит, нишләп алмыйсың, нишләп киендермисең?

— Үзе эшли башлагач ялангач түгел инде, — дип, әтиемнең канына тоз салды әни. — Көн саен йөз сум ала хәзер, Аллага шөкер, иптәш хатыныма булыша.

— Ә укуы? — диде әтием, һаман да төп мәсьәләне кайгыртып.

— Укый да, эшли дә. Минем балаларым барысына да җитешә. Сиңа ялынычыбыз бетте хәзер, — диде ул, шактый дорфа итеп. Әтием эндәшмәде.

Көннәр шулай үтте. Дәрес калдырганы өчен апама кисәтү ясый башладылар. Ә беркөнне, әти-әнине директорга чакырып, минем арттан хат җибәрделәр. Әтинең Себердә чагы иде.

Татар теленнән мине дә, апамны да бер үк укытучы укыта — Рәхимә Шаимовна. Җитмәсә, ул апамның класс җитәкчесе дә. Иртән турыбыздан үтеп барганда, әни аны эндәшеп туктатты. Туктатты да:

— Динараның мәктәптән күңеле кайтуына син гаепле, — дип тавыш күтәрде. — Син укытучы түгел, әләкче, — диде. — Эшнең директорга барып җитүенә син гаепле. Җүнле укытучы башта

баланың анасы белән сөйләшә ул!

Укытучым нәрсәләр дип җавап биргәндер, кычкырып сөйләшмәгәч, мин аның сүзләрен ишетмәдем, әмма әнинең әче тавышы бөтен ишегалдын яңгыратты.

— Бала-чага артыннан кәгазь җибәрә, имеш. Шушыннан үтеп-сүтеп йөрисең бит. Кер дә сөйләш идең, шуның өчен көрәп акча аласың бит. — Ул кызуы белән тагын әллә ниләр дип кычкырды. Тик

минем аңым аның башка бер генә сүзен дә кабул итмәде. Бары тик күз алдымда бертуктаусыз ачылып ябылган авызы гына торып калды. Һәм бу ямьсез күренеш бик озак тынгы бирмәде. Укытучымнан әни өчен

тезләнеп гафу үтенәсем, шул кичтә үк торган җирен эзләп китәсем килде. Ләкин уемны тормышка ашыру өчен үземдә һичбер төрле көч таба алмадым. Алай гына да түгел, икенче, өченче көннәрдә дә

мөгаллимем каршына барып сүз башламадым. Ә ул исә мине гүя күрми иде. Дәресләрдә атна буе минем фамилиямне атамады. Кыяр-кыймас кына кул күтәрсәм дә, сорамады. Аның миңа карата мондый битараф мөнәсәбәте тәмам хәлемне алды. Татар теле дәресләре үтүгә, юынырга кергән булып, елап күңелемне бушатып чыга башладым. Өйгә кайткач исә әллә ничә тапкыр укытучым үткәргән

матур дәресләр турында сөйләп әнине сокландырасым, мөгаллимәмә карата мәхәббәт уятасым килде. Аның Рәхимә Шаимовна белән бик яхшы мөнәсәбәттә булуын теләдем. Тик сүз башлап җибәрә алмадым. Беренчедән, әни алдында дәрәҗәм юклыгын белү мине бу эштән тыеп торгандыр дип уйлыйм. Икенчедән, башын кисмәгә бирсә дә, сүзен бирмәс әни, минем бу тырышлыгымнан кабынып китеп, яңа җәнҗал гына куптарыр дип курыктым. Тик шушы вакыйгадан соң мин өйдә аз сөйләшә торган булып калдым, әтием кебек, үз эчемә бикләндем. Нәтиҗәдә тагын бер яңа кушаматка ия булдым. «Тешләк!» «Атасы кебек тешләк!»

Хәер, мине инде мондый кушаматлар борчымый. Мине фәкать бер әйбер, укытучымның калган хәтере генә борчый иде. Аның белән элекке кебек рәхәтләнеп сөйләшеп утыру, элекке кебек шатлана-шатлана җавап бирүләр, бишле билгесе алу теләкләре уянмавы борчый. Якын әбиемнең: «Калган хәтер белән үткән гомер кайтмый шу-ул», — дип, үзалдына сөйләнеп йөрүләре искә төшә дә, күңелем тула. Шулай ук мин аның рәнҗүен гомерем буе иңнәремдә йөртермен микәнни дип уйлыйм.

Тик апамның чираттагы «югалуы» минем бу авыр уйларымның икенче төрлесен тудырды. Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калган иде. Укытучымны бер-ике мәртәбә күрү мөмкинлегем булса да, аның авырып хастаханәгә кереп ятуы сәбәпле, очраша алмадык. Икенче уку елында исә ул инде мин укыган класста укытмый иде. Шулай итеп, минем йөрәгемдә авыр яра, күңелемдә бертуктамый тырнап торган газаплы уй калды. Яраткан укытучымның нахакка рәнҗетелгән җаны, мәсхәрәләнгән хезмәте миңа күтәрелеп тә карамаска теләгән күзләреннән ниндидер утлы агым булып киләдер кебек тоелды. Утлы агым гына түгел, мин ул карашта хәтта елан кыяфәтендәге афәт сурәтен дә күргән шикелле булдым. Куркынып, әмма андый афәтнең килмәвен теләп көттем. Һәм бу куркыну минем бик күп нәрсәгә дәртемне сүндерде. Әйтик, китап уку. Бер кичтә бер повесть-романны эһ тә итмичә укып чыгып, апа, мине сөйләтегез әле, апа, мин җавап бирим әле, дип атлыгып кул күтәреп утырулар бетте.

Стена газетасы чыгару өчен редактор һәм хәбәрчеләр билгеләгәндә, эчтән генә: «Укытучым мине атаса икән», — дип, эчке бер омтылыш белән көтеп, теләп утырулар да бетте. Класс данын яклау өчен

үткәрелгән смотр-конкурсларга үзем теләп төрле сюжетлар, темалар тәкъдим итү дә бетте. Һәм башкалар, һәм башкалар да. Миндә сүлпәнлек, үз эчемә бикләнү тойгысы тамыр җәйде.

Ләкин, вакытлар үтү белән, йөрәкнең берьюлы йөзләгән кылын авырттырып чирткән вакыйгалар ничектер тоныклана, икенче планга күчә икән. Беренчесенә ерта-ерта яңалары килеп керә.

Җәй үтте. Укулар башланырга берничә көн калгач кына, апамның, әнинең туганнарына күчеп китеп, укуын Казанда дәвам итәчәген белдем. Бөтенесен дә астыртын эшләгәннәр. Юкса Казанга бергә бардык, бергә кунак булып йөрдек. Әтиемә әйтер дип курыкканнардыр. Димәк, әтием генә түгел, бу гаиләдә мин дә артык кеше була барам.

Юк, курыкканнардыр дип әйтүем һич дөрес түгел. Бу аларның куркулары түгел, әтиемне санламаулары, кешегә исәпләргә теләмәүләре...

Шулай итеп, әтием Динара апамның укуын Казанда дәвам иткәнен бары тик сентябрь урталарында, Себердән кайткач кына белде. Ләкин аңа хәтта ул вакытта да, әни әйтмешли, «отчет бирергә җыенып торучы» күренмәде.

Әтием:

— Нишләп минем белән киңәшмәдегез? — дигәч, әни:

— Синең белән нигә киңәшергә? Син бала үстерәсеңмени? Сиңа балалар кирәкми бит. Аларны мин үстерәм. Көне-төне мин карыйм. Шуңа күрә кайда укытасым килә, шунда укытам, — диде. Аннан, бу

гына җитмәде әле моңа дигәндәй: — Синең бит кайткач та өйдә торганың юк. Ике-өч көн үтүгә, анаң янына йөгерәсең, — дип ярсыды.

— Мин йөрмәсәм кем китереп бирә соң? Авылга кайтсам, төяп әйберен дә алып киләм бит, — диде әтием, тәмам аптырадым инде мин сезгә дигәндәй.

— Төяп акчасын алып кайткач, төяп бәрәңгесен алып киләсең инде, — диде әни, чын мәгънәсендә әтиемнең кешелеген таптап.

Әтием башын селкеп торды да:

— Оят юк синдә, — диде һәм, тагын тәмәкесен алып, ишек төбенә чыгып китте.

Әни тагын әллә нәрсәләр дип кычкыруын, әтиемне гаепләвен дәвам итте. Әмма әтием, үзе әйтмешли, әнинең атлы-җәяүле җитешеп булмаслык теленә башкача җавап кайтармады. Шулай итеп, апа мәсьәләсендә башланган сөйләшү тагын әнинең чираттагы җиңүе белән тәмамланды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас