Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 ноябрь 2023, 13:20

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (2)

Нигә без аны алтыннан коелган дип күзалларга тиешбез әле? Ул да безнең кебек үк адәми зат...

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (2)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Әлбәттә, театр гөж килде, ыгы-зыгы башланды. Уен эшмени, атна саен телевизор экранында күзгә чалынган, Европа, Америка илләрен аркылыга-буйга иңләгән, чак кына Оскар премиясе алмый калган атаклы режиссер үзе килсен дә! Калганнары да аңа тиң булырлык, берсеннән-берсе затлы, һәрберсенең мактаулы исемнәре, кешелекнең һушын алган эшләре бар. Кала театры идарәсе кадерле кунаклар хөрмәтенә зурдан кубып, банкет оештырды. Форсаттан файдаланып, бушлайга ашарга-эчәргә, бу дөньяның даһиларына сыңар күз белән генә булса да карарга өмет итеп, яшь-җилкенчәк тә килеп тулды. Аерып калдырып булмый бит инде шул тегермән ташын да эшкәртерлек ашказаннары, ялтырап торган утыз ике таза нык тешләре булган зобаный затларын. Карт-корының әдәп саклап утыруларына керфек тә какмый, яшьләр өстәлдәге ризык-тәгамнәрне урдылар гына. Кемдер балык уылдыгы, кемдер ананас ише деликатесларны беренче тапкыр тәмләп карады. 

Ә Рөстәмгә аш үтмәде. Розалина белән Рудикның ике яктан кыстауларына кул селтәп, ул янган күзләрен өстәлнең түрендә утырган күренекле режиссерлардан аерып ала алмады. Әнә нинди булалар икән ул пәйгамбәргә тиң затлар. Бераз моңсу, акыллы караш. Күзләре очрашып калганда тәне эсселе-суыклы булып китте Рөстәмнең, әйтерсең, үтә карадылар аны. Булмас димә, әллә нинди сихри көчкә иядер. Кыяфәтендә арыганлык сизелә. Күпме очрашулар-сөйләшүләр, аннан соң нинди уйлар кайныйдыр әле бу киң маңгай артында. Ә аның култык астына сеңгән күшеккән тавык төсле адәм монда ничек килеп кысылган, бу табында җиде ят икәнлеге әллә кайдан күренеп тора: ни кигән киеме килешсез, ни төс-башы, ни үз-үзен тотуы. Бодай арасында бер арыш шунда.

Режиссер ни дип шуны әллә ни күрә: үрелеп алдына ризык өя, чәркәсен кайгырта, кәчтүм якасын рәтли, гел сүз кушкан була. Башын кисәргә бирә Рөстәм, сәнгатькә тырнак очы кадәр дә катнашы юк ул өтәләгән тавыкның. Бәлки, юлда килгәндә бу вокзал буен киләпләп йөргән йолкышны кызык итеп үзләренә ияртеп алганнардыр. Булмас димә, кино төшерүчеләр – сәер халык. Менә дигән типаж бит бу кеше. Тормыш төбендәгеләр турындагы фильмда бер дигән кадр булыр иде. Башка кунакларга сүз тидерерлек түгел, ни дисәң дә, Мәскәү, анда илһамлы затлар, тетрәндерерлек хыяллар. Теге режиссерга елышкан гүзәлкәйдән күзләрне аерып булмый, каһәрең. Кайдан килә шундый чибәрлек, күктән төшкәндер ул.

Менә, Розалина чибәр, диләр, чынлап та, шулай: яшь, дәртле, күзләрендә очкыннар уйный, уймак иреннәренә үреләсе килеп тора, ә кунак чибәркәй янында янәшә торса, җир белән күк арасы. Розалинада вакытлыча яшьлек чибәрлеге, ике-өч ел үтәр, бала багар, ир карар, эшенә чабар, үз-үзен онытыр, эләккәндә бер массаж да арзанлы парфюм. Ә тегеңәрдә нәзәкатьлелекнең нәселдә икәнлеге бөркелеп тора, аның тәненең һәр күзәнәге кадер-хөрмәттә, капкан кабымы, торышы-йөреше, тын алышы исәптә, ул баштанаяк бер сәнгать әсәре төсле. Бу гүзәлкәйнең йомшак җиренә берәр чуан чыга күрмәсен, ул чакта бетте башлар, дөнья җимерелә. Әллә нинди Парижларда яшәгән атаклы профессорлар чакыртылачак, бик тә кыйммәтле, бик тә шифалы, җир йөзендә ике-өч төймә генә булган даруны эзләп, җиде диңгез артына куәтле аэропланнар очачак. Башкала халкы бөтенләй йокламаячак. Телевизор көн-төн шуның турында гына сөйләячәк. Я, Хода, нинди ир-ат кулы кагыла икән андый фәрештәгә тиң затка?

Бетмәс-төкәнмәс тостлардан кызып алган кунакларның урындагы яшь актрисаларны биергә чакырганнарын күреп, гаҗәпкә калды Рөстәм. Нигә болар тиңе булмаган роза гөлен юл буенда үскән кыңгырау чәчәкләренә алыштырырга ризалар соң? Яшь кеше белми шул: ясалма матурлык күзләрне чагылдырса да, ясалма булып кала. Аннан соң адәм баласы бертөрлелектән туя. Әнә Муса пәйгамбәр кавеме күктән төшкән манный белән кош итенә хушланмый, Аллаһ илчесеннән кыргый суган, сарымсак таптырган. Ир-ат чибәрләр конкурсында да беренчелекне яулаган гүзәлкәйдән дә, гомер күрмәсә дә, үкенмәслек булып ялкадыр. Нишлисең, шундый итеп яратылган ир-ат.

Рөстәмнең Розалинасы янында да режиссер ярдәмчесе сырпалана башлаган иде, аны кызыкай кырка кире какты. Шулай да ярты төнгә сузылган күңел ачулардан соң берничә гүзәлкәйне үз машиналарына тәки алдылар тегеләр. Машиналар киткәч, калганнар дәррәү кузгалып таралыша башладылар. Арыган официантлар яу үткән кырга охшап калган өстәлләрне җыештырырга тотындылар. Дусларыннан аерылгач, буш урамнар буйлап ялгызы җәяү атлады Рөстәм. Болытлар сарган күк йөзе караңгы иде, колакларны авырттырырлык тынлыкта тик аның аяк тавышлары гына ишетелде: шак-шок, шак-шок... Рөстәм бу тавышларны төрле мәгънәгә салды: бул-мас, уң-мас, көт-мә... бә-хет... Әкият тәмам, ялгыш кына килеп эләктең син бу сайлап алынганнар табынына, пәрдә чите ачылып китеп, икенче тормышны абайлап калдың. Ләкин оныт, син лаек түгел аңа, һәр тавык үз кунакчасын белергә тиеш, кендектән югарырак кем сикерә алган әле? Теге анекдоттагы кебек: генералдан генерал туа, мич чыгаручының, билгеле, малае да әтисенең юлын куа. Күңелне кузгатасы да түгел, дөнья – куласа, чыбыркылап куалар безне түгәрәк буйлап, кабатлана барысы. Кем әйткән әле:

«Ночь. Улица. Фонарь. Аптека.

Аптека. Улица. Фонарь...»

Рөстәм кем, имеш, баш калкытырга? Атла, егет, атла, сине алырга «Мерседес»лар кумаслар. Ул машиналарда икенче фасон кешеләр йөри: акыллы, сәләтле, бай, бәхетле. Синдә бу сыйфатларның берсе дә юк булып чыга. Башны иеп, тәкъдиреңә буйсынырга гына кала. Шул яшенә җитеп бүгенге кебек күңел бушлыгы, рәнҗү, сагыш тойганы юк иде әле Рөстәмнең.

...Яңа көн тагын гаҗәеп яңалыклар алып килде. Театрда репетиция төштән соңга билгеләнгән иде. Рәхәтләнеп йоклар урында иртәдән сүз куешкандай Рөстәм бүлмәсенә бер-бер артлы Розалина белән Рудик килеп керделәр. Яшьлектә бит ул төн йокламый күңел ачуларның иртәгәсенә эзе дә калмый, киресенчә, алган тәэссоратлардан яшьләр күңел күтәренкелеге кичерәләр иде. Арзанлы кофе кайнатып, таба эзләре калган өстәл тирәли утырыштылар да, кемузардан күргән-белгәннәрен сөйләргә тотындылар. Розалина барысыннан да күбрәк белә булып чыкты.

 –       Ә бүген сары таңнан миндә Диана булып китте, – диде ул, серле елмаеп. Диана дигәннәре кичә кунакларга ияреп киткән күбәләкләрнең берсе иде. Малайларның колаклары торды: тагын ниләр ишетәселәре бар икән?

 –       Шуннан нәрсәләр сөйли? – дип түземсезләнде Рудик. Ни әйтсәң дә, синең белән минем кебек бер кеше, исемнәре бар илгә билгеле шәхесләр белән аралашкан бит. Розалина, үзен йотлыгып тыңлаганнарына күңеле булып, һаман уратты да уратты.

 –       Йөз долларлы кәгазь акча күрсәтте. Минем андый акчаны күргәнем дә юк иде. Өр-яңа, кыштырдап тора. Синең күргәнең бар идеме, Рөстәм? Ә безнең акчага әйләндергәндә күпме була ул?

 –       Ах, кыскарак тот, зинһар. Кайдан алган, кем биргән, ни өчен? – дип тагын урыныннан купты Рудик.

 –       Билгеле инде ни өчен, – диде Розалина, кашларын сикертеп, – ...ның үзе белән төн үткәргән. Юмарт икән, чукынчык. Хәер, аның акчаларының чуты-саны юктыр...

 –       Сәхнәдә уйнарга хәленнән килми барыбер, шулай итеп булса да акча табадыр инде. Беренче тапкыр түгел, – дип, Рөстәм дә сүз кыстырды.

 – Моның белән генә бетмәде, егетләр! Тыңлагыз әле, нәрсә ди Диана туташ. Мин андый ир-атны күргәнем юк иде, ди. 

Оят булса да әйтим инде. Нишли дисәм, берзаман өстендәге кофтасын салып атты бу, күкрәкчәсен ычкындырды. Әнекәчем, ышанасызмы – иңнәре, күкрәкләре кызыллы-яшелле төскә кергән, теш эзләре ярылып ята. «Канымны суыра дип котым очты, торганы белән бер маньяк, чак котылдым үзеннән», –  дип яшьләр түгә Дианабыз. Үзем акча биреп чыгып качардай булдым, ди. Исән булсам, башка берсенең дә кирәге юк, дип тәүбәгә килгән. Миңа кичә ул бәндә ипле генә күренгән кебек иде, бер имгәк булып чыкты, ди.

– Арттырадыр әле синең ахирәтең, берне бишкә кушарга дисәң, аны әйт, – дип, теге ирне яклап чыкты Рөстәм.

Ышанасы килми иде аның бу сүзләргә. Ничек инде, мәхәббәт хакында, хатын-кыз гүзәллеге  турында зар елатырлык мелодрама төшергән кеше беренче очраган итәкне үз түшәгенә сөйрәсен, өстәп әле аның белән хайваннарча кылансын?

– Үз күзләрем белән күрдем дидем бит. Уйлап кара, кайдан килгән ди Дианага йөз доллар? Төшенә кереп чыккан дәүләт түгел. Өченче көн генә миннән аванска кадәр дип акча алып торган иде. Күп сөйләде әле. Ничек ул бәндәнең шешәдән генә коньяк чөмергәнен, барысына чишенеп,  биергә кушканын, хор белән «Син – рәсүл, син – нәби, син – пәйгамбәр, сиңа – дан!» – дип сөрәнләргә мәҗбүр иткәнен. Искә төшсә, күңел болгана башлый. Ә без кичә, чынлап та аны пәйгамбәргә тиңли башлаган идек шикелле. Ничек ялгыша кеше...

 – Шулкадәр эчәргә, хатын-кыз кочарга күпме көч кирәк, – дип, үзенең соклануын белдереп куйды Рудик, шаяру катыш.

Ә Рөстәмнең дусларына ачуы кабара башлаган иде. Аның каршысында утырган бу ялбыр чәчле, почык борынлы кызыкай, хөкемдар булып башкаларны хурларга, мөһер сугарга кем соң ул хәтле? Нечкә биленнән, уйнап торган йомшак җиреннән башка игътибарга лаек кай җире бар, нәрсә эшләгән ул? Анасыннан туган да имә башлаган, әле дә шул: тәмледән-тәмле ашат син аны, матурдан-матур киендер, сөй-иркәлә. Кыл да кыбырдатканы юк мәгәр. Ничек, көч салып, сәнгать институтын тәмамлаган әле, һуш китәрлек батырлык. Сөйләргә дисәң – оста. Юка башын, аннан-моннан алып, үзенә кирәкле гыйлем белән тутырган. Бармагын селтәп өйрәтеп кенә тора: "Шулай булырга тиеш, болай булырга тиеш”. Һәркемгә вазыйфа йөкли, «намус, әхлак...» дип чатнап тора, тик үзе генә беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел Башкаларга сокланырга, я киресенчә, хурларга оста, үзе көн узсын – чабата тузсын, аңа һәрвакыт уңайлы булсын, җылы булсын, тамагы туйсын, авыр сүз әйтмәсеннәр дип яши, ул бит әхлак кануннарын беренче урынга куя. Начар уйлар башына да кереп чыкмый аның, күңелендә гел яхшылык, гел яхшылык. Уйлый гына, әлбәттә, ниндидер гамәл кылу турында сүз булуы да мөмкин түгел. Аның янында утырган кәнфит ашап үскән малай да шул калыптан сугылган. Сөйләгән сүзләре акыллы, дөрес, эшләгән эше генә юк, менә кайда хикмәт.

 –       Нигә без аны алтыннан коелган дип күзалларга тиешбез әле? Ул да безнең кебек үк адәми зат. Җитмәгән яклары булуы мөмкин инде. Андый якларына күз йомып карасаң, гадел булыр, минемчә. Шәхеснең кыйммәтен, иң беренче чиратта, аның эшләгән эше билгеләп торадыр ул. Исегезгә төшерегез әле ул куйган кинофильмнарны. Дистәләрчә тапкыр рәттән карадыгыз түгелме? Сез бит аның геройлары белән төннәр йокламый саташа идегез, алар кебек булырга хыяллана идегез...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (2)
Кәрим КАРА. Кыпчак. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: