Динә күзен ачканда, ул яткан хастаханә бүлмәсенә бер мизгелгә генә кереп чыга торган кояш инде киткән иде. Алай гына да түгел, көн әллә нинди көлсу томан белән капланган. Күк йөзенең кара пәрдәләре әнә теге ертыла башлаган җиреннән умырылып төшәр дә аның бүлмә тәрәзәсен бөтенләе белән томалап куяр һәм кояш нурын түгел, көн яктысын да кертмәс шикелле тоела. Кыз баланың тәне калтырый башлый, ябынган юрганы астында теше тешкә тиеп өши. Ул гүя бөтен дөньясында берьялгызы калган. Таянырга, ышыкланырга һичбер кеме юк... Чү, томан артында әтисенең гәүдәсе шәйләнә түгелме соң? Тик ул кулын суза башладымы, пыр тузып әллә каян әнисе килеп чыга. Килеп чыга да: «Сөйләшеп кенә кара, мин синеме! — дип яный башлый. — Мин сине туган өеңнән, мәктәбеңнән аерып, әнә шул яткан урыныңнан каерып алып, япан кырга — буар еланнар, ерткыч җанварлар арасына илтеп ташлаячакмын. Син башка бервакытта да миңа «әни» дип эндәшә алмассың. Аңладыңмы?.. Аңладыңмы?.. Аңладыңмы?..» — дип, изүеннән тотып, бар көченә җилтерәтә.
«Аңладым, әни, — ди Динә, әкрен генә. — Аңладым».
«Әни түгел, әнием!» — ди ул, тагын да ныграк җилтерәтеп. Үзе, халат кесәсеннән әзер торсынга салып куйган яулыгын алып, тиз генә башын бәйләп куя.
«Гафу ит, әнием, сине борчыганым өчен, — ди Динә, ашыгып, күптән өйрәтелгән сүзләрне кабатлап, — гафу ит! Мин аңа башка бервакытта да «әти» дип эндәшмәм. Син генә авырма, әнием. Син
безне туйдыручы! Син безне киендерүче! Син, син, син...» Әнисе тынычлана. Хәйләкәр генә көлә. «Менә шулай... — ди ләззәтләнеп. Аннары: — Шулай итәләр синең кебек аңгыра сарык бәрәнен», —
ди дә яулыгын чишеп алып, халат кесәсенә сала һәм күздән югала.
Әнисе ераклашкач, Динә курка-курка гына томан артында, еракта-еракта басып торган әтисенә карый. Ул тагын да ныграк моңсуланган, тагын да ныграк ябыккан шикелле тоела. Яшьле зәңгәр
күзләрен Динәгә төбәгән. Динәгә әкрен генә кулларын да суза. «Кызым, син бит арада иң миһербанлысы. Ник син дә кире кагасың мине? Сагынам бит мин сезне! Яратам бит мин сезне!» — ди
ул. «Әтием, мин дә сине бик-бик яратам, — дип пышылдый Динә. — Яратам, бик сагынам. Әмма минем үземне дә һаман кыерсытып, һаман җәберләп торалар бит. Мин бит әни алдында сиңа охшаган
булуым өчен дә гаепле. Карашларымның синеке кебек моңсу, чәчләремнең синеке кебек дулкынланып торуы өчен дә күралмыйлар алар мине. Күпме әшәке сүз ишетәм, күпме мыскыллау күрәм мин шуның аркасында. Алар мине өебездән синең белән бергә куган булырлар иде дә, ашагач табак-савытларын юарга, кысталып өйдә йомышын үтәгән этебезнең астын чистартырга кеше кирәк. Кол кирәк аларга, артларыннан җыештырып йөрүче кол. Хәер, син чын мәгънәсендәге кол идең дә бит, тик син дә ярамадың...»
Шәүлә чигенә. Күзләре — Динәдә. Кулы да аңа сузылган. Шул хәлендә әкрен-әкрен артка таба атлый, ерагая бара, үзәкләргә үткәреп соңгы сүзләрен әйтә: «Сау булыгыз! Мин яраттым сезне! Үсеп
җиткәч, үзегез әти, үзегез әни булгач аңларсыз әле... Аңларсыз... Аңларсыз...»
* * *
Динә саташа иде. Менә ул, шабыр тиргә батып, күзләрен ачты. Ярасы төзәлсә дә, тәне әллә нинди сәер сызлау белән калтырана. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып килеп, сукыр эчәгесен кисеп
алдылар аның. Тән ярасы болай уңышлы үтте, тик менә күңел ярасы гына...
Ул тагын туңа башлады. Тирә-юньдә аны җылытырлык бер генә әйбер дә, бер генә кеше дә юктыр сыман тоелды. Ә менә әтисе булса? Әтисе ничек тә җылытыр иде. Һичшиксез җылытыр иде. Әтисе
кешелекле, намуслы, бик тә чиста күңелле аның. Ничек тә әтисенә хәбәр җибәрәсе, әнисе күрмәгәндә генә аның белән сөйләшәсе, әтисенең киң җилкәсенә сыенасы, иркәләнәсе килде Динәнең. Әнисенә: «Ник сез миңа әтиемне жәлләгән өчен каныгасыз?» — дип каршы әйтәсе килде. Ләкин андый әйтүләрнең ни белән тәмамланганын яхшы белә ул. Шуңа күрә күпчелек очракта Динә дә әтисе күк эндәшми башлады хәзер. Чөнки барыбер аларның сүзе сүз булып кала. Апасы Динара белән бергә аны елатканчы көләләр генә. Аннан ләззәтләнеп, үз-үзләреннән канәгать калып, түгәрәкләнеп утырып чәй эчәләр. Эчеп туйганда гына:
— Чык чәй эчәргә, әтиең кызы! — дип, аны да чакыра әнисе. Әнисенең шул түбәнсетеп әйткән чакыруына чыкмасаң, чәйнекнең суына кадәр түгеп, бөтен ризыкны җыеп куялар. Аннан инде
дилбегәне апасы үз кулына ала. «Иртәгә ванна бүлмәсенә бикләп куегыз, көн буена бер кабымлык ипи, бер минутка да яктылык бирмәгез», — дип боера. Әнисе әйтелгәннәргә тулысынча риза була һәм шулай эшли дә. Чөнки ул олы кызыннан үзе дә курка. Ниндидер мәсьәләдә каршылык күрсәтсә, нәрсәдер сорап алмасамы, апа: «Мафиядән мордаңны җимертергәме?» — дип кенә кычкыра. Кулларын бөеренә куеп, гәүдәсен тирбәлдереп, арт санын боргалап тора. Әни үзе дә әтием алдына нәкъ шулай итеп килеп баса торган иде. Басар иде дә баштанаяк пычрак сүз белән керендерер иде. Әтием исә соңгы вакытта бу хәлләргә сәерсенеп карамый башлады, элеккеге кебек һич югы бер сүз белән булса да җавап та кайтарып тормый, бары тик әкрен генә атлап өч бүлмәнең иң кечкенәсенә кереп китә торган иде. Керә дә как тимер караватка сузылып ята. Чөнки тора-бара ул кечкенә бүлмәдә бернәрсә дә калдырмады әни. Якын әбием биргән зур-зур йомшак мендәрләр, каз мамыгыннан сырылган юрган, ятак өчен әзерләнгән юка түшәкләр — барысы да безнең урын-җирләргә күчеп бетте.
«Ябынырга берәр нәрсә бир әле», — дигәч, «Балаларымның сәламәтлеге сиңа караганда кыйммәтрәк!» — дип кенә җикерә иде аңа әни. Апа исә, кеше кергәндә шыксыз булып тормасын дип, каплап куйган иске япманы да әтием кулыннан тартып алды беркөнне.
— Әни сатып алды аны, — диде япманы төрми-нитми караңгы бүлмәгә атып бәргәндә.
— Ә нинди акчага сатып алды? — диде әтием, сабыр гына.
— Синең тиеннәреңә түгел, билгеле, — диде апа, русчалап, әтием алдында кулларын бутап. — Әниемә өч бала тапкан өчен бирелгән пособиегә алдык!
— Ул йөз сум бик күпкә җиткән булып чыга түгелме соң? Киемнәрегез дә шул пособиегә алынган... — диде әтием, сүзләрен сузыбрак һәм көлемсерәп.
Апа анда да аптырап калмады.
— Әнием кебек акча тота белсәң җитә ул! — диде.
Әтием эндәшмәде. Шул вакытта мин, ник дип әтием апаның яңагына берне чалтыратып җибәрми икән, ул да әллә аның мафиясеннән курка микән, дип уйладым. Мафия малайлары юкса әтиемнең бот төбеннән генә бит инде. Теләсә өч-дүртен бергә болгап ыргыта ала. Ә ул эндәшми. Идәндәге якын әбием сугып биргән җәймәне урамга алып чыгып селки дә, шуны астына салып, курткасын ябынып төн куна.
Әтием без торганчы әллә кайчан эшкә киткән була. Мин моны без торганда урыны суынып, иртән барып кергәндә йоклаган бүлмәсендә хәтта исе дә бетүеннән беләм.
Исе дә калмаган була дигәннән, соңгы вакытта әни ни өчендер этне ишек төбеннән алып, әтием яткан бүлмәгә кертеп, ул ята торган караватның башына бәйләп куя башлады. Әтиемнең исен шул эт
йотып бетереп бара кебек тоела миңа. Шуңа күрә эчемнән генә аңа да ачуым чыга. Ләкин эт белән эт була аламмы соң? Әнинең нинди максат белән этебезне әтием яткан бүлмәгә кертүен дә белмим.
Сорасаң, тагын бөтен өйне аякка бастырып сүгә башлаячак. Тагын апа белән энемне куенына алып, миңа яңадан-яңа мыскыллау сүзләре әйттерәчәк. Шуңа күрә мин дә эндәшмим. Иң яхшысы дәшми калу
дип уйлыйм. Мин дә әтием кебек аз сөйләшергә мәҗбүр була башлармын, ахры. Этебез белән дә күңелемнән генә ачуланышам. Ник ачуланышаммы? Чөнки беркөнне әтиемне идән җәймәсеннән дә
мәхрүм итте ул. Ничек икәне мәгълүм инде, алда әйткәнемчә, кысталып.
Әтиемнең эше шундый. Ул әнинең: «Акча җитми. Очын очка ялгап, тиеннәр санап утырырлык булгач, ник өч бала таптырдың миңа, хәерчелек арттырып?!» — дип кычкыруыннан гарык булдымы,
әллә күзләрем аз булса да бу мәхшәрне күрми торсын дипме, Себергә эшкә ялланды. Хәзер ул айның яртысын гына өйдә тора. Унбиш көнен Себердә, кырык градуслы әче суыкта безнең өчен «озын берлекләр суга». Әнигә эшләмәскә, балаларны, ягъни безне карарга куша. Әни исә бик теләп безнең белән бергә йокы симертә. Аннан торып киерелә-сузыла да апаны кибеткә җибәрмәкче була. Апа гадәттәгечә, киреләнә. «Динә барсын», — ди. Әни: «Ул әле акча саный белми, аны алдыйлар кибетчеләр, мин синең копилкаңа зәп-зәңгәр бер матур әйбер салырмын», — дип кызыктыра. Апа, зәп-зәңгәр матур әйбернең биш сум акча икәнлеген шунда ук аңлый, киенеп кибеткә чыгып китә. Әни кушканча, ун пирожный алып керә. Олы булганнары өчен апа белән әнигә өчәр, энем белән миңа икешәр тия. Минем урындык турындагы тәлинкәгә пирожныйларның һәрвакыттагыча җимерелгәннәре салынган була. Моны күргәч, юри апа урынына утырмакчы булып карыйм. Апа каравыл кычкыра. Ә әни: «Динә, син үз урыныңны белмисеңме әллә? Хәзер үк үз урыныңа күч!» — дип кычкыра. Минем күңелем тула. Утырмас идем — ашыйсым килә. Мин әкрен генә, эндәшми генә үз урыныма утырам. Сөйләшми генә ашыйм. Эчтән елый-елый ашыйм. Әтиемне исемә төшерәм. Әни җикереп-җикереп кычкырганда, ул да шулай эчтән елап ашый торган булгандыр. Ашаганын йөрәгенә яткыра алмыйча гына. Биредәге өебездән пропискадан төшеп, авылга теркәлгәндә бабам аңа: «Гаилә җылысыннан аерылып, Себер суыкларында катып-өшеп, сәламәтлегеңне бетереп йөрмисеңме әллә, улым?» — дигән иде дә, әтием:
— Монда бигрәк әз түлиләр бит, әткәй, — диде.
Минем уемча, Себер суыгы түгел, безнең гаилә суыгы куркытты аны. Шул кадерсез мөнәсәбәтләрне аз булса да күрми торыр өчен китте ул Котып ягына.
Әмма әтиемнең төянеп кайтып кергән сәгатьләре барыбер ниндидер бәйрәм төсен ала иде. Ике метрга якын озын буйлы әтиемнең аркасына күтәреп кайткан рюкзагы үзеннән дә озынрак була торган иде. Нәрсәләр генә юк анда! Күршеләребезнең төшенә дә кермәгән әллә нинди тәмле әйберләр, матур-матур тартмаларга салынган уенчыклар, төрле төстәге колготкилар, җылы эчле йомшак киемнәр...
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com