Чәчмә әсәр
16 Ноября 2023, 17:27

Фоат САДРИЕВ. Гөлчәчәк. Хикәя (2)

И бичара бала! Бәләкәч бармаклары, тәпиләре әллә балчыкка, әллә башка берәр нәрсәгә буялып беткән. Рәйсә, иелеп, аның кулларын, аякларын иснәде...

Фоат САДРИЕВ. Гөлчәчәк. Хикәя (2)Фоат САДРИЕВ. Гөлчәчәк. Хикәя (2)
Фоат САДРИЕВ. Гөлчәчәк. Хикәя (2)

2

 

Бүген яңгыр ява. Гөлчәчәк иртәдән бирле әбисен ишегалдына әйдәкли.

– Ярар, кызым, яңгыр гына туктасын, – дип юмалап, әбисе тавыкларга җим салырга кузгалды.

Гөлчәчәк курчагын каршына утыртты, җиңнәрен сызганды.

– Боргаланмыйча гына утыр әле! – диде ул йодрыгын селкеп. – Сабырсызланма! Хәзер юындырам дидем бит. Әле каршы әйтеп торасыңмыни?! Менә сиңа, менә! – ул курчакның аркасына шап-шоп сукты, суккан саен курчакның зәңгәр күзләре йомылып-йомылып алды.

– Тукта елавыңнан! Болай да башым чатный. Синең тавышың гына җитмәгән иде миңа.

Курчагын бераз җилтерәтеп алганнан соң, уйга калды. Әнисенең кулы сукканда каты кебек. Ә менә аны юындырганда мамыкка әйләнә. Әнисе баш түбәсеннән аяк очына кадәр бөтен гәүдәсен сабынлап сыпырганда, шундый рәхәт була. Гөлчәчәк үзе дә күбекне тәннәренә чәп-чәп итеп чәбәкли, икәүләп көлешәләр. Әнисенең бит очлары аллана, җылы сулышы Гөлчәчәкнең бөтен гәүдәсен изрәтә. «Менә тәтәй булдың», – дип, гәүдәсен сөлге белән корыткач, әнисе кат-кат битләреннән үбә, озаклап аның чәчләрен исни, кайчакларда тавышсыз гына үксеп елый... Әнисе еласа, аның да күңеле тула, шулай да елаудан тыелып кала. Бәләкәй кешеләргә еларга ярамый, еласаң ачуланалар. Ә олылар үзләре кайчан телиләр – шул чакта рәхәтләнеп елыйлар.

– Тик кенә утыр, – диде Гөлчәчәк, курчагына бармак янап пышылдады. – Хәзер тагарак алып керәм дә юындырам.

Ул дәртләнеп өйалдына чыкканда, каршысына әбисе килеп керде. Ул бер кулына тавык күкәйләре тоткан иде.
Гөлчәчәк шарт борылды да ишектән кереп юк булды. «Бу чәтнәби, мөгаен, нидер майтарырга йөри», дип уйлады Рәйсә һәм, күкәйләрен верандага куеп та тормастан, аның артыннан керде.

– Кая бара идең? – диде як-ягына каранып.

– Бармадым... – дип куйды Гөлчәчәк курчагына иелгән килеш.

Ул-бу сизелмәгәч, Рәйсә чыгарга борылды. Ләкин ашыгудан кулындагы дүрт күкәйнең икесе бармакларыннан ычкынды да идәнгә төшеп ярылды. Матур бизәкле зәңгәрсу келәм өстенә җәелеп киткән күкәй сарыларын күргәч, Гөлчәчәк чыркылдап көләргә тотынды һәм «эһ» иткәнче сикереп килеп күкәй сарысына имән бармагын тыкты. Рәйсә оныгының кулын алып, бармагын итәге белән сөртте дә:

– Көлеп торма, ичмасам! – дип аны читкә этте. – Барысы да синең аркада! Зиһенемне алып бетердең! Син дип ашыкмасам, келәмем пычранмый иде! – диде ул оныгын әрләп.

Гөлчәчәкнең кинәт кәефе төште. Курчагын алып олы якка чыкты. Киереп ачып куелган түр тәрәзә каршына килеп, яңгыр туктамый микән, дип карамакчы булган иде, күк күкрәп җибәрде, җил тагын да көчәйде. Юеш­ләнгән яфракларның шыбырдашканы ишетелә. Алар ниндидер күңелле әйберләр сөйләшәдер, шулай шыбырдаша-шыбырдаша җирдән күтәрелеп, очып китәргә җые­на­дыр шикелле. Их, Гөлчәчәкне дә үзләре белән очыртып алып китсеннәр дә әнисе янына китереп төшерсен­нәр иде! Менә хәзер карт әби янында булсаң иде ул! Мәчтүрә әбисе нишләсәң дә тыймый, нәрсәгә үрелсәң дә, «ал, кызым» дип кенә тора. Ә Рәйсә әбисе беркая атлатмый, берни эшләргә ярамый. Тупны диванга куй­саң, «Ал тубыңны, диванны пычратасың!» – дип тавышын күтәрә. Ашаганда авызны чәпелдәтмәскә ку­ша. Кашыкның савытка тиеп шакылдаганын да яратмый.

– Әйдә, кулларыңны юабыз да ашыйбыз, – диде әбисе, ишектә күренеп.

Кул юарга да кул юарга! Көне буе шулай. Түтәлдән кишер алсаң, кишерне дә, кулны да кат-кат юдыра. Әллә нинди микруб дигән әйберләр авызыңа кереп, эчеңә төшәр, чирләтер, дип котны ала. Аның әбисенә нидер әйтәсе килде, тик җайлы сүз таба алмады. Ачудан курчагын аягыннан тотып почмакка атты. 

– Мин келәмне пычратмадым, – диде ул турсаеп.

Әбисе сүз әйтә алмыйча өнсез калды...

 

* * *

Ул көнне Гөлчәчәк иртәдән бирле йөгерде дә йөгерде, аяк басмаган җире, кермәгән тишеге, бирмәгән соравы калмады. Тәмам эт булып арыган әбисе төштән соң аның сорауларына яткан килеш кенә җавап бирергә тотынды. Тышта күке тавышы ишетелде: «Күккү! Күккү! Күккү!»

– Әби, нәрсә ул? – дип сорады колагын шомрайтып тыңлаган оныгы.

– Күке ул, кызым.

– Ватылган күкәй кычкырамыни?

– Күкәй түгел, күке, – диде әбисе аны төзәтеп. – Күке исемле кош.

– Аны очкылык тотамыни?

– Күкенең кычкыруы шулай. Күк-кү, ди. 

– Ул ни дип кычкыра?

И алҗытып та куйды соң бу бала! Ул аның соңгы соравына җавап биреп тормады, йоклаганга салышып, күзләрен йомды һәм ничек оеп киткәнен сизми дә калды. Нәрсәдер шартлап ватылган, дөбердәгән тавышка коты очып сикереп торып, түр якка атылды һәм өнсез калды. Идәннең бер ягында чәлпәрәмә килгән Давыт сыны кыйпылчыклары чәчелгән, икенче якта ауган урындыгы белән Гөлчәчәк тәгәрәп ята иде! Йә Аллам! Ярты гасыр сандыгында саклаган Давыты харап булган! Мәскәүгә семинарга баргач, дус яһүде бүләк иткән иде иде бит аны...

Гөлчәчәк исә бәрелгән башы авыртудан елап җибәрергә әзер иде. Тик әбисенең калтыранып елавын күреп, авыртуын онытты, утырган килеш караватына таба шуышты, тиз генә менеп ятып, одеялын башыннан ук бөркәнде...

«Гомерем буе балалар явызлыгыннан интегергә язган икән миңа», – дип уфтанды Рәйсә. Мәктәбен мактап торсалар да, дәрәҗәле исемнәр бирсәләр дә, яшәү җиңел булмады аңа. «Син – директор, мин өйдә бала карау-чы», – дип, иң элек ире аерылып китте. Улы Рәшит университет тәмамлау белән акча эшләргә Себергә юнәлде. Шул китүдән кайта алмады. Инде ничә еллар өйләнергә акча, фатир алырга акча, дача салырга акча, балаларны институтта укытырга акча дип яши бирәләр. Саниясе сандугач булып сайрады, чикерткәдәй сикергәләде дә утка очкан күбәләк кебек шәһәргә китеп, тормышның төбенә үк чумды. Башта аны кызганган төсле булса да, соңрак елады Рәйсә. Мәктәп директоры кызы бит! Ни йөзең белән халыкка күренәсең, ни йөзең белән укыту­чы­л­арыңны тәртипкә чакырасың? Гомер буе мәктәптә эшләп, ул бер нәрсәне аңлады: адәм баласын тәрбияләп булмый икән. Аны буып куйган су кебек тота алсаң – тотасың, тота алмасаң, буаңны җимерә дә үз юлы белән китә. Директор чакта аны «Корыч кул» дип йөртәләр иде. Кырыслык, корыч кыршаулар белән кысып кына кешене йөгәндә тотып була. Институтта педагогикадан лекция сөйләүче профессор һәр бала үзе бер цивилизация, ди иде. Җир йөзендә комсызлык, җәбер-золым, кан коюлар торган саен арта бара. Аларны бит бүгенге балалардан үсеп чыккан затлар кыла. Моны цивилизация дип буламы соң?

Әнисен дә үз янына алып килә алмады Рәйсә. «Дин­сез, имансыз нигезгә бармыйм», – диде Мәчтүрә әби, ярым сукыр килеш ялгызы яшәүне хуп күрде. Ул сулкылдаган йөрәген кулы белән кыскан килеш изрәп кит­те... Йокысыннан күзен ачуга, беренче уе Гөлчәчәк булды. Өйдән чыгып киткәндер, әллә ниләр эшләгән­дер дип, аның караваты янына йөгереп килде һәм йөрәге кысылудан туктап калды. Бала, бөгәрләнеп кырын яткан хәлдә, әнисенең теге иске халатын, суыра-суыра, имеп ята иде! Сул кулы белән халатны кысып кочаклаган, уңы белән имә торган турын бөтереп тоткан. Оныгының шул чүпрәкне ничек имүен күргәч, аның күзлә­реннән мөлдерәп яшь тамчылары тәгәрәде. Балалар дөньяның тәмен-ямен авызлары белән татып үзләштер­гәнне белә иде Рәйсә. Әнә бит, йөзе рәхәтлектән яктырып киткән, бит очлары чокырайган. Саниясенең дә имгәндә бит очлары чокырая иде. Аның йөрәге сикерә башлады, бөтен­ләй хәле китте. Ул бала янына чүмәште. Төннәрен оныгының авыз чәпелдәткән шикелле тавышын ишеткәләгәне бар иде барын. Әмма мондый нәрсә уйга килерлекмени?! И бичара бала! Аны бит Сания бер ел да имезмәде. Канәгатьләндерелмәгән теләк саклана, күрәсең! Рәйсәнең бөтен калебен кузгатып, бер нечкә хис пелтләп кабынгандай булды. Бу – инде ничә дистә еллар бер генә мәртәбә дә тоймаган хис – бала назлау теләге иде.

Ул Гөлчәчәкне иркәләмәкче булып кулын сузды да ялкынга пешкәндәй тартып алды. Оныгын бу илаһи халәтеннән бүлү зур шәфкатьсезлек булыр иде. Ул, тыела алмыйча, тавышын эченә йотып, үкседе дә үкседе.

И бичара бала! Бәләкәч бармаклары, тәпиләре әллә балчыкка, әллә башка берәр нәрсәгә буялып беткән. Рәйсә, иелеп, аның кулларын, аякларын иснәде...

Үзе бәләкәй чакта авылдагы төп нигездә үскән шомырт, сәрби куакларының, алмагачларның исен тойды... Гөнаһсыз бала чакларның инде мәңге кайтмаячагын аңлаудан йөрәге сулкылдады... Кинәт бик тә, бик тә кадерлегә әйләнде бу бала аның өчен. Күңеле ярларыннан чыгып актарылды...

Саниянең Усманга сөяркә хәлендә яшәвен белә иде ул. Балага яшь ярым булгач, түзмәде, ныклап сөйләшергә дип, Усманның офисына барды. Кияү булырга тиеш кеше аның ник килгәнен аңлау белән авызын томалады:

– Матурлык бер генә кешенеке була алмый, – диде Усман, үгезнеке төсле кып-кызыл күзләрен аңа төбәп.

– Булдыра алган, кулыннан килгән һәркем табигать бүләгеннән файдаланырга тиеш. Мин Соняны укыту өчен аз сумма түкмәдем. Так что квиты. Мин аны кемнәрнеңдер аяк астына салып тапталудан саклап торам. Теләсәгез, бүген үк араны өзәм. Хушыгыз!

Рәйсә төкереп чыгып китте...

Бала күзләрен ачты һәм куркулы тавыш белән:

– Әбием, син мине кыйнамыйсыңмы? – дип сорады.

– Юк, бәбекәччәем, юк, сине нишләп кыйныйм, – дип, Рәйсә оныгын кочагына алды.

Юындыргач, йомырка пешереп бирде. Йомырка Гөлчәчәкнең иң яраткан ризыгы иде. Ул аны бәләкәй бармаклары белән озаклап әрчи, озаклап, тәмләп ашый. Оныгы ашау белән мәшгуль булганда, ул аның урынын җыярга кереште һәм халатны күреп шаккатты. Халат күкрәк турларыннан алып биленә кадәр чәйнәлеп, тишкәләнеп беткән, бүген имгән юеш җире дә тишелеп чыккан иде... Ул халатны юарга дип ишеккә таба атлауга, Гөлчәчәк ашый торган җиреннән, халатка килеп ябышты: «Минеке!» – диде.

– Синеке, бәбекәччәем, синеке! – дип кабатлады әбисе. – Мин аны юып кына куймакчы идем.

– Юма! – дип халатны тагын да ныграк үзенә тартты оныгы.

Халатны бирүдән бүтән чара калмады. Бүген ул Гөлчәчәккә ни теләсә шуңа ирек куйды. Ә үзе исерек кеше кебек йөрде. Әле барып утырды, әле ишегалдыннан урап керде, әле нидер эшләгәндәй итте, әмма башындагы коточкыч уйлары тәмам биләп алып, ниндидер максатчан гамәл кылырга ирек бирмәде. Шушы бичара сабыен яратамы соң ул? Сания белән икесен шәһәргә озатып җибәргәндә, тагын кайтыгыз, дип каласы урында ул ни диде? «Яңадан эзегез булмасын!» – диде. Коточкыч хәл! Оныгын яратса, андый сүзне әйтә алмас иде. Ә үз балаларын яраттымы соң? Бу сорау аның өчен тагын да куркынычрак иде. Ул мәктәп дип чапты да чапты, Рәшит белән Санияне әбиләре тәрбия­ләде. Бервакыт телгә килгәч, әнисе аңа: «Хыянәтче син!» – дигән иде. Шул сүзгә моңа кадәр гаҗәпләнеп, җавап таба алмыйча йөргән иде. Менә бүген тапты. Аның үз балаларына хыянәт итүен күздә тоткан икән әнисе! Әйе, ул ике баласына бирәсе назын, йөрәк җылысын мәктәп эшенә алмаштырган булып чыга. Вакыты булмады, чөнки ул ил өчен кирәкле бөек эшләр белән мәшгуль иде...

Мәктәбендәге балаларны яраттымы соң ул? Аларны кырыс таләпләр кысасында тәрбияләргә тырышты – бары шул гына. Бу аның үз гомерендә беренче мәртәбә үз кимчелеген тануы иде... Әйе, ул аларны яратмады! Ул артистларча уйнап, кыланып кына яшәгән булып чыга. Барысына да ул үзе гаепле!

Нишләргә соң? Һич югы менә шушы оныгын коткару өчен ул нишли ала? Ахырда бер нәтиҗәгә килде: баланы үзендә калдырырга! Сания моңа кадәр дә юньләп карамады, моннан соң да карамаячак. Тик оныгы калырмы соң? Ул бит әнә биредә дә шәһәрдәге әнисеннән аерылмыйча яшәп ята. Саниясе ни әйтер?

Аның уйларын шомлы тынлык бүлде. Гөлчәчәкнең «шылт» иткән тавышы да ишетелми иде. Тагын берәр нәрсә эшләгәндер дип, ике арадагы ишектән түр якка атлады. Бала идәннең нәкъ уртасында кыйблага карап утырган да уйга баткан. Аның гәүдәсе бераз иелгән, ирен читләре аска салынган. Сыңар керфеге дә селкенмәгән йөзенә олы хафа иңгән... әйтерсең лә галәм үзәгенә утырган да җиһан әйләнешен күзәтә, тыңлый... Аның каршында шаян оныгы түгел, иңнәренә дөнья гаме баскан олы кеше иде... Баланың эчендә ниләр кайнаганын ни әнисе, ни әбиләре, җир йөзендәге беркем дә белми иде... Бәлкем, ул туачак балаларына һәм үзенә төшәчәк газапларны ерак еллар аша күрәдер... Ни генә булмасын, бу бала явызлык кылу турында уйламый иде. Ул явызлык кылу турында уйлый алмый – бу аның бөтен кыяфәтенә язылган иде. Бусы – Рәйсәнең үз гомерендә икенче мәртәбә гаебен тануы булгандыр...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас