Чәчмә әсәр
11 Ноября 2023, 04:30

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)

Ике ай узгач, Тəнзилə яшəгəн авылга ят машина килеп керде...

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)

(Ахыры.)

Тəнзилə, чəй ясаган җиреннəн
туктап, Таһирга карады.
– Əби, Радик абыйның бик
күптəннəн хəбəре юк икəнен ишет-
тем. Ə аны бит табарга була. Хəзер
телевизордан “Көт мине” дигəн
тапшыру бара, шуңа язып карыйк,
димəкче идем.
Тəнзилə кунакны өстəл янына
дəште, ə үзенең башында төрле
уй. Чыннан да, эзлəтеп караган-
да ничек булыр иде икəн? Бəлки,
таба да алырлар иде, исəн бул-
са. Ичмасам, улы хакында берəр
хəбəр белеп китəр иде бакыйлык-
ка. Əмма Таһирга бу хакта əйтергə
ашыкмады, бары авыл хəллəрен,
Заһирəне, таныш-белешлəрне со-
рашты. Таһир Тəнзилəнең нилəр
кичергəнен аңлый иде, шуңа да
Радик хакында башка сорашмаска
булды. Тəмлəп чəй эчеп беткəч,
Тəнзилə өстəлне җыештырып куй-
ды. Шул арада үзенең əлеге көндəге
тормышын сөйлəп алды. Зарланма-
ды да, бары тик булганына шөкер
итеп яшəвен əйтте. Ə Таһир сабыр
гына көтте.
Өстəлнең өстен иплəп кенə ябып
куйгач, Тəнзилə, тəрəзə янындагы
яраткан урынына утырып, Таһирга
карап сүз башлады:
– Балам, əйдə, язып карыйк ул
тапшыруга. Радик абыең исəн бул-
са да, үлгəн булса да берəр хəбəрен
бəлки белə алырмын.
Таһир блокнотын, ручкасын ке-
сə сеннəн алып, Тəнзилəдəн улы
турындагы бөтен мəгълүматны
язды: кайчан туган, кайда яшəгəн,
нинди шəһəргə киткəн. Хатыны,
кызларының исем-фамилиялəрен
дə сорашты ул. Аннары Радикның
гаилəсе белəн төшкəн фотосын со-
рап алды. Фотоны бирде Тəнзилə.
Улын гына тапсыннар, аңа берни
дə жəл түгел. Таһир, саубуллашып,
хатны иртəгə үк җибəрəм дип, кай-
тып китте.
– Ходаем, юллары уң булсын
бу баланың. Радигым табылсын,
үлгəнче бер күреп калсам ярар иде.
Тəнзилəнең күңелендə үзе авыр,
үзе рəхəт ниндидер хис урнашты.
Шушы өмет белəн ул йокларга ят-
ты. Төшендə исə ап-ак киемнəн За-
киры белəн Габдулласын күрде.
Икəүлəп килеп ак билəүгə төрелгəн
сабый тоттырдылар аңа. Ул
баланың матурлыгына исе-акылы
китте Тəнзилəнең. Елмаеп карап
тик тора. Шушы кадəр дə җиңел,
рəхəт иде Тəнзилəгə. “Бу – синең
улың!” – диде дə Закиры, кулын
болгап, Габдулланы ияртеп, яшел
агачлар арасына кереп югалды. Ə
Тəнзилə баланы күтəреп аклан ур-
тасына барып утырды да уянып кит-
те. Радигым кайтачак болай булгач,
дип юрады ул төшен...
Ике ай узгач, Тəнзилə яшəгəн
авылга ят машина килеп керде.
Кибет тирəсенə җыелган кешелəр
янына килеп туктагач, аннан ике та-
ныш булмаган ир кеше чыкты. Алар
Тəнзилə яшəгəн йортны сорады.
Авыл халкы, боларның кем икəнен
белəселəре килеп, сораша баш-
ладылар. Җавапларны ишеткəн
саен авыл халкының гаҗəплəнүе
артты. Машина янында эндəшми
генə басып торган, инде шактый
олы күренгəн ир-атның Тəнзилə
əбинең инде бердəнбер улы Радик
икəнен дə, аны “Көт мине” тапшы-
руы аша эзлəп тапканнарын да,
менə бүген шушы Радикны Тəнзилə
əби белəн очраштырырга Мəскəү
кадəр Мəскəүдəн килгəннəрен дə
белде авыл халкы. Гөж килде ха-
лык, кемдер өенə ашыкты, бу кеше
ышанмаслык хəбəрне өйдəгелəргə
сөйлиселəре килде.
Ə Тəнзилə бу вакытта тəрəзə бу-
енда тыныч кына көндезге чəен
эчеп утыра иде. Урамда кешелəр
йөренгəнен дə, капкасы янына ма-
шина килеп туктаганын да, ике ир-
атның капкадан кереп килгəнен дə
күрмəде дə, ишетмəде дə. Өй ише-
ге ачылгач кына дертлəп китте ул.
Ирлəр ишек янында ук тукталып,
сүз башлый алмый торды. Тəнзилə,
урыныннан торып, əкрен генə кунак-
ларга таба якынлашты. Өлкəнен та-
нырга телəгəндəй, озак кына карап
торды. Бу кешенең йөзе таныш та,
таныш түгел дə кебек. Куллары иргə
таба үрелде, бармаклары аның
йөзеннəн, чəчлəреннəн сыйпады.
Ирнең ике күзенə мөлдерəмə яшь
тулды. Һəм шул минутта аларның
күзлəре очрашты. Тын да ала ал-
мыйча торды Тəнзилə, йөрəгенə
берьюлы мең энə кадалган төсле
булды. Хəле беткəнен тоеп,
“Улым!” – дип, үзəк өзгеч итеп
эндəште дə, ул аның кочагына авып
төште.

Фото: Freepik.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас