Чәчмә әсәр
10 Ноября 2023, 04:15

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)

Ə менə Радик суга төшкəндəй юк булды...

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Кичлəрен, төннəрен
җанын уттай көйдергəн шушы со-
рауларга берничек тə җавап таба
алмады. Унбиш еллар элек, Закир-
га кияүгə чыккан гына вакытта кайт-
ты ул. Үзе генə дə түгел, Тəнзилəне
сөендереп, хатыны һəм алма кебек
ике кызы белəн. Ул елдагы июньнең
ике атнасы Тəнзилə өчен иң бəхетле
вакыт булды. Карап туя алмады
ул улына, килененə, ике оныгына.
Урыс миллəтеннəн булса да, На-
таша “Ани” дип өзелеп тора иде. Ə
Настя белəн Катя исемле оныкла-
ры “Бабулька” дип ике яклап килеп
кочаклаганнарын үлгəнче оныт-
маячак Тəнзилə. Улы белəн барсы
турында сөйлəште ул, кабаттан
аңлатты башыннан узган хəллəрне.
Радигы шулвакытта: “Əнкəй, мин
барын да аңлыйм, сиңа бернинди
дə үпкəм юк!” – дип, кочаклап алгач,
күңелендəге авыр ташның эрүен
тойган иде ул. Фотоларын калдыр-
дылар. Менə монысы – Радигы,
аның янындагы фотода – ике оны-
гы, монысында – килен белəн улы,
ə алардан өстəрəк – гаилə бергə
җыелган...
Их, кайда калды соң ул бəхетле
мизгеллəр?.. Улы гаилəсен алып
киткəч, ел буе хат алышып торды-
лар. Ə бер елдан хатлар килүдəн
туктады. Тəнзилə язуын туктатма-
ды, борчылды, кайгырды. Бераз-
дан килененнəн җавап хаты килеп
төште. Элекке кебек шатлык-бəхет
китерүче хат түгел иде бусы, ə,
киресенчə, яман хəбəр яшерелгəн
иде аның эченə.
“Кадерле əнием, – дип башлан-
ган иде хат. – Хатларыңны алдым,
тик җавап язарга көчем җитми тор-
ды. Радик, икенче хатынга ияреп,
илнең ерак шəһəренə күчеп китте.
Яраттым мин аны, ул да мине яра-
та кебек иде. Настя белəн Катя-
ны икəүлəп бергə үстереп кияүгə
бирергə, оныклар сөяргə хыял-
ландык. Тик ике ай элек ул кинəт
кенə үзгəрде, үзенə йомылды. Ə
бер ай элек əйберлəрен җыйды
да: “Наташа, мин башканы яратам,
аның белəн икенче шəһəргə күчеп
китəм”, – дип, чыкты да китте. Бер-
ни əйтергə дə өлгермичə калдым,
көтмəгəн идем бу хəлне. Кызлар-
га, əтиегез командировкада, дип
əйттем. Көнем – эштə, төнем елап
үтə, əнкəй. Ни өчен шулай булды
соң? Җавап тапмыйм. Менə ай үтте,
инде аның киткəненə күңелем ыша-
на да башлады төсле. Кайтмасына
да... Əнкəй, сиңа ачуым юк минем,
синең ничек безгə шатланганыңны
күрдем мин. Шуңа алдаша да ал-
мыйм. Сиңа да авыр булачак бу
хəбəр, əмма башка юл юк... Радик
сиңа, бəлки, язар, əнисен дə оны-
тырга тиеш түгел ул. Ə мин язгалап
торырмын. Катя белəн Настядан
сəлам сезгə”.
Тəнзилə кара көйде шул миз-
гелдə. Хат кулларын пешергəн
сыман, йөрəген кемдер үткер пы-
чак белəн телемнəргə бүлгəн ке-
бек тоелды. “И Аллам! Балакаем,
нигə ялгыштың икəн...” Тəнзилə
əрнүеннəн үксеп елап җибəрде.
“Ходаем, ялгышын аңлап, киткəн
юлларыннан кирегə кайтсын, ба-
шына зиһен, үзенə тəүфыйк бир
баламның”, – дип телəде хатын...
Көннəр əкрен генə уза торды.
Килененнəн хатлар башта – айга
бер, аннан ярты елга бер тапкыр
килделəр, ə соңыннан бөтенлəй
туктадылар. Рəхмəтле булды
аңа Тəнзилə, хатлар туктагач та
рəнҗемəде... Көченнəн килгəндə,
оныкларына дип, акчасын да, по-
сылкаларын да салды, Закиры да
каршы килмəде бер тапкыр да.
Ə менə Радик суга төшкəндəй
юк булды. Аптырагач, күрəзəчегə
барды. “Улыңны сары чəчле хатын
үзенə сихер ярдəмендə каратып
еракка алып киткəн. Анда ул, тик
аңы томаланган аның, кайтыры бил-
гесез”, – диюдəн узмады анысы да.
“И улым, улым... Балаларыңны бул-
са да искə төшер, аларда бит синең
кан”, – Тəнзилəнең башында шушы
сүзлəр көннəр буе əйлəнде. Ярый
əле, Закиры аңлый, кирəкмəгəн со-
раулар бирмəде.
Өстəл янында улының фото-
сына карап утыра иде ул һаман.
Закирның үлеменə биш ел узды,
улының хəбəрсез югалганына егер-
ме ел. Исəн микəн син, балам, əллə
шул чит-ят тарафның зиратында
ятамы газиз сөяклəрең? Тəнзилə
уфтана-уфтана өстəл артыннан
торып, озак утырганнан оеган аяк-
ларын чак кыймылдатып, фотолар
янына килде. Берəм-берəм алар-
ны күздəн үткəрде, бармаклары
белəн һəрберсен сыйпап үтте. “На-
стя белəн Катя да инде гаилəледер,
мине искə аласыз микəн, балакай-
ларым? – дип, елмаеп торган ике
кызчыкка төбəлде. – Əтиегезне дə,
мине дə кичерегез, балалар, берүк
сез бəхетле булыгыз. Əниегезне
онытмагыз, əтиегез язмышын ка-
батламагыз!”
Бераз тынычлангач, өстəл яны-
на кабат килде, чынаягын чиста су
белəн чайкатып, коймакның өстен
ябып куйды.
Догасын укып алгач, ихатага чы-
гып керергə уйлады. Тик шушы ва-
кытта ишек ачылган тавыш килде.
– Исəнме, Тəнзилə əби! – диде
ишектəн кергəн яшь кенə ир кеше.
– Əйбəт əле, балам, əйдə уз. Та-
нымыйм бит, улым, кем дияргə дə
белмим.
– Авылдашың Заһирəнең улы
мин, əби, Таһир исемлемен. Авы-
лыгызга йомыш белəн килдем дə,
хəлегезне белеп чыгыйм, дидем.
Əнкəй күчтəнəчлəр дə җибəрде, –
дип, кунак егет сөт, чəй, икмəк са-
лынган янчыгын сузды.
– Ай, рəхмəт төшкере, Таһир
улым, Заһирə сеңлем тазамы?
– Аллаһка шөкер, күп итеп
сəламнəр əйтте.
– Əйдə əле улым, чəй эчеп
алыйк, бəйрəм коймаклары, си-
нең күчтəнəчлəрең белəн, –
дип, Тəнзилə чəен җылытып,
күчтəнəчлəрне өстəлгə тезə баш-
лады.
Ə Таһир бу вакытта фотолар
эленгəн стена янында иде.
– Тəнзилə əби, минем килүнең
сəбəбе дə бар бит əле. Авыр бул-
са да сорыйм, гафу итəрсең. Радик
абый хакында белəсе иде.


(Ахыры бар.)

Фото: Freepik.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Улым. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас