Чәчмә әсәр
10 Ноября 2023, 17:25

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Абага чәчәге. Хикәя (Ахыры)

Авызга абага чәчәге кабасың да кеше күзенә күренми рәхәтләнеп әллә кайларга керәсең. Банкка! Кибеткә!

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Абага чәчәге. Хикәя (Ахыры)Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Абага чәчәге. Хикәя (Ахыры)
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Абага чәчәге. Хикәя (Ахыры)

Клуб каршында теге кызны бик тә фырт киенгән егет көтеп тора иде. Ул да ак күлмәктән, ак чалбардан, аягында исә кара түфли. Чәче бераз бөдрәләнеп тора. Борыны төз, йөзе озынча – әртис тә әртис, бу да әртис! Таш астыннан чыккан хәзерге яшьләр, кызның биленнән эләктереп тә алды. «А-аһ...» дигән сулкылдык авазга борылып карасам, безнең дивана икән: авызы ачылган, челт-мелтләп торган кылый күзеннән тузан сарган битендә ике эз калдырып яше ага... Ул да җан иясе шул, нишлисең... Бернишләп тә булмый, Ходай шулай яраткач.

Шактый кеше җыелган – зал яртылаш тулган иде. Казан әртисләре килә, дигәч, безнең күрше Әлмира кортка да килеп утырган. Беренче рәттә утыра учын колагына куеп. Тик әртисләр алар табак битлегә ияреп йөрүчеләр генә. Алар тәк... тагылма. Башта ялыкканчы табак битлене тыңлыйсы бар әле. Менә комач япкан өстәл янына чыгып та утырдылар. Табак битленең уң ягына Рәйсә урнашты, сул ягына Сәет чүмәште. Күкрәген киереп утыра, адәм тәганәсе генә димәсәң. Яра-ар, утырсын. Мин менә ишек төбендәге урындыкка рәхәтләнеп җәелдем.Үз иркемдә чөнки. Теләсәм – утырам, теләсәм – чыгып китәм. Ә Сәет әнә дога укып җәмәәтне амин тоттыргач, табак битлене мактый башлады. Башка чарасы юк чөнки. Бә-әк булдыклы адәм икән табак битле, депутат булса, тагын да булдыклырак буласы икән...

Халыкка ни, ул кансирт башланганын көтә. Әнә иң арттагы рәттә... Теге бая дивана Атыйның авыз суларын китергән кызый бөдрә чәчле егетнең кочагына ук кереп беткән. Белмим, аларга монда ни калгандыр. Аулаграк урыннар да җитәрлек авылда. Болар да кансиртка алданып килмәгәндер бит инде... Бәлки, кызык өчен генә кереп утырганнардыр. Юк, оят калмады яшьләрдә – үбешәләр түгелме соң чукынчыклар?! Менә шундый заманнар килгәч кенә картаеп кит инде, шайтан алгыры! Без яшь чакта кызның кулыннан тоту гына да зур мәртәбә иде, мәтәлеп кенә китим.

Рәйсә табак битлегә сүз бирде. «Иптәшләр, – ди бу, – без катлаулы заманда яшибез. Күршеләр сугыш белән яный. НАТО безнең чикләргә ракеталар куя ызначыт. Украиннар бик котырына. Ну без  акыллы җитәкчелек астында бөтен кыенлыкларны да җиңәрбез». Шул урында Рәйсә җилкенә-җилкенә кул чаба башлады. Шактый гына чабып торгач, аптырап, кулларын җәйде, сез дә кушылыгыз, янәсе. Инде ничәмәничә еллар җыелыш күргән юк иде – онытылган бердәм булып гөрләтеп кул чабулар. Һи, без яшь чакта кирәген бирә идек инде учларның, утлар чәчри иде Леонид Ильичның акыллы җитәкчелеге астында! Чулак Галәү хәтта бер кулы белән алкышларга остарган иде.

Авыл яңа сулыш алачак икән дә бит бу табак бит депутат булып сайланса. Кызып китеп, мәктәп тә салырга сүз бирде менәтерәк. «Соң, – дип торып басты Али пужарник, – безнең мәктәп менә дигән! Хикмәт анда түгел. Авылдан, эш булмаганга, яшьләр китеп бетте, шуңа балалар да юк».

– Булышырмын! – дип вәгъдә бирде табак битле.

Шул арада клубка Атый дивана килеп керде. Күзен алартып, залны айкап чыкты. Айкыйсы юк, теге чибәр кыз белән чибәр егет һәмишә шул арткы рәттә. Кочаклашып... Һәм мин янә «А-аһ!» дигән сулкылдык авазны ишетеп калдым. Аһылдады да бичара дивана, башын тотып тышка йөгерде.

Ә табак бит бөтен Рәчәй халкын бер булып укмашырга, бергә-бергә берберебезне беркетеп куярга өнди иде. Ахмак! Әнә арткы рәттәге ыспай егет, беркемнән кыенсынмыйча, дөньяның иң чибәр кызын кочып утыра, ә безнең дивана Атый кеше күзеннән качып, гарьләнеп каядыр олакты әнә. Ничек аларны берләштереп булсын?

– Марат Артуровичны якташ дисәк тә була, аның әбисе безнең авылдан икән, – дип, Рәйсә шатлыгын без фәкыйрьләр белән бүлеште. – Аны депутат итеп сайласак, ялгышмабыз. Районнан да шулай әйттеләр.

Аптырыйм мин кайбер иптәшләргә, районнан әйткәч, булган бит инде, аш пешкән, кем әйтмешли, сайлыйбыз бер тавыштан; нишләп йөри бу табак бит сүз озайтып, интегеп, акча туздырып... Тәртибе шулайдыр хәтә, акча туздырмый гына ярамыйдыр. Депутат буласың килсә, кансирт куй, дип язганнардыр дакументларына. Гади халыкның күңелен тап, кәефен күтәр, ягъни мәсәлән.

Шәп җырладылар. Берсе чыгып биеде дә. Күңелле булды. Без клубтан чыкканда, күк йөзен кара болыт томалап алган, салмак кына яңгыр җиле исә иде. Битемә бер тамчы да тамгандай булды хәтта. Явып та китүе бар моның.

Кәефебез тагын да күтәрелде. Рәйсә кычкырып җибәрде:

– Менә шундый ул Марат Артурович! Безгә яңгыр алып килгән!

Авыл башлыгы бит үзе, әлифне таяк дип белергә тиеш; кайдадыр укып та йөргән атлы булды, модный күлмәкләр киеп; нәрсә сөйләп торган була бит егерме беренче гасырда! Болар шундый, болар Аллаһы Тәгаләнең дә өлешенә керергә күп сорамаслар.

– Кешеләр! Кешеләр! – Кулын болгап безгә таба Атый дивана йөгерә иде. – Кешелә-әр!

Барыбыз да диванага таба борылдык. Кешеләр, ди бит, авыз тутырып.

– Мин абага чәчәге таптым!

– Нәрсә? Ни сөйли ул?

– Дивана ни сөйләмәс...

Әлмира кортка минем янга килеп баскан икән, сөяк бармагы белән эчемә төртте, тыным кысылып, бер минут катып тордым, билләһи газыйм.

– Нәрсә таптым, ди ул? Төн уртасында.

– Абага чәчәге! – дидем мин, тын алып.

– Ә?

Табак бит, Атыйга ымлап, Рәйсәгә борылды:

– Кем бу?

– Игътибар итмәгез, авыл җүләре ул, – диде Рәйсә.

Дивана исә сөрәнен сала бирде:

– Анда! Болында! Абага чәчәге янып утыра!

Сәет һәрвакыттагыча йомшак җәеп катыга утырта торган тавышы белән Атыйга үгет-нәсихәт укый башлады:

– Алай ярамый, Атый улым. Төнлә болай кычкырып йөрмә, бар, өеңә кайт, ял ит...

Тик Атый – бөтенләй үк дивана түгел лә ул! – аның сүзенә колак салмады.

– Абага чәчәге! Яна! Балкый!

Рәйсә дә, тавышын калынайта төшеп, сүзгә кушылды:

– Бар, кайтып ят, Атый. Монда синнән башка да проблем җитәрлек.

– Валлаһи! Абага чәчәге! Кып-кызыл!

– Алдыйсың, – диде чибәр кыз. – Абага чәчәге әкияттә генә була ул.

– Анда! Болында! Абага чәчәге!

Дивананың ачыргаланып кычкыруына кайтырга чыгучылар да кире килде, анда-монда капка тавышлары ишетелде. Инде бераздан клуб алдына кеше сыймый иде.

– Бөтен авылны уятты дивана!

– Дивана ул алдый белми, – диде Али күршем. – Кем белә, бәлки тапкандыр да. Берәр кызыл чәчәк.

– Исеңдәме, сугыштан соң Корбан абзый кинәт хәлләнеп киткән иде. Алты почмаклы йорт җиткерде, түбәсен калай белән япты.

– Кулы һөнәр белә иде, – дип, Али шик тулы күз карашын минем борынга терәде. – Аннары ул Германиядән бер чумадан энә апкайткан.

– Һөнәрлеләр күп иде. Синең һөнәрең юк идеме? Энә белән дә ерак китеп булмый. Абага чәчәген тапкан, дип сүз чыккан ие, исеңдә юкмыни?

– Шәкүр каракны да шулай сөйлиләр иде бит, абага чәчәген авызына каба да, күренмәс булып, ат абзарына үтә. Син күр дә мин күр аннары атны... – Сәет үз сүзеннән үзе көлеп куйды.

Әмма табак бит көлмәде, Сәеткә якынрак елышты.

– Мөмкин хәлме соң бу, хәзрәт?

– Алланың кодрәте зур, – дип, Сәет тагын кыска гына көлде.

Бер малай – районда укып йөрүче бишәүнең берсе булса кирәк – хыялланып алды:

– Авызга кабасың да чәчәкне – рәхәтләнеп әллә кайларга керәсең. Банкка! Кибеткә!

– Бәлки, бу безгә Алла шәфкатедер? Авыл белән кредитта утырабыз, – диде алтын тешле бер кортка.

– Барып карарга кирәк! – дип кычкырды кемдер.

– Ну яшәп күрсәтер идек!

Чибәр егет ачу катыш өмет белән диванага төртеп алды.

– Алдыйсың бит, падла?

– Әйдәгез, барып карыйбыз. Әгәр алдаса, тотып тукмарбыз, – диде чибәр кыз.

Барыбыз да сораулы карашыбызны табак биткә юнәлттек. Ул бит депутат буласы, районда шулай әйткәннәр, акны карадан аера беләдер, юл күрсәтсен безгә.

– Дивана юл күрсәтсә, барып карарга була, – диде булачак депутат. Күреп торабыз, аның күзе яна, төшемле эшне алар бит әллә кай төшләре белән сизә, мәтәлеп кенә китим.

– Атый болыны моннан ерак түгел, – дип, Рәйсә табак битнең сүзен җөпләде. – Хәзрәт ни әйтер тагын.

Сәетнең дә борын сизгер, мондый эштән читтә каламы инде? Киттек шулай бөтен авыл белән болынга. Дивана алдан җилдерә, без дә калышмыйбыз. Кемдер инде машинасын да кабызып чыккан, фара яктысы бөтен дөньяны айкап бара.

Теге малай һаман хыялыннан аерыла алмый әле, пышылдарга тырышып әйтә салды:

– Күзгә күренмичә, беләсезме, мин кая керер идем?

– Кремльгә! – диде ул. Анда нишләргә уйлагандыр, беркем дә сорап мәшәкатьләнмәде, һәркем үз хыялы белән мәшгуль иде.

Болынга килеп җиттек, дивана туктап калды. Анда-монда караштырды.

– Менә монда ие... – дип эзләнде ул. – Монда гына ие бит...

Барыбыз да абага чәчәген эзләргә керештек. Без капшап карамаган үлән калмагандыр якын-тирәдә. Абага чәчәгенең исе дә юк иде.

– Падла! Әйттем бит, алдады! – дип, чибәр егет дивананы сугып аударды.

– Тондыр берне! Күпме эшне калдырды! – Чибәр кыз, егетенә көч биреп, бер урында сикергәләп алды.

– Алдады! – Рәйсә, чәрелдәп, дивананың чәченә ябышты. – Безне бер хәл, ул бит кунагыбызны, кадерле депутатны алдады.

– Провокатор! – дип кычкырды кадерле кунак. – Хөкем итәргә кирәк, ул бит рөхсәтсез генә күпме халыкны җыйды. Санкциясез...

Дивана чайкала-чайкала аягына басты.

– Таптым, – диде карлыккан тавыш белән. – Менә ул! – Аның кулындагы кып-кызыл чәчәк, әйтерсең лә безнең барыбызны да нурга коендырып, җемелдәп яна иде. Барыбыз да сүз әйтергә дә кыймый тораташтай калдык.

Беренче булып табак бит телгә килде:

– Йә, кем, җүләр, кабып кара әле чәчәгеңне!

Дивана, кызыл чәчәкне күкрәгенә кысып, тик кенә тора бирде.

– Кап, диләр сиңа! – Чибәр егет, йодрыгын йомарлап, диванага якынлашты. – Кап!

– Әйе! Бәлки, ул шайтан таягының чәчәгедер...

– Җәһәт бул!

Дивана чәчәкне акрын гына авызына китерде.

– Кап!

Әйе, искә төшерсәм, хәзер дә дерелдәп китәм: капты чәчәкне дивана һәм шундук безнең күз алдыннан югалды да. Һәммәбез шашып калдык. Менә бит алда нинди мөмкинлекләр! Һи, мондый тылсымга ия булгач, яши әле авыл, яши! Табак бит кенә алдап-йолдап үзләштерә күрмәсен, әнә күзе чәчәктән дә битәр яна.

– Җүләр, акыллым, син кайда? – дип, чибәр кыз сүз каткач кына аңга килдек.

– Чәчәкне авызыңнан ал! – дип кычкырды табак бит.

Ләкин диванадан тавыш-тын чыкмады.

– Атый, бәгърем... Булды, ышандык, бир чәчәкне, – дип инәлде Рәйсә.

– Чыгар чәчәкне, бирән!

– Безгә дә калдыр!

– Чолгап алыйк, кача күрмәсен!

Шул чакта дивананың хәлсез тавышы ишетелде:

– Мин аны ялгыш йоттым...

«Ахмак! Дивана!» – ди-ди, без аны эзләргә керештек, болын тапталып бетте, тик Атый дивана һавада эрегәндәй юкка чыккан иде. Хәтта тавыш та бирмәде мәрхәмәтсез. Нишлисең, язмагандыр безгә күренмәс кеше булып рәхәт чигеп йөрергә. Аның өчен дә дивана булу кирәктер. Башны иеп, бер-беребезгә карарга читенсенеп, авылга таба атладык. Теге чибәр кыз гына һаман өметен өзми иде әле, бездән калып та дивананы дәшеп маташты:

– Дивана акыллым, тавыш би-ир! Мин сине яратам!

Җавап булмагач, ул да, өметен өзеп, безгә иярде.

Кайтып киттек диванабызны югалтып. Шуннан соң инде аны бүтән күрүче булмады.

Күк йөзе аязды, тулып килгән ай безгә карап тыелалмый көлде, буаз болытлар, авылыбызны урап, каядыр көнбатыш ягына агыла иде.

 

Фото: magarif-uku.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас