

Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш! Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы. Дөньяда гаме юк, үз көенә тик йөри киләп сарып, сулаган һавасын ыслап.
Безнең дә аңарга эшебез төшми, ул үз юлында, безнең үз мәшәкатебез.
Мәшәкать...
Яшәп маташу мәшәкате... Һәркем үзенә бер шөгыль таба инде андый чакта. Әнә подпалкауник Сәет, түбән очтагысын әйтүем, мулла булып йөри, үзе белмәгәнне өйрәтә; Али күрше бөтенләй ычкынды: авыл карт-корысын җыеп, җыр ансамбле оештырмакчы... Әле мине дә чакырып маташты. Бармыйча да булмас, минем тавышсыз көрчеккә терәлә ул, үзе шулай әйтте: син җырлаганда, дир, тавышың түбән очка кадәр ишетелә иде элегрәк. Хәзер дә әле, Аллага шөкер – азан әйтергә хутлаган кебек. Анысын инде бөтен халык белә. Белмәгәне шул – Әлмира карчык бәет чыгара башлаган! Читтән кайткан бер зимагур үз йортында янып үлгән иде, пупирусын сүндерми генә йоклап киткән, диделәр – салган булгандыр, мәләвен; бер атна үттеме-юкмы, авылда бәет таралды: «Көтеп алдык авыл белән изге корбан гаетен; мин сөйләрмен, сез тыңларсыз мескен Маузер бәетен». Мескен Маузер дигәне шул зимагур була инде, үлеп шулай ат казанды, йолкыш. Алладан җәяү качкан нәстә – юкса аңа нинди бәет? Бездә шулай... Авылның киләчәге дип көн-төн йокламый янып-көеп йөргән кеше гел читтә кала. Күрмәмешкә салышалар. Анысына инде без күнеккән, тик шаккатмалысы шул: үз гомерендә китап тотып карамаган Әлмира кортканың шундый сәлияте. «Тарих ике мең унынчы сәнә иде дөнҗада...» – дип башлап җибәрә, малай, тавышы көрәеп китә хәтта. Күрше авыл мәктәбенә укучылар белән очрашуга чакырганнар беркөн үзен. Чакырмый ни! Бәетен Казанның кайсыдыр журналында бастырганнар, имеш. «Азат хатын»дамы соң... Халыкның авызы һаман исән, дип язганнар диме соң... Үзем күрмәдем, Али күрше сөйләде, ул Казаннан ишетеп кайткан. Менә бит ул дөнҗа нинди...
Мин исә... белерсез минем турында да... Ишетерсез әле, боерган булса... Бу авыл төс түгел дә бит миңа, нишлисең – тәкъдир. Белемле, әүкатле кешене бездә өнәмиләр шул. Борынгы заманда ук, Аллага якынрак булсын, дип, зирәк кешеләрне безнең бабайлар агачка аскан икән. Шулай дип язалар иске китапларда. Хәзер дә авызыңны үлчәп ачмасаң, һы-ы... Нечкә җиреңнән асып куярлар, Алла сакласын.
Дивана – Атый дибез инде без аны, Атаулла булды микән асыл исеме? – кәҗә асрый. Җәй көннәрендә кәҗәсенә дип ул болында печән чаба, киптерә, аннары уфалла арбасына төяп шул печәнне өенә алып кайтып, ындырларында кибән куя. Нигә кәҗәгә шулкадәр печән? Ашарына үзе таба бит ул мәлгунь. Рәт-рәт булып тезелгән әллә ничә еллык кибәннәрдә гаме юк аның.
Ә безнең исә ачуны китереп тора ул кибәннәр. Вәт, дивана дими ни дисең ул Атыйга? Яше инде утызларда, ә акылы сабыйныкы. Мин үткәндә, ул, уң кулын өскә чөеп, «һайль» дип кычкырып кала. Ахмак! Сабыен сабый акылы, тик бит сабыйның да тел төбендә нидер була. Күршебез Али пужарник кына котыртып ята бугай аны.
Әнә әле дә турына чыгып баскан дивана, мине көтеп тора. Йөзендә күңел кайтаргыч елмаю... Ә мин Түбән оч Сәет кордашның хәлен белергә барып ятам. Бик каты авырый, дигәннәрие. Үлем түшәгенә үк яткан диме соң... Әйе, биреште ул соңгы вакытта. Армиядә хезмәт иткәндә, Чиләбе ягында бер завуд шартлаган булган, шуның җиле Сәеткә дә тиеп киткән, диделәр. Гади җил түгел, радиация! Хәлен белергә кирәк, ясин чыгарга да вакыт җиткәндер, һәрберебезгә килә торган мәрәкә.
Таяк очын миңа төбәп, Атый кычкыра:
– Һальт!
Ирексездән тып итеп туктап калдым. Ни димәкче була дивана?
– Борыл! Сәет мулла кәнсәләргә китте.
Кая барырга белми аптырап калдым. Ышаныргамы диванага? Диванага да ышанмагач, кемгә генә ышанасың бүгенге заманда. Башны бутады бу Сәете дә. Үләргә тотынгансың икән, үл инде син кеше төсле! Бер ятып, бер торып, күңелне адаштырма.
– Никутат килгән!
Кем, ди дивана? Депутат, диме? Сәет, үләргә яткан җирдән торып, кәнсәләр тирәсендә юкка гына йөрмәс. Мин дә шул якка борылдым. Арттан Атый кычкырып калды:
– Һайль!
Кәнсәләрдә авыл башлыгыбыз Рәйсә киң җилкәле, табак битле берәүгә нидер сөйләп тора иде. Авыл хәлләрен җиткерәдер инде шомартып-ялтыратып. Табак битле кеше ара-тирә башын селеккәли акыллы чырай белән. Атыйның депутат дигәне шушыдыр, мөгаен. Соңыннан ачыкланды, алай ук түгел икән, депутат булырга хыяллана гына икән әле. Тиздән сайлаулар буласы диме соң. Сыек каш астында чак кына беленеп торган елтыр кысык күзенә караганда, депутат булып та куюы бар моның. Бармакларын гел бергә җыеп торуыннан ифрат та ертлач адәм икәнен хәтта мин дә чамаладым. Юкса кешеләргә ышана торган гадәтем бар. Ихлас күңелле булганым өчен. Кәчтүменнән ташып чыккан мул корсагын әледән-әле сыйпаштырып ала сасык. Канәгатьлекнең аргы ягына чыгып, кинәт кенә кикереп куяр төсле. Менә шулар йөри бит әлләкем булып. Мин шуңардан кимме? Кәеф кырылды. Тик бернишләп тә булмый, елмаерга тырышып, мысыр мәкаме белән борын эченнән генә сәлам бирдем.
Сәет исә түргә үк менеп утырган. Сәламемне дә ул алды. «Вәгаләйкүм әссәлам!» – дип битен дә сыпырып куйды.
– Үт, Альберт абзый! – диде Рәйсә, миңа күз ташламыйча гына. Бигрәк төксе хатын!
Утырдым, озак кына дога кылдым. Аннары, Рәйсәгә карап:
– Мин инде биш ел Альберт түгел, мин хәзер Әлбир агаң булам, – дидем. Мондый исем белән хәзрәт булырга да чамам бар. Ничек яңгырап тора: Әл! Бир!
– Әйе, хәзер Әлбир ул, – дип мине җөпләде Сәет. Хәйләкәр дә соң, кирәк чакта куеныңа елан булып керә торган бәндә.
Табак битле кунак исә, кулымны кысып, озак кына селеккәләп торды. «Хәлләр ару гынамы, Әлбир агай?» – дип, сәламәтлегемне сорашты. Җилкәмнән дә кагып куйды әле. Элек первый секретарь шулай кага иде әүкатле кешеләр җилкәсен. Үз итеп. Рәхәт булып китте перәме. Чын хуҗаларча какты. Депутат булырлыгы бар моның.
– Яңгыр юк менә, игеннәр көеп утыра, – дидем мин, янәсе, сәламәтлек кайгысымы монда, ил-көн турында уйланып, йөрәк яндырып йөргәндә.
– Мәчет янына бер приструй кирәгие, – дип, Сәет безнең сүзгә кушылды. – Кичәгенәк Әлбир кордаш белән дә шул турыда киңәшкән идек әле.
Мин акаеп Сәет төлкегә карадым. Киңәштек, диме? Күзгә карап ялганлап тора! Тик ничек каршы төшәсең? Киңәш-табыш итү борынгыдан калган.
– Әйе, – дип тамак кырдым вәкарь белән генә. – Кирәк. Инвинтар куярга урын юк безнең.
– Булыр! – диде табак битле.
– Башта авылга юл кертәсе иде әле, – дип, безнең сүзне бүлде Рәйсә, башын күтәрми генә. – Ату язын-көзен сазга батып ятабыз. Балаларны мәктәпкә илтеп булмый.
Авылның биш баласын көн дә район үзәгенә укырга йөртәләр иде. Беркем ышанмас – егерме ел элек кенә биш йөз укучысы булган урта мәктәп гөрләп тора иде! Мәркәз инвестор керткәч, авылның комы коелды тәмам.
– Юл кирәк, әйе... – дип, Рәйсәне дә җөпләдем мин.
– Булыр! – диде табак битле.
– Клубта бүген Марат Артурович белән очрашу була, – диде Рәйсә, миңа карап. – Килегез, Әлбир абый. Күршеләреңә дә әйт. Концерт та була. Менә Марат Артурович Казаннан артистлар алып килгән.
Тәк-тәк-тәк... Кәнсирт диген... Бусы ярап торыр пажалый. Депутат буласы кеше алып килгәч, бушка инде ул. Клубның бишбылтыр ачылганы юк, аның ачкычы да Рәйсә кесәсендә тутыгып беткәндер әллә кайчан. Килербез, Алла боерса... Үтеп киткәндә, эченнән ниндидер музыка яңгырагандай булды шул. Казан әртисләре рипитиси куеп ята, димәк.
– Марат Артурович, без чарага тиклем тамак ялгап алыйк, – диде Рәйсә, миңа төксе генә күз сирпеп. – Хәзрәт, әйдәгез...
Ачуымнан эчемә кату чыгып, ишеккә таба кузгалдым. Мин аларның сыңар икмәгенә калганмы? Аллага шөкер, пинсәм килеп тора, өстәлемнән әфлисун өзелми. Кеше аерган була Рәйсә тәре! Салдафун Сәеттән кайсы ягым белән ким мин? Әрсезлек юк миндә, шул гына. Нәселебездә булмады. Хәрәм ризык эчкә ярамый. Ярар, безнең урамга да бәйрәм килер әле, ибдәш Сталин әйтмешли...
Шулай үзалдыма сөйләнеп, өйгә дә кайтып җиткәнмен. Капка төбендә Али басып тора.
– Мәчеттә идең мәллә, Әлбир хәсрәт?
– Нәрсә?
– Кайда йөрисең, димен.
– Казаннан әртисләр килгән! Ишеттеңме?
– Барабыз, әбәзәтелне. Карчык җыена калды.
– Анда депутат берәү килгән. Безнең очка яңа мәчет җиткермәкче. Җиткерер дә. Миллионер! Аңа мәчет салу төкерү белән бер. Миңа карап әйтә: сезгә яңа мәчет кирәк, дир, яңа мәхәллә, итагдали... Яхшы булыр иде, мәйтәм.
Авыз эчендәге буп-буш абзарын күрсәтеп ыржайды Али пужарник, ну, хәсрәт, ди, бүрең улый икән, ниһаять.
Улар да шул, мин кемнән ким? Алига сүз әрәм итмичә, өйгә ашыктым. Әйе, безнең очта мәчет салып куйсалар, ул бит бөтенләй бүтән нәрсә бит! Шыгырданда әнә сигезенче мәчет салып яталар икән. Без алардан кимме? Ике мәчетле авыл инде ул уен-муен түгел. Ике яктан азан яңгыраса, һы... Алига аңа нәрсә, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Мажик бит ул, укымаган.
Киенеп-ясанып, мин капка төбенә чыгып басканда, кояш, алагаем зураеп, офык читенә кунган иде. Эссе җил ишарәсе тыгызланып килде дә яңа гына төзәтелгән мыегымны сыйпап үтте. Башны каерып күккә карадым. Ник бер болыт әсәре булсын. Өй каршындагы карлыган куагының яфраклары куырылып килгән. Эчтәрәк ел да кытай алмасы белән кинәндерүче карт алмагач, кая барырга белмәгәндәй, аптырап басып тора. Яңгыр юк. Кояшның, бөтен офыкка таралып баеп баруы күңелгә бераз өмет өсти дә соң... Җил чалымы да тамак төбен кытыклап алды. Шыбырдап бер коеп китсәнә! Сафланып китәр идек бераз мир белән.
– Исәнмесез! – Яңгыравык тавышка сискәнеп борылсам... Әлхәмделиллаһи раббел галәмин! Коры кашыкка салып йотарлык бер кыз бала үтеп бара. Ак күлмәге тезен каплар-капламас, аягында биек үкчәле кызыл түфли, башына өрфия яулык бөркәнгән. Кәс-кәс атлауларын күрсәгез сез! Урам тузанына үкчәсенең эзен калдырып үтеп тә китте. Ай-һай-һай, кем кызы икән бу? Бер дә мондый чибәр нәмәрсәкәй моңарчы күзгә-башка чалынмый иде безнең очта. Берәрсенә кунакка кайткандыр ахрысы.
Исән мин! Мондый кызлар шулай сирәк-мирәк булса да турыңнан узгалап торганда, үләсе килми шул тиктомалдан. Чурту-матыр! Шул чакта безгә чапыраш тыкрыктан Атый дивана килеп чыкты да теге кыз артыннан титаклады. Мине күрмәде дә. Югыйсә, «һайль» кычкырмый калмас иде. Тукта, мине үчекләү кайгысы моңарда юк бугай ла, ак күлмәкле кызны күзләп бара бит бу. Эзенә басып килә. Менә сиңа дивана! Алай ук дивана да түгелме әллә... мал аера белгәч... Кыз да, бераз баргач, үзе артыннан калмый ияреп килгән дивананы абайлап, кинәт туктады, кибарәнә борылып, диванага йодрыгын селекте. Атый да туктады, төпсез ыштанын өскәрәк күтәрде, шаулатып борынын тартты. Кыз исә кәс-кәс атлап юлын дәвам итте.
Мин инде клубка таба дип аягымның берсен атлаган да идем, тик Атый дивананың кыланмышын күреп, баскан җирдә катып калдым. Ул кызның үкчә эзе төшкән тузанны иелеп куш учына алды, иснәде – шул мизгелдә сез аның йөзен күрсәгез! Кашы-күзе, авызы-борыны бер ноктага җыелды – тоташ бәхет инде, мәтәлепләр генә китим. Аннары шул тузанны ул башына сипте...
Алпан-тилпән киткән Атыйны күз уңыннан югалтмыйча, мин дә клуб ягына атладым.
(Дәвамы бар.)
Фото: magarif-uku.ru