

7
Гыймраннар урамы киң иде, һай киң иде... Кибән хәтле ирне култыклаган хатын әле сулга, әле уңга кыйшайды. Ә Гыймран туры гына атламый, аягы чалшая да кырыйга тарта иде. Алар икесе дә аңкы-тиңке.
— Шул-лай, Гыймран, — диде Нурсөя. — Шул-лай, әкрен генә теркелдә инде син. Ай-яй хәсрәтле минутларың. Күрәчәк бу, Гыймран. Аңа каршы бәндәдә чара юк. Ни тырышсаң да. Тәкъдиренә язганны кем сөрткән дә кем төзәткән!
Ир шыңшыды. Ул телсез иде.
— Ызбам тынга иркен, Аллага шөкер. Туйганчы яшә. Кунагым китә. Ияләшкән дә идем инде үзенә. Минем дә кызым шул чама булыр иде. Син, сөйкемсез сөяк дип, читкә тибәрдең бит, өйләнмәдең, Хәлидә дип шаштың. Буйсынмаган хатын-кызларга тигәнәк кебек ябыша идең. Ярату юк иде инде синдә. Яраткан кешеңне тереләй яндыралармыни, йә? — Гыймран каршы дәшмәгәч, хатын тагын да батырайды. Кичәге ерткыч бүредән юаш куян баласына әйләнгән иде ир. — Мәйтәм, игезәкләрнең дуслары бигрәк мәрхәмәтсез икән. Бакыйны җирләделәр дә, кабер дә суынмады, машиналарына төялешеп тайдылар. Хәлеңне сорашсыннар иде, ичмасам. И Алла, нинди начар дөнья!
Тузан туздырып, чалыш-полыш атлаган Гыймранның кайнар сулышы колак яфрагын пешерә иде.
Әй, яңа вакытта кеше киеп туздырган иске чабатаны җилкәгә аскан төсле инде бу. Һавага сугып, йолдыз ваклаган гайрәтле чакларында ир Хәлидә артыннан чапты шул.
— Куян төсле еш-еш сулама әле, Гыймран. Әйтмәгән саен теге. — Нурсөянең беләге талган иде. — Чү, туктыйк чүт кенә. Кемнәргә барганыңны чамалыйсыңдыр инде. Миңа барып ятышың, Гыймран, миңа.
— Эһе, эһе! — Ир кинәт телгә килде. — Ну көч үзеңдә, трактор кебек сөйрисең. — Гыймран шапшоп чалбар кесәсенә сукты. — Фифируслар да янган, карале...
— Үзең исән калганга шатлан, Гыймран.
Ир, җир сыман каралган «бизәкле» йөзен чытып, тагын мыгырданды:
— Фифируслар да янган, карале...
«Бу акылга зәгыйфьләнгән, ахрысы, — диде Нурсөя, пошынып. — Өенең көле күккә очты, соңгы малае тончыгып үлде, ә ул фифирус дип сөйләнә».
— Әйдә кымшан! — Хатын терсәге белән ирнең аркасына төртте.
Хәлсез Гыймран тышаулаган атка охшаган иде. — Кызулама, Нурсөя.
— Бәрәч, исемемне онытмаган!
— Оныттырмадың бит, гел күз алдында бөтерелдең, Җен...
— Йә, йә, — дип элеп алды хатын. — Шул кушаматыңны авыз тутырып әйт! Җен хатыны мин, Җен хатыны! Әфсенләрмен әле үзеңне менәтерәк!
Ир лышкылдаган борынын җиң очына сеңгерде.
— Ачуланма, җәме. — диде. — Гадәт буенча ычкынды.
Бауга тагылган бозау кебек күндәм генә ияреп барган Гыймран капка төбенә җиткәч, киреләнеп, ишегалдына кермәде.
— Нишләп йөрим соң әле мин монда, йа? — диде ул.
— Нишләп, нишләп! — Нурсөя, үртәгәндәй, иреннәрен очлайтты. — Әллә син үлем исе белән исердеңме? Йортың янды ич! Кемгә кирәк син бүген, ә? Ник үзе дә дөмекмәде, дип шаулашты авыл. Ятып йокларга — караватың, чәй эчәргә өстәлең юу-ук!
Гыймран, күзләрен әйләндереп, йорт тирәсендәге хәрабәләргә карады:
— Җил аудардымы?
— Җил.
— Нык дулаган икән. Ул, тезен бөгеп, җиргә чүгәләмәкче иде, аркан ауды. Аннан, терсәгенә таянып, мышный-мышный торып утырды. Аның гәүдә авырлыгыннан рәшәткәләр шартлап сынды.
Хатын да, бүкәнне тәгәрәтеп, ир каршына китерде. Сүз юк иде... Көн саен яный-яный йөрәк бозган башкисәрләрне Аллаһ суктырды. Ә бу аюның кайгыдан табаны урталай ярылды: моннан соң адәмнәрне таптамас, дөньясын ишмәс. Шәт, тыныч яшәлер. Тик Ходай җанны тындырыр микән? Уң якта — алабута сарган нигез... Ул мәңге хәтер капкасын яптырмаячак.
— Ы-ы-ы-ы...
Бер иш бәндәләрнең башына хәсрәт ташы соңрак ява икән. Бая гына гамьсез кебек иде Гыймран, ә хәзер тамак төбен гырылдатып ыңгыраша.
— Ы-ы-ы-ы... Мылтыгым кайда, атылам... Ике балам, ике бөркетем юк...
— Икәү генә түгел, өчәү юк, — дип кыстырды Нурсөя. Ниһаять, ул ачылырга тиеш иде. — Унбиш ел элек син үз кызыңны яндырдың.
Тозы эредемени, ирнең бәбәгеннән шау-шау яшь ага иде. Ул, пычрак йодрыгы белән басып, күз төбен корытырга маташты.
— Син... син... Җен хатыны, ни лыгырдыйсың?!
— Лыгырдамыйм, Гыймран. Хәлидә синнән тапкан иде баласын. Мин көнләшеп яшердем, Гыймран. Их, белсәң иде минем ничек яратуымны! — Нурсөя тыелып кына көлде. — Җүләр, билләһи. Иске чабата ертык әнә... Кизәнеп берне сугар идең, әйеме? Кулың камыр шул.
Бик түбәннән генә килбәтсез зур кош очып үтте. Канаты буй-буй ак иде аның. Кош каурые белән яраңны сыйпасаң, тиз төзәлә, имеш. Адәм баласы нинди генә ысуллар белән дәваланмас иде. Менә Нурсөя дә унбиш ел бәгырен телгән гөнаһ газабыннан котылмак була.
— Ы-ы-ы-ы, — диде Гыймран. — Ы-ы-ы-ы...
Күтәренгән-җыенган кунак кызы алларына килеп баскач та, оялмыйча ыңгырашты ул.
— Ы-ы-ы-ы...
Алия иңендәге юл сумкасын җиргә шудырды. Аның кулында бәләкәй тартмачык иде. Нурсөя, коты очып, шуңа текәлде. Менә хәзер кыз тартмачыкны ачар да, аннан җиз елан шуышып чыгып, Гыймран белән икесен буып үтерер сыман. Хәтта сулышка да авырайды.
— Синең... синең тәки риваятьләрең язылмады, бала.
— Язылды, апа. Ахырына бер нокта гына куясы калды. Эчтәлеген сөйлимме?
Алиянең тиктомалга елмаюы сагайта башлады.
— Сөйлим дип... — Хатын Гыймранга ымлады. — Риваять тыңларлыкмыни безнең хәлләр...
— Ә ул бик кыска, апа. Яшәгән, ди, булган, ди, ике туташ. Күршедә генә, ди. Кызларның кыска чәчлесе бер Аждаһага мөкиббән, ди, ә Аждаһа, киресенчә, дулкын-дулкын Озын чәчлесен сайлаган, ди. Аны көчләп гел үзенә буйсындырырга җилкенгән, ди. Дулкын чәч бу кабахәтне яратмаган, әмма, хаталанып, аның белән төн уздырган һәм бала тапкан, ди. Көнләшүеннән зәһәрләнгән Кыска чәч Аждаһага: «Аңа ышанма, бала чит ирдән», — дип алдашкан, ди. Шуннан соң явыз Дулкын чәчтән үч алган, төнлә ике аждаһа малае белән аның йортына авызыннан ут өрдергән, ди.
— Җитте! Бу риваять түгел! — диде Нурсөя һәм урталай сынган Гыймранның дылк-дылк җилкәсеннән селкетте. — Ишеттеңме син, ишеттеңме? И Ходаем, Аждаһасы син бит моның, Кыска чәче — мин! Хәлидә — Дулкын чәч! Син яндырдың дип әйтмәдем мин бу балага, Гыймран. Валлаһи! Гомер буе эчемдә сакладым ул кара серне, Гыймран! Исерек килеш мәрхүм Бакый белән Кави тишкәндер, Гыймран! — Хатын ухылдап яңадан бүкәнгә төртелде. — Абзаң хәсрәтеннән таш күек катты, ахрысы. Җаныбызны актардың, бала.
— Риваятьнең дәвамын тыңлагыз. — Кыз тартмачык капкачында нәфис бармакларын биетте. — Ул айлы төндә Дулкын чәч кызы белән икәүләшеп шомырт җыя. Әбисенең «дәва өчен төнге шомырт кирәк, көн яктысы аның шифасын урлый» дигән әманәте аларны үлемнән коткара. Аналы-кызлы йортның янганын да, Аждаһаларның өчәүләшеп Кыска чәчләрдә яшеренүен дә тау өстеннән тамаша кыла. Менә шулай риваять тәмам.
Кунак кыз яулыгын чиште. Дулкын-дулкын чәч аның иңнәренә таралды...
Гәүдәсе кечерәеп, Нурсөя бөҗәккә әверелде. Күзләре генә галәмне сыйдырырдай булып зурая иде.
— Хәлидә, синме соң бу? — диде ул, яшьлек еллары белән саташып.
Гыймран да сынын турайтты. Ирнең авызы ачык, ияге дерелди иде.
— Мин Хәлидәнең кызы Галия. Чәчләрем нәкъ әнинеке, әйеме? Балта остасы Гомәр абый мине шунда ук таныды. Коймаларыңны рәтлим, диде, апа. Бушлай, диде.
— Йа Рабби, сез... сез... исән икән?! Кайда идегез шул гомер?!
Йөрәктәге бозның чит-читләре кителде. Кичерер микән Хәлидә?! Кичерер микән, йа Ходаем?!
— Аждаһа бер явызлык ниятләсә, уеннан кайтмый, үтерә, дип, әни таудан олы юлга йөгерә. Без шәһәрдә урнаштык. Андагы яшәү яшәү түгел иде инде әни өчен. Ул һаман Сөнчәлесе белән төшләнде. Авыл дия-дия кипте-саргайды. Урманнан әни, яфракка төреп, нибарысы дүрт шомырт алды. Туган як истәлеге дип. Кич саен Гыймран, Кави, Бакый, Нурсөя диеп исемнәрегезне атап елый-елый шуларга нидер пышылдый иде ул. Төшләремдә дә мин аның шомырт белән әвәрә килгәнен күрәм... Ә Сөнчәле таулары әүвәлгечә матур... — Кызның күзләре мөлдерәмә яшь иде. Менә эре-эре тамчылар Галиянең керфегеннән сытылып, яңакларын чылатты. — Биш яшьлек кызчык идем, ә барысы да истә... Һәр агачы, һәр үләне... Наратлар биегәйгән икән... Риваять язам, имеш. Максатым бөтенләй башка иде. Кипкән шомыртларны яшереп кенә ияләренә ташласам, бәлки, мәрхүмә анамның рухы тынычланыр, дидем. Кичерегез, мин бит аларның каргалган шомыртлар икәнен белмәдем. Кичерегез! Менә дүртенчесе... — Кыз тартманы ачты. Соңгы шомыртны бераз учында әвәләгәч, кире савытына салып, хатынның аяк астына куйды. — Синеке иде, Нурсөя апа...
Фото: beznenmiras.ru