

6
...Җирдә ауный-ауный үкергән Гыймран яралы бүрегә охшаган иде. Нурсөя хатыннар арасында басып торды да абына-сөртенә өенә атлады. Йа Ходай, ерткычка да бала кызганыч икән... Аларда да җан дигән нәзберек нәрсә бар икән. Һай, очынып та яшәдең, Гыймран. Менә сиңа да Тобадан да тирәнрәк яра уйдылар. Түз, чыда хәзер.
Хатын баскычтан мүкәләп менде. Ул Гыймран өчен дәртләнеп хәлсезләнгән иде.
— Абау, нишлисең син, апа?! — Алия аны култыклап алды. — Башың әйләнә мәллә, апа? Даруларың кайда?
— Анда бит, анда... — Нурсөянең теле көрмәкләнә иде. — Анда... Гыймран абзаң акылга җиңеләйгән. Игезәк сыңары төтенгә тончыгып үлгән бит... Юатыр гына идем бичаракаемны, бистә гайбәтчеләре чекерәйгән. Тәмләп-тәмләп чәйнәрләр иде соңыннан...
Кыз бернинди гаҗәпләнү дә белгертмәде.
— Ят син, апа, ят, — диде.
— Гыймранга һай авырдыр. Ата кеше бит. Аның тегесе — икенче игезәге шыр исерек. Кесәсендә аракы шешәсе. Авылыгыз белән утка тотам дип акыра.
Дару да хәл өстәмәде. Алия пешергән үләнле чәй дә тынычландырмады.
— Тыкрык башыннан гына карап кил, бала. Нишлиләр икән?
— Кемнәр, апа?
— Соң... халык инде... Гыймран инде... Алия, уч төбеннән генә укыгандай:
— Ирләр кабер казый, корымга буялган Гыймран тәмәке көйрәтә, — диде.
«Хәлен сорашасы иде... Битеннән сыйпап берәр җылы сүз әйтәсе иде... Ник мин гайбәттән куркам соң әле?»
Әмма ул Алиядән кыенсынды. Кыз маңгаена хәтле каплаган яулыгының очын бөтерә-бөтерә аны күзәтә иде.
— Үлмим мин, ана каз бәбкәсен тилгәннән саклаган кебек саклама. Әйтми дигәч тә теге, — диде хатын, җаны кысылып. Әллә нәрсә, дөньясы тар һәм кысан иде.
— Алайса, мин тауда шомырт җыям. Алар каралып тәмлерә башлады. Шуны ашасаң, кәефләнәсең, апа.
Нурсөя авызыннан күбекләр кайнатып аңа кычкырды:
— Мин шомырт яратмыйм!!!
— Мәйлең, апа, — диде кыз, җилкәсен җыерып.
Нурсөя мендәр төя-төя елады. Әйе, яратмый ул, яратмый!
Тик беркем дә аның күз яшьләрен сөртмәде. Алия гаип иде. Ялгызлык кочагында өшегән хатын уе белән Гыймранга сыенды... Әмма туң бәгырьле ир дә салкын иде. Туганда ук боздан катырылган Гыймран ничек бүген генә җылынсын ди! Шушы минутларда нишли икән бичара?
Аягына таш бәйләгәндәй, вакыт бик әкрен кыймылдый. Көндез тамактан ашау үтмәде. Чәй кайнатып, кызны көткән иде, ул исә кайтмады. Шомыртлыкны каян күргән, хәерсез! Тауны аркылыгабуйга гизгәндер инде шулхәтле гомер эчендә. Шәһәр халкы табигать дип үлә, билләһи.
Көн кичкә авышкач, Нурсөя юынып чәчләрен рәтләде һәм, иң матур күлмәген киеп, урам буйлап китте. Күңел ялгышмаган: Гыймран капка төбендә тәмәке пыскыта иде.
— Нихәл син? — диде хатын, йомшак тавыш белән. — Килдем әле менә. Әзрәк кайгыңны җиңеләйтим, дим. Ходай сабырлык арты сабырлык өстәсен инде сиңа, Гыймран.
Ир яңаклары бүлтәйгәнче тәмәкесен пуфылдатты.
— Синең жәлләвеңә кем мохтаҗ, йа?
— Җәйге мунча тиз җитешә, яксам, юынасыңмы? Йөзең корым гына...
Ул Гыймранның чәченнән сыйпамакчы иде, ир башын кыңгырайтты:
— Әнә кәҗә тәкәсен сыйпа!
Әй, булмый икән, булмый! Бу адәмгә тәмле телең әрәм. Аның белән үзе кебек ордым-бәрдем сөйләшергә кирәк икән.
— Малайларыңны артык узындырган идең, Гыймран. Бәндә түзсә дә, Алла түзми шул. Яндырам дип, кичтән мине өркеткән иде кайсыдыр.
— Ничава, Бакыем исән бит, бурычын кайтарыр. Вакытын үзең билгелә, сиңа кайсы төндә җайлырак?
— Хәлидәгә сәгатен куеп килмәдегез бугай. — Нурсөя дә усалланды. — Бусын тый, ичмасам. Сине Ходай кисәтте, Гыймран, кара!
— Карыйм, карыйм, Җен хатыны! Уңда да син, сулда да син.
— Малаең сезнең өйдәме? Бер кызган-кызган, үзем колагына тукыйм.
— Маташма. Ул бистәдә әшнәләре белән кайгысын юа. Мин генә аек монда. Бугаздан төшми.
— Безнеңчә түгел икән, Гыймран, — диде хатын, тагын йомшарып. — Мөселманча түгел. Мәет догага мохтаҗ.
— Син үзеңә укы, яме. Тукта, Бакый кайгысын юдыртсын. Аннан иманыгызны көячәк ул. Кайсыгыз ут төртте, таныгыз яхшы чакта!
Ирнең күзендә иман әсәре юк иде.
Өч көн авылда җил дә исмәде. Эчә-эчә мие сыегайган игезәкләр сыңары сөнчәлеләргә «бурыч»ын кайтарырга кереште. Урамнарда кәҗә-сарык тапталды, каз-үрдәк изелде. Нурсөягә иң катысы эләкте: Бакый, машинасы белән сөздереп, капканы аударды, коймаларны иште. Хатын-кыз кулы белән генә каккан-суккан рәшәткәләр чыдам түгел иде шул. Ләкин бу шомланып көткән бәла белән чагыштырганда уен гына иде. Ут кына салмасын берүк!
— Тузыныр-тузыныр да ипләнер әле, картая-картая кешенең каны куера, — диде Нурсөя.
— Җүләр кан үзгәрми, — диде Алия. — Мин икенче атнага китәм, апа.
Хатын шатланды: Гыймранныкылар кунак кызы өчен каныкты лабаса. Бер үк вакытта моңсу да иде: ияләште шушы җан иясенә. Тырт та пырт сөйләшсәләр дә, иптәш иде әле. Сүз алышыр кеше иде...
— Озакламый эшем бетә, апа.
— Бәрәч, риваятеңне язмадың да бугай.
— Мин аны төгәллим инде, апа.
«Төгәллисең, пычагым, — диде Нурсөя, ризасыз гына. — Синең итәгеңә кыңгырау тагасы иде. Кайларда шылдырарсың икән?»
Ник мондый тилемсә уйлар миемне кайната, ә? Кыңгырау тагасы, имеш. Китәм, ди бит әнә. Күңелеңнең тарлыгына үләрсең! Өйдәшеңә күпме сабыр иттең, соңгы мәлдә генә чыгымлама, зинһар. Үз мәшәкатең дә муеннан ашкан: койма-капкаларың җирдә ята.
— Бистәгә балта остасы Гомәргә барам, — диде ул. — Биш ел күршем Хәлидә аны ир итеп асрады. Күрше хакын хаклап, ауган-егылганны төзәтер, бәлки.
Күңел үсмәсә дә, бу хәрабә оясында яшәргә ярамый иде.
Кинәт кыз су тамчысы кебек чәчрәп тамды:
— Юк, юк, син бик хәлсез, апа! Аякларың да сызлый. Гомәр, дисеңме? Мин аны үзем чакырам.
Нурсөя:
— Синең ише бала-чаганы тыңламый ул. Бик кире кеше, — дисә дә, кыз ниятеннән чигенмәде:
— Адресын әйт, апа!
— Таш кибеттән соң өченче йорт.
Бәлки, хатынның бармавы хәерлерәктер дә. Гомәр барыбер булышмас иде. Ир Хәлидәнең үлемен авыр кичерде. Һәм берсендә, Нурсөяне туктатып:
— Авылыгыз белән дәҗҗаллар сез, — диде. — Карап торып кешеләр яндырдыгыз, — диде. Ул бистәдә еш очрый, ләкин беркайчан да исәнләшми иде.
Койма-капка сылтау гына. Нурсөянең ир җанындагы рәнҗешне алып ташлыйсы килә иде. Гомер кыска, фанилыктан бакыйлыкка бер адым. Хатын шушы ярты сүәм аралыкта да гөнаһны артык күп төяде. Әзрәген бушатасы иде, бушатасы... Хәер, теге гөнаһның тары бөртеге хәтлесе дә тәмуг казанында кайнатырга җитәдер.
Нишләптер кыз озаклады. Яшь кешегә ярты сәгатьтә бистәне аркылыга-буйга иңләргә була. Хат ташучы Нурсөя ул чакрымнарны мең кат санаган инде. Эч пошу көчәйгән саен көчәя генә иде. Балта остасы Алия белән сүз боткасы пешермәс. Ул өздереп кенә «юк» дияр. Кунак автобуска юлыгып утырып китмәс: әйберләре монда. Әйбер дигәннән, тартмачык кайда соң әле? Өстәлдә күренми.
Хатын, үз-үзеннән уңайсызланып кына (карак, янәсе), кызның дәү сумкасына тыгылды, тартмачыкны тартып алып капкачын күтәрде. Өч бөртек кипкән шомырт бер почмактан икенче почмакка тәгәрәште...
Ходай кисәткәндер, мөгаен, ашыгып урта ишекне генә япты, атыла-бәрелә Алия кайтып керде.
— Ой, кызык! — диде ул, ясалма көлеп, ә үзенең йөзе ап-ак иде. — Бистәдән хәтле куды...
— Әстәгым! Бүреләр мәллә, бала?!
— Бүредән дә хәтәррәк, апа. Тыкрыкка кадәр ыжгыртты. Таптата иде машинасы белән чокырга мәтәлмәсә.
— Игезәк сыңары Бакыймыни?! Канатып тешлиләр бит, имансызлар. Алла берсен җәзалады инде. — Кинәт Нурсөя йөрәген учлады. — Машинасы белән чокырга кадалды, дисеңме? Без гөл туфрагы өчен казыган чокырдыр инде. Башы бәрелеп үлмәгәндер ич? Монысы да дөмексә, Гыймран, валлаһи, тилерәчәк.
— Исерек ул, апа. Рулен кочаклап гыр-гыр йоклый.
Кыз алгы бүлмәдә йон кофтасын киде. Аннан, ишеккә арты белән басып, сумкасында казынырга кереште.
— Мин тау белән саубуллашам, — диде ул, сәер генә.
Нурсөя шаккатмады. Аның сәерлеген табигый кебек кабул итә башлаган иде. Тауга бакча сукмагыннан гына элдертәсе кеше нигәдер тыкрыкка табан борылды. Гыймран малае уянса, өзгәләп ыргыта бит, Ходаем!
Алия, күрәчәге белән шаярткан төсле, машина янына килеп, тәрәзәсенә муенын сузды... Шуннан соң Гыймраннар очына төшеп китте ул. Нәрсә эзли, нәрсә югалткан?! Хәлидәләрнең йорты янасы кичтә хатынның йөрәге чемердәп оеган иде. Нәрсәдер сизенде Нурсөя. Бүген дә нәкъ шул хәл: йөрәк ойый. Ул, ниндидер фаҗига буласын алдан ук тоеп, туктарга әзерләнә кебек. Аптырагач, хатын өй җыештырырга тотынды. Сәфәр кешесе артыннан идән юарга ярамый, диләр. Кунакның холкы кесәсендә генә: кайтыр да, хуш, апа, дияр.
Нурсөя кызның сибелгән-таралган киемнәрен урындыкка элде. Зур сумканың замогы каптырылмаган иде. Кул үзеннән-үзе тартмачыкка үрелде. Әй Нурсөя, Нурсөя. Озын борыныңны бер кыстырасың инде. Ник шушы шомыртларга эчең кытыклана икән?
Хатынның чәч төпләре кызышты: шомырт берәү генә иде. Учына утлы күмер койдылармыни, ул тартмачыкны сумкага ташлады. Бөтен гәүдәсен көзән җыергандай, кул-аяк тартышты. Димәк, бая икесен алган... Алар белән ни-нәрсә кайнаштыра икән ул?!
Хатын әштер-өштер идәннәрне юды да, ике төймә йокы даруы кабып, түшәккә ауды. Нервысы җөй кебек тартылган, йөрәк кан сугармый иде. Эчтән үзен ашап бетерде шул. Гомер сукмагы кыек сызылды. Яшьтән үк Гыймран белән кавышып, бер оя бала үстерү иде исәбе. Бәндә сөйләр, тәкъдир көләр, ди. Көлмәгән кая! Өмет-хыяллар әнә теге җимерек рәшәткәләр кебек: әз генә күңел җилкенсә, әле берсе, әле икенчесе тыртая... Аңа бәхет турында хыяллану килешми иде.
Уйларында чәбәләнеп ята-ята, йокы даруы тәмам изрәтте. Үлемне дә тоймас дәрәҗәдә тетелеп йоклады ул. Шыгыр-шыгыр көйләгән тавышка уянганда, таң аткан, тәрәзәләргә кояшның алтынсу нурлары сирпелгән иде. Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Шунда гына ул әрле-бирле йөренгән кунак кызын шәйләде.
— Иртүк нишлисең, бала? Әйтми дигәч тә теге.
— Синең уянганыңны көтәм, апа.
— Китәсеңмени? Бүгенге рейс кичкерәк якта бит.
— Беләм, апа. Син йокы белән төнге маҗараларны сизмәдең. Ерак-ерактан уратып тормыйм, апа. Миндә әни холкы: сырлап-бизәкләп мәшәкатьләнмим, турысын әйтәм. Сөнчәледә ике хәбәр бар...
— Ай Аллам! — Нурсөя дарудан миңгерәгән башын учлады. — Бакый рәнҗетте мәллә?! Эләктең мәллә шул бәдбәхет тырнагына?! Син бит миңа туганым кебек якын хәзер. Оныт инде мырлашкан чакларыбызны, бала. Хәтереңдә мине әшәке итеп саклама, яме.
— Ашыкма, апа. Соңрак бәхилләшербез. Хәбәрнең беренчесе: исерек Бакыегыз машинасында үз косыгына тончыгып үлгән. Икенче хәбәр: Гыймраныгызның йорты янган...
Хатын, бугазына бодай бөялгән үрдәк сыман, ыйк-ыйк диде. Көчкә ике сүз сөзеп чыгарды ул:
— Гыймран... исәнме?
— Исән, исән! Бар, сөеклеңне юат!
Алия үксеп-үксеп елый башлады. Нурсөя кызның бу халәтенә игътибар итмәде, аның үзенеке көчле иде. Йа Рабби, Гыймран исән! Хатын өчен моннан да зуррак бәхет бармыни дөньяда! Исән! Ходай җәзаларын шуның белән чикләсен иде. Тик ир әле күрәселәрен күреп бетермәгән кебек... Аңа тагын да коточкычрак әрнү тиеш кебек... Юк, аларның икесенә дә уртак кебек ул...
(Дәвамы бар.)
Фото: bashinform.ru