

5
...Җәй буе туфракка бер тамчы яңгыр таммады. Кайчандыр ярыннан тулып-ташып аккан Сөлчә елгасы чыпчыклар коенса сыйрагы күмелмәс дәрәҗәдә саекты да аннан бөтенләй корыды. Ни гаҗәп, шуннан соң елга бөтенләй кысырланды. Бүген төбендә ком... Кәҗә тавы битеннән челтерәп аккан чишмә юлын адаштырган, диделәр. Августта исә уптым илаһи коелардан су качты.
Беркөнне Хәлидә бакчасыннан гына аңа эндәште:
— Урманда аулак чишмә бар. Әбекәйләр заманыннан бирле ага инде ул. Савыт бир, сиңа да чәйлек апкайтам.
— Чү, мин дә барам, урынын да белеп калырмын, — дип, Нурсөя җилкәсенә чиләк-көянтә аскан иде, күршесе туктатты:
— Барма! Минем сукмагым әйләнгеч. Кеше арытып монда!
Нурсөя аңлады: әһә, Гыймранны аулый. Ялгыз гына бала үстерүләре авырдыр. Башта ни уйлаган, җилбәзәк?! Кеше өлешен умырды да, кызын калкан итеп, хокукларын дауламакчы хәзер. Гыймран Нурсөянеке иде, Нурсөянеке! Чәнти бармагыннан тотынып, чәч бөртегенә кадәр аныкы!
Ул да хәйлә капчыгын кысып бәйләде:
— Әй, бармасам да ярый әле. Гыймранның үз чире кузгалган, ди, кисә-тапый, ди. Алла сакласын! Син дә кызың белән күзенә чалынма, — Нурсөя кара буяуны кызганмады. — Бала синеке, дип маңгаең белән таш чүкесәң дә, ышанмаячак Гыймран, чөнки йортыңда чит ир-ат исе чыгардың. Гыймран шуңа җенләнә.
— Кем әле аңа бала аткара?! — Хәлидәнең күзләре усал кысылды. — Минем кызыма ерткыч ата кирәкми. Карале, әй син. — Кинәт сердәше аңа шикләнеп карады. — Әллә шул башкисәргә гашыйкмы син? Бик сайрыйсың бит. Телеңдә гел Гыймран.
Бик уңайлы вакыт иде бу. Кыр да түк шунда күңелеңдәге сер юшкынын! Якын сердәш, терәлеп яшәгән күрше, аннан битәр хатын-кыз. Бер-берсен кичермәсләр идемени! Аһ, юк, малын да, акчасын да, хәтта соңгы телем ипиен дә бүлешә хатын-кыз, әмма ир бирми. Яратмаса да, аңа бүтәннәрне кагылдырмый ул.
Алай да Нурсөя, читтән-читтән генә суктырып:
— Әвен хәтле тап-таза ирне әрәм яткырмаска иде инде, — диде.
— Гыймран бистә хатыннары белән себерелеп туйгач, сабынлап юарсың да түшәгеңә салырсың, — диде Хәлидә, нигәдер турсаеп.
Нурсөя дә ачуын тыялмады.
— Син соң, үзең соң, кем әле ул хәтле?! Сиңа да йортка кергәннәр иде бит.
— Керерләр дә! Мин синең кебек саз бакасы түгел, күлдә генә бакылдап ирләр чакырмыйм, алар үзләре эзләп таба.
Сердәш бәгырьгә берьюлы йөз энә белән чәнчеде. Савыт та алмады ул, пыр-пыр тузынып өенә китте. Күңелеңдәген түк, имеш. Телсез карчык оныгы лабаса ул! Әнә сөйләмәсәң дә, барысын да сизгән.
Икенче көнне Нурсөя кибет каршында Гыймран белән күреште. Эчә-эчә ирнең йөзе камыр кебек кабарынган иде.
— Әйт әле, Җен хатыны, күршеңне нишләтим? Өч төн рәттән килдем, ишеген ачмады, — диде Гыймран, ярылган иреннәрен ялап.
Нурсөя сердәшенең кичәге каһкаһәсен йотып бетермәгән иде.
— Балга сырышкан чебеннәр шикелле инде сез ирләр. Тәки Хәлидә дип үләсез. Кайсыгызга гына ачып өлгерсен инде ул ишеген?!
— Башка сакал-мыекка ача алайса! — Ир тешен шыгырдатты. — Без — сөйкемсез сөяк алайса. Баласы кемгә охшаган?
— Кемгә, дип... Һәрхәлдә, сиңа түгел. Үз атасынадыр, теге прорабка. Кызын да үзе сыман йомыкый урман пәрие итеп тәрбияләде инде.
— Миннән йөз чөергән хатыннарга көн юк, ишет!
Гыймран кулындагы буш шешәсен баскычка томырды. Их, аның ни белән янаганын белсә икән Нурсөя! Гыймранның гайрәтен чигереп, Хәлидәдән биздерәм дип кенә зәһәрләнде бит ул. Ә моның ахыры коточкыч фаҗига белән тәмамланды.
...Соңгы арада (миендә умарта күче жуылдый диярсең) хатын йокысызлыктан җәфалана иде. Төнлә ул, тамагы чатнап, су эчәргә торды. Капка төбеннән өч ир узып китте дә уңга борылды. Нурсөя ян тәрәзәгә бакты. Ай яктысында дөнья ап-ачык күренә иде. Менә «төнге кошлар» Хәлидәләр коймасыннан сикерде. «И Ходаем, сердәшнең азуы чамадан ашты, күч-күч ирләр белән шаяра», — дип уйлаган гына иде хатын, берьюлы өч төштә — келәт, сарай, өй нүешендә ут үрләде һәм Нурсөянең шарайган күзләре белән бергә үсте-зурайды... Ут төрттеләр! Раз-бой! Хатын, агач кебек каткан аякларын сөйрәп, ишеккә ташланды. Әмма өйалдында аны сугып ектылар. Мышнавыннан таныды Нурсөя: Гыймран!
— Шаулама, җен! Үтерәм! — дип ысылдады ир. — Малайлар, живо чоланга качыгыз!
— Нишлисез сез, ерткычлар!!! Кеше яндырасыз бит!!!
Хатын авырткан тез капкачын уа-уа тормакчы иде, Гыймран аягы белән аның җилкәсенә басты:
— Шым бул, дим!
— Сүндере-е-е-гез, — дип чәбәләнде борыны белән идәнгә кадалган Нурсөя. — Баласы-ы-ы ха-кына-а...
— Әллә кайчан өй тирәли чатыр чабадыр, шайтан таягы! — дип хихылдады ир.
Чоландагы үсмер малайлар да көлеште:
— Син, әти, аларның ишегенә көрәк терәдең, катырак янсыннар, дидең.
— Шым, дим, әнчекләр! Бар син, чык! — Гыймран аягын алды. — Чык, диләр, чукрак! Комганыңда суың булса, сип!
Бер кашык суга тилмергән авыл халкы утны ничек авызлыкласын ди! Хәер, су да көчсез иде монда. Йокы сөреме белән исергән кеше уянып йөгергәндә, бүрәнәләр кисәүгә әверелгән иде.
— Төн җилсез, бәхетең — ут сиңа авышмады, — диделәр Нурсөягә. Ә ул, акылдан язгандай, Хәлидәне эзләде. Кемдер аны бистәдә кунакта диде. Юк, сердәше өйдә иде. Кичкырын ул бакчасында бәрәңге казыды. Димәк, янды, кызы белән икәүләшеп янды!!!
Бу мәхшәргә Гыймранның мыек очы да селкенмәде.
Ул, йодрыгын хатынның борынына ышкып:
— Иснәдеңме? — диде. — Иснәдең, ыһы. Әгәр исемемне төрләндерсәң, балта белән башыңны чәрдәклим. Үзәктән тикшерсәләр, әйт, кичтән чүп яндырды, диген. Учагын сүндермәгән, диген. Кайнар көлдән дөрләгән ут, диген. Оста гына шик-фәләннәрнең тишек-тошыгын томала.
...Өч көннән милиция «хуҗа гаебе белән» дип, «эш»не япты. Хәлидә бистәдә дигән хәбәр дә расланмады. Көл өемен генә зиратка илтеп күмделәр...
Шушы хәлләрдән соң Нурсөя боекты. Гыймраннан да күңеле сүрелде. «Кеше яндырам дип ут төртмәдек без, — диде ир, берсендә уфтанып. — Сабак бирмәкче идем малайлар белән. Тәкәббер Хәлидә йорт-җирсез калса, бәлкем, миңа кияүгә чыгар, дидем. Баласы белән дә ала идем мин аны. Чибәр ие, су анасы!»
«Кайсы җире чибәр, ә?» Инде Нурсөя мәрхүмәдән дә көнләшә иде. Әлеге фаҗига еллар тузаны белән күмелер дисә...Чү, вакытны ашыктырма икән. Аның үз бизмәне, үз чамасы... Гыймранга яңадан хисләр кайнарланган мәлләр иде. Тегесе дә, эчүен ташлап, хуҗалыгын тергезә, очраганда әллә ничә төрле ишарә белән (ул күз кысулар, ул елмаюлар) уза иде. Әлбәттә, җил котырса (хәтер уянса), тузан өермә ясап һавага күтәрелә һәм көн яктысын (күңелне) каплап шомландыра иде. Янды бит Хәлидә белән кызы, янды!!! Хатын бер өермәдә тончыгып, бер яктыга үрмәләп яшәгәндә генә мәрхүмәнең рухы эзәрлекләргә тотынды: төннәрдән бер төнне тау өстенә чыгып басты Хәлидә... Нәкъ шомыртлар каралган чак иде. Менә унбиш ел шулай. Нурсөя, аптырагач, бистәдәге белекче карчыкны үзендә кундырды. Икәү, тауга текәлеп, озак баскычта утырдылар.
— Әнә, әнә, — диде хатын, карчыкны җиңеннән йолыккалап. — Кызы белән...
— Кая, кая? — Белекченең күзләре алмаз иде, ул алай да күзлек киде. — Юк бит, бәбкәм, берни дә юк бит. Нарат ботаклары гына тырпаешкан.
— Әнә, әнә! Хәлидәнең кулында чиләк!
— Бисмиллаһир-рахманир-рахим... — Карчык, дога укып, Нурсөянең битенә өрде. — Җен алдый, бәбкәм. Чирле син, бәбкәм. Аллаһы Тәгалә сиңа мондый җәзаны никләр тәгаенләде икән соң? Тәүбә, тәүбә!
Аңа белекче дә ярдәм итмәде. Ходай да кичермәслек гөнаһны адәм кулы белән генә юарлык түгел иде шул. Ә гөнаһ, күр, галәмне айкап, кире үзеңә кайта! Җәза булып! Бүген Гыймран малайлары «яндырабыз» дип аңа янады. Бәрәч, ул инде яна! Тәрәзәләр кып-кызыл лабаса! Нурсөянең борыны төтен исен тоймый микәнни?!
Хатын ишеккә табан шуышты. Йа Ходаем, тыштан терәтмәгәннәр! Котыла икән, котыла. Хәлидә дә, ут камагач, ишекне эткәндер. Нурсөягә егерме адым гына иде югыйсә. Коткара ала иде!
Нурсөя туп кебек өйалды баскычыннан мәтәлде. Авырту сизмәде. Аңа ничек тә читкәрәк шуышырга кирәк иде. Төнге салкынча һава айнытып җибәрде. Аның тәрәзәсе кызаргач, димәк, каршы урамда яналар. «Аһ Аллам, кемгә хәсрәт тагы» дип, Нурсөя капкага табан титаклады. Әллә аяк бармагы сынган, әллә каймыккан иде. Ялангач беләкләргә кызу бәрелде. Йа Ходай, Гыймран малайларының алпавыт утары хәтле йорты утка төренгән! Нишләп тып-тын гына яна ул?! Нишләп аны сүндермиләр?! Коеларда мөлдерәмә тулы су. Ә-ә, кеше юк, кеше. Авылда аксак-туксак карт-коры гына. Бистә ягында янгын машиналары улашты. Күргәннәр булыр. Күрми ни, офыкны өтә ләбаса!
Койма буенда кунак кызы белән маңгайга-маңгай бәрелештеләр.
— Кайда идең син, бала?! — Хатын үзалдына калтырый иде. — Башкисәрләр сине таптырып җелегемне киптерде. Йортыңа ут төртәбез, диделәр.
— Сиңа чират тимәс әле, үзләре янып ята бит, — диде кыз, тыныч кына. Әйтерсең салам кибәненә шырпы сызып ыргытканнар! Әй бу яшьләрнең гамьсезлеге.
— Йорты төзелер анысы, Гыймран малайларының акчасы күп. Кеше-фәлән генә эчтә калмасын. Кичтән бик шау-шу иде анда. — Нурсөя баягы соравына җавап ишетмәгән иде. — Кайда идең син, ә?
— Күп белсәң, тиз картаерсың, апа.
— Яшәрүгә табан бармабыз, әйе. Пожар ягыннан кайтышың, ахрысы.
— Шикләнмә, авызымнан ут өрдертергә мин аждаһа түгел.
— Җә, сураеп тормыйк, керик. Бездән ни ярдәм инде.
— Иркенләп янсыннар, әйеме? Сезнең авылда шундый гадәт бар мәллә?
Кыз аның һәр сүзен кирегә сукалый иде.
— Нинди гадәт ул?
— Ерактан гына тамаша кылу.
Нурсөянең күз кабагы тартышты. Аһ Алла! Кыек атып туры тидерә бу тел бистәсе!
— Күбәләк, канаты белән җилпенеп, учак сүндерсә икән, — диде ул. — Син тугарылма, яме? Өй янды дип, алар кара ниятләреннән тайчынмас, бер нәпселәрен сузганнар икән, тагын килерләр. Сиңа риваятьме, башыңмы кыйбат? Бүген тынычлап йокла, таң белән мин сине арканлап олы юл тукталышына илтәм. Әйтми дигәч тә теге.
Тик ул җилгә генә гайрәтләнгән икән, иртән кызның караваты буш иде. Ничек мыштым гына сыза соң ул, йа?
Урамнан шаулаша-шаулаша хатыннар үтте. Бистә гайбәтчеләре янгын карый, имеш. Ә Нурсөя ул якка күз салырга да курка. Кисәү өемедер инде. Кайчандыр үсмер игезәкләр Хәлидәгә ут төрткән иде, ә бүген үзләре янды. Ходай чокыр-чакырны тигезли икән ул.
Хатын нишләргә дип йөдәгәндә, Алия кайтты.
— Син... син, әйтми дигәч тә теге. Кар кебек эрисең, билләһи. Җыен! Бистә аша гына тукталышка озатам.
— Соңгы автобус түгелдер бит, апа. Бар син, Гыймраныңның хәлен белеш.
— Нинди сүз бу? Нишләп минем Гыймран ди әле ул? — Нурсөя шап-шоп алъяпкыч итәген какты.
— Алдашма, апа. Күзләреңдә гел шул ир шәүләсе...
Кыз дыңгылдатып урта ишекне япты. Бу юлысы турдан ир-атлар узды. Гыймранның йөрәге ярылган мәллә? Кайгы күсәге үз капкаңа бик каты ора шул.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com