Чәчмә әсәр
5 Ноября 2023, 17:07

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (5)

Хатын, ухылдап, салкын идәнгә егылды. Тәне барыбер суынмады.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (5)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (5)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (5)

 4

 

...Хатын, кулын йодрыклап, кат-кат күзләрен уды. Иртәнге томан белән өретелеп, таудан Хәлидә төшә иде. Ул туп-туры Нурсөяләргә табан атлый. Йа Ходай, моңарчы төнлә генә җанлана иде, ә бүген...

Нурсөя кычкырып-кычкырып догаларын укырга кереште. Ләкин өрәк килә дә килә иде. Чү, хатын саташа түгелме соң? Нинди Хәлидә ди, кунак кызы лабаса бу! Кара-кара, атлап йөрешләре тач Хәлидәнеке!

— Таң әтәчләре дә уянмаган, син аяк өстендә, — дип мыгырданды Нурсөя. — Ишек ачылганын да ишетмәдем.

— Син каты йоклыйсың, апа.

— Йоклар сиңа! Минем ярты гомерем уяу үтте.

— Борчуларың күптер, апа.

— Каян? Җан кыйнарга исерек ирем юк, тәүфыйксыз балам юк, усал каенанам юк, ут үрләтеп талашыр күршем юк.

— Нәрсәдер эчтән кимерә, димәк.

— Анысы синең хәсрәт түгел, бала. Әйтми дигәч тә теге.

— Ачуланма инде, апа.

Алиянең күзләре яшьләнгән иде. Әйтерсең керфекләренә чык бөртеге кунган! Һәркемнең үз уе да үз моңы шул. Моның да күңелендә бер-бер сагыш кошы талпынадыр. Чит җирләр, чит кешеләр. Элеккеге елларда зур укулардан студентларны бәрәңге җыярга җибәрәләр иде, хәзер әллә нинди мода: риваять, әкият, хикәят, фәлән-фәсмәт. Әти-әнисен дә сагынадыр, шәт.

— Әйдә, бистәнең ала каргалары белән дуслаштырам. — Кызгану хисе Нурсөяне йомшартты. — Аларда сүз буа буарлык. Берсенең салам бөртеге хәтле гайбәтеннән икенчесе кибән өя.

Урман аша үтеп, бистә башына кергәндә генә арттан машина кычкыртты. Нурсөянең йөрәге какты: Гыймран башкисәрләре! Кичтән үк шомланган иде хатын. Авылга тагын бер бәхетсезлек агыла сыман. Аның йорты өстендә генә тубал-тубал кара-коңгырт болыт асылынды. Ни яңгыр, ни боз болыты.

Ул, кызны юл кырыена табан кысрыклап, җилкәсе белән ышыклады.

— Тик тор, бала!

Җир тишеп, тычкан чинаткан дәҗҗаллардан якты дөнья йөзләрендә кем качып котылсын ди!

— Әй син, Җен хатыны! Артыңа кемне яшердең? — Машина тәрәзәсеннән игезәк сыңары бүселде. — Җәле, каплама!

— Ни... оланнар, шәһәрдәге туганымның кызы ие.

Авыр йөк күтәрдемени, Нурсөянең аяк буыннары сыгылды.

— Туганыңмыни фәлән... — дип сүгенде сыңар һәм, сикереп төшеп, хатынны читкә йолкып атты. — Каплама дигәч каплама! Оһо, безнең биләмәдә яңа түшкә! Чибәр, каһәр! Ничек безнең кулларда үчтеки сикермәдең икән син, фәләнеңне... Җәле, яулыгыңны сал!

— Кит, хәшәрәт! — Кыз, чебен куган сыман, кулы белән селтәнде.

Хатынның күз аллары караңгыланды. Көпә-көндез дөнья белән хушлашырга язган икән Ходай. Хәзер аны да, Алияне дә сугып җиргә сеңдерә болар.

— Бакый, төш әле, фәлән! Монда бер түшкәсе миңа кизәнә, һа!

Икенче игезәк сыңары машинадан гына ырылдады:

— Хәзер булашмыйк, фәлән! Төнлә яулыгын чиштереп, чәчен тарарбыз. Киттек!

— Дәшмә, зинһар, бала! — дип пышылдады Нурсөя.

Алиянең исә күзләре нәфрәт белән күмерләнеп яна иде.

Машина тәгәрмәченнән пырылдап очкан тузаннан икесе дә каһ-каһ йөткерделәр.

— Менә шулар инде Гыймран малайлары. Алардан милиция дә шүрли. Әйдә кире борылыйк, бала. Риваять кайгысымыни монда. Төнлә әбиз ишегеңне каерып керәчәкләр инде.

Кыз бәхәсләшмәде, җан кадерлерәк иде.

— Син аларның әшәкелеген белсәң иде, бала. Алла суктырыр инде дә бер. Ул көннәрне күрмәбез инде без.

— Күрерсең, апа.

Бигрәк кистереп әйтеп куя бу бала. Милициягә гариза язып илтмәкче, ахрысы. Йа Аллам, хәзер генә зарланды бит хатын, ул башкисәрләрдән милиция үзе дә шүрли, диде.

— Төштән соң үзәккә автобус бара. Башың сау чакта Казаныңа сыптыр, бала. Төнлә әбиз ишекне каерачаклар.

Алия юлдагы таш кисәген тибеп очырды.

— Юк!

— Нәрсә «юк», бала?

— Эшемне төгәлләмичә мин беркая да китмим. Менә шулар инде, дидең мәле син?

Хатынның зиһене чуалган иде.

— Кайчан әйттем? Нәрсә әйттем, бала? Ә-ә, Гыймран малайлары, дидем. Син аларның корбаны инде хәзер, бала. Яшь кызларны харап итә, кабахәтләр. Йә, кая яшерим мин сине, бала?!

— Өзгәләнмә, апа. Алар миңа чәнти бармак белән дә кагылмас.

«Их, син игезәкләрнең явызлыгына тармаган шул», — дип әрнеде Нурсөя. Йә, кая яшерергә бу кыз баланы? Печәнлеккәме? Идән астынамы? Дөньяңны актарып табачаклар бит.

Алия бүлмәсендә озак кына утырды. Ачык ишектән аның ярты ягы гына күренә иде. Хуҗабикәнең күзе очлы: теге тартмачык белән уйный. Менә ул, урыныннан торып, дәшми-тынмый гына ишегалдына чыкты. Мөгаен, шайтан коткысыдыр (югыйсә хатынның кеше әйберенә ымсынганы юк иде), ул, бусагадан сикереп кенә үтеп, тартмачыкка иелде. Йа Ходаем, нинди кара орлыклар соң болар? Дүрт бөртек! Әстәгъфирулла, кипшенгән шомыртлар.

Өйалды идәннәре сыгылды. Нурсөя, үкчәсенә ут элгәндәй, кече бүлмәгә атылды. Юк, шайтан алдады, шайтан! Шомырт дип нәрсә күрсәтте икән, мәлгунь?!

Көн чамасыз озын тоелды. Хәерсез кара-коңгырт болытлар, шуышып, Гыймран малайларының йорты кыегына эленде. Аларда чи-чи музыка чинаталар иде. Төнлә «пәри туе» гөрләтерләр, мөгаен. Күпме кыз-кыркынның башын ашадылар шул йортта... Чираттагысы — Нурсөя кунагы. Ә Алия бик тыныч. Көндез беркем дә янап куркытмаган кебек.

— Яле, җылы гына киен дә идән астына чум, — диде Нурсөя, ваемсыз кызга боерып. — Өстеңә сәләмәләр ташлармын. Тапмаслар, нибуч.

— Алар сиңа тияме, апа?

— Тия, дип... Әллә тагы.

Ул монысына төгәл генә җавап бирә алмады. Игезәкләр аталары белән Нурсөя арасындагы гыйшык маҗараларыннан хәбәрдар иде. Шуны белгән тәкъдирдә дә Нурсөяне санламый иде алар. Җен хатыны иде аның кушаматы. Җен хатыны... Нинди ямьсез исем! Гыймран белән кушылсалар, бәлки, үги әниләренә юньләп эндәшерләр иде.

— Ходайдан узып җанымны суырмаслар әле, — диде ул, хисләреннән оялып. И беркатлы кәбестә! Аның ни-нәрсә уйлаганы кызга бик мөһим ди.

— Сүзләрең алтын, апа. Аллаһы Тәгалә тәкъдиреңә язмаса, йөз юлбарыс та куркыныч түгел. Теләсәң, идән астына үзең кач, ә мин эш белән киттем.

— Төнгә каршы ниткән эш ул?!

Кунак көлемсерәп куйды. Аның бу куркак хатынга буйсынырга исәбендә дә юк иде. Ул тартмачыгында казынды-казынды да, корт чаккандай, торып урамга йөгерде. Нурсөя, аның артыннан күзәтергә теләп, тәрәзәгә капланды, әмма кыз караңгылыкта йотылган иде.

Ә өстәлдәге тартмачыкның капкачы ачык иде! Йозагын бозгач, ул аны зур сумкасына тыга иде. Ашыгып онытты бугай. Җен алдамаган: кипкән шомыртлар! Тик алар нишләптер кимегән — өчәү генә. Берсе ярыкка кысылган дисәң, ярыгы да юк. Әй, искә төшсә, йөрәккә кан сава, Хәлидә дә шомырт киптерә иде бит. Осталыкта телсез әбисеннән дә уздырды ул. Бервакыт ярты Сөнчәле эч китү кизүеннән тәгәрәп ятты. Ә сердәшенең шомырт суын ясап эчкән кешеләр, «эһ» тә димичә, кикереп кенә йөрде.

Кинәт даң-доң бикле ишеккә типтеләр. Башкисәрләр! Ялгыз хатынның ишеге җәйге күбәләк инде ул, өф дип өрсәң, канаты каерыла.

Көне буе җыелган курку куырылып бөрешкән иде бугай, хатын алай ук җебемәде, үзенә генә ишетелерлек итеп:

— Кеше кебек түгел инде сез, җимерәсез, — диде. Ул игезәкләрне гомер буе аермады: Кави белән Бакый бер үк төстә, бер үк кыяфәттә иде. — Син кайсысы соң әле?

— Мөгезлесе! — Ирен читләренә буй-буй селәгәе аккан егет, суда йөзгәндәй таза беләкләре белән һава ишеп, алгы бүлмәгә ыргылды. — Кайда кунагың?

— Нинди кунак, улым?

Ай, беренче мәртәбә «улым» диде Нурсөя. Гыймран белән никахланса, аның улларына шулай дәшәр микәнни?

Бүлмәдә өермәдәй бөтерелгән башкисәр, бәләкәй гәүдәле хатынны чебен сыман учында сытарга җыенгандай, бармакларын тырпайтты:

— Кайда чәчбикә?!

— Алияме? Алия... — Нурсөя аркасы белән, сагыз төсле, диварга ябышты. Китте дисә, сумкасы да, яулыгы да урындыкта. — Бистәдә, дусларында. Кунам, апа, диде.

— Безнең вакыт күп, көтәрбез. Кайткач та, үзең җитәкләп китерәсең! Шылдымы, Җен хатыны? Кирегә катсаң, өеңдә бикләп яндырабыз. Тегеләр кебек. — Егет, Хәлидәләр ягына төртеп, бармак шартлатты. — Көпә-көндез утта өтәбез! Безгә суд та, төрмә дә юк!

«Юк, юк, юк...» Чигәләр зеңгелдәп шаулады. Юк шул, сезгә бернинди дә хөкем юк.

Хатын тупсасы ватылган ишеген көч-хәл белән күтәреп япты. Тәне утта пешкәндәй кыза иде. Бу нәсел бәндәләреннән иман җәяү качкан, бу нәсел бәндәләренә чебен ни дә, кеше ни. Гыймран жалу бирсәң дә якламаячак. Игезәкләренә табынган адәмнән мәрхәмәт көтмә инде. И Аллам, күктән аңа коточкыч җәза юлланыр, һәм ул да Хәлидәләр сыман утта куырылыр микән? Гөнаһысы шундый ук кичермәслекмени соң, йа? Фаҗиганең сәбәбен яшерде, әйе, яшерде... Аның телен канатканчы тешләттерделәр һәм менә шул тешләнгән теле белән үзен дә утка атачаклар.

Нурсөя көчсез, тәвәккәл түгел иде. Баш алып качардай урының булса икән. Бәлки... Алия аны вакытлыча гына үзләрендә яшәтер? Кайчандыр ике сердәш шәһәр турында хыялланганнар иде. Матур киенергә яраткан Нурсөя биек үкчәле туфлидан гына тротуардан теркелди, имеш. Сөнчәледә язынкөзен билдән пычрак, аякта гел резин итек. Яшь кызларга ни ямь инде. Китмәделәр... Авыл баткаклыгы суырды...

Хатын, ухылдап, салкын идәнгә егылды. Тәне барыбер суынмады. Ул, ыңгырашып, уңга-сулга чайкалды. Яшь чакта шәһәр сеңдерер иде әле, ә хәзер гомер көзенең сары яфракларын җил кыштырдатканда, кайсы ташпулат бусагасыннан уздырсын ди. Кала урамнарында Нурсөядән башка да чүплек савытында актарынган хәерчеләр күп. Аның язмышы — шушы Сөнчәле. Җәзасы да шушы Сөнчәледә... Әллә четер-четер янганда: «Ник коткармыйсың, сердәш?!» — дип, Хәлидә каргады микән?

 

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас