

Ярты төнгә хәтле сүгенә-сүгенә көтте егет, ә Хәлидә таң беленгәндә генә кайтты. Тырысы туп-тулы шомырт иде.
— Адаштың мәллә? — диде күз кабаклары шешенгән Нурсөя. — Турыңда Гыймран ухылдаганда йокы юлдашмыни.
— Балачактан ук таныш урманда адашсаң тагы.
— Төнлә кем шомырт чөмли инде?! Әллә нинди син, Хәлидә.
— Ә кем төнлә чөмли әле?! Кичтән үк тутырам мин савытны.
— Аннары нишлисең? Гыймраннан качасыңдыр инде...
— Ул башкисәр йөрер-йөрер дә, суыныр әле.
— Хәлидә, сердәшкәем. — Нурсөя дустын кочаклады. — Чынлап та Гыймраннан араланыйм дисеңме? Чәчеңне кистер! Төптән үк. Ул, озын толымлы кызга гына өйләнәм, ди.
— Ант мәгәр?
— Ант, ант!
Хәлидә дулкын-дулкын чәчләрен бармаклары белән тарады. Их, бер кодрәт белән шуларны Нурсөянең башына беркетсәң иде! Уралсын иде Гыймран, мәңгегә уралсын иде.
— Мә, туракла! — Хәлидә халат кесәсеннән кайчы алды. — Үләннәр кыркырга яраган чәчкә дә ярар.
И туракламыймыни соң инде Нурсөя! Ул, сердәшенең гүзәллеген тамчы да жәлләмичә, кайчысын эшкә җикте. Черт-черт, черт-черт... Тотам-тотам чәч яфрак төсле җиргә түшәлде...
...Кич белән капка төбендә ләчтит сатып утырганда, тыкрык башында кияү егет күренде.
— Килә-ә, — диде Нурсөя, аякларын тыпырдатып. — Мин өйрәткәннәрне онытмадыңмы? Әйдә тор, каршысына атла. Җебемә, яме? Өргән эткә каршы син дә өр.
— Тибеп очырмас микән, Ходаем?
Хәлидә, башындагы яулыгын төшереп, иңнәренә япты.
— Нихәлләр, егет асылы? — Кыз юл уртасына чыкты. — Танымыйсыңмы? Хәлидә мин. Чүп-чар яндырганда аягым таеп учакка егылдым да толымнарымны өттем менә...
— Атаңның кара сакалы-ы! — Гыймранның бәбәкләре шарланып оясына сыймады. — Ничә көн шушы килбәтсез артыннан чаптыммы мин?! Тфү, кыркылган сарык!
Хәлидә тораташ иде. Нурсөя аны этеп-төртеп кенә кузгатты.
— Йә, ник каттың син? Җиле тиде мәллә? Гыймран тыкрыктан югалган иде инде. Күзенә яшь бәргән «кыркылган сарык», иреннәрен уймакландырып: — Яратмаган икән, яратса, кыска чәчемне хурламас иде, — диде.
Әй, кеше күңеле карурман шул. Эчтән генә, яшерен генә Хәлидә дә егеткә өметләнгән, әмма качкан кыланып, эзләттереп, үз бәясен күтәргән. Хатын-кыз җебе — чуалган йомгак бит ул. Энәсе кадый дип тирги тора, кочагына чума тора. Гыймран аптырамады, озын чәчле Фәһимәгә өйләнде. Шуннан соң Хәлидә отыры сәерләнде. Әйтерсең ул телсез әбисенең күчермәсе иде, иртә-кич урманда буталды. Уртак табактан ашаган ике сердәш әкрен генә бер-берсеннән ерагаеп читләште. Дөрес, алар сөйләшә дә, көлешә дә, ләкин ике арадагы элеккеге ихласлык сүрелгән. Беркөнне Хәлидә мунчада кычыткан төнәтмәсе белән чәчен чайкады.
— Яңадан үстерәм! Синең тозсыз киңәшләреңне тыңлап кияүләрдән колак кагасым юк, — диде.
Чәч озынайды, тик нишләптер кияү балакайлар чиратка тезелмәде. «Гыймран әле Хәлидәсе, әле Нурсөясе белән кети-мети уйный» дигән гайбәт, мөгаен, аларның кул-аягын богаулаган иде. Ә утсыз төтен булмый! Төнлә Нурсөя ишеген бикләмәде шул... Хәлидә нишләде икән? Гыймран аудан кайтканда аны да кочагында җылытты микән? Шуны беләсе килеп өтәләнгән Нурсөя төнлә озак-озак ян тәрәзәдән багар иде. Күрше йортта исә тынлык... Тычкан уты да җемелдәми. Чәч үстерә, имеш. Гыймран, ач күз, өйләнеп кенә кызган ташын бастырса икән. Аңа Фәһимә дә, Нурсөя дә кирәкми, ул Хәлидә дип шашына иде. Ә сердәш үзе һаман да аңардан җирәнә бугай. Яраткан кешең турында тешең сызлагандай сөйләшмиләр лә. Бит Хәлидә, Гыймран дисәң, нәфрәтенә буыла иде.
— Корсаклы хатынны тибә-тибә кыйнаган, ерткыч!
— Мылтык түтәсе белән Сафа абзыйның маңгаен тишкән, ерткыч!
— Урамда машинасы белән бәрдереп, сыер имгәткән, ерткыч.
Хәлидәнең телендә «ерткыч» кушаматы йөзгә төрләнер иде.
Берсендә Нурсөя: «Ул «ерткыч» дигәнең иркәләгәндә аю кебек йомшара», — дип әздән генә ычкындырмады. Читен иде, ай читен! Энә очы хәтле серен дә яшермәгән сердәше белән йөрәк хәлләрен уртаклашасы килә иде.
Хәлидә, сизгән сыман:
— Бүтәннәр белән чуала, ди әле тагы, ерткыч, — диде. «Бүтәннәр» төркемендә, мөгаен, бер Нурсөя генә түгел иде. Гыймран бистәдә дә шаяра икән. Хат ташучының колагына хәбәрләрне җил китереп кенә сылый. Фәлән хатын «минеке» дип мактанган, фәлән хатын «мин — аныкы» дип чытыкланган. Ирнең кочагында май сыман эрегән Нурсөя генә авызына су капты. Чөнки Гыймран: «Әгәр дә мәгәр, йомран төсле, Хәлидәгә сүз ташысаң, үтерәм», — диде.
Фәһимәнең игезәк малайлары туды. Алар бишектә генә фәрештә иде. Аталары камышлыкта гөрес-гөрес үрдәк-каз атса, бот хәтле игезәкләр эт-мәче җәзалап кул шомартты. Бичара хайваннарның үләксәсеннән урамдагы коелар сасыды. Гыймран аларның һәр явызлыгын хуплап, акча белән авызлыкландырды. Тугыз яшьтә Кави белән Бакый бистә кибетендә сыра белән сыйлана иде. Кыйнала-кыйнала сынган сөякләре ялганмаган әниләре бик яшьләй гүргә кереп яткач, малайларның күзеннән ике бөртек яшь таммады. Аталары кебек каты бәгырьле иде Кави белән Бакый. Яшь әнине алар чәйнәп кенә йотачак иде. Шуңа күрә Гыймранның сөяркәләре «мин» дип аның йортына ыргылмады. Ә Нурсөя барысына да түзәргә риза иде. Тол иргә иң кулай хатын ул инде, ул! Аш-суга оста, чиста-пөхтә... Җанында чәчелмәгән-түгелмәгән наз һәм сөю...
Ләкин аның кулын сорап ишек шакымадылар. Гыймран таптап ялтыраткан сукмакларга тузан кунды. Аның каравы Хәлидәләр тәрәзәсендә ут тиз сүнә иде. Колакка сизгер иде Нурсөя, күршесенең капка келәсе шалтыраса да уяна иде. Ә монда келәдән алда лас-лос турдан узган аяк тавышы... Кем дип баш ватма: Гыймран! Ул гына борын яфракларын киңәйтеп мыш-мыш сулый. Кая бара дип, табышмакка җавап эзләмә: урам Хәлидәләр белән бетә. Ары табан — тау.
Итәк астында учак ягып, коймак пешерә икән бу сердәш. Ерткычны күралмыйм диюләре чеп-чи ялган! Бәлки, күралмыйдыр, бәлки, монысы хактыр. Хәлидә бик гарьчел иде, ул теге чакта — чәче кыркылган чакта — егетнең төкереп китүен гафу итмәде. Шуның өчен үчегүе дә ихтимал. Менә Гыймранны үзенә ияләштерер дә аннары артына тибәр. Нурсөяне елата-елата дөньядагы бердәнбер татлы җимешеннән аерганын белсә икән сердәш! Белмәде... Югыйсә, йөрәкне телеп, көлә-көлә төнге маҗараларын сөйләмәс иде.
— Төкергән төкерекләрен үзеннән ялаттым аждаһаның. Дүрт аякта үрмәләттем. «Чык миңа кияүгә», — ди. Мәйтәм, айны да учлап тотар идең дә, буең кыскарак.
Төннәрен урманда йөри торган гадәтен кабат яңартты күрше. Тәрәзәдә ут кабынмады. Ә Гыймран бикле ишеккә килде дә китте, килде дә китте. Ул ялгыш та Нурсөянең капкасына бәрелмәде. Ир Хәлидә кармагында чәбәләнә иде. Шулай-шулай хәйләкәр сердәш, аның канын уйнатып, тилертә-шаштыра иде.
Бервакыт ул күршесенең ишегалдында ят кеше күрде. Көпә-көндез! «Гыймранны көнләштерер өчен сөяркә тапкан», — дип уйлады Нурсөя. Йомыкый гына Хәлидә дөньяның сыртына атланып чаба: берсен этә, икенчесен тарта... Нурсөя генә, Гыймранга тугрылык саклап, күзләренә пәрдә корды менә.
— Төзелеш прорабы ич ул. Аягына күгәргән кадак кадалган да, шуның урыны шешкән, ярасын чистартып бәйләдем, — диде Хәлидә, аны беркатлыга санап. Янәсе, бистәдә хастаханә ябык икән. Мыжлаган чир-сырхау белән ябалар ди сиңа! Күзгә төтен өрә, төлкебикә. Гаҗәп, ят ир дүрт-биш мәртәбә күренде дә эзен суытты. Ә өч айдан Хәлидәнең җиңелчә генә корсагы кабарды.
— Карбыз йоттың, ахрысы, — диде Нурсөя, киная белән.
— Йоттым шул. — Хәлидәнең күзендә яшь тамчылары җемелдәде. — Оят, кызый. Сиңа әйтергә дә хурландым.
— Үзең дә инде, ачык авыз! Өч тапкыр очрашкан прорабтан балага узасың, — дип шелтәләде Нурсөя. — Аягына кадак кадалган, имеш.
Ә үзенең сөенечтән дөньясы нурланды. Ниһаять, көндәшләр ярышы тәмам. Хәзер Гыймран, алтынга манчылса да, хыянәтче күбәләккә өйләнмәячәк.
Хәлидә күкерт сыман кабынды:
— Син нәрсә! Мин ул прорабның исемен дә сорамадым. Ярасын бәйләдем дә җибәрдем.
— Җилдән яралган, алайса, балаң...
— Яралмаган! Аның әтисе — Гыймран. Нурсөянең умыртка баганасы чатнады.
— Йа Аллам, нишләдең син?! — диде ул, җан ачысы белән. — Син, син...
«Син урлап минем иң татлы җимешемне өздең», — дияргә көче җитмәде.
Ә сердәш аны үзенчә аңлады.
— Әйе, әйе, Гыймран — адәм актыгы. Мин дә тиле! Акыллы кеше шул ерткыч белән төн кунмас иде. Тиргә, орыш, эт итеп сүк, дускаем.
Шуннан соң Нурсөянең хәле җиңеләйсә икән! Димәк, Гыймранны бала белән бәйләмәкче була, сөйрәлчек. Әйе, Хәлидә — сөйрәлчек. Яратмаган ир белән йоклаган хатынны тагын ничек атыйсың?! Ул да изге түгел, әмма Нурсөя яратып сыенды Гыймран куенына, яратып!
— Нәрсә соң... аңа әйтәсеңме соң бала турында?
— Ашыкмыйм әле. Бераз сабыр итәм.
Хәлидәнең күзләре хәйләкәр кысылды. Тик дөнья аңардан да хәйләкәррәк иде. Беркөнне Атау болынында Гыймран очрады.
— Күршең түгәрәкләнә, шулаймы? — диде ул туп-туры. Гыймранның кайчан әдәп кагыйдәләрен үтәп гәпләшкәне бар!
— Көнләшәсеңме?
Тел очын елан агуы әчеттерде. Чагып, аның бу ирне айнытасы килә иде.
— Кемнән? — Гыймран сагайды. — Әллә, атаңны фәлән...
— Әллә, әллә шул менә. Сиңа сылар әле аягына кадак кадалган прораб баласын. Исемсез төзүче бистәдә вакытлыча эшләде. Аны мир буйлап эзләп интекмәс бит инде янында гына син тыпыр-тыпыр биегәндә.
Гыймранның «тавык тәпиләре» белән бизәлгән йөзе бер агарды, бер кызарды.
— Мине узгынчы этләргә алыштырдымыни? Синнән гайре ирләрем юк, ди бит, себерке! Урталай сындырам!
Акылга тулы түгел ир «себерке»не урталай сындырырга өлгермәде: ауда чакта минем биләмәдә үрдәк атасыз, дип, Савруш чуашын сугып үтерде. Гыймранны унөч елга хөкемгә тарттылар, әмма төрмә төтенендә бер ысланган шома балык, биш ел болганчык суда йөзгәч, иреккә чыкты.
Ике хатын аны ике төрле көтте: Нурсөя һаман да яратып, ә Хәлидә хыянәт итеп. Кызы тугач ул: «Их, бала әтисез үсә», — дип моңланды да кунакчасына чибәр генә балта остасын кундырды. Биш ел алар язылышмыйча гына яшәделәр. Нигә кинәт кенә бозылыштылар? Бу бер хикмәт иде. Хәлидә яшь ирен иртән озатты, ә кич Гыймран кайтты. Монда ниндидер очы очка ялганмаган бәйләнеш бар иде. Ник гаҗәпләнә Нурсөя: сердәше сукыр карчыкның оныгы лабаса! Әбисе сыман ерак чакрымнардан тоемлау сәләте аңа да бирелгән иде, күрәсең.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com