

3
...Туганда Кодрәт иясе аны ап-ак фәрештә итеп яраткан. Әйе, ул керсез-тапсыз кыз бала иде. Күршедә дә аның кебек үк ак төскә манчып туган тиңдәш үсте. Алар иң якын сердәшләр иде. Нурсөя бүген генә, дөнья гаменә уралгач кына, бер хакыйкатькә төшенде: икесенең арасын ни байлык, ни акча бозмады, ә менә уртак ир дуслыкның канатларын сындырды. Дөрес, кызларның һәрберсе үзенчә яратты: Нурсөя — эчтән сызып, бөтен наз-нурын бердәнбер кешесенә бөркергә әзер булып, ә Хәлидә — кыска мәхәббәтенә нәфрәтен кушып, җирәнеп-чирканып. Андый ярату да бар икән шул. Соңра яшьлегендәге юләрлегенә үкенгән Хәлидәнең Гыймранга коры нәфрәте генә калса да, эш эшләнгән: ике сердәшнең дә түшәк җылысын татыган ир уртакка әйләнгән иде. Хәлидә бизде дип кенә Гыймран аңардан араланырга теләмәде. Аның шунысы айга сикертә иде шул: ир отыры Хәлидәне эзәрлекләде. Ә бала тугач... И Ходаем, боларны хәтереннән казып ник уела да киселә икән Нурсөя?! Шомыртлар быел да каралыр, быел да мәрхүмә бәләкәй кызы белән тау өстенә чыгар... Юк, бистәгә күченергә кирәк. Тәрбиягә мохтаҗ ялгыз карчыклар сыендырыр әле. Ә бит Хәлидә чибәр иде... Йә, анысы нәрсәгә инде тагы? Әйе, нәрсәгә? Ләкин ул күз алдында тере килеш чайкала. Бу — хәтернең бер кисәге. Чибәр, чибәр иде сердәше. Дулкын-дулкын озын чәчләре шарлавык сыман иңнәренә агар иде. Гыймранның исә шушы чәчләргә ураласы килде. Хатыны үлгәч уралды... Нибарысы бер мәртәбә! Ир хатын-кыз затын ярата белмәде, ул каты бәгырьле аучы иде, ул аулады гына. Ә тоттырмаган киек-җанвар аучының канын кыздыра. Хәлидә тибәргән саен, Гыймран шашынды гына. Сукыр! Алмагачта иң сусыл, иң баллы алма Нурсөя иде югыйсә. Ә Хәлидә коры иде бит ул! Аннан сәер. Кечкенәдән телсез әбисенә тагылып урманга йөрде. Алар чиләк-чиләк шомырт җыеп яртысын базарда сата, яртысын, киптереп-төеп, иләктән иләп, кышкылыкка саклый иде. Бер елда Сөнчәледә яше-карты эч китүдән җәфаланды. Телсез карчык дәвалады: ул хасталарга киптергән шомырт онының төнәтмәсен эчертте.
Күршедән күрмәк, сатып табыш алмак дигәндәй, Нурсөя дә аргы очтагы әбисен шомырт белән кәсеп иттермәкче иде дә, сәүдәләре уңмады: аларның шомырты вак, ә Хәлидәләрнеке карга күзе хәтле эре, шуңа күрә халык күршеләрнең тауарына ябырылды. Үсмер Нурсөя күз яшьләре белән елагач, сердәше: «Ярар, әби сезне дә ияртер, без бик еракка китеп җыябыз», — диде, ләкин телсез карчык оныгының кул хәрәкәтләренә каршы нәзек иреннәрен генә чапылдатты. Карт чәүкә болай да Нурсөяне өнәми иде.
— Һәй, саран кортка!.. Җен ич ул, — диде кызның әбисе. — Җүнле карчык төннәр буе урман сукмагы таптамый. Шомыртларын да сихерләп кенә эреләтә. Улы белән киленен дә җеннәре ярдәмендә аертты. Килене Үзбәкстанда, улы Себердә үлде әнә.
Бу карчыкларга дошманлашырга бернинди сәбәп тә юк иде. Хәер, телле белән телсез ничек дуслашсын ди. Хатын-кыз бергәләшеп гайбәт чүбеге чәйнәсә генә аралаша. Ә менә Нурсөя белән Хәлидә агылый белән тагылый иде. Хәлидә, медицина училищесын тәмамлап, Сөнчәлегә кайтты, ә Нурсөя укымады, бистәдәге почта бүлекчәсенә урнашты. Тәкъдир аларның икесен дә дөм ятим ясады. Шуннан соң кызлар ике йортны бер итеп яши башлады. Нибарысы сирәк тешле рәшәткә-койма гына араларын урталай бүлә иде. Ни Нурсөя, ни Хәлидә егетләр дип егылмады. Сакал-мыек алардан шүрли иде бугай. Парлы кыз-кыркын куркыныч шул. Аның берсе — шөпшә, икенчесе — бал корты, чаксалар, үрле-кырлы сикертәләр. Кызларны тимер бөгеп турайтырлык көчле егетләр генә буйсындыра ала иде. Һәм андый «батыр» табылды...
...Бик эссе көн иде. Агач-куакларның яфраклары куырылып шәлперәйгән, җир буй-буй ярылган иде. Кызлар Кара Тобага су коенырга төште. Колачлап йөзә-йөзә эчкә үк кергән Нурсөя бөтерчеккә эләкте. Тоба, корбанын өзгәләгән ерткыч кебек, аның арык гәүдәсен зыр-зыр әйләндерде-тулгандырды да төпкә сөйрәде. Хәлидә сердәшенә ярдәмгә ташланды. Әмма бөтерчек, тагын да кызурак әйләндереп, икесен дә аска батырды. Бергә тотынышып үскән кызлар бергә тотынышып үләргә тиеш иде. Шөкер, үлмәделәр. Икесен дә су төбеннән тартып алдылар. Яр буена чыгарып салгач, Хәлидә коткаручысын күреп аңын җуйды, ә Нурсөя дер-дер калтырады гына. Йа Аллам! Каршыларында, тешләрен җемелдәтеп, аждаһа ыржая иде. Гыймран! Сөнчәледә генә түгел, күрше авылларда да аткан-аскан, кискән-тураган җәллад Гыймран! Аны юлымда очраттырма, дип, кем генә Аллаһка ялвармаган икән.
— Танымыйсың мәллә, алтын балык? — диде егет, черт-черт комга төкереп. — Төрмә шулпасы белән тукланган авылдашыгыз мин.
— Ие шул, сине ун елга япканнар иде. Габбас абзыйга аткан өчен дә, бүтәннәр өчен дә... — Нурсөя сердәшенең битеннән сыйпады. Хәлидәнең озын керфекләре дулкынлана иде.
— Ун елны өч елда бөкләдек без, алтын балык. Андагы абзыйлар белән блат зур безнең. Ә сез, ике сөяк-санак, нишләп елгада чупырдашасыз? Кыр үрдәкләрен саташтырып, ә? Сез җәфалар аркасында аталмадым, камышлыкка шылды, каһәрләр.
Егет, аяк астындагы мылтыгын күтәреп, һавага гөрселдәтте. Шартлаган тавыштан яр буе селкенде. Хәлидә яңадан аңын җуйды. Елга читенә шапылдап карга үләксәсе мәтәлде.
— Ник бу кызый минут саен йокыга тала, ә? — Бу юлысы егет мылтыгын Хәлидәгә төзәде.
Нурсөя чәрелдәп сердәшенең өстенә ауды:
— Атма-а!
Гыймран дөнья яңгыратып шаркылдады:
— Вәт тиле! Мондый чибәркәйне атарга без җүләр мәллә! Дустыңа әйт: ул — минеке. Кич белән очрашырбыз.
Минеке дип тамгаланган хатын-кызга егет урман бете кебек кадалды. Бу аяныч хәлләргә көенергә тиеш иде кыз, ә ул керфеген ачар-ачмас тибрәтеп яткан сердәшеннән көнләште. Ничек җиңел генә Гыймранның мәхәббәтен яулады соң әле Хәлидә?
— Олактымы, аждаһа? — Сердәше комга буялган чәчләрен ашыга-ашыга җилкә чокырына төйнәде.
— Шул аждаһа коткарды бит, су төбендә балыкларга ризык буласы идек, — диде Нурсөя, эче тырналып. Гаҗәп, көнләшү узмый иде. «Төрмә чыпчыгы» ни яр, ни пар түгел югыйсә.
— Нишләп ул кәкәйне төрмә сәкесеннән бик тиз шудырганнар?
— Без батканда елгадан сөйрәп чыгарсын дип!
Нурсөя сердәшенә гаҗәпләнде. Акыллы кеше Гыймранның аягын үбә-үбә рәхмәт укыр иде, ә бу борып-борып чеметә.
— Егет төрмә белән гөнаһларын юган, бүтән явызлык эшләмим дип тәүбәләгән. Адәм баласы үзгәрә инде.
— Үзгәрми! Явызлык аның канында бар!
— Әй, төртелмәсәнә, Хәлидә! Гыймран сиңа гашыйк, ахрысы. Кичкә сез күрешәсез...
— Нәрсә-ә?! — Хәлидә кинәт кенә пыр тузды. Аягын селкеде, кулын селкеде, әйтерсең аңа тигәнәк ябышкан иде. — Әллә син мине шул аждаһага ярәштеңме?
— Абау, ник мин сезгә тыкшыныйм ди?! Сине сайлаган икән, сөен: Гыймран кебек баһадирлар юлда аунамый. Өйләнер менә.
Хәлидә кулына ком йомарлады да ачу белән җиргә бәрде һәм:
— Сиңа өйләнсен, яме! — дип, авылга йөгерде.
Әнә шулай, уйламаганда-көтмәгәндә, ике сердәш боз белән тоз кебек булды. Кызлар һәркайсы ялгыз гына кич каршылады. Нурсөянең ян тәрәзәсе Хәлидәләргә карый иде. Гөлләргә су сибәргә иелгән кызның күз очына Хәлидә эләкте. Ул, әбисенең иске тырысын беләгенә асып, арт яктан гына чыгып бара иде. Нәрсә бу?! Карчык үлгәннән бирле сердәшенең урманга аяк басканы юк иде. Хәзер нәкъ шомырт каралган чак... Әстәгым, элеккеге гадәтләрен кумакчы мәллә Хәлидә?!
Нурсөя аңа үпкәләде. Әйдә дип сердәшен дә чакырса икән. Гыймран өчен күперенә инде. Хәлидәнең шәүләсе дә күмелмәде, Гыймран сызгырды. Кыз тиз генә яңа халатын киде дә, изү сәдәфләрен юри каптырмыйча, урамга атылды. Егет очрашуга әзерләнгән: чәчләрен тараган, аңкытып хушбуй сөртенгән иде. Нурсөянең йөрәге алгысынды. Их, шушы агай-эне белән култыклашып урамнар әйләнсәң икән!
— Күршекәем өйдә юк шул, Гыймран.
— Син аны кисәтмәдеңмени, тукмак борын? — Егет, киң маңгае белән сөзеп, кызга якынлашты. — Кайда Озын чәч?!
Кыз, пыяла сыман зеңгелдәгән тавыш белән:
— Урманда-а, — диде.
Гыймран бүре кебек ырылдап тауга чапты. «Ник телемне тешләмәдем икән? Хәлидәне муеныннан наратка асачак бит!» Төне буе мендәр чылаткан Нурсөя иртән кое янында шомырт юган сердәшен күрде һәм сөенеченнән өч мәртәбә: «Аллага шөкер», — дип кабатлады. Ә көнләшү кимемәгән иде. Гыймран белән вәгъдәләштеләр микән?
Хәлидә, кояштай балкып, аның учына шомырт салды:
— Бик тәмле, аша...
Кое суында тагын да мөлдерәгән җимешләр салкын һәм... эре иде. Әллә әбисе сыман оныгы да әфсенләп зурайта. Гелән-гелән аралашсалар да, күршесенең ярты дөньясы — карурман, җиде сукмакта җиде йозак...
— Сине Гыймран эзләгән иде...
— Мине урманда дидең инде, әйеме?
Нурсөя чүт кенә шомырт төшенә йотыкмады.
— И аның ыспайланып, чибәрләнеп килүләре! — диде ул, гаебен аклагандай. — Шакмаклы күлмәктән, кара ботинкадан. Егет кәттәсе, кыскасы.
— Ерткыч сарык тиресе ябынса да ерткыч инде.
Хәлидә бик тәкәббер иде.
— Алай да... куып тоттымы соң?
Нурсөя төпченүен дәвам итте:
— Тоттырдылар ди! Минем койрык кыска, җаным.
— Әйе шул, кыска. Ничә мәртәбә артыгыздан бардым, ә сез әбиең белән җир ярыгына чума идегез! Шомыртларыңны нишләтәсең?
— Бистәдә шәхси хуҗалыклар өчен базар төзегәннәр ич. Бер өлешен сатам, бер өлешен киптереп төям.
Хәйлә иде бу, Хәлидә аны үзеннән читләштерә иде.
Иртәгәсен кичкырын Гыймран тагын килде. Хәлидә әүвәлгечә урманда. Өченче көндә егет дулады, котырды һәм: «Атам», — дип калкулыкка китте. Кире төшкәндә аның өстеннән пар бөркелә иде. Ул Нурсөяләр турындагы эскәмиягә ауды.
— Шушында сагалыйм! Барыбер ботыннан эләктерәм, — диде.
Кыз аңа тустаган белән су биргән иде, Гыймран савытны җилкә аша чөйде:
— Син дә эчемне пошырма!
Нурсөя егетнең алдына тезләнде.
— Гыймран... Мин чибәр түгелмени? Мине ярат син.... Хәлидә буш ич ул, агач ич ул.
— Ә? — Җир тырмап үкергән ерткыч бермәлне сулышсыз калды. Ә күзләре, тауарның бәясен билгеләгәндәй, аска-өскә тәгәрәде. — Да-а, син ничава! Иреннәр дисеңме, күкрәкләрме. Йә, бөтен буең белән бас! Әһә, аякларың да матур. Кочакларлык җирләрең бар. Тик син ирләр төсле кыркымыш. Миңа толымнарын сүтеп уралырдай озын чәчле кызлар тансык.
— Үстерермен, Гыймран.
— Маташма, синең чәчең үскәндә, безнең сакал агарыр. Ә миңа бүген үк өйләнергә кирәк.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.com