Чәчмә әсәр
2 Ноября 2023, 18:32

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (2)

Ә бит чыны-хагы шул: көтелмәгәндә барысы да ут белән очланды. Ут, ут, ут... Йорт та янды, кешеләр дә янды... Шуңа күрә бүгенге көнгә кадәр җанда корым...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (2)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (2)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза.Повесть (2)

2

 

...Иртән кунак ишегалдында таптана иде.

— Таң йолдызы икән син, кем...

— Алия, — диде кыз, яулыгын рәтләп. — Исемемне гел онытасың, апа. Алия мин. Бүген ялым, дидең. Мине зиратка алып кер әле. Нурсөянең кинәт кенә башы әйләнде. Мәетләрдән дә риваять эзлиләр микәнни?!

— Анда ни эшең калган, бала?

— Аларның каберен күрсәтерсең, апа.

— Кемнәрнең ул, Ходаем?

Алия алабуталы нигезгә ияген чөйде:

— Боларның... Миңа кызык.

— Әстәгъфирулла, кызык өчен генә зираттагы мәетләрне борчыйлар димени?! Гөнаһ бу!

— Бүтән гөнаһларың булмасын, апа. Кыз без карашы белән хатынны үтәли тишә иде. Әйтерсең аңа ничә еллар капчыкка яшергән һәм бер генә җан иясе дә (Гыймраннан гайре) белми дип уйлаган катлам-катлам гөнаһларның барысы да мәгълүм иде.

— Хәзер алайса, — диде хатын, күндәм генә.

Башка чара юк. Кунак ниндидер буйсындыру көченә ия иде. Аның менә шунысы куркыта да инде.

Мәңгелек йорт Гыймраннар очында. Ул капка төбендәге «тере капчык»ны ерактан ук күрде. Матуррак күлмәген дә кимәде, ичмасам. Күңел дигәнең, күпме генә оялтма, һаман очына. Җир шарында бөтен ир затлары кырылды, бердәнбер Гыймран гына исән дисәләр дә, йөзенә төкерерлек шушы чирканчык адәм ничә хатынны тилертте-шаштырды. «Син — кабахәт», — дия-дия яратты аны хатын-кыз. Тик берәү генә аңардан җирәнде, берәү генә...

Гыймран аларның һәр адымын күзе белән үлчәп тора иде.

— Нихәл? — Нурсөя йөрешен акрынайтты. — Терелдеңме?

— Ә кем авырган монда?! — Бакча карачкысы, муенын суза-суза, бөкшәйгән гәүдәсен озынайтты. — Мин таза-сау!

Рас, ир сырхау кеше янәшәсендә биш таҗлы гөл иде. Аңардан хатын-кызны ымсындырган көч-дәрт ургый. Аякланса, тагын себерелер микән? Әнә бистәдә ялгыз хатыннар базары шаулый... Әрсезләр юаш Нурсөянең өлешен умырып тешләрләр инде... Югыйсә иң көчле көндәштән арынганына да байтак ел.

Күзен тасрайткан, Алияне танырга тырыша, явыз! Сүзгә-сүз бәйләмәскә кирәк. Хатын, тизрәк дигәндәй, кызның кулыннан тартты. Ләкин Алия үзе дә «капчык»ка караган, аның йөзе ап-ак, иреннәре кысылган иде. Мөгаен, ирнең ямьсез чыраеннан биһуштыр.

— Әйдә, бала. Гыймран абзаңда риваятьләр юк, — дип пышылдады Нурсөя. — Теле дә агулы, әйдә, дим!

Кыз анысы агуга каршы даруын тиз табар, аның бүтән ягы куркыныч. Кичә ике башкисәр исерек иде. Алай-болай аталары өендә кунмагайлары. Капка төбендәге Алияне тәрәзәдән генә суырып алачаклар, валлаһи.

Сүзсез генә зират сукмагына табан юнәлделәр.

— Син бу абзыйдан җирәндең, ахрысы, — диде Нурсөя. Кызның таш кебек йөзе язылмаган иде. — Биткә адәм ыстырамы инде. Камыр кебек әвәләгәч тавык таптаганмыни, җәлпәк-җәлпәк эз. Тумыштан шундый Гыймран. Ходай тышы гарипнең эчен бизәп күркәмли, ә моның ни эче, ни тышы... Шул карачкыны хатыннар сөя бит әле.

Хатын көлгән итенде. Баксаң, ул үз-үзеннән көлә икән. Гыймранны кемнәр сөйгәнен әйтсәң, кунак кыз ышанмас иде.

Кешеләр якынлашканын өнәмичә, дәррәү каркылдашып, зират өстендә каргалар күтәрелде. Картайган тупыл агачларының кояштан сипкелләнгән чуар яфраклары шып та шып бәргәләгән канат җиленнән ризасыз гына шыбырдаша иде.

— Алар койма читендә, — диде Нурсөя. — Икесенә уртак кабер.

— Алгарак барыйк, апа.

— Ни алга бар, ни ерактан кара инде. Җир белән тигезләнмәсен дип, яз саен туфракларын өскәрәк өештерәм инде. Кабер икәнлеге анык инде анысы. Шомырты да тамга-билге бит. Йә, мәрхүмәләрнең рухына дога кылыйк, бала.

Койма тирәсен зәһәр кычыткан сарган иде. Алия, аягы белән үләннәрне аудара-ега юл салып, каберлеккә якын ук килде. Үрелеп, тармакланып үскән шомырт куагыннан кызгылт җимешен өзде.

— Зираттагы нәрсәләргә тимиләр, бала! — диде Нурсөя, өне алынып.

— Монысы да гөнаһмы, апа?

— Хәрам диләр борынгылар.

— Ник бу түмгәккә нәкъ менә шомырт утырттыгыз?

Хатынның ачуы кабарды.

— Түмгәк түгел, кабер ул! Син, кызый, нигәдер үртәп сөйләшәсең әле.

Кыз, тапталган кычытканнарны аяк очы белән торгыза-торгыза артка чигенгәндә:

— Рәхмәт, күрдем, — диде.

Гыймран һаман урыныннан кузгалмаган иде.

— Әй син, бераз тоткарлан! — диде ир, Нурсөягә эндәшеп.

— Бар, мин кайтмыйча, өйдән борын тыкма! — Хатын кызга боерды. Боермый ни! Азынуы чиктән ашты. Каберлектән шомырт өзә, и Аллам!

Кояш җылытса да, буяулы агач эскәмия салкын иде. Нурсөя үз-үзен кочаклады. Әллә зират суыгы үзгә микән?

— Сиңа ияргән яулыклы чәчби кем ул? — диде Гыймран, ераклашкан Алиягә табан каерылып. 

— Кызым. — Нурсөя шаяртты.

— Кысыр сыер бозаулаган ди, ие!

— И Аллам, дорфа да инде син, Гыймран. Студент, Казаннан. Риваятьләр сөйләттерә.

— Зираттагы әрвахларданмы, ахмак!

Хатын эскәмиянең кырыена ук күченде. Ирнең җикеренүе йөрәгенә ярамый иде. Яңадан түл җыя бу явыз. Ә Нурсөя аңардан наз көтә, җылы көтә. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән бәндә!

— Хәлидәләрнең каберен карады...

— Ә? — Гыймранның болай да кызыл күзләренә кан сауган иде. — Кемнәрнең-кемнәрнең дисең?

— Хәлидәләрнең, дим. Чит-ят кызыксынмас иде, шул нигезне тигезләттереп, үлән чәчтер, дип күпме ялындым сиңа. Йортыңда тракторың бар. Эшләтергә ялчыларың бар.

Ир юан таягы белән дык-дык җиргә сукты.

— Үзең казып тигезләргә иде, ахмак!

— Моның йөрәге ярылып үлсен дисең мәллә, Гыймран?! Сез бит кабергә ярты чиләк көл генә илтеп күмдегез. Малайларың белән! Мәрхүмәләрнең янган сөяге астарак булгандыр, кисәүләр астындарак. Ха, мин көрәк белән шуларны актарырга тиеш икән!

Юаш Нурсөянең кызып-кызып әрепләшүе Гыймранны шаккатырды. Ул, синме соң бу, ә, дигәндәй, хатынга акайды.

— Әйе, тапканнар бер җүләрне! Әйтмәгән саен теге.

— Ай-яй! Теле чарланган бикәнең! — Ир таягы белән һавага кизәнде. Миңа суга дип куырылган иде Нурсөя, әмма таяк дөп-дөп кече капканы кыйнады. — Уяндыгызмы, үгезләр?!

«Үгезләр» Гыймранның башкисәрләре иде.

— Ник аларны таң зәрәсе уятасың? — диде Нурсөя, баягыдан да ныграк куырылып. — Малайларыңа телемне кисәргә кушасың мәллә?

— Синең черек телеңне эт тә ашамый, ахмак! Кунак кызына теге төнге маҗараларны риваять итеп бытбылдасаң, чын ир анты — телеңне муеның белән бергә мин чабам!

— Әй дорфа да инде син, Гыймран. Кычытмаган җиреңне кашыма, зинһар! Үзем белән кабергә иңәр ул.

— Кара!

— Син дә күзеңне йомма, Гыймран. Малайларың бистәдә кемнәрне генә рәнҗетми. Яшь кызларны эчертеп-исертеп мыскыллыйлар. Әйтмәгән саен теге... Җүнле ата икесен дә каеш белән ярыр иде. Өйләндерсәң дә вакыт инде.

Ул тыелган чикне узган. Малайларына тел-теш тидергән кеше — Гыймранның дошманы. Ә аңа дошман саналу пычагыма кирәкме?! Шундый яшерен өмет белән янганда, йә? Ләкин башкисәрләрнең кансызлыгына чыдарлык түгел! Кичә соң, кичә, үзенә дә сыра шешәсе тондырдылар.

Гыймран ике куллап таягына таянды:

— Минекеләргә ни кылансалар да килешә. «Түбә» бит алар. Өй түбәсе белән бутама, ахмак! «Крыша», диләр андыйларны. Күрәсеңдер, тирә-юнь нефтә баганалары белән чуарланды. Кырыкмаса кырык атадан туган уйнаш оешмалар астан май чөмерә. Минем бөркетләр — шуларның иң кәттәләренең «түбә»се. Берәр бәхәс купса, милиция нәрсә кыйратсын сиңа! Әнә Самара бандитлары, бистәнең нефтәсеннән безгә дә дәү генә кисәк бүлегез, дигәч, минекеләр давай Казаннан үз өерен китертеп боларны утлы табада кыздырырга! Борчак төсле куырганнар! Ха-ха-ха!

Нурсөя сүз көрәштермәде. Ир барыбер өстә калачак иде. Ул — калкавыч, ул батмый. Әйдә башкисәрләр үзара дөмбәсләшсен. Алар мал өчен кан коя. Ә яшь кызларны ник мәсхәрәләргә? Юлны аркылы чыккан карт-корыны, бала-чаганы ник машина белән бәрдертергә?

— Әле үзем дә малайларга булышыр идем. Мылтыктан төз атам, — дип хихылдады Гыймран һәм таягы белән урыныннан калкынган хатынның итәген тибрәтте. — Син әллә мине бетәште дисеңме? Чир китә миннән әкрен генә. Элеккеге гайрәтле чаклар кайта тиздән. Менә-менә аяклар ныгыды, җир катысын тоя. Шулай, Нурсөякәй.

Хатынның тәне чемердәде. Татлы чемердәү иде бу. Гомер көзендә булса да Ходай аны бәхетенә табан турыласын. Бая гына усаллык исәпләп кәпрәйгән әтәчнең, Нурсөякәй, дип, йомшак кына әйтеп куюын күр син.

— Әлләү, яшәрдең, ахры, — диде ул, итәген сыпырып. Аның күңеле качышлы уйнарга әзерләнде. Әмма Гыймранның тавык тәпие чуарлаган йөзендә соры болытлар укмашкан иде.

— Прәс, юлыңда бул, ахмак! Синең белән озаграк тәтелдәшсәм, хәлсезләнәм мин. Көчне суырасың син. Җир җимертеп йөргәндә кинәт егылуым да синең аркада. Сез хатын-кызлар, дәҗҗал токымы, боздырып, кабергә тыгасыз.

Хәзер генә рәхәт чемердәгән тән бозланды. Нахак сүз ишетүе авыр иде.

— Бәрәч, чирен дә миннән күрә икән! — Нурсөянең күкрәгендә берьюлы мең шырпы сыздылар. — Син бит кеше яндыргач бетәштең, ерткыч!!! Син бит үлгәч тә бәддога иясе!!! Әнә теге студент кызга ничу риваять дияргә, аңа синең кебек бүреләрнең явызлыгы турында язып, ил-көнгә фаш итәргә кирәк!

Ир чытырдатып хатынның ябык беләгеннән кысты:

— Тагын бер кат әйтәм: кара!

— Әйтмәгәең ни! — Нурсөя, аның кулыннан ычкынып, җил-җил үз очларына атлады. Күңелдә өермә иде. Ник яраттырасың бу бәндәне, и Ходай?! Ал йөрәктәге сөюне дә сал шушы урынга җирәнү хисе!..

Ә кунак аңа яңа тетрәнү әзерләгән, ул янган нигездә алабута дәрьясын гизә иде. Нурсөя дырк-дырк рәшәткә селкетте, чөнки аның каушаудан теле аңкавына ябышкан. Йа Алла, кабер таптый! Аста — адәм сөякләре!

Күзләре шарланган хатынның ым-ишарәсен аңламаган Алия дәрьяда йөзде дә йөзде.

— Чык! — диде хатын, ниһаять, телен кыймылдатып. — Чык, дим!

Кыз, алабута очларын кага-кага, ашыкмыйча гына рәшәткә кырыена килде.

— Чирләдең мәллә, апа? Йөзең агарган.

— Чирләмәдем. Өйдә генә утыр, дигән идем, колагыңа да элмисең икән, бала. Башкисәрләр авылда чакта качып торуың хәерлерәк, алар ач ерткычтан да хәтәррәк. Әйдә!

— Шул гынамы, апа?

— Юк! — Каты бәрелмәсә дә, ачу төерле-ташлы иде. — Анда бүтән кермә! Тыйнак кунак кына хуҗага бәхет ул.

Гыймран игезәкләре бөтен куәтенә музыка акыртып узганда, алар икесе дә өйдә иде.

— Сиңа шәһәреңә таярга иде, бала, — диде Нурсөя. — Безнең авылда куркыныч. Ул риваятьләреңне тизрәк тупла инде.

— Сөйлә, туплыйм. — Алия мәче кебек урта ишекне тырнады. Нишләп бу кәефсез әле? Мөгаен, хуҗабикәнең әмер-боерыкларын өнәмидер.

— Миндә гел күңелсез хәлләр генә, бала. Иртәгә бистәдә почта таратам, шунда әби-чәбидән сорашырсың.

Күңелсез хәлләр, имеш. Фаҗига дисә, үз-үзен сатар иде микән? Ә бит чыны-хагы шул: көтелмәгәндә барысы да ут белән очланды. Ут, ут, ут... Йорт та янды, кешеләр дә янды... Шуңа күрә бүгенге көнгә кадәр җанда корым...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас