

1
Тау битенә төшкән ут шәүләсе сикерә-сикерә чирәм арасында уйный. Бүген тагын учак якты... Һай, киребеткән дә икән бу кыз бала! Кычыткан белән чәбәкләрлек кешесе юк шул аның. «Шүрәле очы» дип аталган урамда Нурсөянең йорты гына кукраеп калды. Тавы белән бергә өскә авам-авам дип торган нарат күләгәсендә үлән дә шытмый дип, күрше-күлән бистәгә үк күченде. Урманны җәяү чыксаң — кул сузымында гына ташпулатлар тезелгән. Халык бит ул умарта күче кебек укмашып яшәргә ярата. Бер-берсенә йөрешмәсә дә, аркасын аркага куеп яткан карт белән карчык сыман, сараен — сарайга, мунчасын мунчага терәп сала. Югыйсә сөнчәлеләргә бистәдә эреп таралмасалар да була иде. Аргы урамнар агач-куак ышыгыннан интекми ләбаса. Анда урын да иркен. Каралты-кураларың белән теләсәң — буйга, теләсәң, иңгә табан җәел. Элек авыл бер күлмәк эченә сыя иде, бүген аның күкрәге киңәйде, һәм төймәсе, тамырыннан өзелеп, читкә чәчрәде. Хәер... Сөнчәленең тормыш агачы нык иде, яшьләр дә, дөньясын тарсынып, ягага китми иде. Авылның бәгыренә шырпы кадалды шул. Гыймран малайлары Сөнчәлегә кайтып төпләнде. Кулларын кесәләренә тыгып, җил сызгыртып кайтмадылар, төргәк-төргәк акча белән кайттылар. Моңарчы алар елына ике-өч зыян эшләсә, бу юлысы көн саен халыкны зар елатыр, мөгаен. Байлыклары талап җыелган, диләр. Бәлки, анысы дөрес тә түгелдер, чөнки бер талаган нәфесен тыеп туктый белми ул. Яртылаш бушаган арыш капчыгы кебек янтайган чирләшкә Гыймран, залим уллары Сөнчәлене бүлеп алагаем зур йорт тергезгәч, яңадан зәһәр белән шыплап тулды. Сакаллы сабыйларына ул акыл өйрәтте бугай, ике буш куык, авыл халкын кысрыклый-кысрыклый, кыр хәтле бакчалар сөрдереп, ел саен шунда чүп үстерде. Шуларның кыланмышына түзмәгәннәрдер, тикмәгә генә гаиләсе-гаиләсе белән бистәгә агылмаслар иде. Ә көрәшергә тырышып караучылар?.. Алар ялгыз, ялгыз. Элгәре кемгәдер зарланырга мөмкин иде. Әз-мәз гади кешеләрне яклаучы оешмалар бар иде шикелле. Бүген исә көчленеке замана. Теге чакларда Гыймран ише кансыз берән-сәрән генә булса, бүген аларның чуты юк. Акча дигән шайтанның җилкәсенә атланганнар да адәм башыннан очалар.
Хатын, нәзек сабаклы кылганнарны ера-ера, тауга менде. Караңгы иде. Учакка табан турыласа, йә кунакны өркетер. Хәер, куян йөрәкле кызга охшамаган да ул бала. Юкса, төн ката учак пыскытып, урман авызында туңкаеп утырмас иде. Бистә ягыннан ап-ачык булып ниндидер кыргый тавышлар ишетелә. Даң-доң калай кагалар, сызгыралар-акыралар. Көй диләр бугай шуны. Гармун — искелек калдыгы, янәсе. Бистә яшьләре дискотекада бии.
Югарыга менгән саен, нарат исе тынга каба иде. Үзәнлектә дә шул ис, әмма, Хәлидәнең йорты янганнан соң, ул көек белән буталды. Унбиш елдан бирле тамакны әчетә. Бәлки, ис һавага сеңгәндер, ә юшкыны Нурсөянең үпкәләренә сылангандыр?! Юшкын да түгелдер, хатынның гөнаһысыдыр, бәлки?! Гөнаһ, катлам-катлам гөнаһ... Аңардан арынуы җиңел югыйсә: йортка үзеннән-үзе ут капмады, йортны, ишегенә терәү тери-тери, күз алдында яндырдылар! Әйт шулай дип, Нурсөя, әйт! Бу гөнаһың белән парлашып тагын күпме яшәрсең икән?! Әмма дистә ярым елдан соң сиңа кем ышаныр ди! Аннан, сөйләп ни мәгънә?! Анасы да, баласы да гаип... Тик Хәлидәнең җаны гына тынычлап күкләр катына урнашмады: ул җирдән ычкыналмыйча бимазалана. Җәйнең нәкъ бер вакытында күренә мәрхүмә. Шомырт каралганда... Сабыен җитәкләгән килеш тау өстеннән туп-туры Нурсөяләр йортына текәлә. Эндәшеп тә карады аңа хатын: «Зинһар, мине эзәрлекләмә, күршекәем! Мин болай да тере мәет», — диде. Ә аның рухына кылган догалар! И-и, сәгать саен, минут саен... Быел шомырт бигрәк тә уңды. Әле яшел, әле каралмаган. Каралгач... тау башында кабат Хәлидә сураер инде. Бу юлысы Нурсөя акылдан язачак, мөгаен. Хәзер үк аңа бизгәк сукты: аяк-куллары калтырый, гәүдәсен җебетеп, йөрәге ойый. Җитмәсә, авыртмаган башка тимер тарак дигәндәй, өендә көтелмәгән кунак яши башлады. Бистә байлары өчен дачага әйләнгән Сөнчәледә, бак, Нурсөядән башка да унлап йорт бар икән. Ник берсенең капкасына орынсын! Әнә Гыймранның хан сараенда туксан тугыз бүлмә. Хатынның ни инде, йә? Бәләкәй генә олы як та кысан гына кече як. Әзрәк иелмәсәң, түшәменә баш тия. Ашау-эчүе дә каты-коты, Гыймран шикелле өч хезмәтче яллап, абзар тулы мал-туар асрамый. Әй, ризык тарлыгымыни! Ходайның биргәненә шөкер! Нурсөянең күңеле нур да үтмәслек дәрәҗәдә тарайды шул! Гөнаһысы, яман шеш төсле, зурайган саен зурая. Үз вакытында Аллаһ ярлыкамаса, һай читен икән лә. Бит Нурсөя күршеләрен коткара ала иде!
Хатынның аягы тайды. Ул, тотынырга теләп, кылганнарны учлады. Ашаганы эченә йокмаган ябык гәүдәне, сыңар кылганга ябышса да, үлән чыдатачак иде. Ничек коткарыр икән соң аларны, ничек?!
— Егылдың мәллә, апа?
Көянтә сыман бөгелгән Нурсөя сискәнеп башын күтәрде.
— Ә, син икән. Куркыттың, җүнсез. Әйтми дигәч тә теге.
— Син, апа, юрган астында да куркып яшисең бугай. Суз кулыңны!
— Ярар инде... Бетеп үк егылмадым бит әле. Тагын нәрсә дип учак үрләттең, бала? Батырып тиргим дип менүем иде. Кешедән яхшы түгел. — Кыз урманнан бер өем чыбык-чабык ташыган иде. — Әстәгым! Таңга кадәр шушында чекерәеп утырмактамы исәбең? — диде хатын, чәчрәгән ут чаткысыннан йөзен каплап. — Дөнья изрәп йоклаганда, йә?
— Дөнья беркайчан да йокламый, апа. Нәрсәдер кыштырдый, нәрсәдер кыймылдый анда. Синең кебекләр аңа һич тынгылык бирми, апа. Туры сукмак бар, ә син, үләннәрне таптый-таптый, нигәдер кырыйдан үрмәлисең, апа. Мин сиңа баядан бирле карап торам, апа.
— Апа, апа дип сүз саен тачылама, яме, бала! Усал да сөйләшмә. Әйтми дигәч тә теге. Аннан, бу урында учак та якма. — Нурсөя кулы белән ботак-чатакларны буташтырды. — Авылның битен көйдерә ялкының, әйе. Гыймран малайлары иснәнсә, сөякләреңнән он тарттыра, валлаһи. Бүген Сөнчәлегә алар хуҗа.
— Ә минем нәкъ шушында учак кабызасым килә, — диде кыз, үзсүзләнеп.
Хатын караңгы төшкән урманга шикле караш ташлады. Хәлидәнең җаны наратлар арасында бәргәләнеп йөрми микән? Хәер, шомырт каралырга иртәрәк әле. «Ул баласын җитәкләп шушы төшкә чыгып баса», — дип, киребеткән шәһәр кызына ничек аңлатасың ди! Ә бәлки, Хәлидә уттан шүрләр? Йа Ходаем, шулай булса икән ул!
— Безнең тирәдәге авыллардан ниндидер риваятьләр җыям, дисең. Зур укудан йөкләделәр, дисең. Үзең кыл да кыймылдатмыйсың. Килгәнеңә атнадан артык, — диде хатын, учакка чыбык өстәп. Ут рухларны куадыр, мөгаен. Алайса, як, кыз бала, як! Тик Гыймран этләренә генә юлыга күрмә, ботарлап ташларлар. — Риваять дигәнең ни-нәрсә инде ул?
— Телдән телгә күчкән хәл-вакыйгалар, апа. Чынлап та, мин ялкауландым, ахрысы. Эшкә тотынырга кирәк, иеме? Әйдә, синнән башлыйк, апа. Менә бу тау турында берәр риваять белмисеңме?
Нурсөя, авыр сулап, төн карасын йотты.
— Беләм дип... «Шомырт тавы» диләр аны. Наратлыктан арырак — куе шомыртлык. Зерә күп куагы. Чәчсәң, үрчемәс иде зәхмәт. Кыргыйдан азган инде. Күршеләрнең әбисе һәвәс иде җимешенә. Базарда да сата иде, өшкереп дәвалый да, әфсенли дә иде. Моның кай җире риваять соң, бала?
— Шуннан, апа, шуннан? Беркөнне син, бу калкулыкка баласын ияртеп кемдер чыга, дигән идең.
— Анысын язма! Минем генә күземә күренә бит ул! Нурсөя саташкан дигән яманатымны таратырсың, җүнсез. Ник бер миңа гына беректең әле син, ә? Йөр, авылларда йөр! Әйтми дигәч тә теге.
— Күңелең тар бугай, апа.
Хатын бозлы суга чумгандай туңды-өшеде. Каян сизә бу яшь кемсә? Әйе, әйе, аның күңеле нур да сыймаслык дәрәҗәдә тарайды шул.
— Безнеке безнеңчә инде. Синең үзеңнең дә әллә ни мактанырлыгың юк, бала. Урман аша гына бистә. Анда егете-кызы чутсыз. Әзрәк иш-тиңнәреңә илек. Җырла-бие. Яшь чакта гына көлү-шаяру килешә, картайгач чеметем генә елмайсаң да: «Ыржайма», — диләр. Яулыгыңны салып ат. Карчыклар төсле уралгансың иту. Әйтми дигәч тә теге.
Кыз учакка кочак-кочак коры ботак ыргытты. Һаваны ялмаган ялкын телләренең өтек-төтек шәүләсе кытыршы наратлар кәүсәсендә биеште.
— Киңәшеңә рәхмәт, апа. Минем сәгатьләрем санаулы гына.
— Китәсеңмени?!
Хатынның җанын сөенеч биләде. Шушы сәер кунак аркасында капка келәсе шылдырамый. Хәер, элек тә аңа бик килмәделәр. Бер өмет кенә аның ишеген ача да яба, ача да яба. Гыймран, кансыз, явыз Гыймран, бүре тиресен салып калдырыр да мөлаем, йомшак ир кыяфәтендә Нурсөянең бусагасыннан атлап керер сыман. Ничә ел хатын кысыр өмет белән яшәде! Килми Гыймран... Кунак турында ишеткән, димәк. Ишетмәскә ни! Санасаң, авылда йортлар ике кулдагы ун бармак ласа! Кемнең морҗасында төтен куе да, кемдә сыек — һәркемнең уч төбендә.
— Китмим әле, апа.
Бу кыз тыштан ипле-җайлы гына күренсә дә, эче тулы кирелек иде. Кара син, әллә нинди җиде ят Нурсөянең бәхетенә киртә кора. Китмим, имеш. Гыймран бит ул, чалшайса-кәкрәйсә дә, Гыймран! Уңайга сыпырган хатын илле биш яшьлек ирдән шалкан ясый. Соңгы көннәрдә ул, Нурсөяне очратса, салынган иңбашларын төзәтеп, талпынып кагына һәм төнлә көт дигән ишарә белән калын кашларын сикертә. Бик килер иде, кунак кызы юлына бүрәнә тәгәрәтә.
— Авылдашларың турында сөйлә әле, апа.
— Монысы нәрсәгә инде, бала?
— Риваятьләрегезнең мәгънәсенә төшенер өчен кирәк, апа. Халкы нинди, әкияте шундый, диләр.
Хатын чекерәя-чекерәя авылга карады.
— Иң кырый йорт Гыймранныкы инде. Элек-электән терлек үрчетеп сатты инде. Болын ягы бит, иркен. Кыр-басу белән фермасы да якын. Әрәмәлектән йодрык хәтле генә кыр үрдәкләре атып ашады инде. Аның бабасы заманында күгәрченнәрне тереләй утта кыздырган, ди. Шуннан бирле өй кыекларында күгәрченнәр гөрләми, корыткан Сөнчәледә кошларның нәселен Гыймран бабасы. Гыймранның ике малае йә авылда, йә бистәдә. Ике арада иләнәләр. Башкисәр алар. Абзаң — тол. Байтактан инде. Мәрхүмә хатыны Фәһимә яшьләй үлде. Аңа якты көн чырае күрсәтмәделәр инде. Бер беләген каенанасы кара яндырса, икенчесен — хыянәтче... — Тел очына нинди сүз төшкәнен Нурсөя әле дә абайлап өлгерде. Гыймранның тишек-тошыгын күрсәтәм дип, үзенең ертыгын җилгә селки түгелме соң?! — Бирерәк — Әмирҗан бабайлар...
— Чү, апа. Икенчесен хыянәтче дигән идең. Әллә Гыймран берәр хатынны яраттымы?
— Син, кызый, тавык төсле, авыл борынча гайбәт чүпләдеңмени, йә? Ул да риваятьме?
Нурсөянең бәгырен утлы тимер көйдерде. Кайсыныңдыр хәтере бер дә саекмый, ахрысы. Тик Фәһимәнең үлемен аңа сылтамасыннар. Бу гөнаһны да үзенә алалмый ул!
Хатынның күзен яшь әчеттерде. Төтен икән.
— Ник өстәмисең, учагың сүнә, — диде ул, әкрен генә. — Йөрмә бүтән теләсә кемнән сорашып, яме, бала! Аның бит әрем теллесе дә күп. Һәр сүзе үтеңне сыта. Әмирҗаннардан тегендәрәк... — Урманның йөрәген ярып карлыккан тавыш белән кош кычкырды. Йа Рабби, кош микән?.. — Кайтыйк, бала, — диде Нурсөя. — Бәласеннән баш-аяк...
— Без икәү бит, курыкма, апа. Әйдә, Әмирҗаннарны сикереп, үз тирәңә күч. Сул як күршеләрең кемнәр иде?
— Мәрхүм инде алар... Әниле-кызлы иде. Яндылар. Мәетләр турында сорашма, яме. Гүр иясе сиңа берни дә әйталмас, бала.
— Ә син күршеләрең өчен үзең сөйлә, апа. Алар нинди кешеләр иде?
— Кеше кебек кешеләр иде. Ике аяклы, ике куллы. Әйтми дигәч тә теге. — Нурсөянең ачу казаны дөбер-дөбер кайный иде. — Көл катыш туфракларын җыеп, зиратка илтеп күмделәр...
— Нәрсә-ә-ә?! — Кыз, учак аша сикереп, хатынның алдына килеп басты. — Күршеләреңнең кабере дә бармыни?!
— Вәт акылга сай савыт! Үлекләрнең җәсәде җиргә иңдерелә ләбаса! Боларның көле генә инде... Сөякләренә хәтле янып уалгач...
— Исемнәре дә язылганмы?!
— Язылган иде элек. Такта кисәгенә. Ул череде инде. Коймасы да ауды. Пар шомырт куагы гына исән.
— Бар, кайт, апа, — диде кыз, төпченүеннән капыл туктап.
— Кайтмый ни! Нарат бит ул баш түбәсен генә каплаган, шәрә агачның салкыны арканы туңдыра. Әйтми дигәч тә теге.
Нурсөя кызу-кызу таудан төште. Төште дә артына борылды: калкулык иләмсез караңгы иде. Учагын сүндерде... Сөйлә дә сөйлә дип җаныңны ашый бит, ә! Хәлидә иде аның исеме. Кызы Галия иде. Йә, күңелеңнең почмаклары түгәрәкләндеме, бала? Әллә син Нурсөяне, җил капка сыман, теләсә кемгә ачылыр дисеңме?!
Турыларына җиткәндә генә, тыкрыктан машина ыжгырып чыкты. Каты музыка тавышы колакны саңгыраулата иде. Ул да түгел, хатынның аяк астында сыра шешәсе чылтырап ватылды. Гыймранныкылар бистәдәге «шайтан туе»нда кәефләнгән. Алар гел шулай, мыскыллап йә тәмәке төпчеге, йә шешә бәреп китә. Нурсөя, чүмәшеп капшана-капшана, пыяла кисәкләрен итәгенә тутырды. Кунак кызы ялгыш басмагае тагы. Туфлиемның үкчәсе җиргә бата дип яланаяк йөри. Авылда сиңа көзгедәй шома таш түшәлмәгән шул.
Гыймран малайларының чираттагы «бүләге»н рәшәткә кырыена бушаткач, ул колагын торгызып тыңланды. Койманың теге ягында нәрсәдер кыштырдый иде. Янган йорт нигезендә орлыгын коеп алабута котырып үсә. Хатынның тавыклары ел саен шунда кереп йомырка салды һәм ел саен качып кына чебеш чыгарды. Нурсөя чалгы белән ничәмә-ничә мәртәбә чүп дәрьясын чабып ташларга җыенды, тик, уртадагы рәшәткәләрне каерып, ул тарафларга керергә батырчылык кына итмәде. Чөнки күңеленә шундый уй кагылды исә, мәрхүмә Хәлидә төшендә: «Син һаман минем белән булашасыңмыни?» — дип үпкәли иде.
Кыштырдаган җан иясе тавык-мазардыр, мөгаен. Кайчакта, җилле төннәрдә, алабута дәрьясы аның ишегалдына табан шуыша кебек. Ут та йөгерек иде бит, җил ныграк иссә, аны Нурсөяләр йортына табан куачак иде. Аллаһ кодрәте белән генә Хәлидәләргә кушылып янмады хатын. Йорты исән, ә менә ул үзе... Йә, аның кисәүдән кай җире артык, Раббым?! Нурсөянең хәлләре бишбылтыр ук авыл уртасында басып кычкырырлык иде бит. Адәм баласының рухи дөньясы шыксызланган саен, тышкы кабыгы ялтырый икән. Күр син өйдәге шкафны! Кием белән шыпланган лабаса. Иренмә генә, көненә биш күлмәк алмаштыр. Кулына акча тиде исә, ул бистә кибетләрен айкады. Кибетчеләр аны үзе артында «чүпрәк колы» дигәннәр, имеш. Әй, андый төртмәле сүзләргә авыз турсайтмады хатын. Урамнан матур итәкләреңне җилфердәтеп баруларның ләззәтен татысалар иде бер! Кем өчен киенгәнеңне аңласалар иде...
Өйалды утын кабызырга кирәк. Төнлә дә көндезге кебек якты шәһәрдә үскән кыз бала ничек караңгыдан чирканмый икән? Бәрәч, кунак бигрәк әз чыгымлы! Кайнаган суда гына ботка сыман әйбер болгата, балсыз үлән чәе генә эчә. Кала бикәчләре төшкә кадәр йокы бүскәндә, бу таң белән аяк өстендә. Башта хатын аны кояш сукмасын дип башына яулык бөркәнә дип уйлый иде, ә кыз йоклаганда да яулыгыннан аерылмагач, бик сәерсенде. Кунакның сәерлеге тау өстендә учак ягу, яулык ябыну белән генә чикләнсә икән! Көн саен кичкырын аның кулында уенчыкка охшаган тартмачык була, ул шуны ачып нәрсәдер саный һәм, кемнәндер яшергәндәй, шырпы хәтле генә нечкә ачкыч белән четердәтеп бикли иде. Кеше әйбере, үтереп кытыкланса да, Нурсөя тартмачыкка кагылмады.
Кыз да кайтып ятты. Аның аягы идәнгә тими, ул күбәләктәй очып кына караватка куна бугай. Кунак — Аллаһтан, ди. «Китми» дип авырсынмаска иде дә... Кызны ник гаепләргә инде, йә? Аны авылда кемдер Нурсөяләргә кодалаган бит инде. «Ул хат ташучы, күп күрә, күп ишетә» дигәннәрдер. Әйе, Сөнчәледә аңа һәр гаилә әгъзасы үз туганнары шикелле. Этенә, мәчесенә, тавыгына хәтле таныш, ә бистәдә, аның карамагындагы ике озын урамда, капкага беркетелгән тимер тартмалар телсез. Аларның «ачык авызы»на айга бер мәртәбә соры реклама кәгазьләре каптырганда, Нурсөя биек-биек коймалар артында этләрнең генә ярсып өргәнен ишетә. Хуҗалар белән гәпләшү яки аралашу тәтеми аңа. Алар яшь байлар, аларга пенсиягә иртә. Хәреф танымагач, гәзит-журналлар яздыртмыйлар. Элгәре ул хат ташучыга урын түрдән иде, чөнки авылның бер очындагы хәбәрне икенче очына сумка кырыена гына кыстырып киләсең дә, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлана-сыйлана чәй эчкәндә, хуҗабикәнең бияләй хәтле теленә бушатасың. Шуннан хәбәр, чүпрә сыман күпереп, урамга таша. Әйе, хат ташучы кадерле кеше иде заманында.
Алгы бүлмәдә нәрсәдер дөбердәде. Тәрәзәгә таш бәрделәр мәллә, Ходаем?
Хатын юрганын кырыйга селтәп торды да ишек ярыгыннан бакты. Кунак кызы шәм яктысында тартмачыгына ачкыч яратып маташа иде. Йозагын бозган, ахрысы. Нурсөя йортында сернең дә гомере кыска шул...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.