

* * *
Мәрхүмнең дәфтәре – тигезле-тигезсез хәрефләр белән берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән юллар, ник язганын үзе дә рәтләп төшенмәстән, госпитальдә озак ятып эче пошканнан, бары тик вакытны үткәрү өчен генә язылган бу искиткеч матур тарих – шунда бетә.
Ромэн Роллан бугай, әйтә: «Һәрбер кеше үзенең күңел тирәнлегендә үзенә аерым бер каберлек асрый», – ди. Кеше монда бик сирәкләрне генә күмә һәм, бер күмгәч, ул аны күңеленнән казып чыгара алмый. Үзенең чая гомерен таудан ага торган шарлавык төсле тиз һәм шаулап уздырган бу йөрәкле егет минем күңелгә дә әнә шулай нык булып утырып калды. Ә кем белә, бәлки, гомерем буена мин аның каберен, авырыксынмыйча, үземдә саклап йөртермен.
Язгы розалар төсле матур-матур уйлар туарлар, бәлки, мәхәббәт турында яңа легенда язылыр, кешеләр берсе дә берни дә белмәс, ә яшь розалар дымны минем күңелемдә саклана торган әнә шул каберлектән алырлар.
Шундый уйларга күмелеп калган хәлдә, урамда очраган берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, әлеге дәфтәрне кочаклап, теге ак чырайлы военврач янына барам. Теләк – әгәр җае туры килсә, ул ханым белән азрак сөйләшеп утыру. Аның әллә нинди яшерен моң белән тулган күз карашлары әле безнең беребезгә дә ачылып җитмәгән серләрне яшереп саклый төсле, һәрхәлдә, мин тагын бер сорауга җавап табарга тиеш. Вәсилә соңыннан ни эшләп кала?
Бәхеткә каршы, аның бик җайлы вакыты туры килде. Эштән кайтып, ашап-эчеп кенә тора иде. Кәефе дә бик яхшы чак икән, без, берәр стакан кофе ясап куеп, шуның янында озаклап сөйләшеп утырдык.
Баштарак: «Вәсилә турында мин үзем дә, сезнең төсле үк, әнә шул дәфтәрдән укып кына беләм», – дип, тыйнаклык саклап торса да, соңыннан ачылды тагын, барысын да сөйләде! Вәсилә дигәне шушы кара күзле ханым үзе булып чыкты, ә Айдар үзе, теге вакытта алган сугыш яраларыннан һәм, бәлки, яшьлегендә ясаган хаталарының үкенечле яңаруыннандыр, кайдадыр үлеп калган.
..Берничә минут вакыт без икебез дә тын утырдык. Бу тынлык һәр икебезнең дә рухи халәтенә бик яхшы туры килә, нинди генә акыллы сүз булмасын, бу берничә минутлык тынлыкның югары аһәңен алыштыра алачак түгел иде.
Мин, гомумән, ни турында сүз алып барырга да белмим. Кызыксындырган сорауларга җавап алынып беткән, нинди дә булса бүтән темага сүз кузгатыр идем, Вәсилә ханымның рухына туры килмәгән нәрсә килеп чыгып, аны рәнҗетермен дип шикләнәм.
Ә Вәсилә ханымның, киресенчә, сөйлисе килеп утырган икән. Йөзен күтәрә төште ул, моңлы күзләрен миңа таба бер сирпеп алды, аннары, бүлмәнең бер почмагына текәлеп суынып калган хәлдә, әллә нинди тонык бер тавыш белән әкрен генә сөйләргә тотынды:
– ...Бәхет турында бик күп сөйләнә бездә. Урыны белән дә, урынсыз да сөйлиләр. Шул сөйләгәннәрнең барысына да колак сала китсәң, бездә хәзер бәхет буявына буялмаган сыңар аяклы тычкан да табып булмый. Ә менә шуны – сез малярлар ясап куйган тоташ бәхетне – авыр аякларым белән ерып, ничәмә еллар буена мин аны эзләп йөрдем. Бүтәннәр берсе дә күземә күренмәде, күренсәләр дә, алар бары тик күңелгә вакытлы юаныч кына бирделәр, ә Айдар – ул минем балачагым, минем беренче йокысыз төннәрем иде. Балачакны онытып булмаган төсле, аны да онытып булмады. Балачакны кире кайтарып булмаган төсле, аны да кире кайтарып булмый. Әйбәт киңәшләр бирүчеләр дә булмады түгел, ләкин мин кеше сүзенә колак салмадым. Бәхет турындагы очкынлы җырлар мине бары тик рәнҗеттеләр генә, чөнки Айдардан аерылып калуым белән мин баштанаяк бәхетсез идем һәм шул бәхетсез көйгә бүтән кешеләрдән калышмыйча атлап килдем. Җиңел булды дип уйлыйсызмы? Һич түгел. Яисә менә еллар буена эзләп йөреп тә, соңыннан аның турында шушы дәфтәрдән башканы таба алмау җиңел дип уйлыйсызмы? Әгәр шулай уйласагыз, нык ялгышасыз. Шәхси бәхетсезлек булды, бар, киләчәктә дә булыр. Мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә әнә шул аерым бәхетсезлекләрне ерып чыга алуда, шуларны ерып чыга алырлык көч, ихтыяр булдыруда. Бәхет – әнә шул ул. Беләм, аягыма Айдар мәрхүмнең кабер балчыгы ябышыр, йөрәгемдә аның ачы хәсрәте сакланыр, ләкин, ничек кенә булмасын, мин сездән калышмам.
Ялкынланып сөйләгән җиреннән кинәт тукталып калды ул, сәер генә итеп миңа карап торды, аннары өстәде:
– Әгәр аның ул язмаларын чынлап та матбугатка чыгарырга уйласагыз, бернәрсәне үтенеп сорыйм: зинһар өчен, кершән кисмәгенә манмыйча, ни бар – шуны чыгарыгыз. Барыннан да элек, кеше иде ул, кеше көенә калсын.
Мин ул кечкенә бүлмәдән бик соң киттем, шулай да башым йокымсырау белән түгел, уйланулар белән тулган иде.
* * *
Шуннан бер-ике ай узгач, якшәмбеләрнең берсендә, мин тагын, яз башын котлап, әлеге теге минем өчен билгесез булган Айдар Корбановның кабере янына килдем. Тирәсе яхшылап чистартылган, кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Мин килгәнче, бирегә кемдер килеп киткән иде инде. Бөек Ватан сугышы героеның каберенә чәчәкләр куеп киткән кеше миңа ни өчендер Вәсилә ханымдыр кебек тоела иде.
1942
Фото: freepik.com