Чәчмә әсәр
23 Октября 2023, 02:06

Зәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. Хикәя

Шәяхмәт карт, аягындагы йомшак галошларын кыштырдатып, капка төбендә моңаеп торган утыргычына килеп утырды.

Зәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. ХикәяЗәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. Хикәя
Зәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. Хикәя

Шәяхмәт карт таягына таянып, бер аягына аксаклый-аксаклый хәлен белергә кайткан балаларын капкадан озата чыкты. Өтәләнеп, карт тирәсендә бөтерелергә яраткан килене Фәнисә, капка төбендәге  көмеш төсенә кереп ялтыраган чит ил маркалы машинасына җай гына кереп утырыр алдыннан тагы бер кат хушлашып, аның аркасыннан какты да:

  – Боекма, әткәй, тагын дүрт көннән кайтып җитәрбез. Алдагы җомга  бәйрәмгә туры килә. Ашарыңа бар да җитәрлек, суыткычыңның бүлекләрен ачыштырырып кара. Мин анда әзер шулпаны да куйдым, – диде.

  – Ярый, килен, рәхмәт ансына. Улым, мин кушкан вак-төяк шөреп-кадакларны сатып алырга онытмассың әле, – дип, сагышлы елмайды карт  руль артына утырырга торган төпчегенә карап.

Аның, хәзер төсен югалтып, начар күрүдән агара башлаган, кайчандыр искиткеч матур булган зәңгәр күзләре яшь элпәсе белән капланды. Ул үзенең бу хәләтен балаларына ничек тә сиздермәскә тырышты. Улы белән кочаклашып саубуллаштылар. “Текә” машина җиңел генә кузгалып, сигнал бирде дә, ком-таш түшәлгән юлдан үргә менеп, басу янындагы борылышта күздән югалды.

Көн кичкә авышып, түбән тәгәри башлаган кызгылт-сары кояш нурларының йомшак җылысы астында таягына таянган карт, кулларын каш өстенә куеп, озак басып торды. Аның суырылып калган ач яңаклы йөзе саргылт төскә кергән, сырлы маңгаендагы җыерчыклары тагы да арта төшкән,очлаеп калган ияге акрын гына дерелди иде. Шәяхмәт карт, аягындагы йомшак галошларын кыштырдатып, капка төбендә моңаеп торган утыргычына килеп утырды. Шул арада картның соңгы айларда кичергән хәсрәтеннән арып-талчыккан башыннан: “И-и-и, бигрәкләр дә җанга якын инде шушы Рәшитем. Кулыңны кыстырсаң, биш бармагың да  бертигез авырта. Балаларың да шуның кебек, диләр лә ул. Барыбер арада иң якыны була икән”, – дигән уй йөгерде.

Бераз бөкрәя төшкән какча гәүдәле, башындагы сирәк чәчләрен ап-ак бәс сарган бу теремек карт инде сиксән бишне төгәлләп килә. Моннан биш ай элгәре чөкердәшеп кенә гомер кичергән карчыгын югалткач, ничек яшәргә дә белмәде ул. Җанын кисеп, йөрәге турысына кереп утырган йодрык чаклы авыр ташны кайда алып атарга,  шушы үзәген өзгән әрсез авыртуны ничек җиңәргә? Нәрсә киеп, нәрсә ашарга, кайда басарга?..

  Хәмдиясенең кырыгына чаклы акны-күкне аермаган чаклары да күп булды аның. Биш бала үстереп, болын кадәр өеңдә бер ялгызың торып кал әле?! Ярый ла күңел юанычы – Рәшите биредән утыз чакрымлап ераклыкта урнашкан район үзәгендә яши. Еш килеп, хәлен белешеп йөриләр. Гомер буе колхоз эшендә бил бөгеп, пенсия яшенә җиткәндә күпме тырыштылар алар Хәмдиясе белән шушы сарай чаклы йортны тергезер өчен. Ничек итсә иттеләр, барыбер салып керделәр бит!

Ул елларда институтта укып йөргән Рәшит, җәйләрен кайтып, йорт төзүдә хәтсез ярдәм итте. Төпчекләре әтисенә охшап, егәрле, эчми-тартмый. Бәләкәйдән үк эшнең дә, акчаның да кадерен белеп үскән егет, гел авылдан килгәнне генә көтеп, “алма пеш, авызыма төш!” – дип ятмады. Я тулай торакта ватык өстәл-урындыклар төзәтте, я шәһәрнең балалар бакчасында төнге каравылчы булып торды. Урам себереп тә йөрде хәтта. Аспирантурага кыстасалар да, кызыл дипломын тотып авылга кайтты. Бер ел эшләгәннән соң яшь белгечне районның авыл хуҗалыгы идарәсенә баш икътисадчы итеп үрләттеләр. Рәшит, озак та тормый өйләнеп, район үзәгендә дөнья корды.

Калган балалары илнең төрле якларына таралган. Өлкән кызы Әминә яшьли кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Себер якларына “озын акча” юллап китте дә, югалды. Ике-өч елга бер генә кайтып күренәләр. Бәхетсезлеккә каршы, кияве дә ерак Чиләбе якларыннан булды шул… Күпчелек үз ягын тарта да тора. Ел саен җәйге ялларын кияүләре авылында, аннары Кара диңгез буенда – җылы кояш астында үткәрәләр. Шулай, бер кайтуларында Шәяхмәт белән кызы арасында мондыйрак сөйләшү дә булып алган иде:

– Үзебезнең якларны Швейцарияга тиңлиләр. Кызым, менә безнең авылны гына алыйк: кызынып су коенам, балык тотам дисәң, якыннан гына Агыйдел агып ята, урманыбызда пешкән җиләк-җимешләр Җәннәт җимешләренә тиң. Дөнья күрәсең килсә – якындагы Актүбәгә мен! Аяз көннәрдә тирә-яктагы унбишләгән авыл, Уфа, Казан юллары уч төбендәге кебек ярылып ята. Ә һавасы соң, һавасы! Бер күкрәк киереп суласаң, урман, кырлар исе генә түгел, яңа пешкән икмәк исе белән бергә буталган чәчкә балы исләре дә авыз-борынга берьюлы килеп ябырыла.

 – Мондагы Агыйдел белән генә булмый. Диңгез – диңгез инде ул! Анда тирәнлек, анда киңлек… Диңгез күрмәсәк, яңадан үзәккә үткән салкын кыш буена түзеп эшләрлек энергия җыелмый. Батырга да ял кирәк. Без авыр шартларда эшлибез бит! – дип үз туксанын каерды Әминәсе.

Икенче уллары Ринат яшь чагыннан бирле илнең башкаласында яши. Ул математика фәннәре докторы, профессор. Галина исемле марҗа хатыны белән ике кыз үстерделәр. Чит илләрдә үткән симпозиумнарда еш катнашып йөргән Ринат Шәяхмәтовичка ялга китсә, ансыз университет дөньясы туктап калыр төсле тоела. Вакыт җиткерә алмый шул Ринатлары. Юкса, Мәскәү белән Уфа арасы әллә ни дә түгел, самолетта күп булса ике-өч сәгатьлек юл! Әниләре мәрхүм булгач, Ринат үзе генә кайтып китте лә ул китүен. Әмма “ай күрде, кояш алды” – ике көнгә генә. Оныклары Лена белән Оляны картәтиләренең күрмәгәненә ике ел тулып китте. ”Их, сагындым шул шаян кызларны! Картыйлары исән чакта җәйләрен ишек алды дистәгә якын бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп тора иде, – дип уйланды карт. – Аларны хуш исле йомшак үлән җәелгән ат арбасына утыртып, эссе җәй уртасында җиләккә алып бару, ямьле Агыйдел буена су керергә, кызынырга йөртүләр. Әле яңа гына булган шикелле иде. Һай, бу гомер дигәнең!.. Инде җиткән кызлар бит, күз атып йөргән егетләре дә бардыр…”

Уртанчы кызы Әльфия һәм аның артыннан бер ел ара белән генә туган Рөстәме дә сирәк кайталар туган авылларына. Әлеге минутларда Шәяхмәтнең уй-хисләре шул балалары тирәсендә бөтерелә. “Ярый ла кесә телефоны бар. Ул булмаса нишләр идең? Газиз балаларыңның тавышын ишетүдән дә мәрхүм булып утыр инде!” –дип уйланды карт һәм өйрәнелгән хәрәкәтләр белән ялт итеп камзул кесәсен капшап куйды.  “Бигрәкләр дә авыр шул Әлфиямә. Паралич суккан иренең хаста булып, түшәктә ятуына өч ел. Озакка берүзен калдырып булмый. Нишлисең, түзәргә кирәк. Бәлки, уң кылып, Ходай савапларын бирсә, Зиннур кияү аягына басар, – дип үзалдына сөйләнде ул. – Уфада гына яшәсәләр дә, хәлләрен белер өчен кош булып очып барып булмый шул яннарына!” Соңгы елларда сәламәтлеге какшап, үзен начар тою сәбәпле, Шәяхмәт карт ерак юлга чыга алмый иде.

Совет чорында педагогия институтын тәмамлап, Ерак Көнчыгышка юллама буенча җибәрелгән Рөстәм Хабаровски шәһәрендә төпләнеп калды. Репрессия елларында безнең яклардан гаиләсе белән шунда сөрелеп, туган якларына кире кайталмаган татар нәселеннән чыккан Галия белән бик матур тормыш корып, яшәп яталар алар. Ул һәм кыз үстерделәр. Ләкин гади укытучы эш хакына ерак Хабаровскидан Башкортстанга кайтып китү өчен кирәк булган акчаны ничә еллар җыярсың? Дүрт җаныңны да шәһәр җирендә ач итми, әдәмчә карарга кирәк бит әле. Карчыгы белән улларын бик сагынгач, моннан биш ел элек пенсия акчаларыннан ел буена калдырып җыйган егерме биш меңне салганнар иде аңа. “Миңа юлның бер ягына да җитмәде ул акча”, – дип, Рөстәм бер үзе кайтып төште. Ул вакыттан соң инде күпме сулар акты?! Яз көне әнкәсенең үлеме турындагы хәбәрне алгач: “Тиз генә кайта алмыйм, җәй кайтырмын”, – дип шалтыраткан иде. Көтеп алган ямьле җәй дә үтте, салкынча көз дә тугай-болыннарга алтын-сары келәмен япкан, ә Рөстәмнәре һаман юк…

Соңгы елларда тәрәзәләренә такталар кадаклап, ишекләренә зур йозаклар элеп куелган йортлар саны артканнан-арта бара авылларында. Хәтсез ишек алларында өсләрендә җил уйнаган ташландык йорт нигезләрен, яисә серәеп торган абзар баганаларын, җимерелеп барган капка-коймаларны күреп йөрәге яна Шәяхмәт картның. Үзләре яшь чакта биш-алтыдан да ким булмаган ишле балалы гаиләләр белән тулып, шаулап торган туган авылы аңа хәзер никтер мескенләнеп, кечерәеп калган төсле тоела. Җитмәсә, быел җәй мәктәпләрен дә ябып куйдылар. Имеш, күрше авылдагы җиде чакрым ераклыктагы мәктәпкә балаларны йөртергә район мәгариф бүлеге автобус бүлгән. Болай да, чүп басып утырган колхоз басуларын, чабылмаган тугайлыкларны күреп, пошына иде ул. Моннан егерме-утыз еллар гына элек шаулап утырган якындагы каен урманының киселеп-сатылып, юкка чыгып баруына да җаны көя. Инде килеп, мәктәпнең ябылуы – картның рухын сындырган соңгы тамчы булды, ахры. “Ичмасам, авылның бердәнбер яме булган шул мәктәпне дә яптылар бит! Нинди каһәр төшкән дөнья бу, кайда табан тәгәри ул?!” – дигән үкенечле уй һич китми аның башыннан. Никтер күңелен анда-санда авыл өстеннән күтәрелеп, кукраеп баскан әтәчкә охшаган кызыл кирпеч йортлар да җылытмый. Шуңадырмы, соңгы вакытта Шәяхмәт карт еш кына: “Я, Ходай! Китте бу дөньяның ямьнәре, китте!” – дип кабатларга ярата.

 Какча аркасы белән артындагы коймага сөялеп утырган карт, балаларын сагынудан нишләргә белмичә, тыйгысыз уйлар дәрьясына чумды. Ул бераздан көзге кояшның әле ныклап саранланырга өлгермәгән җылысына эреп, йокымсырап китте, ахрысы.  Үткән еллар шаукымында тирән буразналар белән чуарланган йөзе шушы мизгелдә ничектер яшәреп, нурланып киткән шикелле тоелды…

Менә ул кардай ап-ак күлмәк-ыштаннан мең төрле хуш исле чәчәкләр сибелгән яшел тугайда киерелеп, печән чаба. Торым-торымга маңгаена бәреп чыккан тирен көрәктәй зур куллары белән сыпырып ала да, тагы алга омтыла. Алдындагы куе үлән, көчле беләкләрендә уйнап торган чалгысы зыңлап куйган саен, тигез тезмәләргә егылып, җиргә ята бара. Якындагы биек каеннар белән уратып алынган аланлыкта алсу чәчәкләр төшкән бизәкле ситсы күлмәк кигән Хәмдиясенең җитез гәүдәсе күзенә чалынды. Ак батист яулыгын артка чөеп бәйләгән, озын кара толымнары зифа сыны буйлап төшеп, атлаганда җай гына тибрәлгән, һушны алырлык сөйкемле сөякле хатыны төшкелеккә аш әзерләп булыша икән. Үзе шундый моңлы итеп җыр суза:

Кызыл, кызыл бөрлегән лә,

Юл буена тезелгән.

Минем кебек булмас инде

Синең өчен өзелгән…

Күп тә үтми, шушы ягымлы тавыш урман янындагы калкулыклардан кайтаваз булып килеп, аның колагын  тагы иркәләде:

– Шә-ә-ях-мә-әт! Әй-дә-ә-ү-ү, тамак ялгап а-лы-ы-йк! Ял да итәргә ва- а-кы-ы-ыт!

Ир яңа чабылган сусыл үләнне учлап алып, чалгысының йөзен сөртте дә, аны таралып үскән шомырт куаклыклыгы астындагы күләгәгә куйды. Аннары  чабымнар кырыенда тезелешеп, кып-кызыл булып басып калган эре җир җиләкләрен җыярга кереште. “Үзе дә нәкъ шушы тулышып пешкән җиләкләрне хәтерләтә бит минем Хәмдиям! Ул хуш исле үләннәр кушып  кайнаткан чәй янына алып барыйм әле бу тәмлекәйләрне”, – дип уйлап, ихлас елмайган Шәяхмәт аклан ягына атлады.

  Барып җитеп, учындагы җиләкләрне сөйгәненә суздым дигәндә генә: “Нихәл, кордаш? Ни эш бетереп утырасың монда?” – дигән тавышка йокымсырап утырган карт кинәт сискәнеп, күзләрен ачты…

Әле генә күз алдыннан ымсындырып үткән искиткеч күренеш, җылы таң нурлары астында эрегән зәңгәр томандай, акрынлап каядыр китеп югалды. Аның алдында тешсез авызын ерып, күршесе Муллагали басып тора. “Кордаш” дип дәшсә дә, ул Шәяхмәттән ун яшькә кечерәк. Нигезе инде күптән череп, җиргә сеңгәнлектән, бер якка авыша башлаган, урамга караган ике тәрәзәсе дә чалшайган каршыдагы йортта яши. Муллагали карт, күптән су күрмәүдән төсе каралып, искереп беткән пинжәк итәкләрен тарткалый-тарткалый, Шәяхмәт янына “лып” итеп килеп утырды. Бу төптән юан чыккан калын гәүдәле, корсаклы картның авырлыгыннан утыргыч бераз селкенеп куйды хәтта.

– Менә Мансурдан хат алдым, тагын посылка сораган, – диде ул кулындагы конвертка күрсәтеп.

– Яңарак кына җибәрдең түгелме?

– Үткән айда гына салган идем, әллә мине акча сугып ята дип белә. Ун-унбиш мең пенсия акчасын кайда тарткаларга да белгән юк. Төрмәдә туйганчы ашатмыйлардыр шул… Үзе юньсез булса да, бала бит, кызганып та куям инде…

– Ачуланма, күрше! Анда эләккән явызларны көненә бер ашату белән генә тотар идем әле мин… Ярый Хөкүмәт миһербанлы: киендерә, ашата, җылыда тота. Талау-урлашу, көчләү генә түгел, хәтта үзенең ата-анасын да кызганмыйча кул күтәргән җәлладларга хөкемем каты булыр иде минем.

– Үзебездә дә гаеп булды микән? Күпме уйласам да, уйларымның ахырына чыга алмыйм, җавап таба алмыйм шушы сорауга. Нинди гөнаһларыбыз өчен үчен аладыр бу Ходай Тәгалә бездән, кем белсен… – дип, мескен кыяфәткә кереп, сүзләрен төшенке тавыш белән сузып сөйләде Муллагали. – Кордаш, без дә карчыгым Зәйтүнә белән юкны бар итәргә тырышып яшәдек, авырлык белән булса да, ач-шәрә итми өч бала үстердек. Их, берсенең бер игелеген күреп булмады! Бер рәхәт тә күрми, күзләремне йомарга туры килер, ахры, миңа да…

– Әйе, күрше, нихәл итәсең, икебез дә ялгыз калдык… Ташлап киттеләр бит безне. Ир кеше “теге дөнья”га хатыныннан алда китсә, бәхетлерәк була, диләр дә ул, бездән булмады инде, – дип күршесенә моңсу карашын төбәде Шәяхмәт карт.

– Динә белән Мулланурым да менә ничә ел инде кайтып күземә күренмиләр.

– Аналарын соңгы юлга озатканга биш ел үтеп китте түгелме? Шуннан бирле күзгә чалынмадылар ахры синекеләр?

– Юк, кайтканнары юк… Хәзер үкенәм дә, терсәкне тешләп булмый. Балалар үскәндә салгалаган чакларым күп булды шул… Бәлки рәнҗеткән чакларым да булгандыр, үзләрен читкә тибелгән кош балалары күк хис иткәннәрдер. Әллә күңелләрендә бүгенге көнгә чаклы ачу саклыйлар микән?  Зәйтүнәм ташлап киткәннән бирле авызыма тамчы да хәмер йотканым юк. Валлаһи-билләһи, күреп торасың. Ышанмасаң, ант итеп әйтәм менә, кордаш!

– Капмавың әйбәт, дөрес ул, күрше. Ил таркалгач, икесе дә чит җирдә, еракта торып калдылар бит синең балалар. Ни хәл итәсең, дөньялар нык буталды шул ул заманда!

Күзенә тулган сагышлы тамчылардан күз кабаклары мелт-мелт килеп бер ачыла, бер ябыла башлаган Муллагалинең тавышы тагы да ныграк калтырап чыкты:

– Үзең беләсең, кордаш, Динәбез Казахстанда, Мулланурым үзбәк якларында бүленеп калды. Үсеп җиткән биш оныгым да бар. Ай-һай, аралар бик ерак, юл хаклары да кыйммәт… Хат-хәбәрләре дә сирәк килә аларның. Нишлисең, көтәргә калган көн – көтәм инде, көтәм! Балаларымны юксынып үтә гомерем.

Чынлап та, Муллагалинең олы юл ягына караган тәрәзәсе янында басып торганын еш кына шәйли иде Шәяхмәт. Күңел күзе белән дә тоя, күптән аңлый ул күршесенең хәсрәт-сагышларын. Тик ничек ярдәм итәргә генә белмичә аптырый. Үзенең янына чәйгә дә чакыра, кайчак түбән очтагы азык-төлек кибетенә дә бергә барып киләләр. Бер-берсенә дөнья хәлләрен сөйлиләр, әле генә ишетелгән соңгы авыл яңалыклары да читтә торып калмый…

 Әйе, тормыш юллары бик сикәлтәле шул. Соңлап кына тапкан Мансурлары ата-ана куанычына үсмәгәндер, күрәсең, төрмәгә барып эләкте. Күршесен чын күңеленнән кызганган Шәяхмәт, эчтәге уйлар агымын бүлеп, тагы сорап куйды:

– Төпчегең Мансурны әйтәм, бәләкәйдән үк үткер булып үскән иде. Ничек кырын юлга төшеп китте соң ул?

– Аңа багълаган өмет зурдан иде. Күбрәк  иркәләдек ахры… Училищеда укыганда ничектер күз уңаеннан ычкынды бит милай. Үзеннән исәүрәк егетләргә ияреп, төнлә күрше авылларда кибетләр талап йөргәннәр. Аннары…суд та, төрмә инде.

– Кайтыр күрше, кайтыр Мансурың да. Өметеңне генә өзмә берүк! Безнең гомерләр ничек булса да, начар үтмәде. Гомер – атылган ук, аны ничек төзәсәң, ул шулай бара. Ә гомер угы башка берәүдә түгел, бары тик үзебезнең кулларда булды. Шулай бит күрше! Менә балалар да исән-сау булып, матур яшәсеннәр иде.

Бу сүзләре белән икесенең дә башын биләгән тынгысыз уйларны бер төенгә төйнәп, йомгаклагандай итте  Шәяхмәт карт. Тынып калган Муллагали дә артык сүз куертмады, башын гына селекте.

Һәрберсе үз уена батып, күпме шулай утыргандыр, урам очыннан тузан очыртып кайтып килгән авыл көтүе  бу ике картны чынбарлыкка кире кайтарды.

 – Көн кичкә авышты, салкынайта. Бүген төнлә кырау да төшәргә җыена әллә? Хуш, әлегә, кордаш, – дип, акрын гына урыныннан торып, китәргә кузгалды Муллагали.

Күршесен озатырга җыенган Шәяхмәт карт кинәт машина кычкырткан тавышка сискәнеп, башын күтәрде. Каршыларына килеп туктаган таксидан  төз гәүдәле, чаллана башлаган дулкынлы чәчләре маңгай тирәсеннән өскә күтәреп ыспай таралган, кулына зур гына юл сумкасы тоткан, аксыл төстәге күлмәк-чалбарлы берәү төште. Күзләре яхшылап аермаса да, күңеле сизенеп, утырган урыныннан яшьләрчә җитезлек белән сикереп торган Шәяхмәт картның алдында күптән сагынып көткән улы – Рөстәме елмаеп басып тора иде.

Фото: https://ru.freepik.com/

Зәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. Хикәя
Зәлифә КАШАПОВА. Гомер – атылган ук. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас