

Ниһаять, сабантуй көне килеп җитте. Өлкән дәдәйләр үз дәрәҗәләрен белеп, җарышта катнашасы атларны тикшереп, фикер алышып, бәхәсләшеп чабышкылар тирәсендә урала. Хатын-кыз җиңүче ат ялына салу өчен чуклы сөлгеләрен, аллы-гөлле яулыкларын барлап старт-финиш янына судьялар тирәсенә елыша.
Борын асты кибеп бетмәгән бала-чага кызыксынып сарылы-кызыллы футболкалар кигән җайдаклар тирәсендә бутала.
Мин вакыт җиткәнче атны читтәрәк, каенлыктарак тотуны кулай күрдем. Үзем дә дулкынланам, бер икеләнәм, бер кабынам. Ә Буза ярсый, тыпырдый, бии, әйтерсең, кеше кебек барысын да аңлап, сизеп тора, аның да җөрәге минеке шикелле очар кош булып талпына. Ниһаять, стартка чакырдылар. Көч-хәл белән генә атны тигезләдем.
Әткәй җанга килеп: “Улым, башта ук артык кума, алга чыкма. Атыңа килеп җитәрәк кенә сук, җалына нык җәбеш”, – диде.
Атлар кузгалу белән, Буза, әллә күмәк чабышып өйрәнмәгәнгә, әллә шау-шуга башта каушап, югалып калгандай булды, пошкырып алды, арткы аякларына күтәрелеп, мине өстеннән төшерергә маташкандай итте, уңга каера башлады.
“Беттек, адәм көлкесенә калдык, базар төшә болай булгач”, – дип әрним эчтән. Башка атлар инде күптән алда, дилбегә буе ара ташлаганнар, алар арттыннан күтәрелгән куе, кара тузан күзләргә, авызга тула, гарьлектән елыйсы килә.
Мин бар көчемә үкчәләремне атның бөеренә батырам. “Әйдә инде, малкай, канатым, кеше алдында мәсхәрә итмә, күрсәт кем икәнлегеңне, оч канатланып, ал бирмик башкаларга”.
Буза әйтерсең, кинәт ушына килде, борын тишекләре белән һаваны суырып алды, бер секундка гына туктап торгандай итте. Аннан соң гәүдәсен сөлек шикелле җыерып алды да, бушлыкка төбәп аткан уктай алга ыргылды. Мин ничек ат өстеннән очып төшмәдем, үзем дә аңламыйм.
Җил иде шул, юк, җил генә түгел, пуля иде.
Буза күз ачып йомганчы атларны куып җитте, узып китте. Кире килгәндә кара тиргә батып, өстерәлеп чапкан атларны, атларын кыйный-кыйный, артка карый-карый җан-фәрман тырышкан җайдакларны узып, канатлы кош шикелле очып кына финишка килеп тә керде.
Сабантуй “ах!” итте. Ә Буза тирләмәде дә, назлы сылу кебек үз бәясен үзе белеп кенә, башын горур тотып финал ярышыннан соң сабантуй яланын әйләнеп үтте.
“Мондый ат моңынчы тумаган иде әле”, – диештеләр картлар.
“Ат түгел бу, феррари, болид”, – диделәр исләре китеп яшьрәкләр.
Атны урнаштырып, өйгә кайтуга әткәй аҗгырып торган симез тәкәне суеп элгән, әнкәй тәбә пешерергә әзерләнә. Малның тәпәлгән үпкә, җөрәк, бавырына күп итеп суганын, тозын, борычын, тәмләткечләрен кушып җахшылап болгатып, майлы җарысына төреп, табаны кайнар мичкә юллады…
Ул арада күршедән Мәрҗә җиңгәчәйне ияртеп Метри дәдәй, үрге очтан Пикла түти белән Ычтапан туганайлар килеп керде.
Мичтән кызарып майлары куырылган, чыжылдап торган тәбә өстәл уртасыннан урын алды. Әткәй чолан эчендәге лардан, бодай арасыннан бер чирек первачны суырып алып өстәл түренә утыртты. Мәрҗә җиңгәчәй бәлеш кискән кебек тәбә өстен ачып җибәрде. Өйгә хуш исле тәбә пары таралды. Әнкәй ул арада булары бөркелеп торган кабырга ите, кайнар бәрәңге, кәбестә турады, җамаякларга тукмачлы аш состы. Табын уртасына ачы катык кунаклады.
Буза белән минем җиңү зур бәйрәмгә әверелде.
– Булырдайның нәрсәсеннән билгеле, ди, кайнага, бу малайдан рәт чыгар дип, әйттем бит мин сиңа, – дип дәртләндереп җибәрде әткәйне Ыстапан дәдәй.
– Әйе, ыһы, шуны әйтәм, үзебезнең абзыкайның малае шулай булмый, ничек булсын, канатым, – дип җөпләде ирен Пикла түти.
– Обязательно укырга, укырга барырга кирәк, – дип күтәреп алды Метри дәдәйнең хатыны Мәрҗә җиңгәчәй.
– Шулай дисең лә ул каенигәч, укытырга бик күп акча кирәк, дип әйтәләр бит әле, аны каян алырбыз, – дип кыяр-кыймас сүз кушты әнкәй.
– Әй, чүпрәк баш, чүпрәк баш, бер малайны да укыта алмый дип уйлыйсыңмыни мине? Мин әле, мин әле… – Әткәй хисләреннән буылып туктап торды, аннары хәлиткеч тавыш белән өстәде: – Ике үгезне суеп сатабыз да аны, и алга!
– Сезнең ни, ел да ашаткан маллар суела инде анысы. – дип җөпләде Пикла түти.
– Үгез ите тыгыз була, үлчәүгә дә авыр килә. Главные, үзе укырга теләсен, – дип өстәде Ычтапан дәдәй.
Метри дәдәй дә:
– Син малны нык карыйсың инде, абзыкай, беләбез, ә син Тулик, курыкма, үзем ярдәм итәм мин сиңа. Әзер лекцияләрем, әнә төргәге белән чормада ята. Хет бүген алып чык!
– Безнең халыктан да җүнле берәр кеше чыгарга тиеш бит инде. Шагыйрь дә, җырчы дигәнмени! Алар хәзер буа буарлык, шулай бит, Гөргери кайнага, – дип, Ычтапан дәдәй стаканын чәкештерергә әткәй ягына сузды.
Шулай итеп туганайлар “эрләмәгән, сукмаган, Шакай сиңа бер ыштан” дигән кебек, вакытыннан алда минем язмышны хәл итеп тә куйдылар.
Берничә ел дәвамында авыл, район, тирә-як сабантуйларында Бузаны үтүче ат булмады.
Күптән көтеп алган чыгарылыш елы да килеп җитте. Бар теләк-омтылыш – имтиханнарны яхшы биреп авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга керү. Тик шул ул вакытта сабантуйлардан да каласы килми. Имтиханнар арасында барыбер чабышларда катнашабыз, сабантуйлардан бер дә буш кайткан юк, Буза һәрчак алда.
Ул елларда республика дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең сабантуйларга йөрүе модага кергән иде.
Югары абзыйларның район сабантуена килүе – бу инде районны да, аның җитәкчесен дә тану, указ белән беркетелмәгән югары бәя. Шуңа да андый сабантуйларга әзерлек тә күпне сорый. Күпкә өмет тә ителә иде.
Безнең якта бәйрәмнәр үткән, күрше районда сабантуй буласы атна җитте.
Сабантуйдан сабантуйга йөреп, чабышып, хәтсез бүләкләр җыйган Бузага да ял кирәк. Мин Бузаны юып, тазартып, солы салып аранга керттем.
Кич кайтырга җыенган гына мәлдә малчылар йорты алдына ике иномарка килеп туктады. Берсеннән безнең прсидәтель чыкты, икенчесеннән күрше районнан колхоз түрәсе. Шактый кызып алганнар «бөркетләр».
– Жәлләмә, урламам, кондыры да коелмас, күз тия дисәң, төкерермен, – ди кунак.
Мин читтәнрәк сагаеп күзәтәм. Ошамады миңа боларның кыланышлары. Күренеп тора, төшереп алганнар, күңел шомланып куйды. Акрын гына артларыннан иярдем.
– Юк, булмый. Извини, брат. Нәрсә сорасаң да сора, любой атны, но Бузаны бирә алмыйм, – ди, безнеке.
Ә кунак ныкыша:
– Ну бер көнгә, бер ярышка гына бит. Олы түрәләр килә. Миңа күренергә кирәк, аңлыйсыңмы? Район башлыгы әйтә: “Теләсә ни эшлә, ярыл, ну атларың шәп булсын”, – ди. Аннары, соңгы вакытта бәйләнә башлады. “Эшеңнең рәте юк, показательләрең түбән тәгәри, төшергәлисең дә бугай, шулай ишетелә, кара аны, оргвопрос карарга туры килмәсен”, – дип куркыта.
Әйтерсең, мин генә “салам”. Барысы да эчә. Эчми ни, эчәрсең дә, иртән таң атмас борын аяк өсте, кич – ярты төнгә чаклы эш. Кич, кояш баегач, кайтыр алдыннан, кичке оперативкадан соң “тар киңәшмә” уздырмый булмый.
Беркөнне зам, беркөнне белгеч, беркөнне җирле хакимият башлыгы, завсклад бер ярты куя – шулай атна обоймада. Иртән баш авыртмаска 100-150 граммны секретарь кыз, чукынчык, графин белән өстәлгә куеп та өлгергән. Ну эшлибез бит, хуҗалык туктамый, эш бара, акча килә.
– Хуҗалык, дип, – безнең хуҗа көлеп җибәрде, – үзара әйткәндә, колхоз чагында акча кая киткәнен үзебез дә белми идек: уңга, бераз сулга, бераз хөкүмәткә, азрак колхозчыларга, кем кесәсенә күпме кергәнен ревкомиссия белән халык контроле чутлаган була да, ашап-эчеп тарала иде. Ә хәзер, дөресен генә әйткәндә, барысы да безнең кесәгә ага. Колхоз белән хәзерге хуҗалыкның аермасы шул гына инде. Алар канәгать көлеп җибәрделәр.
– Менә күрсәтим әле мин аларга кем икәнемне, – дип дәвам итте кунак, – чәчү, уру, ит, сөт кенә түгел, ял да итә беләбез. Спорт белән дә шөгыльләнәбез, уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Сер итеп кенә әйтәм, шәһәрдән бик шәп җырчы кызны чакырдым, комиссия йөргәндә тирмәдә җырлап торырга. “Үзебезнең өметле яшь талант”, – дип тәкъдим итәчәкбез. Ат кына җитми, йә, үтермә, «мат» куйыйм әле шуларга. Бу сабантуйда минем язмыш хәл ителергә мөмкин.
– Бу ат кешегә бирелми, дип әйттем бит дус, үпкәләмә, ул особый ат, аннары атның малае да риза булмаячак.
– Нинди малай ул тагын? Ат бит синең хуҗалыкныкы, хуҗа була торып әллә бер малайдан куркып торасыңмы? Алай булгач, җайдагы белән бергә бир. Атланып чапсын, буш итмәм.
– Бу атнада җайдакның апасының туе. Гармунда шәп уйный, чукынган. Ансыз туй үтмәс, шулай булгач, сабантуйга баралмас.
– Ярый инде, кәнфитләнмә, малай нәрсә, ул – көчек, аны алыштырырга була, тьфү! Мин бит бушка түгел. Элитный семена кирәк, дигән идең, әзрәк тамызырмын. Үлән орлыгы да бүлермен, көтүлекләрең шәрәләнеп бара, минем пеләш шикелле.
Малай, дигәннән, синең улың да минем “ташбаш” кебек мәктәпне тәмамлый түгелме әле? Сельхозда минем баҗай укыта, әйдә, шунда урнаштырыйк үзләрен, бергә-бергә укырга да, кайтып йөрергә дә җайлы булыр.
Мин тынны да чыгармый аран артына посып тыңлыйм, ыргып чыгып әллә җакасына ябышыйм микән дигән идем, безнең хуҗадан раштуада җауган карны да алалмассың. Дивана түгел, Буза хәтле Бузаны бернигә дә алыштырмас, дигән уй гына тынычландырды.
Хуҗалар бәхәсләшә-бәхәсләшә иномаркаларына утырып Сөн буена төшеп киттеләр.
Икенче көнне машиналар бизәп, баян тартып, шау-гөр килеп күрше авылга загска чыгып киттек.
Яшьләр балдаклар алышкан мәлдә генә туш сыздырып җибәрүем булды, күзгә күренәме дип торам, чәчен-башын туздырып, җөгерүдән сулышы кабынып янып-пешкән, өй сакларга калдырган Мекетә апай атылып килеп керде.
Килеп керешкә бөтен залны җаңгыратып акырып та җибәрде:
– Тулька, Бузаны машинага салып алып киттеләр!
Уйный башлаган көй өзелде, баян кулдан күреген киереп шуып төште. Урамга чабып чыктым да апай атланып килгән виләйне эләктереп күрше район сабантуена җилдердем.
Чачаклы-чуклы трибуналардан сабантуй хөрмәтенә костюмнарын салып, кыска җиңле ак күлмәк кигән, ләкин барыбер авторитет төшмәскә галстукларын салмаган капкорсаклы түрәләр яннарына зур эшләпәле, тавис кошы кебек ялтыр-йолтыр киемле хатыннарын утыртып алып, бинокльләрдән “ах, ух” килеп ат чабышын күзәтәләр иде.
Каршыга төшкән милицияләргә дә тоттырмый җан-фәрман финиш ягына элдердем.
Атлар финал ярышына киткәннәр иде инде.
– Нинди атлар китте? – дип сорыйм таныш судьядан.
– Карат, Бекас, Конкорд, бер ипподром аты, Буза, калганнарын үзең беләсең,– диде судья.
Җөрәк төшеп китте. Карат белән Бекасны бәрә инде ул, Конкорд та әллә ни түгел, калган өч ат чутка керми, ә менә ипподром аты… М-да!..
– Акбүз – Кроссворд – иң зур хуҗаныкы, – дип баш бармагын күккә төртеп күрсәтте судья. Сабантуйга атын да алып килгән, күрәсеңме? Ул трибуна ягына ымлады.
Кунак ат чыннан да шәп иде. Нәселле, дәрәҗәле икәне күренеп тора. Гәүдә сыгылмалы, ныклы, янбашта көч, бәкәлләрдә җитезлек, бер сүз белән әйткәндә – элита.
Ә минем Буза? Ул да матур, ул да көчле, ул да минем өчен иң-иңе!
Атлар башта өелеп чаптылар, аннары Конкорд алга чыкты. Аның артыннан Бекас, калган атлар арасыннан группаны Акбүз җитәкли, Буза – арттан икенче.
Җайдак – яңа, атның холкын белми.
– Кума, – димен, кума, иртә әле! – дип акырам.
Әйтерсең ишетә инде. Ул аның саен атны каезлый. Чабыш кискенләшә бара. Күрәм, Конкорд мышный башлады, Бекасның да арт санында өстерәлү галәмәте шәйләнә. Акбүз алга омтылды, аны Буза куа. “Әйдә, малкай!” Җөрәк читлегеннән чыгардай булып тибә.
Кинәт Кроссворд чабуына “хут” бирде. “Бетте, болай булгач, Буза кала, беренчелекне ипподром аты алачак икән”,– дигән әрнүле уй аңны чолгап алды. Чабыш соңгы кругка керде.
Трибунада халык ауга ташланган ерткыч кебек шашына. Акыра, аяк тибә, кул болгый, сызгыра, үкерә.
– Буза! Кроссворд! Буза! Кроссворд!
Чабыш мәйданында ике ат иде. Ат түгел, алар әйтерсең, ике канатлы кош.
Атлар финиш турысына чыкты.
Кроссворд алда, Бузаның бөрешебрәк чабуында арыганлык сизелде.
– Их, – дим мин, – малкай, күрсәт үзеңне. Җирдән көч алып күктә канат ныгыткан лачын бит син. Бирешмә “зәңгәр кан”га. Буыннарыңда айлы төннәрнең үлән суты, борыныңда, үпкәләреңдә иркен кырларның ягымлы җилләр исе, ялтлап торган тиреңдә тозлы туфрак шифасы, ялларыңда иртәнге чык дәвасы, син җиңәргә тиеш, – дип, дога укыган кебек такмаклыйм.
Әллә чыннан да ат мине ишетте, әллә җөрәк дулкыннарым аныкына барып кагылды, кинәт Бузага канат үскән кебек булды, ул алга ыргылды.
Менә ул Кроссвордны куып җитте, менә бер башка, менә бер гәүдәгә, менә дилбегә буена, аннан да озын арага аны ташлады. Әйтерсең, Бузага яңа көч керде, моңача черем иткән, йоклаган дәрманы уянды, чәме кузгалды. Икенче тыны ачылды. Хәзер инде чабыш ни белән бетәсе ачык иде. Мәйдан киеренкелеге хәттин ашты.
– Буза! Буза! – дип үкерә трибуна. Түрәләр ни эшләргә белмиләр, берәүләр җодрык төйнәп кычкыра, икенчеләр олы түрәгә карап башын тоткан. Чабыш чигенә җитәргә санаулы гына ара калды.
Оча, малкаем, яшен кебек атыла гына.
Кинәт җир җарылдымыни?! Буза алгы уң аягына сөренде, мәтәлеп төште. “Булмас, бу мөмкин түгел, бу төш кенәдер”, – дип уйлыйм, ышанмыйча.
– Буза! – дип кычкырып җибәрдем.
Җайдак атның тезгененә җәбеште. Ат: “Ни булды бу?”– дип уйлап өлгерде микән, бер секундка гына тынып торды да, ыргып өч аягына басты, егет ялт итеп атның сыртына кунды, калган биш метр араны Буза чабып түгел, бөтен гәүдәсе белән финишка томырылып керде, дөресреге – ыргып тәгәрәде. Көрәшче иде ул ат!
Мин йөгереп килгәндә атның күзләрендә кыргый сызлану катыш тантана иде.
Авызында – ак күбек, бәкәленнән ал кан ага.
– Аягы сынган, бахыркайның, – дип кычкырып җибәрде кемдер.
Атны мал табиблары, судьялар сырып алды.
– Йомран оясына туры килгән, – диде берәүсе, атның егылган урынын барып карагач. Нишләп күрмәгәннәрдер инде шул тишекне?
– Үлән каплаган булган, – диде, акланып, оештыручыларның берсе.
– Ярый әле “теге” ат туры килмәгән, – диде судья, трибуна ягына ымлап.
– ”Кызыл камыт” кидерергә кирәк, – диде бер абзый белдекле булып.
Бузаны суярга бирмәдем, гәүдәм белән муенын каплап:
– Башта мине чалыгыз, аннан Бузаны, – дидем мин үксеп. Әллә юату өчен, әллә халыкның:
– Ипподром атларын нигә сабантуйга кертәсез, үзебезнең атлар җитмимени, ул атлар бөтенләй икенче төрле ярышларга әзерләнгән, икенче төрле тәрбияләнгән, ипподромда чапсыннар. Сабантуй булгач, үзебезнең атлар чабышсын. Гаделлек кайда? – дип кычкырышканга, әллә таләпнең урынлы булуын аңлап шау-шуны басу өчен, “Ат хуҗасына” дип, миңа шушы “Минск” матаен бирделәр. Шулай итеп менә аттан төшеп, ишәккә утырдым.
Озак төзәлде сынган аягы. Метри дәдәйгә рәхмәт инде. Атны асып та куйды, яткырып та дәвалады, гипс та салды, әллә нәрсәләр эшләде шунда!
Мин Бузаның яныннан да китмәдем. Озын кышлар үтеп, яшел үлән борын төртүгә Буза терелеп аякка басты. Каны җазылсын, буыннары ныгысын, дип ялан-кырларда җөрттем. Шымып, тагын да бәләкәйләнеп калган атта тормышка дәрт уятырга тырыштым.
Ләкин аны гүя алыштырып куйдылар. Бузаның, аягы белән бергә, дөньяга, кешеләргә карата ышанычы да сынган кебек булды.
Терелсә дә, башка беркайчан да “чабам” дип ашкынмады, каударланмады, ярсымады. Башка атлар чабышып уйнаганда ул ял астыннан ялкау гына “болар барысы да фани”, – дигән төсле аларны тын гына күзәтеп тора иде.
Аның белән бергә мин дә үзгәрдем.
Һәр чорның үз герое булган кебек, һәр сабантуйның да үз фавориты була.
Хәзер сабантуйлардагы таныш түгел яхшы атны, яки көрәш түгәрәгендә чит көрәшчене күрсәм, “нинди түрә үз дәрәҗәсен күтәрү өчен кайсы яклардан, ни бәрабәренә алып кайтты яки чакырды икән бу геройны”, – дигән шикле уй туа.
Үз беләк көчеңне, үз җөрәк җылыңны биреп алынмаган приз нихәтле зур булмасын, куанычы барыбер икеле. Яшьлек хыяларым да, ватылган Буза язмышы шикелле, тормышка ашмый калды.
Җугары уку йортына бармадым, авыру Бузаны ташлап китү дуска хыянәт итү булыр иде. Ә рәиснең малае укырга кереп укып бетереп белгеч булып чыкты. Җук, мин зарланып әйтмим. Эшем менә дигә, гаиләм, яраткан хатыным бар. Тик, “Аты бер булса да, заты башка”, – дигәндәй, бу инде бөтенләй икенче тарих.
Ә Бузаны, хәзер дәрәҗәсен кечерәйтеп, Бузи дип йөртәләр. Ул акрын гына хуҗалык мәшәкатьләрен тарта. Аны малчылыкта эшләгән күрше Хәмбәл җигеп җөри. Яз бакчалар сөрә, җәй бозауларга яшел печән, кышын силос ташый. Эче тәртә арасына сыймый.
Тик сирәк-мирәк очрашканда икебезнең караш аша ниндидер ток, энергия кабынып үткән кебек була. Буза да, мин дә тетрәнеп, нәрсәдер көткән кебек ярсып китәбез. Тик бу очкыннар Хәмбәлнең дилбегә кагуы белән шунда ук сүнәләр һәм ат гаепле кеше сыман башын иеп лырт-лырт юыртып, акрын гына үзенең юлын дәвам итә.
Толя тынып торды. Аннары ниндидер бер җылылык белән:
– Шулай да теге Тимеркүктә Бузаның каны ага, күрсәтер әле ул сезгә. Тик ул атка инде башкалар утырып чабар, – дип көрсенеп алды.
Толя белән минем ир сүзсез генә тагын берне салып эчтеләр.
Кичке савуга җитешергә кирәк, дип яңа танышларыбыз безнең белән хушлаштылар. Каскаларын киеп, Катя руль артына, Толя хатынын кочаклап арткы урындыкка кунаклады. Алар кыска хушлашу гудогы биреп, Сөн елгасы аша салынган күпер аша икенче ярга чыгып киттеләр.
Без дә юлны аркылы чыгып, басу юлы аша турыга гына кунак булып килгән туганнарга җилдердек.
Дүрт тупыл үсеп утырган көмеш чишмә, тай кыңгыравы шикелле, нидер сөйләп безне озатып калды.
Илдус Фазлетдинов фотосы.