Чәчмә әсәр
20 Октября 2023, 10:25

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)

Канында кайнарлык, буыннарында гайрәт, гәүдәсендә эчке көч бар иде бу атның. Кыр-яланнар буйлап чапканда күзләреннән һәм тоякларыннан көлтә-көлтә йолдызлар чәчеләмени!

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)
Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)

Машина эче түзеп торалмаслык бөркү иде.

Актаныш сабантуеннан кайтып килеш. Илек белән Сеңрән арасында Сөн аша салынган күпердән чыгуга уң яклап ямь-яшел тау битләвендә дүрт тупыл агачы астында тимер торбадан челтерәп көмеш чишмә агып чыга. Чишмә янында киреләнгән, сөзәргә әзерләнеп, мөгезләрен тырпайткан бозау шикелле кырын карап туктаган «Минск» матае, өстәрәк – каен күләгәсе астында юлчылар өчен эшләнгән өстәл артында эскәмиядә ир белән хатын ял итәләр.

Ирем Солтан өр-яңа җиңел машинаны текә таудан чажлатып алып менеп, чишмә янында гына кискен борылыш ясап туктатты. Сусаудан әлсерәгән ике бала белән без шунда ук чишмәгә ябырылдык.

Сусын канганчы боздай салкын суны эчеп кинәнгәннән соң, бераз хәл алыр өчен чишмә янындагы эскәмиягә утырдык. Балалар нидәндер кызык табып тау битләвенә үрмәләделәр.

 – Абзый, җат итмәсәгез, килегез безнең җанга, монда җиләсрәк, – диде сары чәчле, сары керфекле зәңгәр күзле, урта буйлы, какча гәүдәле, урыс кешесенә охшап торган утыз яшьләрдәге ир. Янында, хәләл җефете икәне күренеп тора, яшел күзле, йөзенә үзенчә бер ягымлылык биреп, чигә, җилкә тирәләрендә бөдрәләнеп торган арыш көлтәсе шикелле матур чәчләрен артка җыеп бәйләгән ныклы гәүдәле, кояш астында янган, шулай да алсулыгын, нәфислеген югалтмаган мөлаем йөзле хатын да:

– Әйдәгез, урын җитәрлек, түгәрәк өйнең түре юк. Кырда барыбыз да хуҗа, – дип, безне кыек астына чакырды.

Без утырышып та өлгермәдек, яңа танышыбыз:

– Абзый, синең савытың-фәләнең булмасмы, монда безнең бер сабантуй күчтәнәче бар иде, кәнишне, «ак» түгел-түгеллеккә. Әйттем монау хатынга, акны ал, дип. «Кызыл ул даруга әйбәт», дигән булып, монау нәстәне алган. Әллә акча жәлләде. Ну, ярый, булмаганда монысы да бата. Сабантуйга нокта куймыйча кайтып китәсе килми бит әле. Бу чишмәнең суы татлы, эчмичә ничек китәсең. Шуңа сезнең якка чыктык. Эш сәгате башланырга бераз вакыт бар, – дип, өстәл өстенә шапылдатып «Кагор» шәрабен утыртты.

Солтан машинасын ачып бардачоктан рюмкалар, бераз кабымлык һәм бер «ак» чыгарып өстәлгә куйды.

– О-һо-һо, – дип канәгать гөрләде егет. – Менә мин моны аңлыйм, ичмасам.

Өстәл артына утырышканчы танышып та өлгердек: Толя – күрше авылдан, фермада эшли, Катя – аның хатыны – савучы.

Ирләр тәүге рюмканы сабантуй өчен күтәрде. Безгә, хатын-кызларга “дару өчен генә” дигән булып, шәраб койдылар. Ирен тидереп куйган булдык. Гәп куерып китте. Чишмә суында юынып тынычланган һәм сүрелгән йөзләргә тагын алсулык йөгерде.

– Сабантуй шәп булды, – диде Толя сузыбрак. – Ат чабышы хәрәмлерәк булды-булуын. Шайтан алгыры, Актанышның Турыбиясе кисеп чыкмаса, Яркәйнең җирәне беренче киләсе иде. Судьялар да барыбер дөрес бәяләмиләр. Әллә бераз “салмытдин” иделәр. Әмәкәйнең Кашкасы Матының Тимеркүгенә барыбер җитми. Их, кая үзебезнең атлар! – дип уфтанып куйды Толя.

Солтан нәрсәдер әйтергә теләп, авыз ачарга гына дигәндә, Толя тагын:

– Тимеркүк – Тимеркүк инде, муенын, җанбашларын гына кара, бәкәлләре, тояклары тупырдап, биеп кенә бара, кызлар аягымыни, андый ат тирә-якта юк.

Катяның кояшта янган тулы беләге Толяның кабыргасында уйнап та алды.

 – Әй, шушыны, картаясың бит инде. Һаман “кыз да кыз”, “гыж да гыж” киләсең, – хатынының озын керфекләре арасына яшеренгән яшел күзләре очкыннар чәчрәтте.

– Нәрсә ул утыз яшь! Безнең халык, ягъни чукынган татарлар, иң сәламәт, иң дәртле, иң уңган халык, кем әйтмешли, “сөтнең каймагы” инде менә. Кырыкта да, илледә дә, сиксәндә дә шушылай булам әле мин, – дип шаркылдап көлеп җибәрде Толя.

– Җүнлерәк кылан, бала-чага бар.

– Алар ишетми, әнә тау битләвендә йөриләр.

Икенче рюмканы салып алгач, Толя:

– Төкерим мин Турыбиягә, Тимеркүк – знаменитый ат, аның атасын минем әткәй карап үстергән иде, дөресрәге, әткәй, дип әйтүем генә. Мин үстердем инде аны. Ай-яй, ул чакта сабантуйга халык уш китмәле күп җыела иде. Башкортстаннан гына түгел, Татарстаннан, Сөн аръягыннан да атлар алып киләләр иде.

Хәзер генә ул Сабантуй циркка әйләнеп бара. Озын-озын нотыклар сүләнә, мактаулар, мактанулар, сабантуйга кагылышсыз әллә-нинди җарышлар оештырыла. Түрәләр чатыр астында, бертөрле халык сарык көтүе кебек тегендә-монда җөреп бер-ике җарыш карый да исереп ава. Шулай да күпчелек халык көрәш һәм ат чабышы мәйданы тирәсендә. Бу инде иң комарлы, иң бәхәсле җарышлар. Кайчакта бу җарышлар фаҗигагә дә әйләнә.

Толя фикеренең читкәрәк тайпылуын аңлап, алдындагы рюмканы бераз уртлап алганнан соң, сары керфекләре арасыннан зәңгәр күзләрен кысыбрак, моңсу карашын еракка төбәп тынып калды.

– Җарар инде, Толя, үткән-беткән, онытырга вакыт. Әллә кайчан булган хәлне суга сал, агып китсен, дип ничә тапкыр кабатлыйм инде сиңа, – диде Катя сабыр гына.

Толя, әйтерсең, хатынының сүзен ишетмәде. Рюмкасына аракы коеп тагын берне эчте.

– Чабыш атлары аңлы зат кебек, сабантуй җитү белән канатланып, ярсып, дәртләнеп китәләр, – дип дәвам итте ул. Их, дөлдөл шикелле канатлы иде ул ат!.. Туганда аркылы килеп туды үзе. Ул төнне әткәй дежур иде. Әллә бозаулыйсы сыерлар бозаулап бетеп барганга, әллә кызып китеп, әллә миңа ышанганга, дилбегәсе шактый йомшарды аның ул кичне. Кемдер алып килгән сәмәйне чөмереп төн уртасына чаклы кәрт сукканнан соң, корешлары таралышкач, гырлап йоклап китте. Мин иске гәҗит өстендәге ыстаканнарны җыеп, калган икмәк кисәкләрен Тузикка ыргыттым да мич башына үрмәләдем.

Төн таңга авыша башлаганчы җокылы-уяулы ятам. Тәмәке төтене эчендә – балачак хыяллары.

Мин – җиткән җегет, баһадир, дөлдөл шикелле чаптар өстендә җефәк күлмәк, кызыл билбауда ат җалына җабышып сабантуй финишына җиләм. Җәш кенә матур кызлар ат җалына бәйләргә дип җефәк тасма, чиккән сөлге, яулык, минем өчен чәчәкле-чуклы кулъяулыклар тотып каршыга җөгерәлер, имеш.

Менә-менә якын ул финиш, ат килеп терәлә, терәлә, җитәм, җитәм, тик финиш җебен өзеп кенә булмый, каты бау икән димен, ат күкрәгенә түгел, минем иңсәгә урала, и тырышам, и тыпырчынам, ычкынып кына булмый бит! Нәкъ шул вакытта тәрәз чиртеп кемдер дәшә:

– Җегет, атың колынлый, тор!

Сикереп мич башыннан төшәм, беркем юк. Ат җене тавыш бирде бит, әй!

Әткәй гыр-гыр килеп җоклый. Тарткалап та карыйм үзен. Әллә ни мыгырдый да тагын әйләнеп ята.

Тиз генә кесә фонарен алып тышка чыктым. Тышта җаңгыр ишә, күзгә төртсәң күренмәс, җил котыра, көч-хәл белән абзарга үтәм.

Чыннан да, аран арасында авыртуга түзә алмый бия бәргәләнә. Туымга килгән колын әнисенең җәфалануына һич исе китмичә бер тоягын бер чыгара, бер кире ала. Нишләргә? Әткәй исерек. Авылга чаклы шактый ара кайтасы, кайту беләнмени, гөнаһ шомлыгына – ветврач Метри дәдәй дә Уфада белемен арттыра, курсларда диме шунда. Ә бия шулхәтле җәфалана, шулкадәр арыган, күзләреннән мөлдерәп җәш ага. Үзе миңа: “Җәрдәм итсәнә”, – дип ялвара кебек. Чыгымчы гына бия булса да, авыртудан аның да коры талканы коелган иде.

Акрын гына бия артына киләм, тибәр микән, әгәр типсә, стенага гына сылый инде.

– Тпру, малкай, тукта, наныем, тынычлан, зинһар. Әнә бит, колының да матур булырга охшаган, аның да бу дөнҗага тизрәк киләсе килә. Әгәр без синең белән аны бу дөнҗага чыгарсак, ул иң шәп ат булып үсәчәк, юк, шәп кенә түгел, иң беренче чабышчы итеп үстерербез аны, чабышчының да ниндие әле, беркемгә дә ал бирмәгәне. Һәр сабантуйда ул җиңүче булачак. Һәр чабышта ул алда булачак. Исемен кем куярбыз аның?

Мин әкрен-әкрен генә малкайның артына җитәм, уң кул белән колынның тышка чыккан бер тоягын кире анасының карынына тыгам, кул белән юллап, бөкләнеп калган икенче тоягын чамалыйм… Ярый Метри дәдәй белән сыер бозаулаткан бар. Әзрәк чамалыйм. “Исеменме? – дип уйланам үзем, исемен – “Акбай”, юк, ул маэмайлар исеме бугай”. Бөкләнгән тоякны анасының карынында көч-хәл белән турайтып, ике кул белән юллап бергә кушам… Типсә бетте, типсә – мин тәбикмәк, стенага сыланган – коймак. Кара бия әллә аңлап, әллә авыртуга ушы китеп тик тора. «Исемеме, исеме аның коймак, каймак, әйрән, сөт…”

Башка курку катыш әллә нинди сүзләр килә. Ниһаять, ике тоягын ике кулыма эләктереп, сул аякны утлау баганасына терәп колынны тышка сөйрим: “Коймак, каймак, әйрән, сөт, кымыз, буза, тучы хет…” үзем дә сизмәстен, курку катыш кызулык белән такмаклап җибәрүем булды, кара биядән туры колын шуып төште. Минем ярдәм белән дөнҗага килгән бу җан иясе күңелгә аеруча якын һәм матур иде.

Колынга мин “Буза” дигән кушамат бирдем.

Буза – тәмле эчемлек икәнен беләм. Ул исерткеч тә түгел, күңелне дә күтәрә, сусынны да кандыра, ачыкканда тамакны да ялгый, көч тә бирә.

Бузаның ничек дөньяга килүе барысына да мәгълүм булды. Әткәй, малчылар: “Метри дәдәң шикелле ветврач булырсың, мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга китәрсең, синдә өмет бар”, – диештеләр. Үзем дә шул көннән башлап мал табибы булырга хыяллана башладым. Менә ак халат киеп сумка асып атлар дәвалыйм, имеш. Мин дәвалаган ат иң шәбе, иң җитезе, иң матуры имеш. Шуңа атланып сабантуйларда, сабантуйда гынамы соң, республика ярышларында, юк, ил, ил генә дә түгел, чит илләр арасында үткән ярышларда да мин беренче, имеш.

Гәүдәгә Буза зур түгел иде, җыйнак кына үзе. Ә матурлыгы… Кечкенә очлы башлы, ныклы күкрәкле, үткен колаклары арасыннан җәя шикелле сыгылмалы муенына кара ялы ишелеп төшкән, янбашларында, көзгедә чагылган шикелле, кояш ялтлап уйный, койрыгы чем кара – кызлар чәче кебек сибелеп тора, озын, көяз бәкәлле. Ә күзләре… Хисле кеше күзләре сыман төпсез, тирән, җаныңның иң түренә үтеп керә, күңеленең, кәефенең һәр мизгелен чагылдыра кебек.

Ә холкы… Холкы торганы җен инде менә. Якын килеп кагылырга җөрьәт иткән кешегә шунда ук үзенең кем икәнен күрсәтә, тибешү генә түгел, бүре шикелле эләктереп алырга да күп сорамый. Бер сүз белән әйткәндә, кечкенә булса да, эче тулы төш кенә.

Мин мәктәптән кайту белән колын җанына чыгып чабам. Шикәр, икмәк кисәкләре, тәм-том белән сыйлыйм үзен, иркәлим, сөям. Ул, билгеле, һәрчак хәрәкәттә. Малчыларның, савучыларның кирәк-яракларын, бозауларга җәшел үлән ташудан бушамаган әнкәсе артыннан уйнап, чабып, күбәләкләр белән куышып, кояш астында иркәләнеп, имеп, Буза бик тиз үсте, канат җонын катырды.

Баш бирмәс колын минем белән генә исәпләшә иде.

Вакыт үтеп тора. Менә Буза да тай яшенә җитте.

 – Тайны өйрәтергә вакыт, – диде әткәй.

Бер-ике абзый килеп карасалар да, Буза баш бирәме соң? “Җен бу! – диделәр, – кем тудырган – шул өйрәтсен”. Шулай итеп, өйрәтер кеше табылмады. Шуңа да беренче кытыгын үзем качырдым. Әллә миңа ышанычы зур булганга, ни хикмәт, артык чыгымламады да үзе.

Канында кайнарлык, буыннарында гайрәт, гәүдәсендә эчке көч бар иде бу атның. Кыр-яланнар буйлап чапканда күзләреннән һәм тоякларыннан көлтә-көлтә йолдызлар чәчеләмени.

Ике җәше тулыр-тулмастан, кешегә сиздерми генә Бузаны чабышка да үзем әзерли башладым.

Әткәйнең: “Бу балага ат җене кагылган, дөнҗа көтмәс, җен тетмәс”, – дип сукрануына да карамыйча, мин һаман ат янында булышам.

Ә Буза көннән-көн матурая, көязләнә, ныгый бара. Күпләрнең күзе кызды минем атка, ләкин кагылырга жөрьәт иткән кеше булмады. Хәтта прсидәтель дә берничә тапкыр җигеп карарга дәрт белдерсә дә, Бузаның усал холкын белеп, кул селтәде.

Әйтелмәгән килешү буенча ат миңа беркетелде дә куйды.

(Ахыры бар)

Илдус Фазлетдинов фотосы.

Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)
Халисә МӨДӘРРИСОВА. Сабантуйдан соң. Хикәя (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас