

(Ахыры. Әсәрне тулы килеш "Тулпар"ның 2014 елгы 2-3 саннарыннан укырга була.)
Мәктәптән чыккач, без өйләргә таралышмадык әле.
Тәэссоратлар күп, сөйләшер сүзләр бихисап иде. Тар-
тай тавына күтәрелеп, төзелеп яткан сыер ферма-
сын карап йөрдек. Авылга төшеп, инде төзелеп бетеп
килгән клуб бинасы тирәсендә чуалдык. Почмакларын
кирпечтән күтәргәннәр, диварларын саманнан салган-
нар, түбәсен шифер белән япканнар. Читтән килгән
төзүчеләр әле клубның түшәмнәрен кагып, идәнен җәю
белән мәшгульләр. Матур килеп чыга! Кино килгәндә,
инде халык идарә йортында кысылып изаланмас,
рәхәтләнеп клубта утырып карар. Укучылар булдык,
бәлки, әле безне дә кертә башлар…
Мин кайтканда, Мөнирә ападан башкалары өйдә иде.
Сүзен тыңламый мәктәпкә чыгып киткәнем өчен әти ку-
лына каеш алыр дип курыккан идем, алмады.
– Ярар, менә төпчек улыбыз да зу-у-ур үсте инде,
әнисе. Укырга керде. Укытучыңның аңлатканын ях-
шылап тыңлап утыр, улым, сабакларыңны әзерләп
йөр. Абыйларың, апаларың сынатмады, Галиәкбәров
фамилиясенә тап төшермәделәр. Зирәклегең бар, син
дә сынатмассың, дип уйлыйм.
– Өстен юнәтергә кирәк бит баланың, – диде әни.
– Хәзергә яланбаш, яланаяк та ул, озакламый көзге
яңгырлар башланыр.
– Совхоз базарыннан кирза итек алып кайтып бирәм,
Аллаһы боерса. Ә син, әнисе, Мәүүә корткадан бишмәт
тектереп ал.
– Тауары юк бит аның, нидән тектерим?
Әңгәмәгә Бәшир абый кушылды.
– Минем бушлатны сүтеп, тауарын әйләндерсәң,
Заһитка әле менә дигән бишмәт чыгачак. Миңа оза-
кламый армиягә, бүрекне дә Заһитка калдырам. Аның
башы зур, таман гына булыр. Җыеп куйган фанера
кисәге дә бар, иртәгә үк укучы энемә менә дигән сумка
эшләп бирәм.
Бу сүзләрдән әни дә дәртләнеп китте.
– Мөнирәбез – җиткән кыз, тишек пима киеп йөрмәс,
аңа пима бастырыйк та, әтисе, син апасыннан калганын
бик тә матур итеп төпләп бирерсең…
Мине мәктәпкә әзерләү мәсьәләсе менә шулай бер
утыруда хәл ителде дә куйды. Бәшир абый, тиз-тиз генә
капкалады да, капка төбендә бәйләүле торган атына ат-
ланып, чыгып та китте.
– Көнен дә, төнен дә тынгы юк балама, – дип уфтанып
калды әни.
Әти елмайды, кырыс йөзе ачылып китте.
– Синең белән минем кайгы түгел шул хәзер аңарда.
Әнә, тагы Таймаска, Хөснурые янына, чапты. Йөрер,
йөрер дә, өйләнеп тә куяр әле.
– Ничек өйләнсен ди инде? Озакламый солдатка ич!..
– Анысы да бар…
Колакларымны ни хәтле тырпайтып утырсам да,
мин олылар әңгәмәсеннән бер яңалык та ишетмәдем.
Хөснурый атлы йөргән кызы барлыгын беләм. Анысының
Таймаста агроном булып, атка атланып йөргәнен дә
беләм. Хәер, әти белән әни өйдә юклыктан файдала-
нып, бер көн Бәшир абый аны ияртеп тә алып кайткан
иде. Төскә чибәр генә сары бөдрә чәчле бер апа. Минем
аркамнан сөйде, кәнфит каптырды. Аларның сүзен бик
тыңлыйсым килсә дә, әдәп саклаган булдым, бозауны
алып кайтырга дип, өйдән чыгып киттем.
Шушы уйларыма бирелмәсәм, бәлки, теге башкорт
кызы исемә дә төшмәгән булыр иде. Минем дә йөргән
кызым бар ич! Зәйтүнә!.. Тик моны әти белән әни бе-
леп кала күрмәсен. Белсәләр, күзне дә ачырмаслар.
Хәвефләнеп, бер хатларын барлый башлаган әтигә, бер
табак-савыт юган әнигә карап алдым. Минем гөнаһлы
уйларымны сизмәделәрме, дөньяда Зәйтүнә атлы
кызның барлыгы турында белмәделәрме? Уф! Юк, ах-
рысы…
Урынга аугач, йоклап киткәнгә сабышып, тегеләрнең
сүзләрен тыңлап яттым. Баксаң, без урам кыздырган
арада, Роза апа: "Заһитка укырга керергә иртәрәк бит
әле. Нишлибез, Мәрзия түти?" – дип өйгә килгән булган
икән. "Соң, нишлибез дип… Сездән тора инде, – дигән
әни. – Зирәклеге бар… Закон бозу булмаса?.. "Ярар,
Мәрзия түти, әлегә исәпкә кертмәбез, күңеле булганчы
йөреп торсын. Әгәр инде ташласа, икече елга чынлап
килер", – дигән, имеш, апабыз.
Ташлады ди, ташламый ни!.. Алты кыш буе тәрәзәдән
карап өйдә утыру мине ялыктырмаган дип уйлыйлар-
дыр…
Бәшир абый сүзендә торды. Фанерадан юка гына итеп
тартма эшләде, аны кара төскә буяды, тотка беркетте.
Әсгать тә Әхмәт абыйсыннан шундый ук тартма эшләтеп
алды. Без мәктәпкә чын дип әйтерлек портфель тотып
киттек, башкалар уку әсбапларын чүпрәк букчага салып
йөриләр. Безнең тартмаларга дәфтәр-каләмнәрдән тыш
та әллә ни чаклы файдалы нәрсә салып йөртеп була:
рогатка, сынык пәке, подшипниктан коелган шарчыклар,
магнит кисәге, авыз белән өреп атуга яраклаштырыл-
ган көбәк сыныгы, кәнфит кәгазьләре, каткан икмәк
кисәге… Кайсы вакыт портфельләребез һөҗүм итү ко-
ралы, йә булмаса калкан ролен үти, ә кышка кергәч,
рәхәтләнеп шуар чанага әйләнде. Ә дәресләргә килсәк
инде… Дөресен әйтергә кирәк, тәү мәлләрдә уку миңа
күңелсезрәк тоелды. Роза апа дәфтәрләргә гади каләм
белән таяк сыздыра да, таяк сыздыра, ә минем карага
ручка манчып, өлкәннәр кебек, рәхәтләнеп язасым килә.
Кулга ручканы әле кышкы каникулдан соң гына аласы-
быз икән. Апа сыйныфташларымны унга чаклы санарга
өйрәтеп бер була, мин инде йөзгә чаклы саный беләм.
Меңгә кадәр дә санар идем, түземлегем генә җитми.
Әлегә мәктәпкә йөрүнең бар кызыгы – тоташ мәктәпнең
шаулы тормышын күзәтү. Җиде сыйныфта барлыгы тук-
сан бала икән. Өлкәннәр, бишенче, алтынчы, җиденче
сыйныфлар, төшкә чаклы укый, башлангыч сыйныфлар
– төштән соң.
Төштән соң укысак та, Әсгать миңа иркенләп ятарга
бирми, сәгать унда ук килеп йокыдан уята. Сәкегә сузы-
лып ятып дәрес караштырган булабыз да, Карамны да
ияртеп, сәгать унберләрдә инде мәктәпкә килеп керәбез.
Роза апа, вакытында гына килегез дип әрләштерсә дә,
йөрәк түзәме соң. Анда бит, көн саен берәр шуклык уй-
лап чыгарып, безне Мөнзил көтеп тора.
Шунысы ошамый: апа безне бик җай укыта. Хәреф
танытуны "а" дан башлады, аннары бер-бер арт-
24
лы әлифбадагы башка хәрефләргә дә чират җитте.
Хәрефләр артыннан – иҗекләр, иҗекләрне кушып –
сүзләр… Ярты ел буена шулай изаланып утыр әле! Апа
мине урынымнан бик сирәк күтәрә, күтәрүе дә шул от-
меткасыз калмасын диеп кенәдер инде. Класста башка-
лар да, хәрефләрне танып бетеп, иҗекне иҗеккә ялгый
башлады. Нишләптер, Газиз генә берни дә булдыра ал-
мый.
Апа аның исемен дәшсә, ул тиз генә сикереп тормый
әле, тәү тирә-ягына каранып ала, аннары җай гына куз-
гала, баскач, озын кулларын сузып киерелә, авызын зур
ачып исни, "шырык-шырык" килеп көлгәннәргә кушылып
үзе дә көлә.
– Йә, Газиз, уянып беттеңме инде? Менә монда нинди
кош төшерелгән?
– Ка-а-аз…
– Каз түгел шул. Дөрес әйтү өчен хәрефләрне барлап
чыгарга кирәк. Тәүгесе нинди хәреф?
– Белми-и-им…
– Ничек инде белмисең? "а" ич!
– Икенче хәреф?
– Белми-и-им…
– Монысы "к", туңбаш. Өченчесе – тагы да "к", аннары
–"о", аннары – "ш". Иҗекләргә бүлеп әйтсәк, бер иҗеге
"ак", икенчесе – "кош". Йә, иҗекләп әйт әле: "ак"
– А-а-ак…
– Менә шулай, молодец! Ә хәзер "Кош".
– Ко-о-ош…
– Димәк, бу сурәттә нинди кош төшерелгән?
– Ка-а-аз…
– "Аккош" дип әйтәм бит, аңгыра, надан, туңбаш…
– Ка-а-аз!
– Аккош!
– Ка-а-аз!!!
Газиз, әлифба китабындагы казны нигә "аккош" дип
атарга кирәклеген аңламый, быел да укуны ташлады.
Ул әле мәктәпкә икенче елга да, аннан соң да киләчәк,
әмма, намусына каршы барып, казны "аккош" дип ата-
маячак. Акылга җиңел балаларны махсус мәктәпләргә
озату юк иде шул әле.
Укуыбыз шулай бер ызанга төшеп китте. Уку елы ба-
рышында гаиләбез тормышында өч әһәмиятле вакыйга
булды. Бәшир абый армиягә китеп барды. Китеп, өч ат-
налап вакыт үткәндер, Ленинградтан хаты килеп төште.
– Шәһәрләрнең дә шәһәренә эләккән икән! – дип ма-
сайды әти. Галиәкбәровлар беркайда да хур булмый
шул. Микулай патша утырган шәһәрдә хезмәт итә. Тәүге
герман сугышына алып китеп барганда булдык без анда.
– Бигрәк ерак алып киткәннәр инде улыбызны, – дип
уфтанды әни. – Мәләвездәме, Стәрледәме урын булма-
ды микәнни?..
– Солдат хезмәте – дәүләт хезмәте ул, әнисе. Кайда
җибәрсәләр, аның урыны шунда. Белеме бар, зур җирдә
хезмәт итсә, дөнья күрер, күзе ачылыр.
Озакламый фотосын да салды абый. Өстендә озын
шинель, билендә киң каеш, башында йолдызлы бүрек,
аягында кирза итек. Карлы урамда мәһәбәт бина ал-
дында бәләкәй генә булып тора. "Эрмитаж алдында
төштем", – дип язган.
Әти моңа ачыклык кертүне кирәк санады.
– Хәзер генә ирмитаж ул, ә элек Кышкы сарай дип ата-
ла торган иде – патша йорты.
Миңа бер генә нәрсә аңлашылмады: нишләп патша
сарайда яшәде икән? Ә Бәшир абыйның Ленинградта
хезмәт итүе, патша яшәгән сарайга кереп-чыгып йөрүе
– авыл халкы өчен авыз тутырып сөйләр хәбәр бул-
ды. Озакламый ул үзен штабка писарь итеп алулары
турында хат җибәрде, кызык өчен бер лейтенантның
кителен киеп төшкән фотосын да салган иде. Монысы
инде сөйләр хәбәр генә түгел, күпләр өчен сенсация
булды. Карточканы күргән ир-атның бер төрлесе: "Бәй,
Бәширне әфисәр итеп тә өлгергәннәр, ләбаса!" – дип
гаҗәпләнсә, икенчеләре: "Укыган кеше – чукынган кеше
инде ул, кайда барса да, хур булмый. Бәшир – мала-
дис!" – дип горурланды, өченчеләре: "Да-а-а, хәзер бит
инде егеткә егерме биш ел хезмәт итәргә туры киләчәк",
– дип, аны жәлләделәр.
Әти, бу сүзләргә кушылмый, мыек астыннан гына ел-
маеп утырды. Халык таралгач, әнигә:
– Наданнар шул, хезмәттә булмаганнар. Махсус уку
йорты бетмичә берәүгә дә әфисәр чины бирмиләр. Пи-
сарь итеп алулары яхшы. Тузанга батып, майга буялып
пушка сөйрәп йөрмәс.
– Нинди пушка инде ул, әтисе?
– Соң, язуын атап язмаса да, артиллериядә хезмәт
иткәне күренеп тора бит.
– Ничек күренсен инде? Бар солдатта да шул бер үк
шинель, бер үк итек түгелмени?..
– Ә син якасына кара.
– Карадым. Ниндидер кыйшайган тәре ябыштырган-
нар.
– Нишләп тәре булсын ул! Аркылы-торкылы пушка
көбәкләре ич – артиллериядә хезмәт иткәннәрнең бил-
гесе.
Бәшир абыйның Ленинградта хезмәт итүе дә,
артиллериягә эләгүе дә, штабта писарь булып утыруы
да минем өчен горурлык иде. Тагы кемнең шундый абые
бар!.. Аңа хатны да озакламый мин яза башладым. Әти
белән әни әйтеп торалар, мин басма хәрефләрне ты-
рыша-тырыша дәфтәр битенә чыгарам. Хатын язып
беткәч, кәгазьне өчпочмак итеп бөклим, адресын язам.
Солдат хатына марка ябыштырып торуның кирәге юк.
Атна дигәндә, безнең сәламнар Ленинградка барып та
җитә.
"Хат башы, яз каршы!
Исәнме, Бәшир абый!
Без үзебез әлегә сау-сәламәт. Хатыңны алып, синең
дә исән-сау хезмәт итеп йөрүеңне белеп, бик шатлан-
дык. Мөнирә апа да, Рәхилә апа белән Зөфәр җизни дә,
Разия апа белән Гыйбадрахман җизни дә, Әдһәм абзый
да, Хәбирә апа белән Марат җизни дә, Мансур абзый
белән Гөлчирә җиңги дә, Яппар абзый белән Зөһрә
җиңги дә, аларның бөтен балалары да шатландылар
һәм сиңа күпдин-күп, чукдин-чук сәламнәрен җибәреп
калалар.
Әти белән әни исән-саулар. Мин беренче сыйныфта
яхшы гына укып йөрим. Мөнирә апа да яхшы гына укып
йөри. Казбек син ясап биргән оясында йорт саклый. Ак
сарыгыбыз икене бәрәнләде. Карасы әле нишләптер
бәрәнләргә уйламый. Быел да кысыр калдымы икән
дип, әни хафалана. Кысыр калса, суярбыз да ашарбыз,
ди әти. Сыерыбыз исән, озакламый бозаулар да инде.
Хатлар яздым утырып,
Ак кагәзьне тутырып.
Хатым китте, үзем калдым,
Сәкеләрдә утырып".
Җавап хатында Бәшир абый безгә, мин язган-
ны иптәшләренә күрсәтүен, аларның алты яшь-
лек малайның менә шулай яза алуына ышанмавын
җиткерде. Масаерга урын бар!..
Икенче вакыйга. Яз җиткәч, Әдһәм абзый өйләнде.
Хатыны, Мәрьям җиңги үлгәч, буйдак йөрде-йөрде дә,
Ташкентка чыгып китте. Аннан үзебезнең авыл кызы
Мәгъмүрә җиңгине ияртеп алып кайтты.
Вакыйгаларның өченчесе – Фариза әбинең яңадан
төп йортка кайтуы булды. Хатыныннан калган Әдһәмем
азып-тузып китмәсен, аңа күз-колак булып торыйм дип,
кече улында яшәп торган өлкән әни кире үзебезгә кайт-
ты. Хәзер без дүртәү – әти, ике әни, мин. Мөнирә апа
Таймастан кайткан чакта, бишәүбез.
Мин читтән генә, ярым ятсынып, Фариза әбинең
яшәешен күзәтәм. Иртән торгач озак итеп намаз укый.
Әти аның келәттә сүтүле торган станын кертеп корып
биргән иде, иртәнге чәйне эчкәч, палас сугарга утыра.
Паласларының чүпрәктән сукканнары – көндәлеккә
сәкегә җәергә, күз явын алып торган асалы паласлары
– кешелеккә. Суга-суга арып китсә, күзлек кия, кулына
әлеге иске китапларның берсен ала. Кичен, ятар алдын-
нан, тагы да намазын укый. Дөнья эшләренә кысылмый
да дип әйтерлек. Хәер, йөгереп йөргән әни булганда, ул
нишләп казан янына килсен дә, нишләп, чиләк тотып,
сыер саварга чыгып китсен инде.
Бик сүзчән түгел ул әтинең өлкән хатыны. Кайчак, мине
янына чакырып алып, сүзсез генә башымнан сыйпый да,
каяндыр чыгарып, кулыма кәнфит тоттыра. Миңа шуны-
сы да бик җиткән. Башкаларның әнисе берәү генә, ми-
неке – икәү!..
Җәй җиткәч, Фариза әби җиләк-җимешкә йөри башла-
ды. Уйдыкларны аның хәтле таба алучы, җиләкне, чия-
не, карлыганны, бөрлегәнне аның чаклы җыючы авылда
гына түгел, бөтен тирә якта булмагандыр. Бер мәртәбә
җиләккә мине дә ияртеп алып барган иде. Төрткеч
чокырыннан Иделбайга, Иделбайдан – Кәрешкәгә,
Кәрешкәдән – Мәмерҗә төбәгенә, аннан, Тегермән буен
үтеп – авылга… Аруымнан телемне аркылы тешләдем,
сусадым, ачыктым. Аның белән башка җиләккә дә,
чиягә дә бармас булдым. Ә ул, син дә мин, ике чиләкне
өяләмә иттереп кып-кызыл булып пешкән җиләк җыеп
алып кайтты.
Ул җәйдә безнең ишек алды киртәләре өстенә
җайлаштырылган такталарда – как, чормага җәелгән
гәзитләрдә җиләк кипте, базга савыт-савыт майлан-
ган чия төшерелде. Шикәр әле, чеметеп тел очына
салып чәй генә эчәр затлы азыкка саналганга, халык
кайнатманың нәрсә икәнлеген белми иде әле.
Ә без, малайлар, җиләген җыярга яратмасак та,
киптерергә чыгарып куелган какны яларга бик тә яра-
та идек. Бу эшнең төп шарты шул: читләрен бармагың
белән тигез генә итеп сыпырып ал да, сыпырганыңны
Фариза әби сизеп калмасын…
Гаилә риваяте
Патша заманында түгел, совет чоры башлангач,
Габделнасыйрның яшь хатын алуы, азгамы-күпкәме,
бар авыл авыз тутырып сөйләр хәбәр була. Өйгә яшь
кәләш төшергәч, Фаризасы нишләр икән? Өлкән ул-
лары Яппар белән Гаффар да буй җиткереп килә бит
инде, алар яшь әнигә өйрәнә алырмы? Бер казанга ике
тәкә башы сыймый диләр, ике хатын бер өйгә ничек
сыяр? Көн саен өйдә ызгыш-талаш чыгып тормасмы?
Габделнасыйр ике бичәсенә баш була алырмы?
Әгәр авылда мондый гаилә бердәнбер генә булма-
са, бәлки, Галиәкбәровларны бу хәтле чәйнәмәсләр
дә иде. Чәйнәү генә түгел, халыкка күптән билгеле
бер мәзәкне дә шушы гаиләгә бәйләп сөйли башлый-
лар. Имештер, бик тә буранлы бер көндә Исмәгыйль
хәлфә мәктәптән кайтып килә икән. Урамда адәм
заты түгел, эт тә юк. Туганнары турына җиткәч, ни
күрсен: йорт хуҗасы капка төбенә чыгып утырган.
"Бәй, Габделнасыйр, – ди ул, аптыравыннан сәлам
бирергә дә онытып. – Бу күз ачкысыз буранда капка
төбендә нишләп утырасың?"
"Әй, Исмәгыйль абый, Исмәгыйль абый, урамдагы
буран буранмыни, әнә минем өй эчендә вәт бура-а-
ан!.." – дигән, имеш, Габделнасыйр.
Монысы кызык өчен генә сөйләнелә торган мәзәк.
Дөнья булгач, табак-савыт шалтырамый торма-
гандыр, әмма урамга Габделнасыйр өеннән "шылт"
иткән дә тавыш чыкмый. Ырынбурдан бүләкләрне
йорт хуҗасы ике бичәгә дә тигез алып кайта. Кунак-
ка бергәләп йөриләр. Өлкән хатынның кече балалары
белән яшь хатынның өлкән балалары дөньяга бер ел-
ларда киләләр. Гаиләдә аларны синеке-минекегә бүлү
булмый. Дистәдән артык бала чыр-чу килгән өйдә та-
лашып утырырга бичәләр кайдан вакыт тапсын ди
инде?..
Алар арасында хезмәт бүленеше дә ниндидер
бәхәсләргә урын калдырмый: гаилә башлыгы мал
таба, кече хатын бар гаиләнең тамагын карый, өлкән
хатын өс-баш юнәтә.
Башкортстан кантоннарга бүленеп алган чор-
да, кайсы акыллысының башына килгәндер,
күпхатынлыларны кантон үзәге Зилаерга җыеп слет
үткәрергә, күпхатынлык – искелек калдыгы икәнлеген
аңлатырга булалар. Кырандасына иң яхшы атын
җигеп, ике бичәсен ике ягына утыртып, Габделнасыйр
да китә бу җыенга. Юл озын, ике йөз чакрымнан ар-
тык. Ир хатыннарына юл буе өйрәтеп бара: "Сораса-
лар, үз теләгебез белән чыктык, үз теләгебез белән
яшибез, дип әйтегез", – ди. Сораганнардырмы, юк-
тырмы – анысы караңгы, һәрхәлдә бу гаиләгә башка
бәйләнүче булмый.
Фото: Freepik.