Чәчмә әсәр
19 Октября 2023, 17:36

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (Ахыры)

Яхшы хәбәр озак тарала, яманы секунд эчендә барып җитә, дигәннәре хак. Яклап сөйләүчеләр хәбәрне уңай яктан кабул иттеләр. Ә сүз куертучылар, ялган хәбәргә ямау өсти-өсти, бөтенләй икенче нәрсә уйлап чыгардылар.

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (Ахыры)Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (Ахыры)
Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (Ахыры)

(Тормыштан алынды. Исемнәр үзгәртелде)

 

Әтисенең кичтән дә өйдә булмаганлыгына аптыраган Ильфат, аны эзләп Айгөлләргә килде.

– Нишләп кешедә ятасың. Кайт! – диде Ильфат тупас кына.

– Ул монда ятмый, ул монда тора, – дип, тыныч кына җавап бирде Зәһим.

– Синең әтәң түгел, кысылма! – Ильфатның кинәт кычкырып җибәргән тавышыннан бала куркып уянды да, акырып еларга тотынды. Зәһим, җилтерәтеп диярлек. Ильфатны тышка алып чыгып китте.

– Үз әтәң булгач, нигә аны тукмыйсың алай булгач?

– Тукмамадым. Суктым гына.

– Суктым гына, имеш. Сугу кыйнауга керә ул. Әйдә, мин дә сине тукмыйм да, суктым, дип әйтермен. Яме! – Ильфат куырылып куйды.

– Кесәсе тулы акча. Әзрәк бирсә ярамый мени?

– Синең акчамы ул, тартып алырга?

– Нәрсә? Пенсиясенә була карарга уйладыгызмы? Акча җитмиме сезгә? – дип һөҗүмгә күчте Ильфат.

– Анакаеңны гына икән! – Утка бензин өстәгән шикелле кабынып киткән Зәһим, Ильфатны урамга ук, күтәреп диярлек атып бәрде. Нидер акырынган Ильфатны ишетмәскә тырышты, өенә кереп китте.

– Кайтып киттеме бу мәлгунь? – дип сорады котлары алынып беткән Рәшит Зәһимнән.

– Син беркемнән дә курыкма. Мин үз йортыма үзем хуҗа. Теләсә кемгә кереп сине дә, үземне дә мыскыллатырга юл куймам. Рәшиткә почмактагы диванга урын җәеп бирделәр. Якында гына телевизор. Аш пешкән саен, чакырып алып, түр башына утыртып куялар. Теләгән ашын ашый, сөтләп тәмле чәй эчә. Туйганчы телевизорын карый. Көндез ятып йоклап ала. “Бар. Малларны кара! Бар, мунчага як, утын өстә! Ашарга да пешереп тормагансың! Акча бир!” – дип котын алучы да юк монда. “Әй, бала, бала! – дип уйланды Рәшит. – Инәң бу хәтле рәнҗеп китмәгәндер сиңа. Рәнҗесә дә, сине имезгән сөте сине яклап киләдер. Менә мин рәнҗим. Рәнҗим! Җанымны кая куярга белмәгән чакларым күп. Картлык көннәремдә якты караш, тәмле аш, җылы сүз ишетмәм, ахыры, дип кайгырган чакларым әз булмады. Бәхетемә, Айгөлем белән Зәһим киявем бар. Үземнеке булмаса да, кан тарткан оныкларым бар. Ходай Тәгаләмә мең рәхмәт! Рәхмәт кенә әйтү аз. Яратырга кирәк аны, Ходай Тәгаләне”. Авылга да хәбәр тиз таралып өлгерде. Таң әтәчләреннән дә иртә торган Ильфат авылны урап чыгып: “Әткәйнең пенсиясенә була карыйлар”, – дигән хәбәрне чәчеп чыккан иде инде. Яхшы хәбәр озак тарала, яманы секунд эчендә барып җитә, дигәннәре хак. Яклап сөйләүчеләр хәбәрне уңай яктан кабул иттеләр. Ә сүз куертучылар, ялган хәбәргә ямау өсти-өсти, бөтенләй икенче нәрсә уйлап чыгардылар. Зәһим белән Айгөл бу хәбәрләрне ишетмәскә тырыштылар. Үзләренә турыга әйтә алмагач, балалар аша әйтеп кайтардылар.

– Безгә, әнием, акча җитми мени? Шуңа бабайны карыйбыз мени? – дип сорап йөдәтеп бетерделәр. Аптырагач, Айгөл әйтте:

– Әйе, акчасына була карыйбыз, дип әйтегез, диде. – Халыкның барыбыр үзе теләгән җавапны ишетәсе килгәнен бик ачык аңлый иде шул Айгөл.

“Оятсызлар икән, туймас нәрсәләр икән!” – дигән хәбәрне балалар икенче көнне үк алып кайтып тапшырдылар. Олы кешенең күңеленә җылы сүз май булып ята. Йомшак, җылы сүзгә картлар аеруча мохтаҗ. Җылы сүләрен Айгөл дә Рәшит бабасыннан кызганмады. Ничә еллар буе югалып торган хатын-кыз хәстәрлеген Айгөл Рәшит бабасына күрсәтергә ашыкты. Аңа бер үк вакытта бабасына да, балаларына да ярарга тырышырга кирәк иде. Ильфат яратмаган ис монда да ияреп килгән иде шул. Ашаганда балалар борыннарын җыерып утырдылар. Айгөл белән Зәһим Рәшит бабаларына якынрак утырырга тырышты. Өстәл озын буйга булгач, ике якка да бер күләмдә ризык хәзерләнеп куела иде. Мунчаны атнасына ике-өч тапкыр ягарга тырыштылар. Айгөл өс кимнәрен ешрак юды. Мунча керткәндә, ире өйдә булмаса, аркасын да ышкырга баргалады. Аягына носкиларын кияргә азапланганда, носкиларын, трико-чалбарларын кидерергә булышты. Бала карагандай, һәрбер мәшәкатенә ярдәм кулы сузарга ашыкты. Алты айга якын алар бергә яшәделәр. Рәшит, пенсиясен төгәл уртага бүлеп, Ильфатның уты-газына түләде, магазиннан ашаргасына, тартыргасына алып бирде. Ярты акчасын Айгөлгә сузып: “Бар, балаларга тәм-томнар алып кайт. Нинди тагын кирәкле әйберләрең бар, барсын да алып кайт”, – диде. Җиргә ямьле яз килде. Гөрләвекләр ага башлады. Җылы яктан кошлар кайтып төште. Тирә-як яшел төскә манчылды. Хуш ис таратып, агачлар ак чәчкәгә күмелде. Бал кортлары безелдәп бал дәрьясын эзләргә сәфәргә чыкты. Дөнья күңелле мәшәкатькә чумды. Яз артыннан җәй дә аяк басты. Утырткан яшелчәләр матур гына баш төртте. Җылы яңгырлардан соң, киерелә-киерелә, кояшка табан үрмәли башлады. Бәрәңгеләр дә шау чәчкәгә күмелергә төймәләнеп куйды. Тиздән шау чәчкәләргә күмеләчәк алар. Айгөл бәрәңге утап йөри иде. Кинәт кенә дәшкән тавыштан ул сискәнеп китте.

– Айгөл! Мин өемә кайтырга булдым инде.

– Бәрәч! Иске авыздан яңа сүз! Әллә сиңа бездә кыенмы?

– Юк, балам. Ничек рәхәт яшәүләремне бер Аллаһ кына белә. Кайтыйм инде. Авылда да әллә нәрсә сөйлиләр икән бит. Сез мине акчага була карыйсыз икән.

– Менә монысы инде кызык түгел, Рәшит абый. Мин көчләп сорамадым, үзең бирдең. Ишкә куш булсын, дидем инде. Кибеттән һәрвакыт ризык кына алып кайттым. Шулай бит! – диде Айгөл, аптырап.

– Күршеләрең дә әйтә: “Алар туймаслар беркайчан да акчадан”, – дип. Сезгә кыенлык тудырасым килми. Сезнең турыда алама уйлыйлар бит. Эш акчада мени? Исәнлегең бетсә, акчаның кирәге дә юк, балакай! Күңелем нидер сизенә, кайтыйм, балакай. Кайтыйм туган йортыма!

Рәшит бабалары кайтып киткәч, өйдән кояш нурларын күтәреп алып чыгып киткән кебек тоелды балаларга. Олы кешене ихтирам итәргә кирәк, дигән төшенчәне балалары аңларга өлгерделәр, бугай. Алар аның юклыгын: “Әй, әнием, Рәшит бабай бездә булганда күңелле иде”, –дип көн дә кичтән диярлек аның маҗараларын сөйләп, көлер булдылар. Өенә яшәргә кайтып китсә дә, еш кына бәләкәч оныгын күрергә килде Рәшит. Ашаган вакытларына туры килсә, бергә утырып ашадылар. Үзе генә утырып ашарга кыенсынды. Айгөл үзе дә еш кына аның белән бергә утырып ашады. Бу юлысы Рәшит чәйдән ваз кичте.

– Чәй эчәргә куркам. Кече хаҗәтемне үти алмыйм. Тышка чыга алмыйм, – диде ул. Тын алуы да әллә нинди сәер кебек тоелды Айгөлгә.

– Кайчаннан бирле шулай? – дип сорады Айгөл.

– Өченче көн инде менә бүген.

– Малаең нәрсә караган? – диде Айгөл.

– Тәүбә, тәүбә! Үлеп китсәң!

– Аңа да әйтмәдем. Белмәсен.

– Нишләп? Нигә әйтмәдең? Нәрсәдән шулай була соң синең?

– Миңа помидор ашарга ярамый. Ә мин өчне ашадым.

– Больницага күренергә кирәк. Күренмичә ярамый, Рәшит абый!

– Юк, юк, соң инде хәзер. – Ул урыныннан да кузгалырга өлгермәде, Ильфат килеп керде. Ильфат өчен Айгөл күптән дошман иде инде.

–Тагын әткәйнең пенсиясенә карап ятарга җыенасыңмы? – дип акырды Ильфат.

Зәһим торып басты.

– Кулыңны пычратма, балам, аның белән. Алтыдагы алтмышта. Аңлый торган кеше түгел ул, – диде хәлсез тавыш белән Рәшит.

– Сиңа тимәсме соң?

– Тимәс. Тиздән ялгыз калачак. Әтисе артыннан килгән Ильфатны Айгөл беренче тапкыр күрәлмады. Тамагына төер утырды. “Ялгыз калачак”, – дигән сүз колагында яңгырап торды. Икенче көнне Рәшит иртән иртүк Айгөлләргә килде.

– Кичә теге мәлгунь сүз әйтергә ирек бирмәде, – дип сүзен башлады Рәшит. – Рәхмәтемне әйтеп китәргә килгән идем. Рәхмәт, кызым! Сездә торганда оҗмахта яшәдем мин. Оҗмах кошы булдым. Тыныч күңел белән китәм. Рәхмәт! Миңа күп калмады инде. Үземнең кайтып китәсем килә, бик килә. – Айгөл елап җибәрде. Кече йомышын үти алмагач, тышка чыгасы сыекча тәненә таралып өлгергән иде шул Рәшитнең.

– Бәлки соң түгелдер, ә? Мин машина сөйләшәм. – Айгөл инәлеп Рәшиткә карады.

– Кайтыйм, теге котырып килер, – диде Рәшит, Айгөлнең сүзләренә әһәмият бирмичә. – Тукта, улымны тагын бер яратып алыйм әле. Кил әле, улым! Эннәгидер-эннәгидер-эннәгидер генәем! Айгөлнең төпчек улы, Рәшит бабасын соңгы тапкыр күрүен аңламыйча, аның итәгендә дөньясын онытып, сикерде дә сикерде. –Эннәгидер-эннәгидер-эннәгидер-генәем! Рәшит ике генә көн яшәп калды. Урынга егылгач, Ильфат кеше аша : “Айгөл минем өемә килеп тә йөрмәсен!” – дигән. Хәбәр тиз иреште. Айгөл бабасын күрергә бара алмый калды. Рәшит үлем белән көрәшкәндә, аның хәлен белергә килгән кешеләр, Айгөлнең “ничек бабай пенсиясенә яшәвен” сөйләп, шул сөйләүдән тәм табып, аның ничек җан биргәнен дә сизми калдылар. Рәшит җан биргәндә Айгөл кухняда табак-савыт юып йөри иде. Олы якта диванда утырган улының кыланмышы үзенә җәлеп итте. Бала кем беләндер сөйләшкән төсле. Кемнедер ирештергән кебек, ике кулын маңгаена куеп, поши (лось) мөгезе ясап, каядыр билгесезлеккә карап елмайганын күреп башта куркып китте. Әйе, бала елмая! Бер әнисенә карый, бер билгесезлеккә... Булмас, булмас! “Бабакаем! Киттең мени? Безне ташлап киттең мени?” Билгесезлекнең Рәшит бабасының җаны икәнен аңлады Айгөл. Бала туктап калды. Кайларга очты икән җаны? Кайларга очтың син, Рәшит бабай? Бабасын озатырга Айгөл курыкмыйча барды. Нәрсә әйтсәләр дә, аңа барыбер иде. Олы яшләрдәге хатын гына:

– Айгөл! Әгәр кайтарып җибәрмәгән булсаң, аның гомере бетмәгән булыр иде, – диде.

– Кайтмаган булыр иде, аны мәҗбүр иттеләр, – дип җаваплады Айгөл, бер Ильфатка, бер сүз куертып ятучы хатынга карап. – Ильфат кызарып тышка чыгып китте. Өчесен, җидесен, кырыгын Рәшит бабай гомер иткән өйдә уткәрделәр. Ә елына Айгөл хәзерләнде. Рәшит бабасы үлгәннән соң, Ильфатның да газын өзеп киттеләр. Утын гына өзүче булмады. Җир астында яшәгән шикелле, Ильфат сирәк кенә утын кабызды. Кайчан гына гөрләп торган өйнең яме китте. Шешәдәш дуслары җыелып шунда төн чыктылар. Зәһим еш кына барып Ильфатның хәлен белгәләп йөрде. Ут-мазар чыгармасын дип, каравыллаган чаклары да булды. Ильфат авырлык белән малларын асрады. Тик сарыклары бүтән үрчи алмады. Тавыкларын да ниндидер кош эләктереп алып китте. Бары тик 3 тавык белән әтәч абзар эчендә гомер кичерделәр. Әтисе үлгәннән бирле ике ел вакыт узып китте. Себердә эшләгән чакта алынган акцияләренә ризалык алып ниндидер бай кеше Ильфатка 50 мең акча биреп һәм ресторанда сыйлап, култамгаларын куйдыртып, билгесез тарафка китеп югалды. Анда эшләп, монда эшләп табылган акчаларга Ильфат дөнья көтәргә тырышты. Аның өендә бүтән хатын-кыз заты булмады. Кыш җиткәч, ихатасындагы карны да көрәмичә, төшенкелеккә бирелеп йөрде. Төшенә еш кына әтисе керде. Һәрвакыттагыча, әтисенә сукканнары, акча даулап алганнары керде. “Рәнҗеп китте инде миңа әткәй, рәнҗеп китте инде”, – дип уйланды ул. Аны сагынган чаклары күп булды. Тик үткән мизгелләр кире кайтмый шул! Тышта ачы суыклар башланды. Ильфат та эшкә чыкты. Трасса буйларында юлчы булып юл буйларын тазартып йөрде. Көненә мең сум акча белән өенә кайтып керде. Шул акчага кирәк-ярагын алды, аракысына да калды. Көн бик суык иде. Өчәү утырып эчкәннән соң, Ильфат иптәш егетенә ияреп, кайтырга чыкты. Исерек булса да, башы эшли иде әле. Ачкычлары кесәдә, акчасы да кесәдә булырга тиеш. Кыш буе көрәлмәгән ихатада тычкан йөрерлек кенә сукмак. Ул сукмакның әле бер ягына, әле икенче ягына бата-чума атлый торгач, ниһаять, ишек кырына барып җитте. Тик ачкычын күпме генә тырышмасын, кесәсеннән тартып ала алмады. Ачкыч, балык сыман, кулыннан шуып кына торды. Кече йомышын да үтисе килә. Ильфат алга укталды, ләкин кинәт кенә сөрлегеп китеп, җиргә егылып китте. Баш түбәсе белән каты әйбергә бәрелгәнен тойды. Әллә башы ярылды инде? Баш түбәсенең үтереп авыртуына чыдарлык түгел иде. Пеләш башына кулларын куйды. Кан бармак араларыннан саркып чыкты. Муеннарына таралды. Якында гына яткан бүреген эләктереп, башына кимәкче булды. Тик бүрек тә аңардан ерагайганнан ерагайды... Бер-ике секундка аның күз алдына әтисенең йөзе килеп басты.

– Әткәй! – дип кенә әйтә алды Ильфат. Аңын югалтты. Кемнеңдер эте уларга тотынды. Ул Ильфатның җан биргәнлегенә шаһит иде.

– Менә әти-әни рәнҗеше ерак җибәрми шул. Эт кебек ихатасында туңып үлде. Пенсиясен дә күрергә насыйп булмады үзенә, – диештеләр аны соңгы юлга озатучы кешеләр.

– Озатырга инде, озатырга. Ул да бит кеше!

Ильфатны соңгы юлга озаткач, Айгөл Ильфатның рухына багышланган өчесен, җидесен укытырга үзенең күршеләрен дәште. Урамнан үтеп барганда Айгөл ятимсерәп калган тәрәзәләргә карады. Тәрәзә пәрдәсе селкенгәндәй тоелды. Айгөл бермәлгә генә ул тәрәзәдән Рәшит бабасының йөзен күргәндәй булды. Очрашканнардыр ата белән ул. Тик теге дөньяда башкачарак шул. Безгә анысы караңгы...

 

Эпилог

 

 Кеше язмышлары...Кеше ялгышлары... Ялгышмый гына кеше яши аламы икән? Юктыр, мөгаен. Кеше кайда да булса хата ясый, ялгышлык җибәрә. Ялгышларсыз, хаталарсыз тормыш – тормыш булмас иде. Зөләйха соңгы көннәрен җәфаланып үлә. Улы кыйнавына дучар булып, имгәнеп кала. Ә кайчандыр, үзе гайрәтле чагында, Нурлыгаян карт та килененең якты йөзен күрми үлеп китә. Зөләйха Нурлыгаян картка карата каты бәгырьле була. Кул күтәрергә дә тарсынмый. Нурлыгаян карт та, бәлки, Рәшит улы кебек тизрәк икенче дөньяга күченергә теләгәндер. Кем белә?! Үз изгелегең үзеңә, үз яманлыгың да үзеңә кайта икәнлегенә бу бер дәлил түгелме? Зөләйханың язмышы – Ильфат язмышы бер-берсенә охшаш. Ә Рәшит? Бабай кеше, Айгөлнең туганы. Алдан искәрмәгәнемә гафу үтенәм! Туганы дип кенә әйтү, чынлап та, күп сораулар тудыра. Айгөлнең картәнисе белән Рәшит карт – бертуганнар. Апалы-энеле. Рәшит ни өчен бу михнәтләрне үтә? Нурлыгаянны яклаучы булмый. Килен кеше дилбегәне үз кулына ала. Ә Рәшит кайда була соң? Күрәме ул бу хәлләрне, әллә күрмиме?

Сорулар... сораулар... Күргәндер, бәлки, әмма ярдәм итә алмагандыр. Бу сорауга мин җавап таба алмадым. Аңа җавап бирүче кешеләрнең барсы да инде бакыйлыкка күчеп беткән иде. Хөрмәтле укучым! Әти-әниләргә карата миһербанлы булыйк! Без дә алар барган сукмактан барасы кешеләр. Үтәргә язсын, бәхетле картлыкны күрергә язсын дигән теләктә калам.

Рәмилә Абдуллина. 15.02.2021 ел.

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас