Чәчмә әсәр
18 Октября 2023, 06:15

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)

"Мәктәптә укыган һәр егетнең йөргән кызы булырга тиеш". Бу хәбәр минем башка таяк белән китереп суккан кебек тәэсир итте. Алты яшемә җитеп бу турыда уйлап караганым юк иде әле...

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)

Гаилә риваяте
Бу хәл каһәрле егерме беренче елның язында була.
Ырынбурдан кайтып килешли Габделнасыйр Андре-
евка авылында яшәгән дусты Иван Гупалоның хәлен
белеп чыгарга сугыла. Килеп керсә, ни күрсен: Иван
белән Марфа ачлыктан хәлсезләнеп аңнарын югалту
чигенә җиткән алты баланы киң сәндерәгә тезеп ят-
кырганнар, үзләре, кулларын күкрәкләренә чалышты-
рып салып, мәет кыяфәтенә кереп, икона астындагы
лавкага сузылганнар. Лампаданың тигезсез яктысын-
да ачлыктан суырылган йөзләрен, чынлап та, мәет
йөзеннән аерып алырлык түгел.
– Нишләп ятасыз? – ди Габделнасыйр кырыс итеп,
кергәч тә хәлне аңлап алган булса да.
Иван Васильевич йомык күзләрен ача, торып уты-
рырга хәле җитми.
– Все, Насыр… – ди ул, телен чак кыбырдатып. –
Весь запас зерна съели, живность съели – ничего не
осталось. Уже две недели во рту маковой росинки
не было. Еще бы месяца два до зеленой травы… Но
ждать помощи неоткуда… Прощай… Лихом не поми-
най.
Габделнасыйр югалып калмый.
– Иван, тукта, үлми торыгыз! Мин ике сәгатьтән
борылып киләм… – ди ул һәм атын чаптырып авылга
кайтып китә.
Өенә кереп гаиләсенең хәлен дә белеп тормый, ча-
насына өч капчык арыш сала да, яңадан Андреевкага
юл ала. Күңелендә лампада утыдай гына булып кабын-
ган өмет чаткысы Иванны урыныннан кузгалта. Ул чу-
кына-чукына, рәхмәтләрен укый-укый идәнгә тезләнә,
коткаручысының аякларын кочаклап үбәргә тотына.
Иванның бу кыланышы Габделнасыйрга ошамый,
әлбәттә. Ул дустын күтәреп аягына бастыра.
– Хәлеңне аңлыйм, Иван Васильевич, – ди ул. – Тик,
ничек кенә кыен булмасын, бездә, татарда, кеше аягы-
на егылу гадәте юк. Тор, тиз генә кул тегермәнендә
ярма үткәр, учак як…
Менә шулай, үләргә дучар ителгән ишле гаилә Габ-
делнасыйр ярдәме аркасында исән кала.


Мәктәп
Көз якынлашкан саен мин көзгегә ешрак карыйм.
Мәктәпкә барырлыкмынмы да, янәсе, юкмы. Көзге мине
бик шатландырмый: анда шул ук кояшта уңган сап-сары
чәч белән сап-сары кашлар, кояшта янып, сипкелләрен
тагы да күбәйтә төшкән озынча йөз, җәй буе әллә күпме
нәрсәләр күреп, әллә күпме нәрсәләр белсәләр дә,
һаман да дөньяга гаҗәпләнеп караган яшел күзләр,
хәзердән үк әтинекенә охшап барган озын борын… Ма-
лай кешегә матурлык кирәк түгеллеген беләм, ләкин
йөземдә батырлык билгеләре түгел, гади тәвәккәллек
хисе дә чагылмавын күреп, хәвефләнәм. Ә ишек
яңагындагы буемны билгеләп барган сырлар миндә
өмет чаткысы уята: язын сызган сыр белән әлегесе ара-
сына тоташ учым сыя. Димәк, үсәм. Гәүдәм сыеграк бул-
са да, буйга мин Әсгать белән Карамнан калкуракмын,
Сәях белән тиңләшеп барам. Шулай булгач, беренче
сентябрьдә, әле укырга керергә яшең җитмәгән, икенче
елга килерсең дип, куып кайтармаслар.
Бу уй-кичерешләремне өйдә берәү дә белми, алар әле
мәктәпкә барырга минем тоташ бер елым калганлыгына
ышанып йөри. Өйдәгеләрнең уе мине борчымый, безне
укытачак Роза апаның дәфтәренә иптәшләремне язып
үтеп, безгә сугылмавы эчемне пошыра. Ә инде өс-баш
әзерлегенә, уку әсбапларга килгәндә… Көннәр һаман
да җылы тора, аяк, баш киемнәре турында уйлаган юк,
керләнгән дип, күлмәк-ыштанымны әни атна элек кенә
юып бирде. Иптәшләремне Роза апа, мәктәпкә килгәндә
бер дәфтәр белән бер каләмегез булса, шул җиткән дип,
кисәткән. Бәшир абый биргән бер дәфтәремне мин,
әлегә сурәт төшерми, саклап тотам. Матур гына итеп
очлатып алган каләмем дә бар. Шулай булгач, укырга
керергә әзер түгелсең дип, кем миңа әйтә алыр?!.
Иртәгә мәктәпкә барабыз дигән кичне без өчәүләп
урамда, караңгы төшеп, тәрәзәләрдә утлар сүнә баш-
лаганчы, бик озак йөрдек. Бу кичне без нишләптер сол-
датка озатыласы егетләрнең авыл белән хушлашу киче
сымаграк кабул иттек. Алар кебек кочаклашып, аскы
урам белән өске урамны урап чыктык. Анысы гына да
җитмәде, мин бик әһәмиятле нәрсәне искә төшергәндәй:
– Әйдә, җырлап йөрибез, малайлар!.. – дидем.
Әсгать белән Карам, дөньяда җиде ел яшәп, бер генә
көй отып, бер генә җыр җырламаган булсалар да, бу
тәкъдимгә шатланып риза булдылар. Җырсыз хушлашу
була димени…
– Җырла, Заһит, җырла… Без кушылырбыз.
Нәрсәне җырларга соң? Авыз күтәреп "Бас әле,
Өммегөлсем" белән "Үзләренең коесы бар"ны җырлап
булмый ич инде. "Ай югары" белән "Рамай"ны сузсаң
да килешми. Ниһаять, бу тантаналы мәлгә ярашлы җыр
искә төште.
Без утырган машинаның
Тоткалары җиз генә.
Бер илләрдән чыгып киткәч,
Кайтып булмый тиз генә.
Йөгереп китәрдәй булам да,
Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә дә
Туган-үскән илләргә…
Көйләре, моңнары булмаса да, Карам белән Әсгать
мөгрәшеп миңа кушылдылар. Шәп чыкты! Капкасы
төбенә тәмәке көйрәтергә чыгып утырган тимерче Мар-
ван абзый гына бозды эшне.
– Нәрсә, әниләрен югалткан кәҗә бәтиләре кебек,
"мә"элдәп йөрисез. Соң бит… Бар, кереп ятыгыз!..
Роза апа малайларны, башлангыч сыйныфлар төштән
соң укый, сәгать икегә генә килегез, дип кисәткән булса
да, күңел түзәме, без инде сәгать унберләрдә үк мәктәп
ихатасында идек. Мәктәп – авылдагы иң мәһәбәт бина,
үзе зур, үзе биек, күтәрмәсе генә дә әллә ничә баскыч-
лы. Без анда күтәрелмәдек әле, тегендә дә, монда да
төркемләшеп чыр-чу килгән укучыларны күздән кичер-
дек, беренче сыйныфка тагы да кемнәр керүен чамала-
дык. Үзебезнең очтан шул дүртәүбез инде, кызлар юк:
Фәния, Зөһрә, Явирәләрнең әле яше җитмәгән.
Шул арада яныбызга килеп баскан Роза апа тагы да
кемнең яше җитмәгәнлеген искә төшерде.
– Бәй, Заһит, син дә мондамы ни? Укырга керергә
иртәрәк бит әле сиңа…
Җаным аяк очыма төшеп китте. Хәзер куып кайтара!..
Ул арада ярдәмгә Мөнзил килеп җитмәсә, бәлки, шулай
эшләгән дә булыр иде.
– Апа, апа! Заһит бит укый да, яза да белә. Тагы бер
ел урамда тизәк тибеп йөрсенме? – диде.
Апабыз Мөнзилгә мыскыллап карады.
– Син, әтрәк-әләм, кысылмаган эш булмас, бар
үзеңнең сыйныфташларың янына. Ярар инде, Заһит,
бүгенгә утырып тор, аннары күз күрер.
Җаным бил чамама күтәрелде. Мөнзил сыйныфташ-
лары янына китмәде, безнең уртада урын алды. Маса-
енкырап:
– Ну, егетләр, мин булганда, сезне укытучы Роза апа
гына түгел, мәктәп директоры Гамбәр апа үзе дә кыер-
сыта алмас, – диде. – Кәнишне, укуның файдасы әллә
ни юк инде аның. Әнә, минем Тәрҗеман абый туксан
класс беткән, майга катып, тракторда гына эшләп йөри.
Чукып карга булмассың, укып мулла булмассың, диләр
бит… – Без, чынлап сөйлиме Мөнзил бу хәбәрен, әллә
уйнап сөйлиме, дип аптырап аның сүзләрен тыңладык.
Кызыгы шунда: аның уйнап сөйләгәненнән чынлап
сөйләгәнен аерып алып булмый. Туксан класс булма-
ганын беләбез дә инде ич без! Ә Мөнзил күпне күргән,
бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән вәгазен дәвам
итте. – Ә шулай да укымыйча булмый егетләр. Менә
хәзер мәктәпкә әзерлегегезне тикшереп алыйк әле.
Тә-ә-әк, чәчләрегез, тырнакларыгыз алынган, колак
тишекләрегездә алабута үсми, күлмәк-ыштаннарыгыз
ямалган, күн булып каткан аякларыгызны бер-ике айсыз
тазартып алып булмый инде анысы…
Безнең өс-башларыбызга карата Мөнзилнең мы-
скыллы бәһасе миңа кызык тоелды. Без менә шулай
киенгәнбез дә, әйтерсең, Мөнзил үзе – хан баласы инде.
Ул үзе дә яланбаш, яланаяк, минем чалбарымда өч кенә
ямаулык булса, аныкында – бишәү. Мөнзил минем мы-
скыллы карашымны күрмәмешкә сабышты.
– Дәфтәр-каләмнәрегез бар… Иң әһәмиятлесе,
егетләр: без бит, өченче белән беренче сыйныфлар, бер
класста утырып укыйбыз, тәк шту, бердәм булсак, Роза
апа гына безгә нипачум. Тик шуны белегез, мәктәпкә
кергәч инде ялгыз гына булырга ярамый. Ялгыз булса-
гыз, сезне барысы да төшеп калганга санаячак…
– Ничек ялгыз булыйк инде, менә ич без бергә, – ди-
дем мин гаҗәпләнүемне яшерә алмый. Әсгать миңа ку-
шылды:
– Син, без өчәү, Сәях – биш иптәш, биш дус!
– Юк, егетләр, мин ул турыда түгел бит…
– Тагы да нәрсә турында?..
– Мәктәптә укыган һәр егетнең йөргән кызы булырга
тиеш.
Бу хәбәр минем башка таяк белән китереп суккан ке-
бек тәэсир итте. Алты яшемә җитеп бу турыда уйлап
караганым юк иде әле. "Йөргән кыз", "кәләш" турында
мәгълүматсызлыктан түгел. Кәләшне катыкка турап
ашамаганнарын да яхшы беләм. Әнә, күрше Малик
абый аргы оч Нәкыя апа белән йөрде-йөрде дә өйләнеп
тә куйды. Безгә өйләнергә чак кына иртәрәк бит әле.
Башыбызда туган шушындыйрак сорауларны Мөнзил
кайдан белгәндер.
– Юк, өйләнү турында әйтмим мин, – дип дәвам итте
ул сүзен. – Мәхәббәт тоту турында гына. Урысча әйтсәк,
"любоф" турында гына. Менә синең, Заһит, яраткан
кызың бармы?
Яраткан дип… Үзебезнең оч кызлары – зәп-зәңгәр
күзле Фәния, кара тут йөзле Зөһрә, йомшак күңелле
Явирә – өчесе белән дә уйныйбыз да ул…
– Юк, – дидем мин, кызарып китеп.
– Әйе шул, юк. Ә беренче сыйныф укучысының,
һичшиксез, яраткан кызы булырга тиеш. Әнә тегендәрәк
кайнашкан сыйныфташларыгызга карагыз әле.
Кызлар аргы очныкылар, алар белән танышлыгы-
быз да чаклы-чамалы гына булганга, без, йөзләребезгә
мөмкин хәтле битарафлык хисе чыгарган булып, алар
ягына күз ташладык.
– Әллә ни түгелләр инде, безнең оч кызларыннан бер
артык җирләре дә юк, – диде Әсгать, борынын җыерып.
– Шундый ук нечкә сыйраклар… – дидем мин,
иптәшемнең сүзен куәтләп.
Карам дәшмәде, ат эчергәндәге кебек сызгырып кына
куйды.
– Йә, Әсгать, синнән башлыйбыз.
– Куй әле, Мөнзил, нәрсәгә безгә кызлар?..
– Әйттем бит инде. Ярар, үзең кыймыйсың икән…
Сиңа… Фәнүзә була. Карам, сиңа – Фәйрүзә. Ә сиңа,
Заһит – Зәйтүнә. Ризасызмы?
Олы башын кече итеп Мөнзил әйткәч, риза булмый
кая барасың инде. Бар малайлар алдында хурга ка-
лып, кызсыз йөрисеңме?.. Фәнүзә белән Фәйрүзәне аз-
маз беләм, тик өлешемә чыккан көмешем Зәйтүнәне
генә беренче күрүем. Зур гына гәүдәле, кап-кара бөдрә
чәчле, ап-ак йөзле. Баксаң, быел җәй генә әтисен
безнең колхозга бухгалтер итеп җибәргәннәр икән дә,
бу шуның кызы икән. Башкорт кызы! Әгәр, кыюлыгым
җитеп, сүз кушарга туры килсә, авыз тутырып баш-
кортчалап: "Һаумы, Зәйтүнә!" – диячәкмен. Башкортча
беләм дә инде мин.
Таймаста Сафа бабайның сөйләшкәнен колакларым-
ны торгызып тыңладым.
– Ә без ул йөргән кызларыбызны нишләтербез соң? –
дип, Әсгать урынлы сорау бирде.
Мөнзил бераз уйланып торгандай итте.
– Анысы вак мәсьәлә, егетләр. Сез әле хушбуй бүләк
итеп, чиккән кулъяулык алыр яшькә җитмәгәнсез.
Үткән-сүткәндә чәчләрен тарткалап, җилкәләрен
чеметкәләсәгез, хәзергә шул таман гына булыр.
Мин җиңел итеп тын алдым. Ярый әле "Мин сине
яратам" дип әйтергә түгел, ә чәч тарткалау, җилкә
чеметкәләү генә, Мөнзил әйтмешли, безнең өчен нипа-
чум.
Класска кереп утыру белән, мин Зәйтүнәгә, Әсгать
Фәнүзәгә күз ташлаштырдык. Алар бездән парта аша
алда утыралар иде. Ләкин монда кызык нәрсәләр алар-
дан башка да җитәрлек булганга, тиздән йөргән кызла-
рыбыз барлыгын оныттык.
Өченче сыйныф түрдәге ике рәт парталарда, без –
ишек төбендәге ике рәттә, алар – ундүрт, без дә – ундүрт.
Без яшькә дә, гәүдәгә дә бер чамаракбыз. Мин, чана-
сын урлый язып, мәсхәрәгә калган Газиз генә бездән
бер башка калку. Ул инде мәктәпкә өченче ел керә икән.
Өченчедәгеләр бигрәк чуар халык. Тугыз яшен тутыр-
ганнар да утыра шунда, унбиш яшькә җитеп, борынна-
ры астына бала йоны чыга башлаганнар да бар. Безнең
якка кимсетүле караш ташлап, авызларын ералар.
Мөнзил генә безнең хәлне аңлый, бер безгә күз кысып,
бер безнең йөргән кызларга ишарәләп, дәртләндереп
утыра.
Роза апабыз класска килеп кергәч тә дәррәү бастык.
Өченчедәге кайсы берәүләр генә, үзләренең балалык-
тан чыкканлыгын күрсәтергә теләп, булса кирәк, урын-
нарыннан гына кузгалган хәрәкәт ясадылар. Укытучы бу
сөмсезлекне игътибарсыз калдырмады.
– Ә сез нәрсә, туңбашлар?!. Әллә укытучыны басып
каршы алырга кирәклеген дә онытып килдегезме? Уты-
рыгыз. Ә хәзер басыгыз! Утырыгыз. Басыгыз! Утырыгыз.
Басыгыз!.. – Гаебебез булмаса да, бу күнегүне безгә дә
кабатларга туры килде. – Роза апа тәрбияви әңгәмәсен
дәвам итте. – Укытучыны һәр вакытта да басып каршы
алырга, басып озатып калырга кирәк. Мәктәп ишек ал-
дындамы, урамдамы очратсагыз, баш киемегезне салып
исәнләшергә онытмагыз. Әнә теге почмактагы үгездәй
үссә дә, башына һаман акыл кермәгән Әхтәм кебек:
"Сәлам бирдек, апа!" дип түгел, итәгатле генә итеп:
"Исәнмесез, Роза Сафыевна!", йә булмаса: "Исәнмесез,
апа!" дип. Бу кагыйдә укытучыларга гына түгел, бар
өлкән кешеләргә дә кагыла.
– Әйе, кышның зыкы суыгында урамдагы бар
кешеләргә бүрек сала башласаң, миеңә салкын
тидерүеңне аңгармый да калырсың… – Бу ризасызлык
арткы партада утырган колгадай гәүдәле, бәләкәй баш-
лы Әлтәф атлы малайның зур авызыннан чыкты.
– Юкны сөйләп утырма, надан! – диде укытучыбыз.
– Синең булмаган миеңә гел генә яланбаш йөрсәң дә
салкын тими ул.
Ике класс бердәм булып шау-гөр килеп алды, апа
безне тынычландырганчы ярты дәрес үтеп тә киткән
иде инде. Өченчеләргә: "Мин җәйге каникулны ничек
үткәрдем" дигән темага инша язарга кушкач, Роза апа,
ниһаять, игътибарын безгә юнәлтте.
– Сез өченче сыйныф хулиганнарыннан мисал алма-
гыз. Мәктәпкә килгәнсез икән, тәртипле булыгыз, тыры-
шып укыгыз! – диде ул. – Ә хәзер үзегезне барлап чы-
гыйк: Абсалямов Карам, Баширов Әсгать, Галиакберов
Заһит…– Миңа килеп җиткәч, ул тотлыккандай булды,
әмма дәшмәде, кулын гына селтәгәндәй итте дә, ары-
табан китте.


(Дәвамы бар.)

Фото: Freeoik.

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас