Чәчмә әсәр
18 Октября 2023, 16:58

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (6)

Картлар йортын Айгөл нигәдер балалар йорты белән чагыштырды. Балалар йортына килгән һәрбер кешене: ”Бу минем әнием түгелме икән? Әллә монысы минем әтием инде?” – дигән өметле күзләре белән балалар каршы ала. Ә монда, картлар йортында: “Бу минем улым яисә кызым килдеме икән мине алырга?” – дигән уй, бик сирәк очракта гына чынга ашса да, олылар күзендә өмет уята.

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (6)Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (6)
Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (6)

Айгөл белән Зәһим кече улларын олы уллары карамагына калдырып, Рәшитне алырга килделәр. Килеп кергәч тә, борынга авыр ис килеп бәрелде. Дару исе генә түгел, олы кешеләр исе дә иде. Аңа өстәлеп, бәдрәф исе дә бик сизелә. Авырулар арсында кече хаҗәтен еш үтәүчеләр дә бардыр. Бәдрәфкә дә бара алмый, бүлмәдә генә кече йомышларын үтәүчеләр дә байтактыр. Чит кешеләрне күргәч, бәләкәй балалар сыман, олыларның әле берсе, әле икенчесе ишекләрен ачып карый. Кемнәр килде икән, кемнәргә икән дип кызыксынучылардыр, мөгаен. Олы булсалар да, күпләренә бала акылы кереп өлгергән картларны кызганып куйды Айгөл. Көченнән килсә, барысын да алып кайтып китәр иде. Бу картлар йортын Айгөл нигәдер балалар йорты белән чагыштырды. Балалар йортына килгән һәрбер кешене: ”Бу минем әнием түгелме икән? Әллә монысы минем әтием инде?” – дигән өметле күзләре белән балалар каршы ала. Ә монда, картлар йортында: “Бу минем улым яисә кызым килдеме икән мине алырга?” – дигән уй, бик сирәк очракта гына чынга ашса да, олылар күзендә өмет уята. Эх, алып кайтыр иде аларны да Айгөл... Юк шул, юк, күпләр шул алар. Язмыш аларга мәрхәмәтсез. Нинди генә язмышлар юк. Көч-гайрәтең ташып торганда син барсына да кирәксең, ә көчең беткәч, үстергән балаларыңа да артык җан булып яшисең. Йә, Ходай! Күпме картлар йортына килеп эләккән картлар шушы уйларда йөзә. Үз балаларыннан качып киткәннәре дә бардыр монда. Баласызлары да бихисаптыр. Йортсыз-өйсез калганнары да байтактыр. Күп, күп инде андыйлар. Бер уйласаң, бер кирәге дә калмаган кеше кая барып сыеныр иде икән соң? Менә шушы картлар йорты сыендырган аларны. Монда кайгы да, шатлык та уртак. Тик бер ягы гына күңелне кыра: гомернең азагы монда үтә. Теләгән җирдә, теләгән кешең белән яшәү мөмкинлекләре чикле. Тәкъдиреңә ни язылган, шул була инде, дип, бу халәтенә дә риза булып яши адәм баласы.

– Рәшит бабай, синсез бик күңелсез булыр инде. Синең тальян моңыңны сагынырбыз без. Әгәр кире уйласаң, ишекләр һәрвакыт ачык. Безне онытма! – дип Рәшитне барысы да озатырга чыктылар. Чыга алмаганнары тәрәзәгә капланды. Мондый күренешкә Айгөлнең түземлеге төкәнде. Кулъяулыгын алып, әле бер як күзен, әле икенчесен сөртте. Ә күз яшьләре туктарга да уйламадылар. Рәшитнең үзенең дә күзләре яшьләнде. 4 ел гомер әз мени? Күз алдында ничә кеше мәңгелек йортына кайтып китте, ничәсе алар урынына килде. 60 яшьлекләре дә бар. Алары инде кул-аяклары хәрәкәтсез калган авырулар. Күпме кешенең гомере! Эх, бәгерькәйләрне телә шушы бер ярдәмчесез калган картлык! Менә бит Рәшитнең дә язмыш нәрсә төсле. Ничек кенә торыр икән бу улы белән? Кайтуын кайта да бит. Машина кузгалып китте. Озатырга чыккан әби-бабайлар кул болгап карап калдылар. Рәшит ярты юл бер кем белән дә сөйләшмәде.

– Миңа ачуланмагыз инде, балалар! Чакыртмый булмады инде сезне. Бигрәк нык кайтасым килде. Шунда үлеп калырмын кебек тоелды, – диде Рәшит, үзен гаепле хис итеп.

– Юкка хафаланасың, бабай! Кайт, кәнишне. Улың суга икән, миңа әйт. Сразы үз урынына утыртырмын мин аны, – диде Зәһим, элек ярдәм итмәгәненә үкенеп. Гәүдәгә калын Зәһим кырында Рәшит бала кебек кенә күренә иде. “Шуның сугарлыгы бар мени инде? – дип кызганып куйды Зәһим. – Вәт башсыз малай. Пенсиясенә шатланып, өф-өф итеп торасы урынга, ул аны кыйный. Юк, бүтән моңа юл куймаска. Картлар йортына да җибәрергә түгел. Үз өендә җан бирсен. Ничек тә карарбыз, булышырбыз” – дип уйлады ул, ара-тирә Рәшиткә күз салгалап. Рәшит оеп киткән иде. Башын артка ташлап, урындыкка ук сеңеп утырган пассажир юлдагыларга күренми дә иде, шикелле. Авылга кайтып җитәрәк, Рәшит дулкынлануын яшермәде:

– Әкрен генә кайт әле, улым! Басу-кырларны да күрим әле. Ничек алар минсез тордылар икән? Һай, кар басып киткән үзегезне! Уңыш быел мул булыр. Ә урманнар ничек икән? Матур! Бигрәк матур безнең якның урманнары. Ап-ак булсалар да агачлары, урман матур! Әнә авылым да күренә! Эх, сагындым бит сине, авылым! Өзелеп сагындым! Төшләремә кереп җәфалый идең. Менә кайтып та киләм. Исәнме, авылым!

Зәһим дә, Айгөл дә елмайдылар. Рәшит тагын дөнья мәшәкатьләренә чумды. Сарыклар ашату, тавыкларны карау, ашарга пешерү – барысы да 82 яшьлек картка тапшырылды. Картлар йортында әзер ашка өйрәнгәч, баштарак зур кыенлыклар кичерде. Ап-ак куллары да әкертенләп карая башладылар. Өс киемнәре дә пычранды. Атна саен мунча керделәр керүен, ләкин керен агартып юарга хәленнән килми башлады. Җитмәсә, ят ис тә килә башлады үзеннән. Бәвелен тота алмаучанга әйләнде. Ильфат та искә танавын җыера башлады. Мунчаны да ешрак якты. Әмма... мунча гына ярдәм итәрлек идеме соң? Ильфат тагын әтисенә каты бәрелде.

– Бар картлар йортына, сасыттың бөтен дөньяны, – дип акырды, әтисе тыштан килеп керүгә.

– Тамагың туеп киттеме? – дип җаваплады Рәшит, эшнең ни белән бетәсен чамалап.

– Үзең кайттың, мин барып алмадым, – диде Ильфат, дорфа гына. – Кайт та, кайт, дигәнеңне оныттың да мени?

– Сине хәзер ни эшләтергә? Өс киемеңне алыштырып кына торырга кирәк, алыштырмасаң, искә тончыгып үләргә була.

– Сине үстергәч, карыйсың инде мине дә. Әллә әз тәрбияләдекме үзеңне? Каеш эләктермәгәнемә үкенеп бетә алмыйм. Тамызасы булган вакытында. – Рәшиткә авыр иде. Бердәнбер улы авырткан җиренә кагылды. Ни эшли ала соң ул? Аның үзенә дә кыен. Көн дә  бер киенеп, бер чишенеп торулары да олы җәфага әйләнде. Носкиен салса, кия алмый азапланды, кисә – сала алмады. Иелеп эшләргә корсагы бирмәде.

Кинәт кенә ничә еллар элек булып узган бер хәл исенә төшеп китте. Ильфатның бәхет сынарга алып кайткан бер хатынлы чоры иде бу. Хатын алып кайткач та, Ильфат гадәте буенча Айгөлләргә торып чапты. Ишектән килеп кергәч, хәтта исәнләште дә. Әмма Ильфатның елга буарлык хатыннарыннан Айгөл туйган иде инде, танышырга бармады. Өч көннән соң Рәшит үзе килде. “Вәт бу килен ичмасам, – диеп мактарга кереште Рәшит Ильфат алып кайткан хатынны. – Пешергән булкилары авызда эреп тора”. “Инде матур гына яшәсеннәр! Синең өчен шатмын”, – дип елмайды Айгөл. “Теге миңа суга алмый, килен мине яклый. Вәт ичмасам килен!” Рәшит, шатлыгын уртаклашканнан соң, өенә кайтып китте. Бер атнадан соң тагын килде. Кәефе теге вакыттагы кебек түгел, бик сәер иде. “Бер-бер хәл булдымы әллә, балтаң суга төшкән?” – дип сорады Айгөл, нинди хәбәр ишетүенә дә аптырамаска тырышып. “Менә бу Ильфатка ни җитми инде тагын?” “Тагын суктымы әллә?” “Сукмады ла ул, килен суктырмый. Бәреп үтерәм дип кенә тора”. “Соң? Нәрсә булды инде тагын?” Рәшит сүзне ничек башларга да белми иде. Бөтен кыюлыгын җыеп: “Йокламый ул аның белән”.

Айгөл аптырап Рәшиткә карады. Болай үз акылында күренә кебек. Саташмый да төсле. “Моны ничек аңларга инде? – дип сорады Айгөл, нәрсә уйларга да белмичә. “Менә алар ир белән хатын кебек тормыйлар. Аңлыйсыңмы шуны? – дип, кызып-кызып сөйләргә тотынды. – Аерым йоклыйлар. Ильфат ята да, тракторын кабызып җибәрә. Хырылдый инде, аңламасаң. Килен икенче диванда үрсәләнә. Мунча яккач, иң беренче Ильфат керергә китә. Киленне дә куып җибәрәм, бар тизрәк мунчага, диеп. Теге мунчага барып җитми, тегесе өйгә кайтып керә. Ир белән хатын булгач, бергә йокларга ятарга кирәк, бергә мунча керергә кирәк. Нигә алай итәсең, дип сораган идем. Үзең йокла, үзең мунча кер аның белән, ди. Менә аңла син аны! Бу хатын түзмәс, китәр. Безне ашатыр өчен генә яшәргә килмәгәндер”.

Айгөл дә аптырады. “Ирлек гайрәте чиккәндер, тагын нәрсә булырга

Бер атнадан соң, Рәшит тагын кибеттән кайтышлый Айгөлләргә сузылды. Бабайның бөтенләй дә кәефе юк иде. Айгөл ым белән генә: “Хәлләр ничек? Тегеләр ничек?” – дигәнне сорады. Рәшит: “Сорама да!” – дигәнне аңлатып, кулын гына селтәде. Әйе, килен кайтып киткән иде. Рәшит дәшми-тынмый гына ишеккә юнәлде. Нәрсәдер әйтергә теләгән иде, кире уйлады, ахыры, дәшмәде. Балаларга прәник калдырды да, чыгып китте. Ильфат әтисе кайтып кергәч, тиз генә киенде дә, каядыр чыгып югалды. Кичтән аягын чак өстерәп кайтып керде. Ничек идәнгә ауган, шул кыяфәттә йокыга да талды. Иртән чак Ильфат идәндә, салкыннан калтыранып, уянып китте. Тагын теге яман ис танавына килеп керде.

– Әй, биздем шушы истән, – диде кычкырып. – Күзләргә керә ләсә. Әткәй, бир әле әзрәк акча, баш чатный.

– Кайда эчкәнсең, шунда төзәт, – дигән тавыш ишетелде кухнядан.

– Исеңә чыдарлык түгел. Бир инде, әткәй! Үләм бит!

– Үлсәң, тапап күмәрбез. – Рәшит акчасын ераграк яшерергә тырышты, ә Ильфатның артына килеп басканын сизми дә калды. – Акчам бетте.

– Нигә алдыйсың? Ана бит бер кочак.

– Күп күрмә, үлемтеккә ул.

– Әле генә үлмисең әле син, миннән соң да каласың әле. – Ильфат әтисенең акчаларына кулын сузды. – Монау ике йөзлекне бирсәң, шул җитә.

– Юк, дигәч, юк! Рәшит ничек очып барып төшкәнен дә аңламый калды. Ильфат әтисенең яңагына суктымы, күкрәгенә төрттеме, күзлеге дә әллә кая очып барып төште, аягын да авырттырды.

– Әз генә сорадым бит. Мә калган акчаларыңны! – дип, ямьсез тавыш белән акырды да, калган акчаларын әтисенең йөзенә чәчеп җибәрде. Рәшит бу минутларда картлар йортыннан китүенә мең тапкыр үкенеп куйды... “Акча өчен инәсен-әтәсен, илен саткан”, – дигәннәре шул микән ни? Кара, ничек мыскыллый! Кара, ничек рәнҗетә! Рәшит елап җибәрде. Куллары дер-дер калтырый. Йөрәге ярсый. “Чыгып асылынсам инде?” Аяклары үзләреннән үзләре абзарга атлады. Берәр кая китеп югалса инде. Туңып үлсә, яхшырак булмасмы? Кемгә кирәге бар аның? Кем аның өчен өзгәләнә? Абзарда сарык мекердәгәне ишетелде. “Эй, җан иясе! Бәрәнеңә гомер бүләк итеп ятасың икән! Төкле аякларың белән, бәрәнкәй!” Рәшит сарыгы белән бәрәнен мал өенә кертеп куйды да, тагын газаплы уйларына чумып, урам буйлап атлап китте. Ялан өс. Ялан баш. Мартның салкын җиле озын кара пинжәгеннән бер керә, бер чыга. Кая бара ул? Кемгә бара? Туган җанлы Айгөлләргә түгелме? Ихата эчендә йөргән Зәһим, каядыр китеп барган Рәшитне туктатты.

– Кая китеп барасың, бабай, өстеңә дә кимичә? Җитмәсә, башында да юк.

– Белмим, – диде Рәшит. Тавышы әллә каян ишетелгәндәй тоелды Зәһимгә.

– Тәк! Тәк! Әйдә әле, өйгә керик. Кая болай юл тотканыңны да сөйләрсең. Болай да беләм, әйтмәсәң дә, – диде Зәһим, йодрыкларын төйнәп. “Ну, малай! Килеп кенә чык! Кабыргаларыңны санап җибәрермен”, – дип уйлады ул, Ильфатны күз алдына китереп. Айгөл аш өлгертеп килә иде. Өйдә нур бар. Җылы, якты, балалар тавышына күмелгән өйдә нишләп ямь булмасын инде! “Әннә! Әттә!” – дип, әнә төпчекләре тәтелди. Зурраклары идәндә көрәшәләр, хомяк балалары, диярсең. Аларның йомгак урынына әйләнгәннәренә күз иярми.

– Рәшит абый, нәрсә булды инде тагын? Рәшитнең ияге дерелдәп куйды, күзләре дымланды.

– Теге оятсызы сугып җибәрде. Күзлегем чыгып очты. – Айгөл шунда гына аның күзлеге юклыгын шәйләп алды. Нәрсәседер җитми төсле тоелган иде шул. – Акчамны талап алды. Күпмесен алгандыр, белмим, калганнарын, мине мыскыл итеп, битемә чөйде. Әй, яшисем килми, балам, яшисем килми! Айгөлнең дә күзләренә яшь тулды. “Тукта, ярдәм сорап килгән түгелме соң? Нишләп мин ярдәм итмәскә тиешмен әле? Туганым бит. Якын кешем!” – дип уйланды ул.

– Тынычлан, Рәшит абый! Беркемгә дә кирәгем юк, дип, беркайчан да әйтмә. Син безгә кирәк! Әйдә болай итәбез! – Рәшит мөлдерәмә яшь тулы күзләрен Айгөлгә төбәде. Бу карашта инәлү дә, ялвару да бар иде, шикелле. – Бездә генә яшәргә кал. Мин бит барыбер өйдә генә. Безнең бәләкәчкә картәтәй кирәк. Күз-колак та булырсың үзенә, малаеңнан кыйналып ятканчы. Хәзер, әйдә, аш ашап алабыз.  Күптән тукмачлы җылы аш ашаганы юк иде Рәшитнең. Айгөл, тукмачның куесын салып, ашарга кыстады.

– Менә бабайга рәхмәт! Шулай ашарга кирәк. Көчең дә була, гайрәтең дә арта, әйме, бабай! – диде Зәһим, көр булырга тырышып. Рәшит бу гаиләдә үзен сабый баладай хис итте. Хатын-кызның игътибарлылыгы, ихтирамлылыгы Рәшит күңелендә якты өметләр уятты.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас