

(Дәвамы.)
Җәй
Яз – матур мизгел, әмма әнә шул аяк киеме булмау
гына теңкәгә тия. Әле кар эреп бетмәгәндә үк, ялана-
як чыгып, бер утраудан икенчесенә сикерә-сикерә,
уйнаштырасың да ул, әти тирги, аяклар "чебили".
Кичләрен әрнүләре үзәккә үтә. Әни аларны җылы су
белән сабынлап юып, каз мае сөртеп кенә азгамы,
күпкәме тынычландыра.
Ә җәй!.. Аяк киеме дә кирәкми, башны-
кы да… Бер күлмәк белән, бер чалбар.
Әйе, Мөнирә апа тегеп биргән чалбар –
минем горурлыгым. Чөнки үземне инде
тездән югары кыска ыштан киеп йөри
торган яшьтән узганмын дип исәплим.
Кигән әйдә Карам белән Әсгать кисен. Ә
минеке тездән түбән, әни тегеп биргән
кесәсе дә бар. Хет көнбагыш тутыр, хет
чираттагы уенчык тимер-томырыңны
салып җибәр. Җитешсезлеге шул –
төймәсе берәү генә. Үзем абайлама-
ганда, изүе ачыла да, өлкәнрәк малай-
лар: "Чыпчыгың очып китә бит!" – дип
мәрәкәлиләр.
Бу җәй минем өчен истәлекле ва-
кыйгаларга бай булды. Мөнирә апа,
имтиханнарын тапшырып, тугызын-
чы сыйныфка күчте. Хәзер иң модный
баш киеме, кешелеккә генә киярсең,
дип миңа түбәтәй тегеп бирде. Зәңгәр
чүпрәк белән тышланган катыргы кор-
шау, түбәсе – шундый ук катыргы йол-
дыз. Тишекле-тишекле түбәтәйне төсле
җепләр белән нәкышлады, чук эшләп
такты…
Бәшир абый үзенең агрономнар кур-
сын тәмамлап кайтты.
Хәзер ул авылдагы иң белемле кеше:
кайсы берәүләр кебек көтү көтми, тузан
борхытып тракторда да йөрми. Аңа кол-
хоз ат беркетте. Кыр сумкасы тагып, ия-
рен салып, атына атланып, иртән чыгып
китә, кичен кайтып керә. Сумкасында
дәфтәр, каләмнәр, ниндидер кәгазьләр
генә.
Казбек этебезнең оясы тузган иде.
Форсат табып, аңа оя ясап куйды.
Эшләсә, эшли белә инде ул. Әкият өе
диярсең, тик ишеге бәләкәй генә дә,
тәрәзәләре юк.
Өлкәннәр өйдә булганда миңа
күңелле. Тик алар өйдә сирәк була-
лар. Әни утауга йөри, Мөнирә апа
әхирәтләре белән – чүмәлә салуга.
Менә шулай итеп, көндезләрен йорт-
ка күз-колак булу минем җилкәгә төшә.
Мин йокыдан уянганда әнидән башкала-
ры таралышкан була. Әни дә, мине ту-
ендыра да, төшкелеккә бер кружка сөт,
бер телем икмәк калдырып, утавына
чыгып китә.
Менә бүген дә, әнине озаткач, ишек
алдына йөгереп чыктым. Өр-яңа оя-
сында яткан Казбек, йөгереп килеп,
мине каршы алды, түшемә юеш боры-
нын төртеп, коерыгын болгый-болгый,
йортны арытабан да уяу саклаячагына
ышандырды.
Ишек алдында, таңгы ыгы-зыгы-
дан соң, тормыш бераз сүлпәнләнә
төшкән. Монда хәзер хуҗа – Кызыл
әтәч. Һәрхәлдә ул үзен шулай зурга куя.
Әнә бит кукраеп читәнгә менеп баскан
да "Кикриккү-ү-үк!" дип, бар дөньяны яңгырата. Мин –
Кызыл әтәчнең дошманы, ул мине үз биләмәләренә
кертми. Хәер, минем дә, тавыкларга иш булып, тизәктә
җем чукырга ниятем юк. Шуңа күрә сугышчан әтәчне
күрмәмешкә сабыштым, игътибарымны абзар кыегын-
да гүләшеп утырган пар күгәрченгә юнәлттем. Аларда
да озак тукталып тормый, карашым белән киң дөньяны
иңләп алдым. "Киң дөнья" ул минем өчен – бәрәңге
бакчасы, елга буендагы тирәкләр, каршы тау, яшел
чирәмдә үлән утлаган бозаулар, тау башында офыкта
җир белән барып тоташкан зәңгәр күк. Кечкенә чагым-
да мин офыкны җир чите икән дип уйлый идем. Хәзер
инде бу офык артында янә бер офык ачылганын, ан-
нары тагы да офыклар барлыгын беләм. Әти утынга
барганда, мине дә утыртып алып барган иде: Төрткеч
тавы, Төрткеч чокырын үтеп Иделбай урманына барып
кергәнче үз күзләрем белән карап бардым.
Әле каршы тауда адәм заты юк, уттай кызу эш ва-
кытында анда нишләп йөрсеннәр ди инде. Аста, кичү
буендагы тимерлектә генә минем өчен серле тормыш
кайный. Монысы инде Озын Марван абзый биләмәсе.
Аның "чаң" да "чаң" чүкеч суккан тавышы яңгырый.
Әсгатьнең әтисе Әхәт абзый, пар ат җигелгән печән
чапкычын тирәк күләгәсенә куйган да, чарда чажыл-
датып чалгы үткерли. Читтәрәк – кабинасыз трактор.
Мин аның "НАТИ" атлы икәнлеген беләм инде. Котдус
абзый "чыгымчылаган тимер атын" кыздыра алмый из-
алана. Өлкәннәр НАТИның теләр-теләмәс кенә тыркыл-
давын Котдус абзый һәм аның бичәсе Миңниса апаның
исемнәренә бәйләп мәрәкәлиләр. "Котдинең тракторы
ни дип кыза егетләр?" – "Кыза алмый изаланганда "К-о-
т-д-и-н-и-с-а-а-а", "К-о-т-д-и-н-и-с-а-а-а" дип уфтана,
аннары "Котдиниса!", "Котдиниса!", "Котдиниса!" дип
шатланып кызып китә. Әле Котдус абзыйның тракторы
нишләптер шатланырга теләми иде.
Урам ягыннан сызгырган тавыш ишетелде.
– Заһит, нишләп торасың анда? Кил бире!..
– Йә, нәрсә? Пожар чыктымы әллә?..
Әсгатьнең кулында өр-яңа рогатка иде.
– Менә күрәсеңме, Әхмәт абый эшләп бирде.
Көнләшүемнән шартлар чиккә җитсәм дә, хисемне
тышка чыгармадым.
– Харап икән… Бир әле, атып карыйм.
– Тәүдә мин атканны карап тор. Менә, билләһи дип
әйтәм, сезнең турыдан Карамнар турына җиткерәм.
Кырчын таш Карамнар турына җиттеме-юкмы – аны-
сын күреп булмады, әмма мин атканы таш каршыда-
гы Сәйдә түти өенең тимер башына зыңгылдап барып
бәрелде. Кортка өеннән йөгереп килеп чыкканчы, без
бакчадагы сирень куаклары арасына качтык. Чыкмады.
Күрәсең ул да әниләр белән бергә утауга киткәндер.
Күңелемне кырыбрак торганы шул: Әсгатьнең макта-
ныр нәрсәсе бар, минеке – юк. Уйладым, уйладым да:
– Безнең Казбекка Бәшир абый яңа оя ясады! – дип
мактанырга булдым.
– Һи, безнең этнең дә оясы бар.
– Безнеке яңа бит.
– Безнеке дә иске түгел…
Җиңелә баруымны сиземләп, яңа алым уйлап чыга-
рырга туры килде.
– Ә мин ул ояга кереп ята алам.
– Ничек?..
– Чын өйгә кергән кебек итеп…
– Булмый. Аның ишеге тар гына ич!..
– Була! Спор?
Сафа абыйдан отып алган "Спор!" сүзеннән соң
нияттән кире кайту мөмкин түгел иде. Казбекны оясын-
нан куып чыгарып, үземә аның урынын алырга туры кил-
де. Баш сыйса – гәүдә сыя. Бигрәк тә баш, минеке кебек,
олы булып, гәүдә, сыеграк булса. Олылар өйдә юк чак-
та мин бу тәҗрибәне эшләп караган идем инде. Кыены
– борылып, кысык оядан кире чыгу. Бишкә бөкләнергә
кирәк. Бөкләндем, чыктым… Әсгать моны булдыра ал-
мый!..
Гомумән, без өч иптәш тигезбез – беребез булдыра
алмаганны икенчебез булдыра – шуңа күрә тигез хоку-
клыбыз. Әсгать шәп йөгерә, Карам да, мин дә аны уза
алмыйбыз. Карам көчле, көрәштә гел генә ул өстен чыга.
Әтисе комбайныннан калган зур тимер тәгәрмәчне дә ул
гына күтәрә ала. Мин гәүдәгә аларның икесеннән дә сы-
еграк. Аның каравы, мин менгән агачка Әсгать тә, Карам
да менә алмый, куркалар, башлары әйләнә. Мин сыйган
тишеккә алар сыя алмый. Мин инде йөзә дә, хәтта чума
да беләм, ә алар Зариф буасының кызлар су керә тор-
ган читендә, сайда гына чыптырдый. Аннары, өлкәннәр
әйтмешли, минем "лепкә асты шөрепләре" шәбрәк кы-
бырдый, шуңа күрә теләсә нинди "этлек" тә тәү минем
башка килә.
Артык шапырынып та киттем, булса кирәк. Тик мин
бит бу уйларымны Әсгатькә белдермим. Бер яшькә кече
булсам да, үземне аңа тиң итеп тотар дәлилләр генә эз-
лим.
– Киттекме Карамнарга?
– Әйдә соң… Ишекне ябып, келәсенә берәр чыбык та-
бып кыстырыйм да…
Безнең күзләргә карап, сүзләргә колак салып торган
Казбекның да авызы ерыла башлаган иде дә, мин аңа
кырыс кына:
– Казбек, син кал, өйне сакла! – дигәч, йөзе
моңсуланды, ул теләр-теләмәс кенә оясына кереп ятты.
Карамның шөгыле җитди иде: әлеге тимер тәгәрмәчне
бастырып куеп, өстенә атланып утырган да, авызы белән
трактор үкергән, машина гүләгән тавышлар чыгарып
маташа, куллары белән бертуктаусыз руль боргалаган
хәрәкәт ясый. Көчәнә торгач, мескен, шыр тиргә баткан.
Бу күренеш безне әле планлаштырып та өлгермәгән
адымга этәрде.
– Карам, киттекме су керергә?..
– Киттек. Әйдә тиз генә. Ябир күреп калса, "Мин дә
балам", – дип, теңкәгә тияр.
Карамның дүрт яшьлек энесен ияртеп йөрергә безнең
дә теләгебез юк иде. Бәләкәй бит әле. Бәласеннән баш-
аяк, суга батып куяр.
Су керергә яратмый, әтисе эштән бушатмый дип,
Сәяхка әйтеп тормадык. Ул да безнең оч малае, әмма
әле безнең белән сирәгрәк аралаша. Аның каравы,
Мөнзилгә сугылырга булдык. Мөнзил белән күңелле, ул
әллә ниләр кылана, әллә күпме мәрәкәләр белә, ә суда
үзен балык кебек тота. Шуңа күрә дә бит аны тиңнәре
"Шүкә Мөнзил" дип атый. Кызганычка каршы, аның су
керергә барырга форсаты юк иде. Әнисе эшкә киткәндә,
атна-ун көн элек сугылган тиресне кабыргаларына ят-
кырып чыгарга кушып киткән. Тиресне ничек басканна-
рын, сукканнарын, җәй буена ничек киптергәннәрен без
инде беләбез. Әле бер кабыргасына яткырып чыгарга
кирәк, бераз вакыт үткәч – икенче кабыргасына. Аннары
– чалкан. Тагы да кибә биргәч – өчаякларга утыртырга,
йә булмаса мавзолей кебек итеп өеп чыгарга. Инде дә
кипкәч, эскерт итеп сарайга тутырырга. Тиресне яхшы
киптерә алсаң – кыш көне уңасың, киптерә алмасаң –
туңасың. Без моны беләбез, әмма бу әһәмиятле эшкә
безне кушарга өйдәгеләр батырчылык итми әле.
Мөнзил дә, әлеге эшне башларгамы-башламаскамы
дип, икеләнебрәк тора иде, ахрысы. Безне күргәч, ул
дәртләнеп китте.
– О-һо-һо, өмәчеләр, килеп тә җиттегезме? – Без
урамда тизәк тибеп йөргән малайлардан ничек капыл
гына өмәчеләргә әверелүебезне аңгарып өлгермәдек.
Мөнзил сүзен дәвам итте. – Менә хәзер без аны
күмәкләп… Өйләрегездә мондый эш башкарганыгыз,
мөгаен, юктыр да әле?
– Юу-у-ук! – дидек нишләптер хор белән.
– Эшләтеп үстермиләр шул сезне, егетләр. Ну, ничава,
Мөнзил абзагыз бар. Эшләвегез миңа булса, өйрәнүегез
– үзегезгә…
– Су керергә бармыйбызмыни, Мөнзил? Эссе бит!..
– Керәбез, Аллаһы боерса, егетләр, суын да керәбез.
Менә шушында беләсезме ничә кирпеч бар?
Карам белән Әсгать җилкәләрен генә җыерды, мин,
белдеклелегемне күрсәтергә теләп:
– Мең генә бардыр ул, – дидем.
– Молодец, Заһит, өстенә баса яздың. Тугыз йөз…
Өчегезгә бүлсәң, өчәр йөздән туры килә. Сезгә ни чүп тә
түгел ул. Мөнзилнең тиресне безгә бүлеп биреп, үзенә
ни өчен бер данә дә калдырмавы белән кызыксыныр-
га башыбыз җитмәде. Пычрак кулларыбыз белән тирле
маңгайларыбызны сөртә-сөртә, эшкә тотындык.
– Өченче көн генә кина килгән иде бит, шуны сөйлимме
сезгә егетләр?
– Сөйлә, Мөнзил, сөйлә!.. – дидек без тагы да бер-
тавыштан. Ара-тирә китереп колхоз идарәсе бинасында
күрсәткән киноларга әле безне кертмиләр.
– Ярар алайса, сез эшли торыгыз, мин сөйли торам.
Тик гафил булмагыз, урысча кинаны татарчага тәрҗемә
итеп сөйли белмим мин, урысча гына сөйлим.
– Урысча булса да сөйлә, ничек тә аңларбыз әле…
Мөнзил тамагын кырды, йөзенә җитди төс чыгарды:
– Вәт, слушайте, пацаны. Один Мостафа исемле ма-
лай яшәгәнски, ди.
– Мостафа урыс була димени? Үзебезнең татар малае
ич! – Карам белән Әсгать минем авызны яптылар.
– Йә, бүлдермәле!..
– Малае, чынлап та, татар. Менә Карамга охшап та
тора. Тик кинасы бит урысча… Вәт, мальчика звали
Мостафа. Мостафаның папасы да, мамасы да булма-
гански. – Мөнзил хикәятен бүлдереп безгә дәште. –
Аңлашыламы, егетләр?
– Аңлашыла, аңлашыла. Йә, дәвам ит инде!..
– Вәт. Мостафа бур булгански. Ул богатый адәмнәрнең
кесәләрен чистарткански. Однажды урамда бер бай
бичәнең арт ягыннан тун итәген кисеп алгански. Ул бур-
жуй бичәсе берни дә сизми торып калгански…
Бу искитәрлек хикәяттән безнең күзләр маңгайларга
менде.
– Чынлап кисеп алдымы?
– Чынлап теге түтәй берни дә сизми торып калдымы?
– Һи, егетләр, башыгыз яшь шул әле, бер кина да
күргәнегез юк. Мостафаның бурлыгы ул чүп кенә. Менә
"Багдадский вор" дигән кинаны карасагыз…
– Сөйлә әле, Мөнзил, "Багдадский вор"ны да.
– Юк, анысын икенче вакыт. Әнә, эшләп тә бетте-
гез бит, молодцы! Эш беткәч, уйнарга да ярый, диләр.
Хәзер – су керергә, егетләр!..
Куергазы районның иң зур елгасы исәпләнеп, аңа
исем биргән елга бездә башлана ул. Башланган
җирендә әле кечкенә, тавык атлап чыгар инеш кенә бу-
лып ага…Әмма колхозның яшелчә бакчасын сугарырга
тәгаенләнгән буа киң дә, тирән дә. Һәрхәлдә, ул безгә
шулай тоела. Җәй эссесендә авылның бар бала-чага-
сы шушында чыптырдый. Кичләрен өлкәнрәк агай-эне
дә монда төшеп су кереп чыгуны хилаф эшкә санамый.
Әле дә, без төшкәндә, буада, аның тирә-ягында тормыш
кайный иде. Берәүләр йөзә, йөзгәннәре чумганнарны
куа, икенчеләр, ярдан суга сикереп, ямь таба, үзләре
дә сикерәләр, кечерәкләрне төртеп тә төшерәләр.
Кайсыберләре, ләмгә буянып, Шүрәле кыяфәтенә
керәләр дә, кызларга һөҗүм итеп, аларны куркыталар.
Галәмәт! Күмәк авыздан чыккан чыр-чу буа өстенә эле-
неп торгандай тоела.
Күлмәк-ыштанын Мөнзил буа ярына килеп җиткәнче
үк чишеп өлгергән иде, аларны бер читкә атты да, яр-
дан сикереп чумып, кемнеңдер ботыннан тотып алды,
аны суга капландырды. Анысы, ачуы килеп, Мөнзилне
тотарга, арт сабагын укытырга чамалаган иде дә, "Шүкә
Мөнзил" тоттыра буламы соң! Су астыннан йөзеп, кар-
шы ярдагы камышлар арасына ук барып чыкты. Бездәй
ыбыр-чыбырны иш иткән өчен тиңдәшләре аны санга
сукмаганга сабышса да, буада ул барысы өчен дә –
абруй.
– Мөнзил чумды, малайлар!
– Кайда барып чыгар икән?
– Вәт озак чума! Җитмешкә хәтле санадым!..
– Шүкә ул – шүкә инде!..
Мөнзил хәтле Мөнзилнең дуслары булу белән горур-
ланып, без дә суга төшеп киттек. Өлкән малайлар мон-
да Әсгать белән Карамга бик бәйләнеп бармый. Әмма
мине күз уңыннан ычкындырмыйлар. Үсмерләре һаман
да әтинең алтыны белән кызыксына, бәлештәй авыз-
лары өстенә төк чыга башлаганнары: "Мөнирә апаңны
миңа бирәсеңме?" – дип интектерәләр. Бирде ди!.. Бо-
рын астында һаман маңкасы кибеп бетмәгән тыңкыш
Вәлигә бирә торган апам бар иде ди!
Туйганчы чыптырдап, тәннәребездән төтен чыга баш-
лаганчы кояшта кызынып, тагы чумып, тагы йөзеп су
керүебез байтакка сузылды. Су буеннан һаман кайтмас
идек әле – эчләребез эчкә ябышты, Уба тавы ягына
авыша башлаган кояш күзләребезгә әниләр пешергән
белен кебек күренә, башлагач кына таралыштык су бу-
еннан.
Әни кайтты, йортка ямь керде.
– Йә, улым, монда барысы да иминме? Өй тирәсенә
күз-колак булып тордыңмы?
– Тордым, әни, тордым…
– Су керергә дә барып килгәнсездер әле?
– Бардык, әни. Әсгать, Карам, Мөнзил белән.
– Ул Мөнзилегез сездән биш-алты яшькә олы бит
инде. Сезне тәмәке тартырга, сүгенергә өйрәтмиме?
– Ю-у-ук, әни. Мөнзил сүгенми дә, тәмәке дә тартмый.
– Ярар алай булса, улым, бар, елга аръягыннан бозау-
ны алып кайт. Тик… бозаулар күп бит анда, үзебезнекен
танырсыңмы соң?
– Таныйм, әни. Ул бит үзе мине әллә кайдан танып,
күзгә карап мөгрәп тора.
Бозау алып кайту инде минем өчен зур эш түгел
иде. Әти почтадан кайткач, эшнең зуррагын да кушты.
Гәзитләр, хатлар тутырылган сумкасын өйгә дә кер-
теп тормый, үзебезнең очныкыларын сайлап алды да,
чүпрәк капчыкка салып, таратып кайтырга җибәрде.
Сибгать картлар, Озын Марван абзыйлар, Хәлфә бабай-
лар, Габдрахман кодалар… Көтү кайтканчы ук йөгереп
үттем.
Бар урамны шау-гөр китереп, тәү сарык-кәҗә көтүе, ан-
нары сыер көтүе кайтты. Каршы таудан пар ат җигелгән
озын арбада печәнчеләр җырлашып килеп төште. Әни
сыер сауган, әти чабып алып кайткан печәнен урнаш-
тырган арада, җәйгелеккә ишек алдында чыгарылган
учак өсте казанында аш пешеп җитте, самавырда чәй
кайнады. Ул арада Бәшир абый белән Мөнирә апа да
эштән кайттылар.
Ашъяулыкны әни учактан ерак түгел җәйде. Монда,
йомшак кына каз үләне өстендә, табыны да ямьлерәк,
ашы да тәмлерәк иде. Бәшир абый миңа сүз кушты:
– Йә, солдат, көне буе ни эшләр кырдың?
Мөнирә апа аңа кушылды.
– Тавык көткәндер, эт сугаргандыр…
– Көлмәгез минем улымнан, – диде әти, елмаеп. – Ул
зур үсте инде. Өйгә күз-колак булып тора, бозау алып
кайтты, почта таратты. Молодец, икмәген эшләп ашый!..
Менә хәзер сез икегез дә урамга чыгып шылырсыз, ә без
Заһит улым белән атны җәйләүгә илтеп кайтабыз әле.
Мин бер башка күтәрелеп киткәндәй булдым.
Атлар җәйләвен бездә "Табыр" дип атыйлар. Әти
мине күтәреп ат сыртына утыртты, ялга ныграк тотынып
барырга кушты. Үзе атыбызны тезгененнән җитәкләп
алды. Мин атка утырып караганым бар иде инде, ләкин
җайдак рәвешендә ерак сәяхәткә беренче чыгуым иде.
Бәрәңгелек сукмагыннан елгага төштек, ат озак итеп
су эчте, елганы кичеп каршы тауга күтәрелдек, аннан
Төрткеч чокырына төштек, күпердән чыгып таллыклар
аръягына үткәч, табыр күренде. Көтүче куышы, аннан
ерак түгел үлән уртлап йөргән атлар өере. Әти, йөгәнен
салдырып, атны көтүгә кушты, ул арада безнең янга ки-
леп сәлам биргән ат караучы Зәки абый белән сөйләшеп
алды.
Кояш әле баеп өлгермәсә дә, көн байтак сүрелгән иде
инде. Әтинең көчле кулына тотынып ялан сукмагыннан
атлавы искиткеч рәхәт. Тауга күтәрелдек. Бәлки, моңа
чаклы авылны менә шулай тоташлае белән күрмәгән
дә булганмындыр. Бәлки, күрсәм дә аның матурлыгын
аңлап җитмәгәнмендер. Әле хәтта әти дә бер мизгелгә
туктап калды, алдыбызда уч төбендәгедәй ачылган ман-
зарага күз йөгерте.
– Менә шушы була инде безнең Эзәк авылы, улым, –
диде. – Сайлый белгәннәр бит яшәр урынны борынгы
бабайлар!..
– Кемнәр ул борынгы бабайлар, әти?
– Күгәш атлы, Ишмөхәммәт атлы бабайлар. Урыс пат-
шасы татарларны көчләп чукындыра башлагач, Татар
илендәге Кычытканлы елгасы буендагы үз җирләрен
калдырып, монда, Куергазы елгасы буена, килеп
төпләнгәннәр.
– Чукындыру нәрсә була ул, әти?
– Урыс диненә күчерү, улым. Без – мөселманнар. Без
Аллаһы Тәгаләгә, пәйгамбәребез Мөхәммәткә ышана-
быз, дога кылабыз. Урыслар "бог" дип, "Христос" дип
чукына.
Әтинең сүзләре акылыма бик үк барып җитмәсә дә, мин
авылыбызны тагы бер мәртәбә күз алдыннан үткәреп,
теге "Күгәш", "Ишмөхәммәт" атлы бабайларның урынны
бик тә дөрес сайлаганнарына ышандым. Әнә Муйлы чо-
кыры, әнә Курайлы чокыры. Ике төбәктән ике инеш агып
төшә дә Куергазы елгасын хасил итә. Елга башында –
тәүге йортлар, бирегә табан авыл киңәйгәннән-киңәя,
зурайганнан-зурая. Урта бер төштә – мәктәп, бу очтарак
быел төзелә башлаган клуб бинасы, әнә Әсгатьләрнең
өе, безнең өй, Карамнар өе. Мөнзилләрнең өе очтан
өченче. Авыл, тарая барып, Таймас юлына чыга. Урам-
нарда үскән өянкеләр ямь өстенә ямь өстиләр. Вазифа
урманы артына яртылаш чумып барган кояш аны соңгы
нурлары белән бизи. Авылыбыз зур, тоташ бер дөнья.
Әти, ике йөзләп йорт бар, ди. Мин әле йөзгә чаклы гына
саный беләм.
Әти абзар янында "шак" та "шак" итеп нидер эшләп
калды.
– Син инде кереп ят, улым, көне буе йончыгансыңдыр,
– диде.
Боерыкның бик үк катгый тавыш белән бирелмәве
күңелемә хуш килде. Ятты ди, ятмый ни!.. Әле бит урам-
да иң кызыгы башланып торган гына чагы. Әле без,
малайлар түгел, ир-ат, карт-коры да җылы түшәгенә
кереп чуммаган. Бишәр, алтышар җыелышып кап-
ка төпләрендәге бүрәнәләрдә гәп саталар, мәрәкә
сөйлиләр. Яннарына кунаклап, сүзләренә колак салсаң,
әллә ниләр ишетергә, әллә ниләр белергә мөмкин.
Ә уенга чыккан яшьләр… Безнең очтагы егетләр,
кызларның җыелу урыны – Сәйдә әби өе артындагы
өянке ышыгы. Монда Әсгатьнең Әхмәт абыйсы сарат-
скиен күтәреп чыга. Мөкәрәмә түтинең үсеп килгән ике
улы, Рузан белән Равил, патефон җайлыйлар. Җыйнак
тартма эчендәге тылсымлы җан иясенең коерыгын
боргалап, очлы борынын "пластинка" атлы тәлинкәгә
төртүләре була, ул җырлап та җибәрә. Гаҗәп!..
Бас әле, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен.
Патефоннан яңгыраган җырларны мин яттан беләм.
Бу җырны да… Тик җырчының ниндидер бер апага
"Өммегөлсем" дип дәшүе генә миңа кызык тоела. Безнең
урамдагы Хәйбрахман картның корткасын "Мөгөлсем"
дип кенә йөртәләр ич! Мин кызык өчен үзем артык сана-
ган "ө" авазын җырның башка сүзләренә дә өстим.
Бас әле, Өммегөлсем,
Идәннәре өбөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары өкүренсен.
Җырның икенче бер куплетыннан да хата эзләп ма-
ташкан булам.
Үзләренең коесы бар,
Безгә килеп су ала.
Чиләген тутрып ала да,
Көлә-көлә югала.
Ничек инде ул, коелары була торып, иренмичә безгә
килә? Аннары, безнең суны урлагач, нигә көлә? Оят ич!
Менә болайрак булса:
Чиләген тутрып ала да,
Оятыннан кызара.
Гомумән, патефон җырлары ошый миңа. Кыскаларын
гына түгел, "Кара урман", "Сарман", "Су буйлап" кебек
озыннарын да отып алам да, гел генә авызым эченнән
мөгрәп йөрим. Апа белән абый: "Безнең Заһит абзар ар-
тына чыкканда да җырлап чыга", – дип көләләр.
Әле менә күрше абыйлар патефонны җырлатып
җибәрүләре булды, күз ачып йомганчы өянке астында-
гы мәйдан кызлар егетләр белән тулды. Кызлары ты-
пыр-тыпыр бии, егетләре, мәрәкә такмаклар әйтә-әйтә,
аларга кушыла. Карам бүген уенга чыкмаган. Без Әсгать
белән, билгеле, биеп йөрмибез инде, читтәрәк, тәмәке
тарта-тарта хихылдашканнар өере тирәсендә чуала-
быз. Әсгатьне, эләктереп алып, борынын чеметтеләр,
минем колакны бордылар. Авырттырып түгел инде, кы-
зык өчен генә.
– Заһит, апаңны бирсәң, колагыңны бормыйм.
Мин түгәрәктә биегән Мөнирә апага, аның әхиләре
Гыйльминур, Фәйрүзә, Фидүсия, Шәһидә апаларга күз
ташладым.
– Хәзер! Тәтеде ди сиңа минем апа! Ул тугызынчы
сыйныфка күчте, ә син урамда ат тизәге тибәсең…
– Ах син шайтан! Кулак калдыгы!
Бу сөмсез кулыннан мине икенче егет тартып алды.
– Син Заһитны рәнҗетмә! Насыйр карт кызына
үрелергә башың яшь әле. Шулай бит, Заһит.
Яклаучы табылуына шатланып, мин аның сүзен кабат-
ладым.
– Башың яшь!
Төркемдә "ха-ха-ха" тавышлары яңгырады.
– Заһит, син җырлый беләсең бит?
– Беләм.
– Йә, берәр җыр җырлап күрсәт әле.
– Нәрсәне? "Өммегөлсем"неме?
– Юк, ул кызык түгел. Берәр төртмәлерәк такмак, "Ка-
рамалы түбәнендә"неме, "Камәр апа"нымы…
Мин кырт кистем.
– Аларны җырламыйм мин, оятсыз җырлар.
Узган ел тәртипсезрәк егетләр шул такмакларны кыз-
лар алдында җырлатып мине оятлы иткәннәр иде. Ә
Мөнирә апа, башка андый җырлар җырлама дип, авы-
зыма да нык кына чәпәгән иде.
– Менә сезгә бер җыр:
Сарык сазда, бозау күлдә,
Сыер агач башында.
Кыр казлары йөзеп йөри
Биек тауның башында.
– Молодец! Ач кесәңне, менә сиңа бер уч көнбагыш!
Ә егетләр-кызлар уены дәвам итә. Аларның, биеп
туеп, пар-пар булып таралышкан чакларын көтеп алыр-
га хәл җитми. Күзләремне тырный-тырный, өйгә кереп
урыныма чумам. Җәйнең ел кебек озын бер көне минем
өчен шуның белән тәмам була.
…Урра! Әти мине почтага алып бара! Кичтән үзе әйтеп
куйды.
– Алып бар да, алып бар дип, күптән теңкәгә тиясең.
Бүген иртәрәк ят, иртәгә Совхозга икәүләп барырбыз, –
диде.
Мораптал совхозы үзәге Свободаны бездә шулай "Со-
вхоз" дип кенә йөртәләр.
Әни бу эшкә каршы килеп маташты:
– Йончыр бит улыбыз көне буе эссе кояш астында.
Тегеләй-болай – утыз чакрым. Анда ике-өч сәгать кенә
буласың әле…
– Йончымас, – диде әти, гадәтенчә кискен итеп. –
Улың әнә егет булып бара, кичләрен кызлар янына уенга
йөри…
Икәүләп елмаештылар. Монысы мәсьәләнең минем
файдага хәл ителүен аңлата иде.
Икенче көн мин, чынлап та, таң белән тордым. Әтинең
атны алып кайтып җиккәнен, арбага чалгы урнаштырга-
нын, хатлар белән почта сумкасын, ике посылка тартма-
сын чыгарып салганын күзәтеп тордым. Икмәк, йомырка
салынган капчыкны әни кулыма тоттырды.
– Көне буе ач йөрмәгез, улым, әбиттә ашарсыз, – диде.
Кузгалдык. Атны юрттырмый гына авыл очына чык-
тык, Кошбүләк күперен кичтек. Елга буендагы әрәмәдә
кошлар чутылдаша, өянке ботагында кәккүк чакыра, юл
читендәге чирәмдә йөзәрләгән чикерткәләр сикерешә,
меңәрләгән бөҗәк кайнаша. "Без-з-з" дә "без-з-з" дип
атыбызга кигәвеннәр иярә.
Атыбыз тигез генә юрта. Яңа чабылган хуш исле
печән өстендә рәхәт. Хәтта кояш эссесе дә ул чаклы
җанга тими. Мин чалкан ятып алдым. Иксез-чиксез
күк йөзендә ак болытлар. Болытлармы, әллә болыт
кыяфәтенә кергән әкияти хайваннармы? Әнә, Уба урма-
ны артыннан бер килбәтсез дөя чыгып килә. Сулдарак,
авызын зур ачып, аны аждаһа сагалап тора. Баш очын-
да өч-дүрт куян әлеге тамашаны күзәтә, курыкмыйлар
да, качмыйлар да. Мин, менә шушы күренешне күзәтеп,
аңгармастан, йокыга талганмын. Ишек алдына килеп
кергәч кенә уянып киттем.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.