Чәчмә әсәр
17 Октября 2023, 07:17

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (5)

Бу хәлгә төшәр дип беркайчан да уйлаганы булмады аның. Үз баласы үз әтисен кыйнап, игелек күрермен, дип уйлады микәнни? Бүтән берәү күрмәсә дә, Аллаһ күрер дип уйламады микән? Эшләгән гөнаһлары өчен кайчан да булса җавап тотарын күз алдына китермәде микәнни?

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (5)Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (5)
Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (5)

Бер атна вакыт үткәч, Ильфат үзе килде Айгөлләргә.

– Теге алдады тәки! – диде керә-керешли, исәнләшүне бөтенләй онытып.

– Сине бер дә исәнләшергә өйрәтмәгәннәр, Ильфат абый! Ничек хәлләр? Хәлләрнең бик яшы түгеллеге йөзенә үк чыккан.

Эчә-эчә таушалып беткән йөзе ялтырй-йолтыр килгән чәй кургашына охшап тора иде.

– Әткәйгә дә эләкте әле шуның аркасында. Ышанасыңмы? 15 мең тоттырып чыгарган. Мин бит аны күрсәтергә генә алып кайттым. “Килен”, – дип, җаныма тия башлады бит. Чакмагошта таныштык та, алып кайттым. Ә ул 15 меңгә өстәп өр-яңа утюгымны да биреп чыгарган. Айгөл пырхылдап көлеп җибәрде.

– Ишкәнсез икән ишәк чумарын! – диде, көлүдән туктый алмыйча. – Син соң нәрсә карадың? Әйттем бит мин сиңа!

– Анысы анысы әле. Малае минем телефонымны да чәлдергән. Кайчан гына алган идем, – диде, алдануын яшермичә.

– Рәшит бабайга суктың мени?

– Әйе,  – диде Ильфат, Айгөлнең күзләренә карамый гына.

– Нигә син аңа тиясең? Болай да бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә бит, – Айгөл Рәшит бабасын кызганып куйды. Аңа бит инде икеләтә авыр: ниндидер хатын да алдап китсен, карап үстергән улы да кул күтәрсен. – Тагын бер тотынсаң, башың милициядән чыкмый. Ишеттеңме? – диде Айгөл, тавышын күтәреп.

– Үзләре гаепле. Мин өйләнгәндә, каршы төшмәсеннәр иде, – диде, яшь чагында өйләнүенә аяк чалганнарын исенә төшереп. – 5 мең дә түгел, 15 мең тоттырып чыгарган бит әллә кемгә! – Ильфат Айгөлне ишетми дә иде, ахыры, үз-үзе белән сөйләнүен белде. – Мин участковыйга да барган идем.

– Әткәйгә суктым дип мени?

– Нинди әткәй? Нык та сукмадым инде. Күзлеге генә чыгып очты, – диде Ильфат, моңа әһәмият тә бирми. Әйтерсең, сугу – ул бернинди дә җәзага тарттырылмый торган нәрсә. – Участковый сорый миннән: “Әткәңнән акчаны талап алганмы?” – “Үзе биргән, үз куллары белән, – димен. –Утюгны да үз кулы белән биргән,” – димен. “Ә телефон?” – димен. “Анысын да үзең тоттыргансың бит, – ди. – Урлап та алып китмәгәндер әле ул, – ди, – Кире куярга гына оныткандыр, – ди. – Мин монда мотивы преступления күрмим, ди. – Син алып кайткансың, әтәң күчтәнәчләр биреп, озатып җибәргән...”– ди. Үзе көлә. Айгөл тагын көлеп җибәрде.

– Сиңа кызык, әйме! Мин нишләргә тиеш?

– Ат кебек кешнәргә! – Айгөл көлүеннән һаман тынычлана алмый иде әле. – Нишләргә? Нишләргә? Бүтән өйләнмәскә! – Ильфат нидер әйтергә укталган иде дә, Айгөл көлүеннән туктый алмагач, кул селтәп кайтып китте.

Шул көннән башлап Рәшит бабайга көн бетте. “Әллә кемнәргә фәлән хәтле акча бушка биреп чыгарасың. Давай миңа да акча. Утыныңны кышкылыкка хәзерләдем, малларыңа печәнеңне хәзерләдем, бәрәңгеңне ташып куйдым”, – җае чыккан саен әтисенең колак итен ашады.

– Миңа бер капчык бәрәңге дә җитә. Мал сиңа кирәк. Миңа түгел. Мунчаны мин Айгөлләргә дә барып керәм. Сиңа бер пенсиялек акчамны кулыңа тоттырасы башым юк. Җаныма тисәң, киттем бардым булыр картлар йортына, – әллә каян башына килеп кергән җавап Рәшит бабайны канатландырып җибәрде.

– Сине кем тота, кит! – диде, битараф кына улы. – Мин ачка үлмәм, үз көнемне үзем күрергә көчемнән килә әле.

– Кулыңнан килгәч, яшә үзеңчә, карт әтәңне кыйнап ятма, – диде, Рәшит карт. – Әнә утыңа да үзең түләрсең, газыңа да. Егерме кат өйләнерсең дә, комачаулаучы кеше дә булмас.

Рәшитнең ипилек-тозлык кына акчасы калды. Башта Рәсим исемле егет бурычка акча сорап керде.

– Үтермә инде, Рәшит абый! Менә эш хакы күчкәч тә, кертеп бирәм.

Рәшит аның ипле егет икәнен белә иде. Акча биргәләгән чаклары да була иде. Тик бу юлысы кулындагы әз-мәз акчаны бүлешәсе килмәде.

– Бу айны акчам бетте бит әле. Икенче айны пенсия алгач бирермен, килерсең, – диде Рәшит, көлемсерәп.

– Соң, Рәшит абый, аңынчы үләм бит мин! – Рәсим елар дәрәҗәгә җитте.

– Юк, балакай, тотып селкесәң дә юк!

– Юктыр, юктыр, булса, бирер идең! – диде Рәсим дә, аның кем белән яшәгәнлеген исенә төшереп. Ильфат та кайтып керде.

– Тагын кешегә акча таратасыңмы? – дип, әтисенә табан килә башлады.

– Каян бирим, мин акча сугып ятам мени? – диде Рәшит, кесәләрен капшап. Гөнаһ шомлыгына каршы, кесәсендәге тимер акчалар, чишмә челтерәп аккан тавыш чыгарып, бер-берсенә бәрелешеп куйдылар.

– Акча юк та, акча юк, дисең. Ана кесәдәге акчаларың җырлый, – дип, әтисенең кесәсенә үрелде.

– Тотынма кесәгә, – диде Рәшит тыныч кына.

– Тәмәкегә бир. Тәмәке юк. – Ильфат күлмәк кесәсенә кулын тыкты.

– Юк сиңа бирердәй акчам! – Рәшит Ильфатның кулын алып ыргытмакчы булган иде, көче җитмәде, көчле куллар аны идәнгә атып бәрде. Ильфат тиз атлап өйдән чыгып китте. Рәшит ничек егылган булса, шул хәлендә бик озак ятты. Мичкә аркасы белән бәрелгән иде. Авыртуын сизмәде. Ә җаны әрнеде... сыкрады... Елый-елый көч-хәл белән идәннән торды. Бу хәлгә төшәр дип беркайчан да уйлаганы булмады аның. Үз баласы үз әтисен кыйнап, игелек күрермен, дип уйлады микәнни? Бүтән берәү күрмәсә дә, Аллаһ күрер дип уйламады микән? Эшләгән гөнаһлары өчен кайчан да булса җавап тотарын күз алдына китермәде микәнни? Кайларга гына барыр, кайларга гына башкайларын куяр икән? Кемгә кирәк соң ул бу дөньяда, үз баласына да кирәкмәгәч? Шул хәлендә мал абзарына кереп китте. Җеп карады. Монда кайда булсын инде җеп? Нәрсә эшләргә соң? Нәрсә эшләргә? Кая китәргә? Бармакларын бер сарык, ипи дип уйлаптыр инде, тешләп алгач, Рәшит авыр уйларыннан бераз арынып китте. “Менә шушы сарык та бит ана җанлы, бала җанлы. Нишләп соң кешеләр шул кадәрле каты бәгырьле була? Маллар кешеләргә караганда күпкә миһербанлырак бит”. – Бу сүзләрне Рәшит кычкырып әйтте. Гүя сарыклар аңлы сарык, аның хәленә кереп, юатыр кебек иде.

Рәшит авыл советының бусагасын атлап керде. Картның нинди хәлдә яшәве турында алар күптән хәбәрдар иде. Бабай үзе ничә тапкырлар мөрәҗәгать итте. Кыйналган-сугылган җирләрен күрсәтте, әмма эшне судка җиткерми, милициядән гаризаларны кире алды. Ни игелек, ни изгелек күрми яшәгән Рәшит бабайга авыл советы рәисе һәм ярдәмчесе кирәкле документларны җыйдылар да, картлар йортына урынлаштырып кайттылар. Ильфатның “бәхетле” көннәре башланды. Район үзәгеннән үзе кебек эчәргә яраткан хатын алып кайтты ул. Хатыны үзеннән 5 яшькә олы иде. Хатын әзме-күпме пенсия ала. Башта бикләнеп эчеп яттылар, гүя алар икәү генә аерым утрауда яши. Акча исе бетә башлагач, ихата тирәсендә анда-монда башлары күренгәләп китте. Акчалары тәмам беткәч, Ильфат, гариза язып, әтисен дә бер атнага алып кайтып, “кунак итеп” җибәрде. Картлар йортында яшәп, 12 мең пенсиясенең үзенә калган 3 меңен никах бүләге итеп улы белән килен кулына тоттырып китте. Тик хатынның үзе кебек балалары да бар икән, акча кирәккәч, эзләп табып, туган өенә тагын алып кайтып киттеләр. Ильфат өйдә бер үзе калды. Ара-тирә “дуслары” килгәләштерде. Алар буш килмәде, әлбиттә. Ильфатны сыйларлык кына булса да алып киләләр иде. Ризык та көн дә өстәлдә өелеп тормады. Ильфатның да эчендә ач бүреләре улады. Газга түләргә язу килде. “Вакытында түләмәсәгез, газыгызны өзеп китәбез!” – дип, зур куркыныч кара хәрефләр белән язылган кәгазь Ильфатның кулын пешерә иде. Ильфат әтисен яңадан картлар йортыннан алып кайтып кешечә яшәү планы белән яна башлады. Бәлки, эчүдән туктармын, яхшы гына хатынга тап булырмын дигән уй да башыннан чыкмады. “Әле генә кайтмыйм әле, әзрәк торам. Монда рәхәт”, – дигән җавапка, “Мин ачка үлиммени?” – диде Ильфат, мескенләнеп. “Үз көнемне үзем күрәм”, – дидең. – Яшә!” – диде Рәшит. “Әти, биреп тор инде ике мең акча, газны өздермәскә иде”. Кызганды улын Рәшит. Ни эшләптер кызганды. Аталык хисе өстенрәк булып чыктымы, югыйсә кыйналган-сугылган чаклары да әз булмады түгел, булды бит. Соңгы тапкыр хәтта асылынып үлергә дә җыенган иде. Сарыклары комачаулады. Рәшит улына ике меңен тоттырды. “Тагын янымда акча калмый инде. Бирми дә булмый. Кем белә, бәлки, кире кайтып та яшәргә туры килер. Ни дисәң дә, туган өй, туган нигез бит”. – дип уйланды Рәшит. Картлар йортында Рәшиткә бик тиз ияләнделәр. Бәләкәй буйлы, тальян күтәргән бабай ишектән күренүгә, картлар йортына җан кергәндәй булды. Сәбәпсез дә, сәбәп табып та, Рәшит урынлашачак бүлмә тирәсеннән кеше өзелмәде. Нидер көтәләр иде алар. Тальяны булгач, моңы да булырга тиештер бит. Күңелләре белән бу сихри моңның тизрәк аваз салуын көттеләр тальян моңына сусаган әбиләр һәм бабайлар. Ни гаҗәп, монда берсе дә андый уен коралы алып килмәгән икән. Тальян моңы! Күпләрне хыялый иткән, күпләрне саташтырган, күпләрнең менә-менә сүнәм, пыскып кына янам, дигән йөрәкләренә җан өрүче тальян моңы! Тарат көйләреңне, моңландыр ятим җаннарны, ә азак дәртле көйләргә күч! Әле тормыш дәвам итә, көчең җиткәнче, яшәргә дә яшәргә! Гомернең һәр мизгелен, хәтта секундына кадәр кадерен белеп яшәргә! Яшәргә, сүнгәнче яшәргә! Моңлы көй җылы һава төсле барлык бүлмәләргә таралды. Һәрберсенең күңеленә кереп, күз яшьләренә юлны ачып җибәрде. Әйдә аксын күз яшьләре! Алар бит моңнан яралган яшьләр! Бәлки, бу моңнан соң кемнәргәдер җиңел булып калыр, ә кемнәрдер яшәүгә үзенә көч табыр, ә кемдер көй-моң яратканга гына моң дәрьясында бик озакка калыр. Рәшит үзенең белгән көйләрен сузды да сузды. Ара-тирә үзен уратып алган картларга да күз салгалады. Күпләренең күзләрендә яшь һаман җемелди иде. Бу тальян моңы аларны үткәндә калган яшьлекләренә алып кайткандыр, мөгаен. Хәтерләре белән туган-үскән йортларына алып кергәндер. Балалар үстереп, аларның игелекләрен дә күрми, картлар йортына килеп эләгүләренә җаннары өзелгәндер. Тальян моңына кушылып, Рәшит тә үзе яраткан җырны сузып җибәрде.

Гомерләр үтте дә китте,

Аккан сулардай, шашып.

Теләсәң дә, хәзер булмый

Үткәннәремә кайтып.

Калдым инде япа-ялгыз,

Юк сөйгәнем янымда.

Көтәм, кайчан алыр, диеп,

Мине үзе янына.

– Бу җырны бер дә ишеткәнем юк. Әллә үзең уйлап язасыңмы, Рәшит бабай? – дип сорады шунда эшләүче яшь хатын.

– Әйе, – диде моңсу гына Рәшит. Картлар йортында яшәвенә дә ике ел тулып килә икән. Сагындыра бит туган як! Сагыну гынамы соң? Саташтыра! Искә алмаган бер сәгате дә булмагандыр. Урамдагы күршеләрен, бакчасын, ындырда үскән чүпләренә кадәр сагынды. Менә кайда икән туган якка мәхәббәт. Үз илең, җиреңнән аерылгач, Туган җиреңнең, торган җиреңнең кадерен белә башлыйсың икән! Түземлеге төкәнгәч, Рәшит тә бер тапкыр авылына кайтып килде. Телефоннан хәбәрләшү генә күңеленә кирәкле дәваны бирмәде шул. Айгөл белән еш кына сөйләшеп торсалар да, бик нык кайтасы килгән чаклары күп булды. Ильфат машина табып, әтисен килеп алды. Авылга кайткан чагында, Айгөлләргә дә сугылды. Бишенчегә тупылдап торган малай алып кайтты бит ул! Шул кадәрле дә шушы Айгөлнең төпчеге аңа якын булыр икән! Шул малайны сагынды. Әллә оныклар сөя алмаганга, бу бала әллә аның оныгын алыштырды микән? Җан тартмаса да, кан тарта, ди, бит. Димәк, туганлык җепләре 80 яшьлек карт белән 6 айлык баланы бер дә юкка якын итмәгәндер. Хәер, карчыгы күрмәсә дә, үзе бердәнбер оныгын күрә алды әле. Әлеге дә баягы Айгөл Интернет челтәренә Рәшитнең икенче улы – Ильфирнең фотосын куйды. Менә шул вакытта Ильфирнең кызы Лилия, әтисенең фотосын, исем-шәрифен күреп, Айгөл белән элемтәгә чыга. Бер атна дигәндә, Манзура белән Лилияне каршыларга тимер юл вокзалына баралар. Дулкынлану ике яктан да көчле була. Бер-берсен әллә каян ук танып алалар. Лилия нәнәсенең яшь чагы. Матур кыйгач кашлар, кап-кара чәч, шомырттай кара күзләр, тулы, күпереп торган иреннәр. Рәшит сокланып оныгына карады. Менә бит аңа да бәхет елмайды. Кемнәр уйлаган Рәшитнең дә шундый чибәр оныгы бар, дип. Гәүдәгә дә озын иде Лилия. Төз матур аякларын берсеннән дә яшермәде. Торуын алар Айгөлләрдә тордылар. Бер атна сизелми дә үтеп китте. Манзура җиләкләр җыярга ашыкты, чөнки җиләкнең иң пешкән вакыты иде. Рәшиткә дә, Айгөлләргә дә бик булышып, үзләре яшәгән Астрахань якларына кире кайтып киттеләр. Рәшит үзенең булган бөтен байлыгын – җыйган акчасын оныгына бирде. Кечкенә буйлы картәтисен кыз да бик яратып өлгергән иде. Картәтисенең юмартлыгы Лилиядә аңа карата ихтирам көчен арттырды гына. Шуларны уйлап, Рәшит авыр сулап куйды. “Нәрсә булса да була, кайтам, бүтән монда түзә алмыйм”, – дип, бөтенләйгә авылга кайту нияте белән Айгөлнең телефон номерын җыйды.

 

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас