Чәчмә әсәр
16 Октября 2023, 17:53

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (4)

Мәеткә карарга кушмыйлар, карасаң, баланың йөзе мәетнеке кебек була дигәнгә ышанып, аны җирләгәнче, бармаска булды.

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (4)Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (4)
Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (4)

Атна сизелми дә үтеп китте. Зөләйханы тагын мунча кертер вакыт җитте. Ильфат Айгөлләргә килде.

– Әнкәйне мунча кертешергә бар! – диде исерек тавыш белән.

– Башта исәнләшәләр, Ильфат абый! – дип җаваплый Айгөл, танавын ике бармагы белән тотып. –Тагын эчкәнсең бит! Кемне чакырдың тагын? Берүзем күтәреп барыйм мени?

– Икәү күтәрербез!

– Синең үзеңне күтәрергә кирәк. Аягыңда чак басып торасың. Ярар, барырмын, – диде.

Ильфат алпан-тилпән өенә кайтып китте. Зөләйханы мунчага көч-хәл белән илткәч, Айгөл юындырды да, киендереп, яңадан күтәреп алып кайтып киттеләр. Ильфат ныграк та исерә төшкән иде, юньләп күтәрә дә алмый, өстерәлеп кенә барды. Өйгә кайткач, Айгөл эченең авыртуына түзешә алмый, еларга тотынды. Иртәгә үк район больницасына барырга карар кылып, тынычландыргыч дару эчеп, йоклап китте. Айгөл бәби көтә иде. Шатлыгының иге-чиге булмады. Бу сабыен да исән-сау табырга язсын! Айгөл мунча кертешергә бүтән йөрмәде. Әмма вак-төяк эшләрендә ярдәм кулын һәрвакыт сузды. Төш авып килә иде. Күрше хатыны:

– Айгөл! Зөләйха әби үлде! Мунча керткәндә. Минем кулымда үлеп китте. Куркам, кулымда җан биргәч, миңа бернәрсә дә булмыймы?

– Юк инде, нишләп, савап кына була, юындыргансың бит син аны, – дип тынычландырырга тырышты Айгөл.

– Нигә тыныч кына утыра икән, дип, тыңлап карасак, бөтенләй тын алуы ишетелми. Котыбыз очты. Мин аның күзләрен йомдырдым, ачык иде, – диде һаман да куркуы бетмәгән Альбина куркынган йөз белән.

– Кайтып киткән икән, алай булгач. Ә Рәшит абый ничек соң? –дип сорады Айгөл, аның өчен көяләнеп.

– Елый инде, нишләсен. “Мине көтмәдең”,– дип әйтеп елый. Без Зөләйха әбине түгел, Рәшит абыйны кызганып еладык. Зөләйха әби үлде дә, котылды, ә менә Рәшит бабай нишләр? Аллаһ ярдәм бирсен үзенә, – Альбина күз яшьләрен яшермәде. Хәер салырга Айгөл бармады. Сабые өчен курыкты. Болай да эче авыртып-авыртып алган саен, коты оча иде. Мәеткә карарга кушмыйлар, карасаң, баланың йөзе мәетнеке кебек була дигәнгә ышанып, аны җирләгәнче, бармаска булды. Өчесен-җидесен хәзерләшергә барды. Әбисенең үлеменнән соң Рәшит тә боегып калды. Ул хәзер карчыгы яшәгән бүлмәгә күченде. Тәрәзә төбенә таяна да, үзенең яраткан радиосын тыңлый. Көнозын радиодагы тапшыруны алып баручы кызлар һәм егетләр бабайны матур җырлар белән “сыйладылар”. Төрле яңалыклар белән таныштырдылар. Тик радиодан аерылырга туры килә. Гел генә тәрәзә төбен дә саклап булмый бит. Сарыкларын да карарга кирәк, тавыкларын да ашатырга. Ә Ильфатта мал кайгысы юк. Әтисеннән акча дауларга гына белә.

– Инәң исән чакта аракыда йөздең, тәмәкене рәхәтләнеп тарттың. Хәзер бер минем бәләкәй генә пенсияне алай сузалмыйбыз инде. Утына да түләргә кирәк, газына да. Ач та торып булмый, малына да корма кирәк. Эшлә, давай, гел генә әтәй җилкәсе булмый. Эшләп тапкан кадерлерәк була, – дип, Рәшит, каты гына бәрелми, инде алтмышны куып барган улына аңлатырга тырышты. Айнык булса, дәшмәскә тырыша Ильфат. Исерек булса, бер сүзгә ун җавап кайтара. Бүген айнык иде, дәшми-тынмый гына тышка чыгып китте. Бер сәгать үттеме, юкмы, күзе-башы тонып, Ильфат та кайтып керде.

– Әткәй! Бер бир ярты. Хәзер утын кайтарабыз.

– Нинди утын тагын? Инәңнең кырыгы җитеп килә. Өстәл хәзерләргә кирәк. Сине өстәлгә мендереп утыртыйм мени? Әнә Ильфатның эчен ялагыз диимме? Ул булган акчаларыма аракы сатып алып эчте диимме? Анаңның җаны әрнер, кырыгымны да үткәрә дә алмадылар, дияр. Инде күпме акча бирдем. Һич туя белмисең, – диде Рәшит, җаны өзгәләнеп. Эх, Зөләйхасы хак булган! Ушына килгәндә әйтә иде бит: “Җанкайларыңны кыйма. Үлеп-фәлән китсәм, тот та картлар йортына кит. Җаның тынычлыкта үтәр. Мине генә имгәтүе җитмәгән, сине дә имгәк итеп калдыра күрмәсен. Ул мине бу хәтле кыйнамаган булса, һаман булса йөреп яткан булыр идем. Рәнҗи дә алмыйм бит. Үзем тапкан, үзем баккан балам. Нишләп соң алай булды ул?” Ильфат ай-ваена куймый, бер яртылык акчаны алып чыгып китте. Бу утынның бүген кайтмасы да көн кебек ачык иде... Нишләргә? Әллә “өйлән, килен рәхәте күрермен”, – дип җанына тияргәме? Ильфат, килен сүзен ишеткәч, авызлары ерылып китте. “Ярар, әткәй!” – диде. Рәшиткә ничектер җиңел булып калды. Карчыгының кырыгын да үткәреп җибәрделәр. Тормыш үз җае белән алга барды. Көннәрдән бер көнне Ильфатка ияреп бер балалы хатын да кайтты. “Киленне” әтәсе кырында калдырып, Ильфат Айгөлләргә китте. Һәрвакыттагыча, исәнләшергә дә онытып:

– Хатын алып кайттым, барып кара әле!

– Башта исәнләшәләр, Ильфат абый. Әйбер мени ул, барып карарга?

– Барып кара инде, бик яшь, ахырысы, – Ильфатның йөзе бик җитди иде.

– Каян таптың син аны? Җитмәсә яшь тә, дисең. Ярар, ярар, барырмын, –диде, һаман да җавап көтеп торган Ильфатка.

Хатын, чынлап та, бик яшь иде. Яшь аермасын исәпкә алганда, Ильфат аңардан егерме яшькә олырак иде. Яшь килен инде “үз кеше “булып алган, Рәшиткә “әткәй” дип эндәшүенә Айгөлнең исе-акылы китте. “Бик тиз килен булды бу. Берәр аферистка булып куймагае тагын”, – дип уйлады Айгөл. Шул арада йөгертеп чәен дә хәзерләде Динә. Исеме шулай икән. Теле-телгә йокмады “булачак” киленнең:

– Әткәйне ялгызын калдырып булмас инде. Монда күченеп килербез. Минем бит әле тагын ике балам өйдә калды. Мин уртанчысын гына күрсәтергә алып килдем. Авылыгызда мәктәп бармы? – дип сорады ул, борылып, Айгөлдән. – Ә – ә, бар икән! Минем бит кызым гел бишлегә генә укый. Шунда гына Айгөл Динәне бик якыннан күрде. Соры зур күзләр. Сөйләгәндә бер зур ачыла, көлгәндә бөтенләй кысылып бетә, аның урынына бер сызык кына кала. Ләкин күзләр артык “йөгерек”. Бу өйгә килеп кергәч тә, өйне күзләре белән айкамый калмагандыр. Җил кебек тиз йөри, куллар да йөгерек. Гәүдәгә таза гына булса да, хәрәкәтләре, яшь колынныкыдай, җитез. Һәм, иң мөһиме, кешене ничектер үз ягына аудара белә. Айгөл үз гомерендә андый кешеләрне күп күрде. Динәне дә “тиз” танып алды.

– Безнең мәктәп гел беренчеләрдән. Әллә күпме ярышларда катнашты кызым. Беренче урыннарны гына яулап алып кайта иде. Әткәй! Тагын чәй ясыйммы? – дип, һаман тәтелдәвен белде. Айгөл бу “киленне” бүтән тыңлый алмады. Саубуллашып кайтырга чыкты.

–Инде киттегез дә мени? Сөйләшеп тә утыра алмадык әзрәк. Ныклап таныша да алмадык, – диде, өтәләнеп, килен балакай.

Тышта икәү генә калгач, Айгөл түзмәде, Ильфатны әрләргә тотынды:

– Синең башың бармы, юкмы? Каян таптың моны? Күренеп тора бит кем икәнлеге. Беренчедән, ул яшь. Икенчедән, аңа синең кебек бабай кирәкми. Озат син моны яхшы чакта. Азак терсәгеңне тешләп утырырлык булма. Мин кайтып киттем. Бүтән миңа хатыннарыңны алып кайтып күрсәтмә. Акыллы хатын сиңа килә дип уйлыйсыңмы әллә, бу хәтле аракы чөмерүеңә?

 – Әткәй бит яратты бу “киленне”. Әткәй бит ачулана! – дип, беркатлылык белән җавап бирде Ильфат.

– Әткәй ачулана, имеш! Төп башыңа утыртып китсә, белерсез әле икегез дә, – Айгөлнең саруы кайный башлаган иде инде. Ул тизрәк өенә ашыкты. Икенче көнне эштән кайткач та, Айгөл Рәшитләргә китте. Рәшит үзе генә иде.

–Таралышып та беттегез мени? – дип сорады Айгөл, бер ноктага текәлеп утырган Рәшиттән.

– Беттек шул, – дип, җаваплады Рәшит. – Өйдә әзрәк эшләр бар, дип, килен дә кайтып китте. “Иртәгә килербез”,– диде. Әзрәк акча да бирдем әле. Бигрәк игелекле бала. – Айгөл сагаеп калды.

– Күпме бирдең инде? Нәрсә дип бирдең? – дип сорады, ачуы килә башлаган Айгөл.

– Күпме дип, әллә күпме түгел инде. Бигрәк интегеп яши икән бит. Берүзе өч баласын аякка бастырып килә. “Иремнән аерылдым. Бик эчә. Балаларга да булышмый”, – ди.

– Күпме бирдең акча? – Айгөлнең түземлеге төкәнде.

–15 мең. Әллә кая күп түгел инде.

– Инәкәйгенәм! Нигә беренче күргән кешеңә шул хәтле акча бирдең? Әй, Ходаем! Бер айлык пенсияңне биргәнсең бит. Артыгы белән , җитмәсә.

– Килә бит ул, килә! Киләм, диде, бит! – Рәшит һаман бирешергә табан түгел иде.

– Мин сорап торсам, әллә күпме сәбәбен табар идең бирмәскә. Әле бөтенләй белмәгән кешегә акча биреп чыгарырсыңмы? Ул бит әле 15 мең! Әй, Ходаем, шартлыйм гарьләнеп!

– Киләм, дигәч, килә инде! Олы кешене алдап китмәс. – Рәшит һаман бирешергә теләмәде. Әмма күңеле боекты, үзенең җанына урын тапмады. Нәрсә уйларга да белми, Тышка чыгып китте. “Килер әле, килер. Алдашмас. Алдашкан кешегә бер дә охшамаган”, – дип, үз-үзен юата-юата, маллары кырына кереп китте. Айгөлгә өр-яңа утюгны да Динәгә тыгып җибәрдем, дип әйтергә нигәдер теле әйләнмәде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас