

Очраклы туу белән котылгысыз үлем арасында төрле чирләр безнең ныклыгыбызны сыный. Яшәү инстинкты көчле булганнар Ходай ярдәме белән теләсә нинди чирне дә җиңеп чыга. Кайберәүләргә беркемнең дә, бернәрсәнең дә ярдәме тими, пүчтәк кенә чирдән дә җаннарын бирергә торалар.
Өченче яше белән барган энекәшем Өлфәт берничә ай гына ютәлләп йөрде дә китеп тә барды. Менә бит язмыш: туйганчы уйнап калырлык та гомер бирелмәгән. Җитмәсә мин дә, уйнарга чыгып киткәндә: “Ютәлләмә! Ютәлләсәң, минем арттан иярмә!” – дип ачуланып, берүзен өйдә калдырып, китә идем. Ютәлләп, елап кала иде, нарасый. Миһербансыз, каты бәгырьле булганмын, күрәсең. Хәзер жәлләвемнән ни файда?
Барыгызга да билгеле: чирләр өчен шартлар һәм сәбәпләр булуы кирәк. Һәр яз саен өебезнең түшәмен һәм стеналарын кырып юсак та, өйдә үрмәкүч тә, таракан да, кандала да, борча белән бет тә бар. Чебеннәр турында язып та тормыйм. Бер күзен ачып йоклаган песине ирештереп тычканнар йөгерешеп үтәләр. Төнлә мич артында сайраган чикерткә йокы бирми. Бәләкәй булгач базга төшкәнем юк, хәттә егылып та. Өлкәннәр әйтүе буенча анда да тереклек күп икән. Менә шулай, “өй тулы паразит, тышка чыксаң, аяк асты тулы хәшәрәт”, дигәндәй...
Безнең балачак, чабата модадан чыгып, сандали кия башлаган чорга туры килде. Авыл тулы бала-чага. Аларның барсына да ничек сандали җиткерәсең? Булганы да аякка таман түгел. Каптыргычын каптыру да кәнителле. Шуңа күрә кар эреп беткәннән башлап кар яуганга хәтле яланаяк йөрүне хуп күрә идек. Тәпиләрең дә чебиләмәгәч ничек чыныгып үсәсең? Табигать бай, куркынычлар күп. Буа буена олылардан башка барып булмый, су анасы су астына алып төшеп китәргә генә тора. Урман тулы шүрәле, зиратта зәхмәтләр, мунчада мунча пәриләре... Безнең иң курыкканыбыз Мрый иде. Ул караңгы төшкәч тышта йөргән балаларны тотып ашый икән. Шуңа күрә йокларга ятар алдыннан пес-пес итәсе килсә, мин ишекне ипләп кенә ачып, аяк очларына гына басып чыга идем дә алан-йолан каранып күтәрмәдән генә чаптырып, выжт, өйгә йөгереп кереп тә китә идем. Бүтәннәр дә минем кебек елгыр булганнардыр, безнең авылда бер бала да үзен Мрыйдан ашатмады. Хәзер ул Мрыйлар турында сөйләүче юк, ачтан үлеп беттеләр бугай.
Барысын да язып бетереп булмый, кыскасы, чирләр өчен бөтен шартлар да бар, күңелеңә охшаган чирне сайлап ал да, рәхәтләнеп чирлә генә.
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” әйтемен аңларлык яшьтә булмасам да, һәрвакыт хәрәкәттәмен. Хәтта йоклаганда да әйләнгәләп сәкедән егылып төшкәләдем. Җае чыкканда тагын мактанып алыйм әле. Мин тугач та йөгереп киткәнмен. Көчкә тотып алып, ат тышауы белән тышаулап, бәллүгә салып куйганнар. Бер ел тышаулы килеш бәллүдә яткач, йөгерүне онытып бетергәнмен. Йөрүне бүтәннәр кебек мүкәләүдән башлаганмын.
Ачлык елларында яшәмәсәм дә, күп төрле үләннәр ашап үстем. Миннән уздырып, тилебәрән орлыгын ашап караучылар да булгалады. Шактый чирләр мунчада тир белән агып чыгып, эсседә пешеп үләләр.
Кышкы салкыннарда өйдә безнең белән миннән күпкә яшьрәк дүрт-биш бәрән һәм бозау яшиләр. Әнкәй миңа: “Синең булачак бияләй-оекбашларың, пималарың йөгерәләр,” – дигәч, бәрәннәр артыннан йөгерү кызыгы бияләй, оекбаш, пималар белән куышу мәрәкәсенә әйләнә. Бозауның салкынга чыгасы килми. Бозавын имезергә сыерны өйгә кертәләр. Менә ишек яңакларына корсагы белән ышкылып, сыер килеп керә. Мунчадан чак кына зуррак өебездә миңа уйнарга урын калмый. Сәкедә бәрәннәрне кочаклап утырам да, сөт катыш селәгәен агызып тәмләп имгән бозаудан көнләшеп утырам. Әллә бозауга кушылырга микән? Юк! Сыерның холкы начар, хәтта зур йомышын да өйдә үтәп куя, оятсыз. Сөтен, каймаган, катыгын яраткач, монсына гына түзәбез инде.
Ярар, әйбәт! Юк, түгел шул! Энекәшне оҗмахка озатып күп тә үтмәде, җәй азакларында минем маңгай белән баш түбәсе арасының уртасында борчактан әз генә зуррак шеш калкып чыкмасынмы! Һәй, бетеп торамыни малай актыгының тәнендә сыдырылган, күгәргән, күпкән урыннар. Әмма шеш тешелеп эрен аккач һәм аның янәшәсендә тагын ике шеш төртеп чыккач, моның чир икәнлеге ачыкланды.
Сездә ничектер, безгә чирне аягөсте үткәрү, дәвалануда үзешмәкәрлек хас. Кемнән ишеткәннәрдер, иң башта мунчада да, өйдә дә башны ниндидер үлән суына тыгып торырга мәҗбүр иттеләр. Файдасы гына булмады.
Һәрбер бала кебек, сөйкемле генә җан иясе булганмындыр, күрәсең, картый: “Балага күз тигәндер, өшкертергә кирәк”, – ди. Ләкин кырык өйле авылыбызда бер генә өшкерүче дә, бер генә им-томчы да юк икән. Шундый томана халык яшәде микәнни авылда? Алай дисәң, зур гына кешеләр дә чыккан бездән. Хәтта берәүнең, түшәм такталарына ышкылып йөреп, башы пеләшләнеп беткән.
Күрше авыл духтырлары шарлатанга охшаганнар. Күпчелек чирләрне банка куеп дәвалыйлар. Тайняш авылында Ядкарь абыйның эч авыртуын да шулай дәваларга булган берәүсе. Банка табылмагач, балчык чүлмәк куйган корсагына һәм оныткан. Корсакны тулысынча эчкә суырып алган чүлмәкне ватып кына ала алганнар. Ядкарь абый чүлмәк формасындагы корсагын берничә көн сыйпап йөргәч эч авыртуы беткән. Һи-и-и, корсагыңны бер атна сыйпап йөрсәң, чүлмәк куймасаң да үтә ул эч авыртуы.
Безнең авылдагы ике хыйрургның берсе генә исән. Ләкин кендек әби Фәрхәнә кортканың кендек кисүдән башкага һәвәслеге юк. Ә менә бакый дөньяга күчкән сөннәтче әби Таракан кортка (чын исемен, кушаматының нәрсә аңлатуын белүче юк) күпкырлы асылташ булган. Авылдагы күпме малай үзләренең мөселман булулары белән шушы әбинең мөкиббән китеп башкарган фидакарь хезмәтенә бурычлылар! Әмма “ит изгелек, көт явызлык”, диләр бит. Шулай бервакыт әбекәебез, каникулны безнең авылда үткәрергә яраткан Ленинград ышпанасы Миратны сөннәтләгәч, шул ук пәке белән үзебезнең авыл хулиганы Әбехәтне артлы урындыкка бәйләп куеп, шытырдатып чәчен кырып ташлаган. Соңыннан тегеләр: “Таракан кортканың өенә ут төртәбез!” – дип, шактый вакыт авылны шомга салып торганнар.
Абзыйлар сөйлиләр: “Таракан кортка хәрәмме, артыкмы ит кисәген кисеп песигә ташлый иде дә ярага агач череге сибеп куя иде”, – дип.
Тукта! Нишләп бер сүздән икенче сүзгә күчтем соң әле мин? Ә-ә-ә, Таракан кортканың агач череге минем башка да килешмәс иде микән? (Кипкән кендек бавым картыйның сандыгында бүген дә саклана. Борынгылар белән тоташтырып торган Интернетым ул минем.)
Минем картый зиһенле, тәвәккәл кортка. Коръәнне дә көйләй укый белә. Менә ул Коръәннән ниндидер тылсымлы сүзләр укыды да: “Әфсен-төфсен, бетсен-китсен, тфү-тфүү...” – дип, башымдагы чиргә төкергәләп алды.
Бетмәде дә, китмәде дә... Картыйга ышанмый башладым. Ярамаган сүрәнең кирәкмәгән аятен укыгандыр әле шунда.
Колхоз үзәгендә медпункт булмагандыр, күрәсең. Мине беркая да алып бармадылар. Килеп караучы да булмады. Шулай да каяндыр шприц табып алып кайттылар. Бөтен нәрсәне уенчыкка яки коралга әйләндерергә өйрәнгән малайга шприц бик ярап куйды. Эренле су сиптереп дус малайлар белән дошманлашып беттем.
Ул арада чир минем башка хуҗа булып алды. Эренле кутырларның мәйданы киңәйгәннән киңәйде. Кычытуын исәпкә алмасаң, үзе миңа әллә ни уңайсызлыклар тудырмый. Аппетит әйбәт. Теремеклегемне дә югалтмадым. Барыбер әткәй, әнкәй һәм картый белән бергә чир турында мин дә уйланам. Заманына һәм яшемә күрә мин – укымышлы бала. Мәктәпкә барырга әле бер ел бар, ә мин инде үземнән наданрак өлкәннәргә район гәзитеннән хәбәрләр укыйм. Башым эчендә баш мие бар икәнен дә, күп белгән кешенең мие үскәнен дә беләм. Әллә мием бик зур үсеп, башыма сыймыйча, баш сөягендәге ярыклардан агып чыга микән? “Баш сөягендә ярык буламыни?” – диярсез. Әй, беркөнне урамда өреп торган эттән куркып, артка карап, җан-фәрманга чаба идем, дыңк электр баганасына. Баганага бернәрсә дә булмады бугай. Ә минем күзләрем бер-берсе белән чәкешеп, алардан йолдызлар сибелде. Баш сөягем дә шул вакыт чатнап ярылгандыр әле. Димәк, минем башта эрен түгел, ә агып чыккан баш мие. Танаудан акканы да баш миедер әле... Баш сөягендәге ярыклар бетәшкәнче мием үсмәсен дип, гәзит укуны ташладым, олыларга сораулар бирми башладым, уйнаганда да уйламаска тырышам...
Ул арада туганнар үзебезнең авылдан табиб таптылар. Ул әткәйнең икетуган абыйсы Әнгам абзый иде. Авылның гына түгел, тирә-якның атаклы мич чыгаручысы, фронтовик. Кырык беренче елгы салкыннарда, бик ялынып сорагач, маршал Жуковның самолетына морҗа чыгарган кеше. Төтен чыгарып очкан самолетлар шуннан башланган. Әнгам абзый сугышта төрле яраларны, мие агып торган тишек башларны күп күргән. Дәвасын да белергә тиеш. Бик хуп, бик мәслихәт! Әнгам абзыйның күзләренә, авызына һәм кулларына зур өмет белән карап торам, ә ул мылтык дарысын ниндидер майга бутады да башыма сылап куйды. Файдасы гына булмады. Әнгам абзыйга да ышанмый башладым.
Ә башның сәламәт өлешендә чәч үсә. Кызларга бетләсәләр дә чәч үстерергә ярый. Малайларга нигә үстерергә ярамыйдыр, аңламыйм. Тумыштан яратмыйм шул чәч алдыруны. Менә тагын башны апасный пәке астына куярга кирәк.
Тагын мактанмыйча булмый. Нинди генә көчле булмасын, мине тотып торырга бер генә кешенең көче җитми. Чәч алырга өч ике-туган җыелды: әткәй, Әнгам абзый һәм Вазыйх абзый. Вазыйх абзый, авылның бердәнбер фотографы: “Чәчеңне алдырсаң, кәртечкәгә төшерәм”, – дип, чәч алдырырга күндерде. Урындыкка утырган әткәй гәүдәмне бот арасына кыстырды, кулларымны нык итеп тотты. Әнгам абзый бер кулы белән башымны тотып “бисмилла” әйтте һәм пәкесе белән чәчемне сыдырып төшерә дә башлады .
“А-а-а, әнкә-ә-әй! А-а-а, карты-ы-ый!” Коткаручы юк. “А-а-а-а!” Куркытырсың Әнгам абзыйны акырып, жәлләтерсең елап. Ул бит Сталингард мәхшәрендә фашист снарядының кыйпылчыгы ярты янбашын өзеп алгач та, аңын югалтканчы “урра!” кычкырып, сугышып йөргән каһарман. “Ыһ” та итмәячәк, чәчеңне тиресе белән бергә тунап алачак. Вазыйх абзый, мине юатмакчы булыпмы, игътибарны үзенә юнәлтә. Тукайның “Таз” ын сөйли:
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай,
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Бик тирән башындагы каткан бүрек,
Бер дә салмый, булмый һич башын күреп...
“Тибеп очырам бит, Вазыйх абзый! Ирештереп торасың монда! Әткәй! Синең, йоклаганда булса да, башыңа шакун тартып, кәҗә маеңны чыгарачакмын! Ә синең, Әнгам абзый, бер күзеңне рогаткадан атып сукырайтам, ә икенчесен җәядән атып тишәм! Күрмисеңмени минем елаганны?!”
Болар үз эшләрен барыбер эшләделәр... Бу явызлар кулыннан ничектер исән котылдым. Соңыннан яшь аралаш булса да: “Авыртмады, авыртмады...” – дип, аларны үчекләп тә алдым әле. Вазыйх абзый: “Кәртечкәгә башың төзәлгәч, чибәрләнгәч төшерермен”, – дип алдады.
Башны чистарту да нәтиҗә бирмәде. Чир үзенекен итә. Әнкәйнең дә, әткәйнең дә тагын бер улларын югалтасылары килми. Юк, минем урынга тагын бер малай актыгы алып кайтырлар алар. Ну, аны бит мүкәйләп киткәнче бәллүдә генә күпме тирбәтергә кирәк. Ә мин инде үзаллы яшим диярлек. Җәйге айларда өйгә ашарга һәм йокларга гына кайтам.
Ниһаять, әти белән әни: “Баланы район больнисына алып барып күрсәтергә кирәк!” – дигән төпле фикергә килделәр. Җиктереп бер ат, киттек Чакмагышка туп-туры карап. Алмагачларда алмалары кызарып торган авыл аша үтәбез:
– Әткәй! Монда кемнәр яши?
– Урыслар.
– Кемнәр алар?
– Безнең кебек кешеләр. Түлке чучка ите ашыйлар, чит телдә сөйләшәләр.
Чакмагышта ике катлы йорт күргәч:
– Әткәй бу өйне ничек болай биек итеп төзегәннәр?
– Өйгәннәр дә өйгәннәр. Артыгын өеп ташлаганнар.
Җәзалаудан куркып карышсам да, кызыксыну һәм тереләсе килү теләге больниска алып керде. Врач минем башны карады һәм әткәйгә нәрсәдер сөйли башлады. Миңа сөйләмәгәч, врачның өстәлендәге ялтыравыкларга карап тик тордым. Кыскасы, мине дәваламадылар, дарулар бирмәделәр. Авылга врачның сөйләгән сүзләрен төяп кайтып киттек. Әткәй: “Ат интектереп йөрү генә калды”, – ди. Алай димә, әткәй! Чакмагышны әле күрмәгән булсам, комсомолга керергә баргач кына күрер идем бит мин. Ә атка бер көндә кырык чакрым юл үтүе, чынлап та, җиңел булмагандыр. Һай, ниләр генә күрми ир-егеткәй белән ат башы.
Әлеге дә баягы минем картый тынгысыз, эзләнүчән кортка. Аның Әхмәт авылындагы сеңлесе Чибәр тушкайның улы Кирамәт абый мал врачы икән. Кирамәт абый эшенең асылын: “Печәбез дә эчәбез, печәбез дә эчәбез”, – дигән шигъри юллар белән аңлата. Җыр итеп җырларлык сүзләр! Кирамәт абыйны яратсам да, үземне мал врачына ышанып тапшырырга торулары ошамады. Сарык бәрәннәре арасында үссәм дә, мин бит ике аякта йөрим, сөйләшә, укый беләм. “Соңгы өмет!” – дип, картый әткәйне Әхмәт авылына җибәрде. Кирамәт абый арба майлый торган солидолга охшаган (төсе генә ачык сары) май биреп җибәргән. Аны башка калын итеп үкәп куйдылар. Көзгедә үзем күргәч “аһ” иттем. “Беткәнмен икән”, – мин әйтәм. Башның черегән өлешен түбәтәй генә капларлык түгел. Баш мие чигәләрдән, колак тирәсеннән үк агып чыга башлаган. Башымны селкеткәләп карыйм. Җиңел селкенә. Яртылаш бушаган төсле. Мин, көр күңелле шыбытый малай, күңел төшенкелегенә бирелеп, боегып йөри башладым. Баш мием агып беткәч, үләрмен кебек. Энекәш янына оҗмахка китәргә туры килер инде. Юк, картый сөйләгән оҗмах рәхәтлекләре мине һич кенә дә кызыктырмый. Алар бик тиз туйдырыр шикелле. Ә монда көн дә бер маҗара, көн дә бер ачыш. Чирләгәнче күрше малае һәм күрше кызлары белән “Әти+әни” уенын үзләштерә башлаган идек. Бик мавыктыргыч уен булмакчы!..
Әмма тәкъдир язмыштан өстенрәк. Үлергә тек үлергә! Зират зәхмәтеннән курыксак да, койма ярыгыннан гына карап, сирень куаклары белән шомырт агачы арасыннан үземә кабер урыны сайлап куйдым.
Үземне күпсенгән фани дөнья белән хушлашып йөрим. Чү! Әллә минем мал булуым расланды; әллә картыйның Коръәннән укыган изге сүзләре тиешле урынга барып җитеп, аннан уңай җавап килде; әллә күпне күргән газиз башкаем уңышсыз тәҗрибәләрдән ялкы, үзе төзәлергә булды – белмәссең, май астындагы эренле яралар кибеп, кубып-кубып төшә башладылар. Бераздан башым чүллекләрдән торган глобуска охшап калды. Нинди чир белән чирләгәнемне һәм ни сәбәпле терелгәнемне белми калдым.
“Прическа ясарлык чәчем булмаса инде” – дип, юкка кайгырганмын. Бәрәннәр арасында үскән шалапайга йон үсми буламы соң. Ә менә ми җитмәгәнлеге гап-гади тормыш мәсьәләләрен чишкәндә сиздереп тора.
Гасырлар үтәр. Безнең исемнәр белән бергә исемсез чирләребез дә онытылыр. Кайбер чирләрне ерактан ук танып алып, ияләштермәскә өйрәнерләр. Кайбер чирләр белән дуслашып, тату гына озак еллар яшәрләр. Төрле анализлар белән барлык чирләребезне эзләп табарлар. Һәрберсенә исем бирерләр һәм дистәләгән дару тәкъдим итәрләр. ДНК анализына карап, кайчан нинди чирдән үләчәгебезне әйтеп бирерләр. Ләкин, көтмәгәндә, тавык, чучка, Интернет гриппы кебек куркыныч чирләр килеп чыгып торырлар һәм без, көтелмәгәнчә, уңышлы гына үлеп торырбыз. Аллаһу әкбәр! Ничек инде Ходайга рәхмәт әйтмисең? Яшәп кара син бер дә үлмичә, үзеңнән күпкә акыллырак роботлар, терминаторлар, андроидлар, чит планеталардан килгән чукчалар арасында үзеңнең наданлыгыңны, булдыксызлыгыңны тоеп.
Ә теге вакытта, зират коймасы ярыгыннан карап, кабер урыны сайлаганда, Ходай Тәгалә мине күреп алгандыр да: “Бу малай кызык кына күренә. Берәр төрле хикмәт чыгар моңардан. Яшәсен әле бу бала” – дип, туганчы ук маңгаема язылган гомер озынлыгыма тагын бер сан өстәп куйгандыр кебек.
Үлемгә туп-туры атлап барган чакларым булды. Мине каршы алырга чыккан Әҗәл, маңгайга язылганны укып: “Вакытың җитмәгән әле”, – дип, борып җибәреп торды.
Их, белсәң икән Ходайның синнән нинди хикмәт көткәнен! Һәм нинди җырымны җырламыйча китәм мин?
Фото: https://ru.freepik.com/