Чәчмә әсәр
15 Октября 2023, 17:48

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (3)

Чүмече кулыннан ычкынып китте дә, бүрәнә белән кызу мич арасына килеп төште. Кул белән генә үрелеп алмалы түгел иде, әзрәк кысылыбрак алырга туры килә инде, дип уйлап бетмәде, башы әйләнеп, ике арага егылып та китте. Кызу тимер мич янбашын өтеп тә алды. Башта авыртуын да сизмәде, пешкән ит исләре чыккач, ачыргаланып кычкырырга тотынды.

Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (3)Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (3)
Рәмилә АБДУЛЛИНА. Ата рәнҗеше (3)

“Кәкрене кабер төзәтер”, диләр. Зөләйха белән Рәшит тә Ильфаттан өметләрен өзделәр. Өйдә ул буран булып котырса, урамда аңардан да яхшы кеше юк иде. Кемгә печән хәзерләшергә, кемгә салам кайтарышырга, кемгә – утын кисү, яру, өй бурасын күтәрешү, мунча бураларын өергә өмәгә бару – берсен дә калдырмый. Билгеле инде, күпләре эш хакы итеп аракы белән генә “бәхилләтәләр”. Өйдә нинди җил-давыл чыкканын әллә белмиләр, әллә, белеп, кул селтиләр. Үзе дә беркемгә дә белгертми. Син күр дә, мин күр. Ильфат, молодец! Тик күршеләре генә Ильфатның кайтып котырганлыгына шаһит, чөнки кычкырышкан-акырышкан, сүгенгән тавышлар ихатада яңгырап тора. Андый көннәрне Зөләйха үлеп терелә. Күкрәк сөте имезеп үстергән баласы ничек аңа кул күтәрә ала? Күгәргән җирләрен аю мае гына бетерә алмый шул. Бала – бәгырь ите, диләр. Рәнҗемәскә тырыша ул аңа.. Тик йөрәген нидер тырный, нидер кимерә. Эчке тавышы: “Күпме шулай чыдап була? Милициягә илтеп бир! Әзрәк сезнең кадерне белер”, – дип сөрәнли. Түзә Зөләйха. Айнык көннәренә кадәр түзә. Менә айнык көннәре дә җитте. Иншаллаһ! Озаккарак эчми торса ярар иде. Тагын Зөләйханың йөрәгенә ял юк. Кайчан тагын эчеп кайтыр икән? Нинди генә тавышлар чыгарыр икән? Улы мактап-мактап әнисенең пешергән ашларын ашый, ә әнисе бу вакытта үзен кызган табада басып торгандай хис итә. Кайчан тагын бу тынычлык туктар? Кайчан? –Рәшит! Кая? Салып бир. Бераз калган иде. Түзәрлегем калмады. Рәнҗеп тә булмый бит үзенә. Бала дибез, бала дибез. Ә ул... безне кабергә тыкмый, туктамас инде, – Зөләйха күз яшьләрен сөртеп алды, Ильфаты тагын эчеп кайтып тавышлангач. Башындагы ак яулыгын туздырып, яхшылап бәйләде. Күңеле дә нидер сизенә. Нәрсәдер булыр кебек. Бүген мунча көне. Шимбә көнне Рәшит иртән иртүк мунча якты. Мунча озак кыза, озак сүрелә. Каен миллеген яхшылап парлап, кайнар олы алюмин савытка салып куйды. Өстенә тагын кайнар су койды. Хатынының юньле-рәтле хәле дә юк. Соңгы арада биреште. Ильфат та бераз басылды. Айныграк йөрергә тырыша. Тик андый көннәре сирәгрәк була, әмма, котырса да, сукмый. Зөләйха үзе генә мунчага китте. Рәшит тә хәзер килеп җитәр. Өс киемнәрен салып, мунчаны кызулатыр өчен ташлар өстенә пар салырга уйлады. Чүмече кулыннан ычкынып китте дә, бүрәнә белән кызу мич арасына килеп төште. Кул белән генә үрелеп алмалы түгел иде, әзрәк кысылыбрак алырга туры килә инде, дип уйлап бетмәде, башы әйләнеп, ике арага егылып та китте. Кызу тимер мич янбашын өтеп тә алды. Башта авыртуын да сизмәде, пешкән ит исләре чыккач, ачыргаланып кычкырырга тотынды: “Рәшит! Рәшит! Үләм! Коткар!”. Якында гына булган Рәшит яшен тизлегендә мунчага атылып керде. Карчыгын, ничек җитте, шулай аралыктан тартып алды да, өстенә сап-салкын су сипте. Зөләйха аңын югалтты. Ильфат, бәхеткә каршы, зчмәгән иде. Әнисен күтәреп өйгә кертеп салды. Кемгәдер чыгып йөгерде. Тиз арада машина табып, район больницасына илтеп салдылар. Зөләйха бик каты пешкән иде. Аның сызлануларын, әрнешүләрен Ходай үзе генә белгәндер. Моңа тагын бер бәла өстәлде: Зөләйханың аяклары йөрмәс булды. Бераз арулангач, дарулары белән бергә Зөләйханы өенә кайтардылар. Рәшиткә өчләтә эш өстәлде. Хатынын да карарга кирәк, ашаргасын да хәзерләргә кирәк, яланга көтүгә йөрмәгән сарыкларын да йөртеп кайтырга кирәк. Рәшиткә ул сарыклар өйрәнде. Ул кая барса, эт баласы кебек, артыннан да ияреп йөрделәр. Кайчагында, башларын иеп, билгесез тарафка да китеп югалдылар. Күрше авылга җитә язган вакытлары да булды. Әмма ләкин бу Рәшит сарыклары икәнлеген бөтен тирә-як белә иде, чөнки ап-ак куе йоннары елкылдап торган сарыклар бер аңарда гына иде. Үзләре зурлар һәм симезләр. Күп кеше кызышты аларга, ләкин сатып алучы да, сатучы да булмады. Өйдә генә торган чакларында бакчадан гына чүп утап ашата иде. Чүпне көлтә итеп бәйли дә, аркасына салып, сарыклары алдына китереп сала. Әле җәй ае булгач, бәрәңге дә утыйсы бар. Ильфат та: “Бакчаның яртысын утадым, яртысы синеке”, – ди. “Оятың булса, шул сүзне әтәй кешегә әйтмәс идең”, – ди Рәшит, ах та ух килеп сарыкларын куып алып кайткач. “Мин генә утарга тиеш мени, синең дә өлешең бар”, – дип, һаман ныкыша Ильфат. “Мин бөтенләй бот кына күтәреп ятарга тиеш, алайга китсә. Ничә ел безнең җилкәне кимерәсең? Юньле эшләгән эшең юк. Беркайда да озак эшли алмыйсың. Тәмәкене даулап аласың, аракыны кыйнап аласың. Инәңне шушы көнгә син төшердең, оятсыз!” – Рәшит тәмам кызган иде. Арыды, ләбаса. Ничек шушы сүзне маңка малай әйтә, диген! Тәмам гарык булды. Бераз сүрелгәндәй булгач, Зөләйхасы кырына кереп китте.

– Әй, карчык! Карчык! – диде керә керешли, – теге актык ризыгы булгыры нәрсәкәй миңа бәрәңге утарга куша. Җаның түзәрме, юкмы шуңа? Ничек теле әйләнә, диген? Ничек хәлең? – карчыгы эргәсенә килде. – Түз инде, түз! Хәзер Айгөл килә, астыңны алыштырырбыз. Берүземнең көчем җитмәгәнне беләсең бит инде! Түз бераз, түз, карчык! Әнә килә дә, бугай! Мә әле, тиз генә бер йотым эчеп җибәр! Эчеңә җылы керер. Бөтенләй сөйләшми дә башладың алайса. Зөләйха пешкәнән соң, аяктан язу гына түгел, акылдан да язды, бугай. Төн белән көн буталды. Көндез күбрәк йоклады, ә төннәрен, сызлануга чыдаша алмый, йә елап, йә сыкрап, йә җырлап чыкты. Рәшитнең “шылт” иткән тавышка да сикереп торулары гадәти хәлгә әйләнде. Зөләйханың яралары бик әкертенләп төзәлде. Төзәлдеме икән соң әле ул? Чиләнеп торган сыман, һаман шул килеш тора кебек тоелды. Атна саен аны артлы урындыкка утыртып, мунчага илттеләр. Башта көч-хәл белән Айгөл белән Ильфат күтәреп илтсәләр, икенче тапкырга Ильфат исерек булса, кеше эзләп җаннары чыга иде. Кайчандыр ут бөрчәсе булган Зөләйханың шулай кечерәеп, көчсезләнеп калуына Айгөлнең дә җаны әрни. Айгөлне ул элек ни эшләптер яратмый иде. Өнәп бетмәдеме, бүтән берәр сәбәп булгандырмы, әмма мунча керткәндә әкрен генә тавыш белән, бик аңгарылмаса да: “Аркамны ныграк ышкы”, – дигәнен аңлап калды. “Рәхмәт!” – сүзен юындырып беткәч, ишетте. Күзләре яшьле иде. Зөләйханың әле бер якка, әле икенче якка әйләндереп, олылар кия торган памперс кидереп куйдылар. Олы хаҗәтен дә үтәгәч, ешрак та алыштырырга туры килә иде шул картлар өнәмәгән нәрсәне.

– Менә үзеңне тәтәй ясап куйдылар, – ди, көлеп, Рәшит, балага эндәшкәндәй. – Хәзер санасаң да була. Бүлмә эченнән санаган тавыш ишетелә. Сүзләре аңлашылмаса да, Рәшит аңлый, төзәтеп куя: “Туксан! 500! 1002! Һаман йокламадың мени әле?!” Зөләйха эндәшмәсә, янына барып карый, тын аламы, юкмы. Күкрәге күтәрелеп, кире төшсә, исән! Бүген яши әле! Куркып яши Рәшит. Иңне-иңгә терәп, ничә ел бергә гомер кичергәннәр. Бергә йорт тергезеп кергәннәр. Бергә игелек күрсәтмәгән балаларын үстергәннәр. Зөләйхасы да китеп барса, ялгызы нишләр ул? Яшәсен иде бит әле, яшисен иде бераз! Шунда бүлмәдә тавышы гына чыгып ятса да, бер иптәш булыр иде. – Йә, хәлең хәзер ничек? Менә тагын салып бирәм, әйдә, эч! Сызлануларың басылып китәр. Бераздан Зөләйханың җырлаганы ишетелде. Эченә генә түгел, теленә дә җылы йөгерде, күрәсең! Кара, ничек җырлый! Сүзләре дә аңлашыла. Моңлы да бит тавышы да! Эх, гомер! Нигә алга чабасың? Туктап торсана бераз! Көзләрем килеп җитсә дә, Күңелемдә һаман яз! Рәшит, тынычланып, тышка чыгып китте.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас