Чәчмә әсәр
14 Октября 2023, 06:10

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)

Әлеге көндә менә шулай өйдә мин ялгыз баламын. Төпчек булып тугач, нишлисең. Әти почтасын таратырга чыгып китте, әни дә, ниндидер йомышын табып, Мөкәрәмә күршесенең хәлен белеп чыгуны фарыз санады...

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)

Көн
Безнең гаилә башка бер гаиләгә дә охшамаган. Карам-
нарда бер әти, бер әни. Әсгатьләрнең ишле гаиләсендә
дә бер әти, бер әни. Мөнзил әнисе белән генә яши, әтисе
сугышта ятып калган. Ә бездә – бер әти, ике әни: Фариза
– өлкән әни, Мәрзия – кече әни. Өлкән әнинең балалары
инде үсеп, таралышып беткәннәр: Яппар абзый Свобо-
дада, совхозның главбухы булып эшли, диләр (атамасы
колакка бик ятышып бетмәгән нинди эштер ул – мин әле
белмим), Гаффар абзый сугышта үлеп калган, Мансур
абзый Бабайда күмер чыгара, Хәбирә апа Ырынбурда
кияүдә, Әдһәм абзый авылда яши, өске урамда. Эшен-
һөнәрен белеп бетермим, читауат, диләр, ахрысы. Су-
гыштан яраланып кайткач, укытучы Мәрьямгә өйләнгән
булган. Былтыр җиңги үлеп китте дә, Фариза әби (Без
өлкән әнине шулай атыйбыз, ә өлкән әнинең балалары
безнең әнине "түти" диләр. Анысы дөрестер дә инде –
бер кешенең ике әнисе булмый ич!) "Уртак өебезгә сый-
маганнан түгел, Әдһәм азып-тузып китмәсен, күз-колак
булып торыйм", – дип, вакытлыча аның йортына күчкән.
Бу хәбәрне әнинең кайсыдыр ахирәтенә сөйләгәнен үз
колакларым белән тыңлап тордым.
Кече әнидән дөньяга килгән балалар да инде тара-
лышып бетеп бара: Разия апа Шәбагыш дигән авылда
кияүдә. Рәхилә апага үткән көз генә туй ясадык. Нинди-
дер "Магнит" атлы шәһәрдән тимер ябыштыру остасы
булып кайткан Зөфәр җизни, миңа пәке калдырып, апа-
ны Бабайга алып китте. Бәшир абый Талбазыда агро-
номлыкка укып йөри, җәен бетереп кайта инде. Мөнирә
апа, авылда җиде сыйныф тәмамлап, укырга күрше Тай-
маска китте, атнасына бер генә кайта.
Әлеге көндә менә шулай өйдә мин ялгыз баламын.
Төпчек булып тугач, нишлисең. Әти почтасын тара-
тырга чыгып китте, әни дә, ниндидер йомышын табып,
Мөкәрәмә күршесенең хәлен белеп чыгуны фарыз сана-
ды. Әти өйдә булса: "Оза-а-ак күрешми тордыгыз бит!"
– дип көләр иде инде. Ялгыз булсам да, моңаеп, зары-
гып утыра торган түгелмен мин. Үземне уратып алган
дөньяның сәерлегенә, кызыклыгына, күптөрлелегенә
гаҗәпләнеп, һәр вакыйганың, һәр нәрсәнең серенә
төшенергә омтылам. Җансыз нәрсәләр минем өчен
җанлыга әйләнә, җанлылар… Кешеләре, ярый, кеше
инде, һәрберсенең үз төсе, үз сыны, үз холкы, үз хәбәре.
Ә ат белән сыеры, сарык белән кәҗәсе, әтәч белән та-
выклары – аларның да бит үз телләре, үз уйлары.
Күземә күренми торган дөньяда да җан ияләренең
яшәвенә ышанам: мич артында – Өй иясе, чоланда-
гы караңгы кәҗәнкәдә – Кикри-мара, абзарда – Абзар
иясе, мунчада – җеннәр, пәриләр. Өй иясе – игелекле
зат. Берәр кирәк кенә уенчыгымны югалтсам, мин тәүдә,
шуны урлаган Пәригә мөрәҗәгать итәм: "Пәри, тап, тап,
тап! Тапмасаң, бер балаңны суеп ашыйм!" Кайчагында,
янавымнан куркып, алдыма китереп сала. Кайчагында
киреләнә, ул вакытта ярдәмгә Өй иясе килә, югалткан
нәрсәмне читкәрәк, күренеп кенә торган урынга куеп
китә.
Кәҗәнкәдә яшәгән Кикри-мара дөньяга мине куркы-
тыр өчен генә яралган, күрәсең. Бик киреләнеп киткән
чагымда, әни мине "Менә, әтиең генә кайтсын!.." белән
тынычландыра алмаса, әнә шул Кикри-марасы белән
куркыта. Ул нишләптер минем күз алдыма майга кат-
кан бишмәтле Кәҗә Марат сынында килә. Мин аңардан
куркам. Кәҗәнкәдә нинди генә кызыклы нәрсә юк, ләкин
куркуым кызыксынуымны җиңә алмый, мин анда ялгы-
зым керергә шикләнәм.
Абзар иясе мал-туарыбызны бәлалардан саклый.
Кышның бик тә чатлама суык көннәренә туры килгәч,
әти белән әни, яңа туган бозавыбыз туңып куймасын
дип, алмаш-тилмәш абзар юлын таптыйлар икән. Шу-
лай, һаман көтеп ала алмый, төнен икесе дә каты йо-
кыга талган. Таң алдыннан кемнеңдер тәрәзәдән: "На-
сыйр бабай! Мәрзия әби! Бозавыгыз туңа бит, нишләп
чыгып алмыйсыз?!" – дип кычкырган тавышына уянып
киткәннәр. Тавышы хатын-кызныкымы, баланыкымы –
әче, ди. Йөгереп чыксалар, чынлап та, сыер яңа аягы-
на баскан бозавын ялап тора, ди. Әти, кем кисәтте икән
дип, өй тирәли йөреп, тәрәзә төпләрен карап чыккан.
Бер эз дә юк, ди. Бу маҗараны әнинең Мәгъсүмә түтигә
сөйләгәнен дә мин үз колакларым белән ишеткән идем.
Бер генә нәрсәгә аптырадым: шул Абзар иясе бит инде
төннәрен атыбызның ялын матур итеп үргәләп куя, ә
әти, ышанмыйча, тәрәзә төбендә эзләр эзләп йөргән.
Абзар иясе, карда эз калдырырга, кәҗә тәкәсе түгел ич.
Ә җен-пәриләргә килсәк инде, аларның батырлыгы
мал өркетеп, кеше куркытып йөрүдән узмый. Әнә бит
әле Кәрешкәдә дә… Миңа Зөфәр җизнинең энесе Мөнир
кода өйрәткән такмактагы кылыклары (аны өлкәннәр еш
кына миннән сорап җырлатсалар да, үзләре шуңардан
ямь табып ихахайлап көлешсәләр дә) бер калыпка да
сыймый.
– Ни хәл, карчык? – Ничава.
– Әйдә, әби, мунчага.
Мунча ишеген ачкан идек,
Ике пәри кул чаба.
Болары – күзгә күренмәгән затлар. Алар тереләр,
алар янәшәбездә яшиләр. Шулай булгач, өйдә мин
берүзем буламмы?.. Ә суык? Ул җанлымы, җансызмы?
Җансыз булса, тәрәзәгә анау хәтле матур сурәтләрне
ничек төшерә ул? Карашымны ишек алдына караган
тәрәзәдәге бизәкләргә юнәлттем: зифа каеннар, ялбыр
имәннәр, биек усаклар, төпләрендә йөз төрле чәчкә,
мең төрле үлән…
Урта бүлмәдә Фариза әбинең киң агач караваты тора,
монда бер генә тәрәзә. Аның каравы, түр якта биш
тәрәзә, барысындагы рәсемнәрне дә барлый башласаң,
тоташ көн җитмәс, чагыштырыр урманнар калмас.
Монда күңелне җәлеп итәр нәрсәләр күп. Шулар ара-
сында иң-иң гаҗәбе – урам як стенада эленеп торган
зур сәгать, гади сәгать кенә түгел, сәгатьләр патша-
сы! Өебезнең яме, бәлки әле, җаныдыр да. Бизәкләп
эшләнгән зур тартма, өстендә бер биек, ике тәбәнәгрәк
манара, ачылмалы пыяла тәрәзә эчендә кояштай
балкыган зур түгәрәк – монысы сәгать үзе, ары-бире
тирбәлеп торган кечерәк түгәрәге – аның теле. Вакыт-
ны күрсәткән билгеләре, мин танып белгән гади саннар
түгел, рим саннары; челтәрләп чүкелгән, озын угы ми-
нутларны, кыскасы сәгатьләрне саный. Тик иң кызыгы
шунда: вакыт белү өчен, түр якка чыгып, лампага ут
алып торасы юк. Бар өйгә ишеттерерлек итеп (өйгә генә
микән әле?) вакытны ул үзе әйтә. Тәүдә ул, Сафа абый
кебек, калын итеп тамак кыра, аннары кабаланмый гына
"даң-ң-ң, даң-ң-ң, даң-ң-ң!" итеп санап китә. Әле дә бит,
хет бер генә тапкыр булса да ялгышмасмы икән дип,
бармакларымны бөгә-бөгә санап тордым. Төп-төгәл ике
кулның бармаклары да, уң аягымның бер бармагы!
Түр якның истәлекле тагы да бер нәрсәсе – түшәмгә
тиярдәй булып кукраеп утырган шкаф. Өске пыялалы
өлеше – затлы савыт-саба куяр урын. Затлы дип, бул-
ганы булгандыр да, бәлки, күптән юкка чыккандыр инде.
Ләкин байлыкның калдыгы да әле күпләр күзен кызык-
тырырлык: елкылдап утырган кызыл чәчәкле ак чәйнек,
шундый ук сигез пар чынаяк. Әле бар авыл кителәсе
кителгән, чатныйсы чатнаган, калай белән коршалган
табак-савыттан ашый-эчә. Безнең көндәлек тотынганна-
рыбыз да шулардан әллә ни ары китмәгән. Бар авыл-
дагы бердәнбер чәй сервизын (аның шулай аталуын
әле беркем дә белми) әни зур табыннарда гына чыгара.
Әгәр инде берәрсе: "Мәрзия түти, кызымнан посылка
алдым, әбиләр җыеп авыз иттерәм. Төшкелеккә безгә
кер. Зинһар, теге чынаякларыңны да алып кер", – дисә,
каршы килә алмый. Ап-ак тастымалга төреп кенә, бик
саклап, бик кадерләп йөртә ул аларны. Әти әнидән:
"Шул чынаякларың булмаса, сине ашка-чәйгә дәшүче
дә булмас иде", – дип көлә.
Шкафның аскы каплаулы өлеше китаплар белән
тулы. Күбесе – әтинең искечә язмалы китаплары. Бу
китапларның сурәтләре юк, шулай да мин аларны ак-
тарырга яратам. Мөнирә апаның кайсыбер чигүләренә
тартымрак хәрефләрен бармагымны йөртеп барлыйм.
Менә шушы миңа аңлаешсыз хәрефләрне атый да
бит инде әти "чын үзебезчә язу" дип. Вакыты булганда,
сирәкләп алып укып та утыра. Фариза әбинең дә укып
утырганын күзәтеп торганым бар. Мине иң кызыктыр-
ганнары – кулдан язылган китаплар. Аларны кайчан-
дыр, кемнәрдер бик тигез, бик матур итеп язганнар,
төпләгәннәр, калын күн белән тышлаганнар, тышының
почмакларын җиз калай белән ныгытканнар. Китаплар
арасында мин таныган хәрефләр белән басылганна-
ры да юк түгел, алары абыйлар белән апаларныкы-
дыр инде: юкарагы, кәгазь тышлысы – Габдулла Тукай
шигырьләре, катырга тышлы калынраклары – "Безнең
заман герое" белән "Багров оныгының балалык елла-
ры".
Әни һаман да кайтмады әле. Мин почмакка чыктым,
хәрәкәтләремне күзәтеп, күземә карап "бә-ә-ә", "мә-
ә-ә" дип тавыш биргәләп торган бәрәннәрне чыгар-
дым. Бозауны да чыгарыр идем, ул да тилмереп карап
тора бит, гәүдәсе килбәтсез зур, дулап чаба башласа,
өйнең җиһазларын ватып-җимереп бетәр. Ә бәрәннәр,
тар читлектән иркен дөньяга чыгу белән, ыргыйлар да
сикерәләр. Мине үзләренең тиңе итеп уйный беләләр:
артларыннан куам – алар кача, өч бүлмәне бер итеп,
мин качам – алар мине куа. Күңелле!
Уенның иң кызган гына чагында әни кайтып кермәсә,
ыгы-зыгы күпмегә чаклы дәвам итәр иде икән әле. Ул:
– Ах сез, наяннар! Бар өйне пыр туздыргансыз бит!
– дип, безне җиңелчә шелтәләп алды да дусларымны
яшәр урыннарына аткарды. – Әнә, яз җиткәч, чирәмдә
рәхәтләнеп ыргырсыз, сикерерсез.
Ә мин сәке астыннан бер тартма уенчыкларымны тар-
тып чыгардым: җептән бушаган кәтүкләр – тракторлар,
машиналар; шырпы каплары – арбалар; сугым малының
бәкәл сөякләре – атлар, сыерлар. Малларны ау-аулап
көтүгә чыгарам, алып кайтып абзарга ябам. Печән, са-
лам ташыйм… Тик бу уен мине, чын уенчыклар булма-
гач, тиз туйдырды. Хәер, төшке аш вакыты да җиткән
иде инде.
Әни сәкегә ашъяулыгын җәйде, самавырын куйды.
– Атаң берәрсенә эләккәндер. Бушап бетмәгән сум-
касын күтәреп аргы очтан кайтып йөрмәс. Әйдә, улым,
аулакта икәүләп кенә… Менә мичкә тәгәрәткән бәрәңге,
менә катык. Каймагы, мае түләүләргә китеп торса да,
Сталин бабаңа рәхмәт, Аллага шөкер, катыгы әле
үзебезгә.
Әни йомшак күңелле минем. Баягы шелтәсеннән
күңелдә бер болыт кисәге дә калмады. Әти усал, ул
чеметтеребрәк тә әрли, нык ачуланса, чөйдә эленеп
торган каешны кулына алудан да тартынмый. Каеш-
лар икәү: таррагы, гадирәге – солдатныкы, анысы миңа
тәгаенләнгәне; киңе, ике рәт тишекле, җиз перәшкәлесе
– офицер каешы. Анысы абыйлар өлешедер дип уй-
лыйм. Аларга каеш тәти микән, юк микән – аерып кына
әйтә алмыйм. Зурлар бит инде, өйләнешеп үзләре әти
кешеләр булып беткәннәр. Өйләнүлеккә Бәшир абый
гына өйләнмәгән, ул көзен армиягә китәргә җыена.
Әлеге тар каеш минем йомшак төшемне "сыйпаганы"
бар. Тәүге кар яуган көндә берсеннән дә рөхсәт ал-
мый урамга чыккан идем, өшеп кердем. "Салкын тиде-
реп авырып ятсаң, шайтан малай…" – дип, әти өч-дүрт
мәртәбә сыдырып алды. Авырттырып сукмады сугулык-
ка, әмма гарьләндем. Тукта, әллә әти кайтканчы сорап
караргамы?
– Әни, тышта көн ничек?
– Бүген җиле юк, аяз, әмма чеметә-ә-ә. Челлә бит.
– Әни-и-и! – Тавышыма ялвару хисе өстәдем. – Урам-
га чыгып керим әле… Азга гына булса да…
– Ай, улым, суык тидереп куймагаең? Әтиең белеп
калса!..
Әниемнең күңеле йомшый башлаганын сиздем, аңа
тагы да чак-чак басым ясасам, ботка пешәчәк.
– Ә дигәнче чыгып керәм, әни-и-и!
Әни көлеп җибәрде: "Тигәнәк кебек ябыштың бит,
билләһи!" – дип, мине киендерә башлады. Әле ми-
нем кышкы киемнәрем дә юк. Башыма абыйларның
берсеннән калган зур бүрек, колакларын бәйләгәч, ул
минем күзләремне генә калдырып, бөтен битемне ка-
плады. Өскә Мөнирә апаның иске бишмәте, ул идәнгә
терәлеп тора, тик, әлеге каеш белән буып куйгач,
төшеп калырлык түгел. Аякка әнинең өйдә киеп йөри тор-
ган кыска киез итеге. Бияләйләр кирәкми, бишмәтемнең
җиңе болай да тезгә җитеп тора.
– Улым, урамга чыкма, ишек алдында гына йөр.
Ә тышта ни, кыш дип тормый, суык дип тормый, кояш
күңелле елмая. Бер кер дә кунып өлгермәгән таза кар
өстендә, күз явын алып, мең-мең энҗеләр ялтырый.
"Энҗе" атлы асылташны күргәнем юк күрүлеккә, әмма
күптән түгел отып алган җырым сүзләреннән аның ничек
ялтыравын күз алдыма китерәм.


Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә, чылтырый.
Каш астында ике күзе,
Энҗе кебек ялтырый.


Гомумән, моның кебек җырларны күп беләм мин.
Урынлымы, урынсызмы, әлегедәй, кычкырып җырлап та
җибәрәм. Күңелле ич!
Таш келәтне, абзарларны түбәсеннән кар баскан,
теләсәң, өсләренә мен дә чана шу. Ишекләренә әти,
карны көри-көри, тишек ясап кергән. Абзар ишеген
ачарга, кире яба алмам дип, батырчылыгым җитмәде,
эчендәге тормышка колак кына салдым. Бүген
җигелмәгән атыбыз ара-тирә пошкыра, авыр сулый-су-
лый, сыер көйшәнә, сарык-кәҗәләрнең тыпырдап ары-
бире йөренүе ишетелә, өрлектә йокымсырап утырган
әтәчебез, җәй көнендәгедәй "кик-рик-кү-ү-үк!" дип сөрән
салмый, "кор-р-р" дип тавыш кына биргәләп куя. Нәрсә
корырга кушадыр тавыкларына, белмим, ләкин тавы-
клары җавапсыз калмый: "кыт" да, "кыт" диләр.
Йомышларын йомышлап кайдандыр кайтып кергән
Казбек атлы этебез мине, ялбыр коерыгын бол-
гап, күкрәгемә борынын төртеп сәламләде. Мин дә
кесәмдәге икмәк катысын күккә чөйдем, Казбекның аны
җиргә төшереп тормый "һап" итеп йотып җибәрүе миңа
гел генә кызык тоела.
Икәүләп йортның алгы ягына чыктык. Монда да тор-
мыш сүнмәгән: ат тизәге өеме өстендә пар күгәрчен сый-
лана, арырак бер өер чыпчык табынның бушаганын көтә.
Каршы бакчадагы миләш куагында өч-дүрт кызылтүш
коелмый берәм-сәрәм калган туң җимешләрне чукыш-
тыра, киртә баганасында саескан шыкырдый. Аның
шыкырдавы инде, әнинең юравы буенча, хәбәр килүгә.
Атна саен ялга кайтып йөргән Мөнирә апа язмас, хат-
ны язса, ерак Талбазысыннан Бәшир абый язар. Бар
тавышларга да ныклап колак салмагач, ишетми дә то-
рам икән: Сания әбиләр ихатасындагы тирәктә тукран
"тыкыр-р-р", "тыкыр-р-р" килә.


Тук-тук тукран,
Тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш бар икән,
Шуны көтеп утырам.


Мин, урамга ук чыкмасам да, кышкылыкка ачык кал-
дырылган капка читенә килдем. Менә, атын юрттырып,
Әсгатьнең әтисе Әхәт абзый үтеп китте. Кабалангач,
мине абайламады да, булса кирәк. Ә чүпрәк букчасын
күтәреп, мәктәптән кайтып килгән Мөнзил, инде икен-
че сыйныфта укып йөрүенә карамастан, сәлам биреп
кенә үтеп китмәде, туктап сөйләшергә дә форсат тап-
ты. Ул бездән биш-алты яшькә өлкән, әмма мине дә,
Әсгатьне дә, Карамны да үзенә тиң күрә. Авылыбызның
бер очындарак яшибез ич. Безгә "егетләр" дип дәшә, без
дә аңа "абый" дип ваклашып тормыйбыз, авыз тутырып,
"Мөнзил" дибез.
– Сәлам, Заһит дус!
– Сәлам…
– Нәрсә, чыпчык көтәргә чыктыңмы?
– Әй, син дә… Чыпчыкны көтмиләр дә инде.
– Алайса, саф һава суларга чыккансыңдыр?
– Әйе-е-е.
– Сула-сула, саф һава егет кеше өчен файдалы ул.
Менә укырга кергәч, – Мөнзил кулындагы капчыгы-
на ишарә ясады, – тынчу мәктәптә утырып, бик сулый
алмассың әле. Надаел инде.
Ел ярым эчендә ул мәктәп Мөнзилгә ничек шул ти-
клем "надаел" икәнлеге турында уйлап торып калган
идем, үрге очтан төшеп килүче зур гәүдәле ир күренде.
Монысы инде Озын Марван. Төшкелеккә ашарга кайт-
кан да, кире тимерлегенә төшеп китеп бара. Мин аны ят
күрәм, күзгә-күз очрашмас өчен болдыр ягынарак чиген-
дем. Ул арада әни дә килеп чыкты.
– Улым, кер инде. Хәтсез генә йөрдең, өшегәнсеңдер
дә…
– Юк, өшемәдем, әни.
– Өшемәсәң дә кер, озакламый атаң кайтыр…
Буш сумкасын тотып, чынлап та, озакламый әти кай-
тып керде. Әни белән авыл яңалыкларын сөйләшеп ал-
дылар. Бу чакта мин, сәкегә сузылып ятып, сурәт төшерү
белән мәшгуль идем. Берәр әһәмиятле яңалыкны ишет-
ми калмыйм дип, тегеләрнең сөйләшкәненә дә колак
салгалыйм. Дәфтәр ачык, төсле каләмнәремнең алтысы
да кабыннан бушатылган. Бу каләмнәр – минем куаны-
чым, юанычым, горурлыгым. Андыйлар мәктәптә укып
йөргән балаларның да байтагында юк әле. Миңа Бәшир
абый алып кайтып бирде. Рәсемне дә мин күбрәк гади
каләм белән төшерәм. Буяу каләмнәрен кулга аерым
очракларда гына алам. Ә бүген – шундый очрак. Күптән
уйлап йөргән бер планымны тормышка ашыру вакыты
җиткәнен сиземләп, эшкә тотындым. Өйдә сакланган
калын бер журнал тышының эчке ягында Сталин бабай
сурәте төшерелгән. Бик тә күңелемә ошады: ул ягым-
лы елмайган нурлы йөзе, ул акыллы күзләре, ул, Шәкүр
бабайныкы кебек, зур, матур мыегы, ул алтын погонлы
кителе, ул түшендәге йолдызы!..
Минем моңа чаклы төшергән сурәтләрем Сталин ба-
бай рәсеме янында чүпкә дә тормый. Менә хәзер эш-
лим тек эшлим инде!.. Күзгә иң тәү чалынганы – аның
әнә шул мыегы. Тәүдә кара каләм белән зур итеп мыек
эшләдем, дәфтәр битенең яртысын алды да куйды.
Көрән каләм белән түп-түгәрәк итеп күзләрен, кызыл
белән – озын борынын, зур авызын. Шушыларны кара
каләм белән ураткан идем – Сталин бабайның йөзе
килде дә чыкты. Мыегы түгәрәк эченә сыймады да ул
– барыбер матур! Күзләрне кысынкырап та карасаң…
Яшел белән – кителен, сары белән – погоннарын, оны-
тылып кала язган икән – шулай ук сары белән колакла-
рын төшердем. Кара каләм алып чәчен тырпайткалап
куйдым.
Әти, ниһаять, миңа игътибарын юнәлткәндә, мин ял-
гыш дүрт кенә тармаклы итеп төшергән йолдызга би-
шенче тармак өстәп маташа идем.
– Тырышып-тырышып, телеңне чыгарып, ни
төшерәсең, улым?
– Сталин бабайны! – дидем, йөземә чыккан горурлык
хисен яшерә алмый. Менә хәзер әти башымнан сыйпар,
аркамнан сөяр: "Һай, минем улым молодец!" – дияр.
Тик…Әтиемнең бер секундта йөзе бозылды, бозыл-
ды гына түгел, агарып китте, күзләре усалланды. Ул то-
ташлае белән дәфтәремне йолкып алды да, вак кына
кисәкләргә ерткаларга тотынды, аларны учына йомар-
лап янып яткан учакка аткарды.
– Син нәрсә, шайтан малай!.. Барыбызны да Себергә
сөрүләрен телисеңме?!. Ярамый! Сталинны төшерергә
ярамый! Бу бит патшадан көлү була, аңгыра! Сурәтең
берәр хәерсезенең күзенә чалынып, хәбәрне ГПУга
җиткерсә… Мине күрә алмаганнар болай да күп!
Ахрысы, сүзенең көче генә җитәрлек булмавын ча-
малап, әти чөйдән каешны алды. Сталин бабайны
төшерергә ярамаганлыкны аңыма каеш белән дә
сеңдереп куюны фарыз санады.
Гаебем искиткеч зур икәнлеген аңлап, кычкырып
еламадым, мышкылдый-мышкылдый әлеге ястык-
мендәрләр артына чумдым. Әле генә үземнең Сталин
репрессиясенә таруымны аңларга, репрессия корбаны
булуым белән горурланырга акылым җитми иде әле.
Әти миңа мышкылдап озак ятарга бирмәде. Килеп,
сәкедә урын алды, мине алдына утыртты.
– Вәлит атлы бабаң бар иде авылда. Безнең
Галиәкбәровлар токымыннан. Фаизә, Хәерниса
түтиләрең килеп йөриләр бит әле безгә – шуларның
әтисе. Теле әче иде мәрхүмнең. Болай гына әче булса
– бер хәл, такмак чыгара иде бит. Аны бар авыл, бар
тирә як эләктереп ала да, җырлап йөри иде. Әле дә
җырлаштыралар.


Сездә айның ничәсе?
Бездә кадер кичәсе.
Эшләмичә труддин ала
Бригадир бичәсе.


– Әти, мин дә такмак беләм:


Ала карга, кара карга
Молотилка башында.
Ике ярма, бер бәрәңге
Ывтаруйлар ашында.


– Әйе, улым, анысы да, колхозның первый бригады
белән второй бригады ярышкан чакта, Вәлит бабаң чы-
гарган такмак.
Безнең бу кызыклы әңгәмәгә әни дә кушылмый кала
алмады:


Рвачка кәтерпилләр бирмәгез!
Рвачка кәтерпилләр бирмәгез!
Аның трудалары юк,
Аның белән йөрмәгез.


Мин әле "второй", "бригада", "трудодень", "рвач",
"кәтерпил"ләрнең мәгънәләрен бик үк аңлап җитмәсәм
дә, такмакларны күңелемә сеңдерәм. Кызык ич! Әти
авыр сулап алды да сүзен дәвам итте.
– Бригадир белән рвачларны гына тәнкыйть утында
тотса, бәлки, Вәлит бабаң исән дә калыр иде. Югары-
дагыракларны да "чеметкәләде" шул. Төнен килеп алып
киттеләр. Алып киттеләр дә юк иттеләр мескенне.
– Ничек юк иттеләр әти? Бар кешене юк итеп буламы-
ни ул?
– Ярар, бәләкәйсең әле. Сиңа аларны белү кирәкми.
Ул такмаклар гына чыгарды, ә син…
– Мин Сталин бабайны башка төшермим, әти.
Төшерсәм дә, Буденный бабайны гына төшерермен.
Аның мыегы Сталинныкыннан да ныграк тырпайган, по-
гоннары да…
– Аны да төшермә, улым. Бәласеннән баш-аяк. Мине
төшер, әниеңне төшер, абый-апаларыңны төшер… Зур
үскәч, бәлки, рәссам булып китәрсең…

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас