

2 бүлек
Кечкенәдән үк тыныша алмаган ике бертуган, үсеп җиткәч тә, бер-берсенә юл куймыйлар. Канга батып сугышкан чаклары да күп була. Башта матур гына өстәл тирәли бер гаилә булып җыелышып утыралар, аннан эчелгән балдан каннары кыза. Китә талаш, кычкырыш. Эш хәтта пычак күтәрүгә хәтле барып җитә. Бәхеткә каршы, өйдә кунаклар булган була. Араларына кереп, чак тыеп калалар үзләрен.
– Чыгып кит, бу минем өй! – дип акыра Ильфат энесенә.
– Безне кая куярсың? – ди әнисе күзе тонган улына. – Әле бу безнең йорт. Әнә бара юлың. Башта өй салып чык, аннан безне куарсың, – ди.
Инәсенә кизәнәм дигәндә генә, кече улы Ильфир абыйсының кулын тотып кала. Озак тормый, Ильфир эш эзләп Әстерхан якларына чыгып китә. Шул китүдән бик озак элемтәгә чыкмый. Ильфат та берничә елдан соң Себер якларында дүрт елга якын эшләп кайта. Анда да ул зур трактор – К700дә эшли. Юл тазарту эшләрендә көчен түгә. Акцияләре дә барлыкка килә. Тик чир китә, гадәт китми диләр, Себердә дә шул явыз аракыны дус итә. Билгеле инде, чатлама суыкларда Себергә мондый көчләр кирәкми. Тагын да инәсе-әтәсе җилкәсенә менеп “кунаклый” Ильфат. Аны колхозга эшкә чакыралар. колхозда эшли. Өйләнергә дә итеп карый. Охшаткан кешесе дә була. Инәсе каршы төшә. “Эчә торган хатын ул, кирәкми!”, – ди. Тагын кемнедер килен итеп алып кайтмакчы була, тагын каршы төшәләр. “Әнә фәлән кешенең кызын алып кайт”, – диләр. “Кызыксыз сез, әйме! Ничек мин белмәгән кешенең кызын алып кайтыйм?”
Эчкән көннәрендә эшкә дә бармый кала. Зур тракторын кешегә дә бирәләр. Андый көннәрне баш күтәрми эчә. Шешәдәш иптәшләре дә табылып тора. Инде пенсия яшенә җитеп килгән инәсе-әтәсеннән эчәргә, тартырга акча даулый. Кунакка кайткан туган тиешле апасы бу хәлгә аптырый:
– Кемне үстердегез сез? Әрәмтамакны үстергәнсез бит, – ди.
Ильфат бу хатыннан шүрли бераз. Ул аңа исеме белән дә эндәшми. “Әрәмтамак!” – дип кенә җибәрә. Кушамат авылда тиз тарала. Аңа хәзер исеме белән эндәшүче дә булмый. Көн артыннан көн үтә. Ильфат өйләнми. “Өйләнмисең мени, Ильфат?” – дисәләр, “Миңа дигән кызлар беткән, вакытында өйләндерсеннәр иде,” – ди. Килен рәхәте күрергә җыенган Зөләйха да бүтән бу турыда сүз куертмый. “Сез мине өйләндермәдегез!” – дип, җае чыккан саен әти-әнисен битәрли.”Өйләнергә иде, – ди әтисе. – Сине әллә берәрсе бәйләп куйдымы?” “Кысылмаска иде”. Ә менә Ильфиренең өйләнүе әти-әнисенең төссез генә үткән тормышына зур шатлык алып килә. Ул бергә төшкән фотоларын җибәрә. “Берәр кайтып та килербез әле”, – дип яза. Шайтан гына өметсез, ди. Ильфир улларының кайтып, ата- ана күңелен күреп китәр дип өметләнәләр инде гомер көзенә басып килгән карт белән карчык. Уллары кайта, ләкин берүзе. Берүзе булса да, Зөләйха белән Рәшитнең башлары күккә тия.
– Менә бит, ир узаманы да булгансың, улым! Күптән кайтмыйча. Килен нигә кайтмады инде?
– Эшеннән җибәрмәделәр.
Зөләйха улына карап, аның 4 яшьлек чагын исенә төшерде. “Мин, сез картайгач, үзем сезне карыйм”, – дигән иде ул. “Фәрештәнең “амин”, – дигән җиренә туры килдеме икән, юкмы. Бигрәк еракларда яшисең бит! Ильфатка картлыгыңны ышанып тапшырсаң, ай-һай, авыр булыр шул Җир йөзендә яшәүләре”, – дип, ачыргаланып уйланды Зөләйха, күз яшьләрен чак тыеп. Ильфаты көннән-көн холыксызлана. Бердә юктан да тавыш чыгарып, картларның өнен ала башлады. Зөләйха: “Җиңелрәк булмасмы?” – диеп, хәмергә үрелүен сизми дә калды. Әзрәк эчсә, улының каты бәрелүен дә сизми кала. Йөрәге дә тынычлана. Олы хатын-кызга күп кирәк мени инде? Буыннары йомшарып, урынга да ава. Рәшит тә сизде. Хәтта Ильфир дә: “Әни! Әллә эчкәнсең инде?” – дигән сорауга, “Юк, юк, балам! Әз генә капкан идем. Фәлән кешенең туган көненә бардым”, – дип кенә котылды. Улы китмичә, авызына да алмаска сүз бирде. Ни дисәң дә, улы ерактан кайткан. Эчеп ятып, килешмәс. Ильфирнең дә, хәмер булса, авызы шапылдап кына торды. Монда кайткач, бераз тыелды. Иртәгә китәсе көнне алар тагын Ильфат белән эләгешеп киттеләр. Берсенең кулында кайчы, икенчесенекендә – пычак. Бәхеткә каршы, Рәшитнең олы апасы кереп, араларына баскач, ике бертуган айнып киткәндәй булдылар.
– Әти-әни! Ачуланмагыз! Бу хайван монда булганда, ике аягымның берсен дә бу өйгә атламыйм. Авыр күңел белән икенче улларын озатып калдылар Зөләйха белән Рәшит. Ильфир артка борылып карады. Әти-әнисен нык кызганды, әмма кирегә юл юк. Икенче очрашу үлем белән бетмәс, дип, кем әйтә ала? Кемнәр Ильфир туган өенә кайтудан зыян күрер? Бу акылга җиңел дисәң, җиңел түгел, абыйсымы? Әти-әнисеме? Бүтән берәүме? Әти-әнисенә дә дөресен сөйләмәде бит. Яралыйсы килмәде аларны. Ильфир дә хатыныннан киткән иде. Хәтта квартира бирергә тиешләр иде үзенә. Әлеге дә баягы шул эчкелек аркасында килеп чыккан хәл аркасында Ильфир урамда торып калды. Дөньяга килгән кызы да бу “башкисәр” ирне монда тотып кала алмады. Дөресрәге, Ильфирне куып чыгардылар. Эчеп, тавыш чыгарасың икән, әнә бара юлың! Каты сөйләштеләр. Хатыны казахча туганнарына нидер аңлатып маташты, елап та алды. Әмма сөйләшеп тә тормадылар – апалары, җизнәләре кияүне тизрәк озату ягын карадылар. Ильфирдән тагын хатлар килүдән туктады. Милициягә барып, гариза яздылар. “Улыгыз югалган”, – дигән хәбәрне ишетү ата-ананың йөрәгенә хәнҗәр кадаган кебек тәэсир итте. Туган тиешле апасы да “Көт мине!” тапшыруына язып карады, әмма Ильфирнең эзенә төшүче табылмады. Тәмам өметләрен өзгән, инде сиксән яшьне куалаган Рәшит белән Зөләйха, кичләрен көмешкә эчеп юанучан булып киттеләр. Рәшит бик өнәп бетермәде бу эчүне. Ләкин аның хатынының ничек борчылуын күреп, дәшмәскә тырышты. Ә Ильфатка ике дөнья, бер морҗа иде. “Хәзер салам кайтарабыз. Әнкәй! Әзерлә акчаңны, аракыңны”, “Тәмәкегә акча бир!” “Әнкәй! Баш чатный! Салып бир әле берәр нәрсә”,“Әнкәй!...” “Әнкәй!...”
– Инәң акча сугып ята мени? Атлаган саен акча таптырасың? Пинсәне аена ике тапкыр бирмиләр.
– Сездә акча күп әле, күп! Кысышып ятмагыз! – ди Ильфат, ай-ваена куймый. – Сезнең күпме акча алганны беләм.
– Белсәң, тик тор! Үлемтеккә дә акча җыйныйсы бар.
– Сиңа анда үлемтеккә дә акча җитә, – ди Ильфат, кызмача булып алгач. – Бир, диләр, акча!
Зөләйха да, Рәшит тә кай арада очып барып төшүләрен икесе дә аңгармый калдылар. Инәсенең халат кесәсенә төрелеп куелган акчаларны йолкып диярлек тартып алды да Ильфат, идәнгә чәчеп җибәрде.
– Нәрсә дип яшереп яткызасың? Кара күпме акча! Чүпрәк ала да, чүпрәк ала! – дип, чәчрәп кычкырды Ильфат. Зөләйха елый-елый, торырга маташты. Кулына бер уч акча йомарлаган Ильфат, инәсен бәрә язып, тышка атылды.
– Тизрәк, тизрәк! – дип йөгерә-йөгерә аракы сатылган өйгә юнәлде.
(Дәвамы бар)
Фото: Фрипик.ру