Чәчмә әсәр
14 Октября 2023, 02:40

Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)

Ир хатынын һәрвакыт беренче тапкыр “яратам” дип әйткән чагындагы кыз кыяфәтендә күрә иде.

Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)

* * *

– Ул мәеткә бер дә охшамаган...

Түр якның уртасына куелган диванда акка төренеп яткан яшь кызны күрүгә ир тагын шулай уйлады. Иреннәренең салкынлыгын ул белә иде. Сулыш алганы да сизелми. Бер генә күзәнәге дә тибрәнми... Тикшерәсе иде...

Әмма түр башында басып торган Аксакал моңа ирек бирмәде:

– Җәмәгать!

Аксакал сәер зат иде. Ул бу төбәкнеке түгел. Монсы көн кебек. Ул ниндидер әкият иленнән килгән изге картка охшаган. Ап-актан киенеп, чәч-сакаллары да ак булгангамы, бар кыяфәтеннән сафлык, нур бөркелеп торган сыман.

Аксакал тамак кырган арада, ир мәеткә карап алды һәм бүлмәгә күз йөгертте. Моңарчы игътибар итмәгән иде – бүлмәдә алар үзләре генә икән. Ир, хатыны, балалары... һәм Аксакал. Башка беркем дә юк.

– Мәетне зиратка кадәр сез күтәреп барачаксыз... – диде Аксакал, һәм, аңладылармы дигәндәй, һәркайсына күз йөгертеп чыкты. – Алдан ир кеше күтәрә, арттан – җәмәгате. Ә балалар ике як читтән аларга ярдәмләшеп бара... Барыгыз да аңладыгызмы? Сораулар юкмы?

Ир тагын мәеткә карап алды. Бая игътибары җитмәгәнме, аны инде ак носилка сыман нәрсәгә салып, алып чыгу өчен әзерләп куйганнар икән. Уртада ян яклардан күтәрешеп бару өчен балаларга да тоткычлар бар. Барсы да аңлашыла бугай... Зиратка кадәр...

– Хәзрәт... Ә зиратка керү рөхсәтме соң? – дип сорады хатын. – Югыйсә...

Аксакал баш кагып куйды.

– Мәетне сез зиратка кадәр күтәреп алып барачаксыз, – дип кабатлады ул. – Кабергәчә...

Хатын баш какты. Әмма Аксакал, төгәллек кертүне кирәк тапты бугай, тагын өстәп куйды:

– Кабергәчә... Үз каберләрегезгәчә.

Бер мәлгә сәер тынлык урнашты. Аксакалның соңгы сүзе бар нәрсәнең астын-өскә әйләндерде. Әле генә бар да аңлаешлы кебек тоелса, хәзер инде берни дә аңларлык түгел иде. Шулай да ир күңелендә чәбәләнгән сорауны бирми булдыра алмады:

– Ә мәет... Ул кем?..

Хатыны аңа үтергеч караш ташлады:

– Егет дип торам бит инде... – дип пышылдады ул, һәм иренең тәртипсезлеге өчен аклангандай, аксакалга дәште: – Югалту аның аңын томалаган... Мәет аңа кыз булып күренә...

Балалар бер-берсенә сәер караш ташлап алды. Әмма өлкәннәр сөйләшкәндә сүзгә катышудан тыелып калдылар.

– Мәет чынлап та кыз кеше, – дип дәвам итте ир, – ә хатыныма ул егет булып күренә... Минем яшь чагыма охшаган егет булып...

– Әйе... – дип Аксакалга төбәлде хатын. – Сез барсын да беләсез... зинһар әйтегез... Кем ул?

Аксакал кызганулы да, ягымлы да карашларын берчә хатынга, берчә иргә күчерде. Аның карашлары ир-белән хатынның кайгысын уртаклашкан, җаннарын юаткан шикелле иде. Әмма сүзләре хөкем карары кебек яңгырады:

– Ул – сезнең мәхәббәтегез!

 

* * *

Алар атладылар да атладылар. Таулар-ташлар да, күл-елгалар да очрый торды, артта кала торды. Башта сыеграк булып тоелган балалар инде буын ныгытты. Иңдәге йөкне шундый ныклы кешеләр белән күтәрү бик тә җиңел булырга тиеш кебек иде. Әмма алай булмады. Йөк авырайганнан-авырая гына барды.

Бераздан балалар үсеп җитте. Канатлары чыкты. Авырлыкның һәм әрнүләрнең үзләренә тиеш өлешен алып, алар далага очтылар. Үз балаң барсыннан да яхшырак, барсыннан да акыллырак, көчлерәк булып тоела. Аларның балалары да ныклы канатлары белән барсыннан да югарырак күтәрелер кебек иде. Әмма башкалардан уза алмадылар. Бәлки иңнәрендәге йөк, күңелләрендәге яра ирек бирмәгәндер. Бәлки башка сәбәп булгандыр. Кем белә...

Алар атладылар да атладылар...

Иңнәрен авыр йөк, күңелләрен тирән яра изде.

– Мин башкача болай яши алмыйм, – диде хатын көннәрнең берендә, – Син тудырдың ул мәхәббәтне! Иң беренче булып син яныма килдең! Бу йөкне дә син күтәрергә тиеш! Мин китәмен...

Ир дәшмәде. Бераз гына күңеле кителсә дә ул риза иде. Хатын хаклы. Аннан соң, акрын гына кузгалучы шушы бичә белән йөк тартканчы, аны ялгызың алып бару күпкә җайлырак булырдыр.

Хатын китте.

Ул ирекле иде. Иңендәге йөктән азат булды. Җирдә яшәү нинди рәхәт икән! Аның адымнары җиңел иде. Адымнар җиңеллеге үзеңне канатлы итеп тоярга мөмкинлек бирә икән бит. Күңелендә бернинди әрнү юк. Тормыш тоташ бию сыман икән! Ул биеде... Җилләр белән вальс әйләнде ул, дулкыннарга кушылып дулкын булды... Шушы халәтнең ләззәтен тоеп беркадәр йөрде дә туктап калды. Нидер җитми иде...

Нидер җитми... Ул җил түгел иде... Дулкын да түгел иде... Һәм җилләр, дулкыннар тормышы белән яшәү дә – аныкы түгел... Ул үз тормышы белән яшәргә тиеш иде. Ул үз тормышы белән яшәргә тели иде. Ә үз тормышы юк иде. Күңелендә дә, тормышында да бушлык иде. Аның җаны сөю газаплары теләде. Газаплар юк иде. Җаны сөю ләззәтләре теләде. Ләззәт тә юк иде. Мәхәббәт юк иде. Мәхәббәттән ваз кичкән көннән соң, аның истәлекләргә дә, хәтта истәлекләргә дә хокукы юк иде. Бар дөньясы тоташ бушлык иде.

Һәм ул кире борылды.

Мәхәббәтнең мәете дә – мәхәббәт иде...

Ирен эзләп тапты.

Мәхәббәт йөген кабат иңендә тою белән, бар дөньясы кинәт балкып китте. Мең төсләргә, мең хисләргә кереп балкыды ул. Шушы балкыш авырлыкны бераз оныттырды. Тик бераздан бар да кабат кайтты. Авырлык та, газап та зур иде. Кайчакта ул чыдап була алмас чиккә җитте.

Алар атладылар да атладылар...

Йөк бик авыр, ә юл ерак иде...

Кабергәчә...

Алар инде иңнәрендәге мәхәббәт мәетен берәр урында җирләп калдыру турында уйлый башладылар. “Кайда куйдыгыз мәетне?” – дип сораучы барыбер булмаячак. Чөнки аларны юлга озаткан сәер Аксакал нурга уралып юкка чыгу белән үк мәхәббәт йөге дә күзгә күренмәскә әверелде. Дөресрәге, аны гаилә әгъзаларыннан башка беркем дә күрмәде. Тәүге мәлләрдә күкрәк киереп дәртләнеп йөргән ир белән хатынның бераз бөрешеп калуын күрүчеләр дә моңа артык әһәмият бирмәделәр:” Боларны да дөнья басты,” – дип кенә куйдылар. Алар иңнәрендәге йөкне бары тик үзләре генә күрде, аның авырлыгын үзләре генә кичерде. Башка беркем күрмәде аны. Һәм ул башка беркемгә дә кирәкми иде. Шулай булгач, нигә җирләп калдырмаска әле?

Шушы уйлар белән ир Изгеләр тавының башында кабер казыды. Мәхәббәтне, кайчандыр үзләрен оҗмахның җиденче катына күтәрелергә мәҗбүр иткән тылсымлы хисне, башка урынга күмү мөмкин түгел иде. Ни генә әйтсәң дә, мәхәббәт бит ул! Хәтта үзе үлгән килеш тә ир белән хатынны бергә яшәргә, балалар үстерергә мәҗбүр итте бит. Бүгенгенең салкын көннәрендә алар үткәннәрдә яккан сөю учагында җылындылар. Шул учакның ялкыннары көч бирде. Гәүдәләре бүгенгедә йөрсә дә күңелләре үткәннәрдә булды. Берсен-берсе өзелеп яратышкан чакларда. Һәркайсы үзе генә белгән юллар белән үткәннәргә кайтты да, җан сөйгәне белән очрашты, мәхәббәт утларында янды. Бәхетле булды. Шундый мәхәббәтне теләсә кайда җирләп буламыни!

Җир каты иде монда. Туфракның һәр бөртеген аерым күтәрергә туры килде. Шул рәвешле хәтсез вакыт үтте. Кабер әзер булды. Ир маңгай тирен сөртеп җиргә утырды. Һәм бер ноктага текәлеп катып калды.

Хатын аны бераз күзәтте дә тавыш бирде:

– Әй...

– Без аны җирли алмыйбыз... – диде ир чарасыз тавыш белән. – Мин шуңа төшендем.

– Ник?

– Белмим.

Тын калдылар.

– Аксакалны хәтерлисеңме? – диде ир бераздан. – Ул ни диде?

– Мәетне сез зиратка кадәр күтәреп алып барачаксыз. – Хатын Аксакалның сүзләрен хәтерли иде. – Кабергәчә...

– Үз каберләрегезгәчә! – дип төзәтте аны ир.

Тагын тын калдылар. Хатын авыр сулап куйды.

– Җирләп карыйк, – диде ир. – Тик бернәрсә дә килеп чыкмаячак.

Хатын урыныннан кузгалды.

– Кызганыч та әле ул... Ташлап калдырасы килми...

Хатын кабер читендә яткан мәеткә чүгәләде.

– Әллә җирләмибез генәме? Мин синнән китеп карадым бит... Беләм... Моны югалтсак, бушлык кына калачак...

– Без аны җирли алмыйбыз, – дип кабатлады ир. – Һәрхәлдә, җиргә... Мәхәббәт җирнеке генә түгел...

Хатын мәетнең йөзен каплап торган чүпрәкне шудырды.

– Бу егет мәеткә бер дә охшамаган... – дип пышылдады ул. – Охшамаган...

Ир дәшмәде. Ул мәетнең кыз кыяфәтендә икәнен яхшы белә иде. Хатыныннан күз алмады. Таныш сыннар, таныш сызымнар эзләде. Ә хатынның күзе мәеттә иде. Йөзендә – чиксез сагыш, ярату, моң...

– Нинди асыл егет идең бит син!.. – диде ул күңелендә кайнаган хисләрне тыя алмыйча, һәм иренә борылды: – Нинди асыл егет!..

Һәм катып калды... Ир үзгәргән иде...

Ир хатынының бөтен булмышыннан таныш сызымнар эзләде... Һәм тапты... Еллар, гомернең адәм күтәрмәстәй авыр мизгелләре үз эшен эшләсә дә, хатынында ул яраткан сызымнар һаман исән икән ич әле!.. Караган саен ул сыйфатлар ачыграк төсмерләнә барды. Йөзендәге җиңелчә алсулык та... Тулышкан иреннәрендәге наз да... Кыйгач кашларының шаянлыгы да... Күзләрендәге якты нур да... Боларны хәтта авыр юллар, авыр еллар да үзгәртә алмаган! Ник элегрәк күрмәгән ир бу матурлыкны! Ник элегрәк игътибар итмәгән? Хәер, болай итеп, яратып бакканы юк иде дә бугай... Ул хатынына карады һәм караган саен аның яшәрә баруын тойды.

– Ә син... Ә мин...

Ир тотлыгып калды...

– Нинди асыл егет... – дип кабатлады хатын иреннән күз ала алмыйча, – Нинди асыл...

Һәм бар булмышын соклану, дәрт, шатлык алыштырды...

Аның каршында инде тормыш михнәтләрен кичергән ир түгел, ә бая гына табутта яткан егет тора иде. Ә үзе чиксез наз белән тулган күзләрен аңа төбәгән дә:

– Ә син... Ә мин... – дип тотлыга.

Хатын елмайды. Нәрсәдер әйтергә теләде. Әмма өлгерә алмый калды.

– Мин яратам сине! – дип пышылдады егет. – Бердәнберем минем!

Һәм әйтеп бетергесез наз белән үзенә төбәлгән кызны куенына кысты. Сөякләрнең метердәве ишетелерлек итеп кочаклады.

– Кысма, сантый... Үтерәсең бит... – дип пышылдады кыз аңа ныграк сыенып, – Үте...

Әмма сүзен әйтеп бетерә алмады, кайнар иреннәр бер-берсен эзләп таптылар да дөньяның барлык вак-төякләрен оныттырып, мәхәббәт күгенә алып менделәр...

Кабер читендәге носилка да, анда акка төренеп яткан мәет тә юкка чыккан иде. Ул урында сизелер-сизелмәс кенә нур торып калган...

 

* * *

– Әнә теге парны күрәсеңме?

– Әлбәттә! Аларга игътибар итмәү мөмкин түгел, егет белән кыз шикелле... Әнә, ире тагын үбеп алды...

– Ха!.. Ире!.. Үз хатыны белән килмәгән ул монда!

– Юктыр ла...

– Аларга ничә яшь! Ким дигәндә егерме биш ел бергә яшәгән булырга тиешләр. Ә хәзер уйлап кара, шулкадәр бергә яшәгәннән соң...

– Ә бәлки, яңа гына өйләнешкәннәрдер...

– Юк инде! Алар өйләнешкән кешегә бөтенләй охшамаган. Үзең үк егет белән кыз кебек дидең ич.

– Шуннан?..

– Билләһи дип әйтәм, әмма бу ир сөяркәсе белән килгән. Әйдә, бәхәс!

– Белмим инде...

– Бәхәс!

– Ярый. Тик ничек беләбез соң?

– Үзләреннән сорыйбыз...

 

* * *

Чираттагы икәү киткәч, көлешеп алдылар да хатын иренә ныграк сыенды. Артларыннан йөргән чыш-пышларга алар беркадәр гадәтләнгән иде инде.

Бу мәхәббәт кебек үк табигый күренеш иде.

Башкаларга өлкән яштәге абый-апа булып күренсәләр дә аларның үз сере бар иде.

Ир хатынын һәрвакыт беренче тапкыр “яратам” дип әйткән чагындагы кыз кыяфәтендә күрә иде.

Хатыны да шулай.

Бер-берсе өчен алар һаман егет белән кыз иделәр...

Фото: https://ru.freepik.com

Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Мин яратам сине... Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас