Чәчмә әсәр
13 Октября 2023, 09:24

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)

Мәзиннең күзләре маңгаена менә: "Син нәрсә, Габделнасыйр, акылыңнан яздыңмы әллә?" – "Язмадым. Мөселманда икенче хатын алу – фарыз эш".

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Гаилә риваяте
Нурмөхәммәт Зәк-Ишмәттә урта хәлле крестьян-
нардан саналган эшчән ир була. Әмма ул бик яшьли
үлеп китә. Шулай ук гүр ияләре булган ике өлкән кыз-
ларыннан соң да әниләре Мәрхәбә кулында алты яшь-
лек Габделнасыйр, дүрте белән барган Борһан уллары,
ике яшен тутырган Бүләкьямал кызы торып кала.
Габделнасыйрга тормыш йөгенә бик иртә җигелергә
туры килә. Кышларын авылда Шәмсетдин суфый
ачып калдырган мәдрәсәдә укыса, язларын, җәйләрен,
көзләрен, авыл байларына малайлыкка ялланып, бил
бөгә, энесе белән сеңлесен аякка бастырырга әнисенә
ярдәм итә. Мәдрәсәгә дә өзеп-ертып кына йөрсә дә,
укырга-язарга да өйрәнә, Коръән сүрәләрен дә ярыйсы
үзләштерә, дөньяви фәннәрдән дә байтак мәгълүмат
туплый. Кем белә, мөмкинлеге булып, авылдашы
Зиннәтулла мисалында Троицкидагы "Рәсүлия"гә
барып белем ала алса, ул да зур гыйлем иясе булып
китәр иде.
Менә Габделнасыйр буй җиткерә. Авылның иң
хәллеләреннән исәпләнгән Фәткуллиннар нәселеннән
Нәфига атлы кызга үлеп гашыйк була. Тота да,
бердәнбер көнне, кызның кулын соратып, яучы җибәрә.
Гаилә башлыгы, бәлки, бу никахка риза да булыр иде,
тырыш, эшчән егет ич. Тик кызның абыйсы Габдрах-
ман үҗәтлек күрсәтә, әдәп-фәлән дә саклап тормый:
"Авызын ачса, үпкәсе күренергә торган Габделнасыйр-
га бирер кызыбыз юк!" – дип җибәрә. Яучы бу сүзләрне
түкми-чәчми егеткә алып кайтып җиткерә. Өмете
өзелүе – бер хәл, ә гарьлеге?!. Ул чакта ничек йөрәге
янганын чәмле егет үзе генә белгәндер!
Өйләнә ул озакламый Мөхәммәдрәхимовлар
нәселеннән Фариза атлы кызга. Матур гына тормыш
көтеп китәләр. Уллары Яппар дөньяга килә. Икенчесе
дә озак көттерми, аңа Гаффар дип исем кушалар.
Герман сугышы башлана. Гаилә башлыгын сугышка
алып китәләр. Ана да, балалар да ут эчендә йөргән
әти кешенең язмышын уйлап ут йота. Патша сол-
даты, атакага фәрман көтеп окопта ятканда, каты
яралана. Аның аркасын шрапнель ярчыклары телгәли.
Байтак вакытлар госпитальдә яткырып, төзәлә
биргәч өенә кайтаралар. Фронтта – мәхшәр, Петро-
градта – инкыйлаб, авылда – бөлгенлек. Хәер, инде
авылда да кызыл флаг күтәреп йөрүче фронтови-
клар бар. Шуларның берсе – Габделнасыйрның энесе
Борһан-солдат. Ә бәйсез холыклы абый кеше кайтып
килгәндә үк большевикларына да, меньшевикларына
да кушылмаска ант итеп кайта. Хәтта соңыннан:
"Мине ике мәртәбә кызыллар, өч мәртәбә аклар сте-
нага терәп, ата яздылар. Аллаһы тәгаләнең рәхмәте
– атмадылар!" – дип, мактангалап та ала.
Октябрь инкыйлабының беренче казанышы –
җирсез интеккән ярлыларга җир өләшү. Габделна-
сыйр гаиләсенә дә зур гына өлеш чыга. Иген игүгә
сусаган егәрле крестьян җиңен сызганып эшкә то-
тына. Ике малае да кул астына кереп бара. Кадерләп
эшкәртелгән җир тәүге көз үк эшчән гаиләне мул
уңыш белән шатландыра: ашарга да җитә, базарга да
артып кала.
Габделнасыйр, кайсыберәүләр кебек, кышын, яз
килүен көтеп, мич башында ятмый, Ырынбур юлын
таптый. Сәүдәсе дә уңа аның: дөньясы бөтәя,
мал-туары ишәя. Хәтта егерме беренче елның
мәрхәмәтсез ачлыгын да гаилә исән-имин узды-
ра. Өченче улы Мансур дөньяга килә. Тик, дөньясы
түгәрәк булса да, Габделнасыйрның җаны тыныч бул-
мый. Күңеле төпкелендә әллә ничәмә еллар йөргән
чәмле тойгы тынгылык бирми аңа.
Ул Габдрахман мәзиннең үсеп килгән өлкән кызы
Мәрзиягә күз салгалый башлый. "Апасына өйләнә ал-
мадым, сеңлесен алам!" – ди ул үз-үзенә. Габдрахман
– бай, аның кара-каршы утырткан ике өе, алар ур-
тасында лавкасы, Куергазы елгасы буйлап авылдан
астарак тегермәне, көтү-көтү мал-туары бар. Тик
инде хәзер Габделнасыйрның дөньясы да әйләнеп чык-
кысыз. Ул яучы җибәреп маташмый, яшьтәше Габ-
драхманга үзе килә.
– Кызың Мәрзияне миңа бир!
Мәзиннең күзләре маңгаена менә:
– Син нәрсә, Габделнасыйр, акылыңнан яздыңмы
әллә?
– Язмадым. Мөселманда икенче хатын алу – фарыз
эш.
– Ә Фаризаң?
– Ул риза. Йә, әйт сүзеңне. Габделнасыйрның, авы-
зын ачса, үпкәсе күренеп тормый. Ике хатынны да,
кирәк икән – өчне дә асырарга хәленнән килә.
Габдрахман мәзин – укымышлы кеше, муллалык-
ка указы бар. Дөньяны да байтак күргән. Үзе кебек
байларның көне бетеп барганлыгын яхшы сиземли.
Мәрзиясен ышанычлы кулга тапшырып калса, начар
булмас.
Менә шулай кырык ике яшен тутырган Габделна-
сыйр белән унсигезе белән барган Мәрзиягә никах укы-
ла…


Кич
Минем әти башка бер әтигә дә охшамаган. Карамның
әтисе Минһаҗ абзый – аюдай гәүдәле ир. Әсгатьнең
әтисе Габделәхәт – җиңел гәүдәле җитез абзый. Ми-
нем әти дә гәүдәгә Габделәхәт абзыйдан әлләни ары
китә алмаган, әмма торыш-килбәте, үзен тотышы белән
мәһабәт ул. Әти килеп кергәндә иркен өй эче тула, ка-
лын итеп тамак кырса – шүрлектәге савыт-саба чылты-
рый, төчкерсә – тәрәзә пыялалары зыңлап китә. Тыш-
та бәсләнгән сакал-мыекларын сыйпаштырып, мәрәкә
сүз дә әйтеп җибәрсә, ямьле өебезгә тагы да бер ямь
өстәлә. Аның тавышы көр, сөйләгән сүзләре мәгънәле
һәм шаян. Кайчагында аны әни "телең әче" дип битәрли.
Авыл агай-энесе "Хуҗа Насретдин" дип тә зурлап
җибәрә.
Карам белән Әсгатьнең әтиләре колхозда "кара эш"
башкара: берсе – комбайнчы, икенчесе – мал карау-
чы. Минем әти – почтальон! Теге икәү әле сакал-мыек
үстереп йөрер яшькә дә җитмәгән. Минем әти карт: аңа
күпләр "Габделнасыйр бабай" дип дәшә. Урамга чык-
канда еш кына миннән: "Бабаең почта алып кайтты-
мы әле?" – дип тә сорыйлар. Андыйларны да аңларга
мөмкин инде: җитмештән узган картның биш яшьлек ма-
лае булу сәер бит. Әтинең кушаматы "Хуҗа Насретдин"
белән генә чикләнми. Күз артында әллә хөрмәтләп,
әллә көнләшеп "Насыйр бай" дип атаучылар да бар.
Бай, имеш… Әйе, өебез авылдагы иң зур, иң матур
өй. Әмма кигән киемебез, ашаган азыгыбыз башкалар-
ныкыннан бер ние белән дә аерылмый ич. Әкияттәге
байлар кебек, кәнфит-перәннек кенә ашап яшәсәк,
бер хәл… Олырак малайлар да, урамга чыккан саен,
теңкәгә тиеп бетәләр: "Заһит, әйт әле: әтиеңнең алтыны
бармы?", "Заһит, әтиеңнең алтынын күрдеңме, ниндирәк
төстәләр, ниндирәк зурлыкталар?". Аларга каршы бер-
ни дә дәшмим. Юк. Түр яктагы зур сандык төбендә (олы-
лар өйдә юклыктан файдаланып, актарып караганым
бар) алтынның ат башы чаклысы түгел, борчак бөртеге
хәтлеләре дә аунап ятмый.
Менә әле бүген дә зарыгып көткән кичем җитте,
караңгы төште. Әти почтадан кайтты, посылкала-
рын чоланда калдырды, әллә кайларда чыккан гәзит-
журналлар, әллә кемнәр әллә кемнәргә язып җибәргән
хатлар салынган зур сумкасын өйгә кертеп, сәкенең бер
почмагына урнаштырды. Өй эченә авыл өчен ят, әмма
үземне белә башлаганнан бирле күңелемә якын булып
өлгергән гәзит буявы исе таралды. Әти атын тугарып аб-
зарга куйды, мал-туарга печән салды, толыбын кертеп
чоланга "бастырды". Әни бозау, бәрәчләрне туендырды,
сыерын савып керде.
Кичке аш табынына утырдык. Ашъяулыкта затлы сый
юк. Әмма авыл халкының инде арыштан бодайга күчә
башлаган чагы. Әти түшенә терәп калын-калын итеп
телгән телемнәр дә арыш онының ярым чи камыры
түгел, бодай онының кабарып пешкән икмәге. Токмач
ашын да әни кысыр итеп пешермәгән, сызык тураган.
Сызык – ул сугымның эчке маен эреткәннән калган "ит".
Мин инде монысын да беләм. Маен эретеп алганнан
соң әнинең казаннан сызык сосканын карап торганым
бар. Ул аны сирәкләп булса да ашка турап җибәрә, шул-
пага сыек кына өресе дә чыккан була, аз-маз ит тәме
дә кереп китә. Катык катып, бодай күмәче кушып ашап
җибәрсәң, бик тә шәп булып кала. Минем үземнең –
кечкенә тәлинкәм. Көне-төне дөнья мәшәкате белән
булган әниемнеке дә зур түгел. Менә әтинеке, ичма-
сам!.. Тәлинкә түгел, тоташ кәстрүл! Бер кәстрүл ашны
өч-дүрт телем күмәч белән бөгеп кенә куя. Хәер, аның
нәрсәсенә аптырарга инде: әни әйтмешли, авызыңа чык
тамчысы да капмый кышкы юлда көне буе йөреп кара-
ле!..
Алтынчы яшем белән китеп барсам да, мине әле
олылар кечкенә балага саныйлар. Ә мин кирәккән-
кирәкмәгәнен дә ишетеп, күреп, белеп кенә барам.
Сирәк-мирәк табынга чамалап кына пешерелгән ит
китерелсә, әнинең, зуррак кисәкләрне әти белән минем
алга салып, үзе калдык-постыкка да риза булып утырга-
нын күзәткәнем бар. Әти дә моны күрми калмый.
– Әнисе, нишләп әле үзеңне рәнҗетәсең? Аша
рәхәтләнеп, – ди ул, кайсыбер кисәкләрен әни алдына
этәреп.
Әни аларны кире әти алдына шудыра.
– Һи, әтисе, минем тамагым казан тирәсендә йөреп тә
туя. Син юлдан йончып кайттың. Улыбызның зу-у-ур бу-
лып үсәсе бар. Миңа карамагыз, ашагыз, ашагыз, – ди.
Сугыштан соңгы арык еллар әле үтеп бетмәгән. Өйдә
итле аш сирәк пешерелә. Ә бүген сызыклысына да бик
ризабыз…Тик безгә кичләрен өчәүләп, тыныч кына
гәпләшеп утыру бәхете сирәк эләгә. Еш кына табында
әле бер авылдашыбыз, әле икенчесе урын ала, кайбер
кичләрдә чакырылмый килгән кунакларыбыз бишәү-
алтау да булып китә. Йомышы белән кергән кешене
ашарга утыртмый чыгару юк бездә.
Менә әле дә утырышып кына өлгердек.
– Габделнасыйр абзый, Мәрзия түти, ашыгыз тәмле
булсын, – дип, аргы оч Хәсбиямал әби килеп керде. –
Ырынбурдагы кызым белән киявемә посылка салыр-
га булдым әле. Бер каз, киптерелгән корт, җиләк кагы
белән чия кагы да оекбашлар белән бияләйләр инде…
– Ярар, Хәсбиямал килен, посылкаң торып торсын.
Мактап килдең, утыр табынга.
– И, уңайсыз бит әле.
– Ашау уңайсыз түгел, аштан олы булу уңайсыз.
Бу озын кич кунаклар таралышу белән генә
тәмамланмады әле. Әни чираттагы оекбашын бәйләргә
утырды. Әти алып кайткан почтасын зур өем итеп
сәкегә бушатты, кулына таушалып беткән зәңгәр тышлы
дәфтәрен алды.
– Йә, улым, башладыкмы инде?
Мин сәкегә тезләнеп утырдым, әлеге өем өстенә иел-
дем.
– Башладык, әти.
– Бу очтан төшсәк…Тә-ә-әк,
Әсфәндияров Сибгать, тап әле "Ленин
байрагын".
Миңа ни, хәреф таныгач, монысы,
Сафа абзый әйтмешли, пүчтәк кенә эш.
"Ленин байрагын" алып әтигә суздым.
Әти каләм белән гәзитнең өске өлешенә
Сибгать бабайның исемен язып куйды.
"Мин, мәдрәсәдә укып, чын үзебезчә
укырга-язарга өйрәнгән шәкерт, сезнең
шайтан язуын белмим", – дип, искечә
яза ул. Белүен белә, тик санга гына
сукмый. Ә мин инде кемнәрнең нинди
гәзит-журнал алдырганын ятлап бетеп
барам.
– Озын Мәрванмы, әти? Әти елмайды,
тик өлкән кешене ләкабе белән атауны
хупламавын әйтеп тормады.
– Әйе, Кәримов Мәрван.
– Менә "Сельское хозяйство", менә
"Кызыл таң", менә "Ленин байрагы".
– "Чаян"ны да тап әле, улым.
"Чаян"ны мин кулга ләззәт тойгысы ки-
череп алам. Андагы кызык сурәтләрне
көннәр буе карап утырырга ризамын.
– Ә хәзер, Исмәгыйль бабайлармы,
әти?
– Әйе, Галиәкбәров Исмәгыйль.
"Правда", "Кызыл таң", "Ленин байра-
гы", "Агитатор блокноты", "Чаян". Тук-
тале, тукта, аңа хат та булырга тиеш,
Чиләбедән, Нәфыйга кызыннан…
Хат та бар, тик, кызганыч, урамда
кыш, үзем илтеп бирә алмыйм. Җәен
барганым бар минем аларга. Авырып
түшәктә яткан Хәлфә бабай (карт укыту-
чыны бар авыл шулай атый) әти белән
әнинең хәлен сораша, аркамнан сөя,
башымнан сыйпый, ә Шәфига әби йә
йомырка, йә кәнфит тоттырып чыгара.
Әти исемлекне дәвам итте: Бәширов
Хәйбулла, Кәримов Габдрахман,
Әбсәламов Минһаҗ, Фәткуллин Ра-
фаил, Бәширов Әхәт, Ишмөхәммәтов
Әюп… Болары әле үзебезнең оч кына.
Арытабан…
Кичке эшебез менә шулай озак дәвам
итте. Ниһаять, гәзит-журналлар, хатлар
тәртип белән бер өемгә өелде, күн сум-
када яңадан үз урыннарына кереп ятты-
лар. Әни дә бер оекбашын тәмамлады.
– Йә, ятарга вакыт, гәҗит кортлары.
Әнә, лампаның кәрәчине бетеп бара,
төти башлады.
Әле генә гәзит-журналдан бушаган
сәкегә урын җәелде, ут сүндерелде.
– Әни, әкият сөйлә әле?!
– Соң, улым, йокларга кирәк бит.
Йончыгансыңдыр. Әтиең белән әнә
күпме эш башкардыгыз.
Бу әңгәмәгә әти дә чираттагы мәрәкә
сүзен кыстырмый түзә алмады. Аңа –
мәрәкә, миңа – гарьлек.
– Улыңның "Әни-и-и, эми-и-и!" дип
теләнеп ятмаганына шатлан да,
сөйләсәң сөйлә инде, әнисе.
Төпчек улым дип, мине биш яшемә
чаклы имезгән әнине дә әйтер идем инде! Мәгъсүмә
түти булмаса, һаман да имәр идем микән? Үткән яз хәл
белешергә кергән иде ул. Ә мин учак белән өстәл ара-
сында тыз-быз килеп йөргән әнидән: "Әни-и-и, эми-и-и!"
– дип, ими таптырып утырам. Мәгъсүмә түти йөзенә
усал төс чыгарды, кулына энә-җеп алды:
– "Әни, эми"?! Бу нинди оятсызлык ул?! Үгез булып
беткәнсең, һаман әниеңне имәсең. Менә энә-җеп, хәзер
авызыңны тегеп куям!
Мин, котым очып, сәке почмагына өелгән ястык-
мендәрләр артына качтым, Мәгъсүмә түти чыгып
киткәнче, тынымны да чыгарырга куркып, шунда ят-
тым. Башкача мин дә әнидән "эми" сорамадым, әни дә
"үгез булып беткән улын" имчәктән ташлатырга вакыт
җиткәнлеген аңлагандыр, күрәсең.
– Әни-и-и, сөйлисеңме-е-е…
– Ярар инде, алайса тыңла… "Зариф атлы бабай бар
иде, ди. Аның ыштан төбе тар иде, ди. Тар булса да,
алтмыш кыяр сыяр иде, ди…"
Минем инде изрәп әкият тыңлап ятарга да, әлеге За-
риф атлы бабайның кыярны нишләп ыштан төбенә са-
лып йөргәнлеге белән кызыксынырга да хәлем калма-
ган иде, йокыга талдым.
Уяныр алдыннан гына төш күрдем. Яз. Аяз матур көн.
Без, әти, әни, мин – өчәүләп, каршы таудан авылга
төшеп киләбез. Мин, колын кебек уйнаклыйм: ары да
чабам, бире дә чабам. Тик көтмәгәндә, тирән чокырга
егылып төшеп, бәлага тарыдым. Ә әти белән әни моны
күрмәделәр, киттеләр дә бардылар. Шулчак каяндыр
килеп чыккан куркыныч адәм чокырны салам белән
күмәргә тотынды. Мин, тыпырчынып, саламны читкә
очырып торам, ә ул китерә дә сала, китерә дә сала. Мин
аны күрмим, куркыныч икәнлеген сиземлим генә. Үзем:
"Әти!", "Әни!" – дип кычкырып, аларны ярдәмгә чакы-
рам.
Шулай куркып уянып китсәм, әле генә мал карап
кергән әти, мичкә аркасын терәп, җылынып тора. Үзе
көлә:
– Улым, нишләп юрганыңны өстеңдә тотмыйсың? Мин
ябып торам, син тибеп очырып торасың, мин ябам – син
тибәсең…
Өй эче җылы, якты, күңелле. Хәтта куркыныч төшемне
әтигә сөйләп торасым да килмәде.
Гаилә риваяте
Габделнасыйрның малы-байлыгы артканнан-арта,
гаиләсе ишәйгәннән-ишәя. Яппар, Гаффар, Мансур
улларына иш булып, өлкән хатыныннан – Әдһәм улы,
кече хатыныннан Разия кызы дөньяга килә. Элегрәк
иркен генә тоелган өй эче тарая бара.
Шул вакытларда, Совет власте тарафыннан кы-
сылуга көннән-көн ныграк дучар була барган авыл
бае Габдрафыйк, өен-мөлкәтен сатып, Урта Азиягә
китәргә мәҗбүр була. Аның өе – Аллагуаттан оста-
лар яллап, шәһәрчә итеп салдырган мәһәбәт өй: биек
нигез, урам якка чыккан веранда, ишек алдына чыккан
зур чолан, өч зур бүлмә, тугыз тәрәзә, калай түбә…
Шуның өстенә ихата тулы каралты.
"Кемгә сата икән?", "Кем ала икән?" – дип, бар авыл
баш вата. Шул баш ватучыларның берсе ничектер;
"Ул йортны алса, Габделнасыйр гына ала инде", – дип
хәбәр сала. Зәк-Ишмәт халкының теле әче бит. Шун-
дый бер әче теллесе: "Ай-һай, Габдрәфыйк бай өенең
бусагасы бик биек, Габделнасыйр анда менеп җитәлми,
мәтәлеп төшеп муенын сындырмагае", – дип җибәрә.
Бу хәбәр Габделнасыйр колагына килеп чалынма-
са, бәлки, ул бай өен алу турында уйлап та карамас
иде. Чалына шул! Чалына да, ирнең чәмен котыртып
җибәрә. Башындагы бүреген җиргә сылады микән, сы-
ламады микән, "Шул өйне алмасам, исемем "Габделна-
сыйр" булмасын!" – дип әйтте микән, әйтмәде микән
– анысын ул үзе генә белә. Сылагандыр да, әйткәндер
дә – искиткеч чәмле, искиткеч үзсүзле ир бит ул. Өен,
ун эш үгезенең алтысын, елкы көтүенең бер өлешен
сата, сандык төбендәге маясын чыгара. Һәрхәлдә, көз
җиткәндә ишле гаилә авылның аргы очыннан бирге оч-
тагы Габдрәфыйк бай өенә күченә.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)
Закир ӘКБӘРОВ. Почтальон малае. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас