

(Тормыштан алынды. Исемнәр үзгәртелде)
1 бүлек
– Ильфат үлгән!
Магазинда торган халык, бу хәбәрне ишеткәч, ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Дога укый белгәннәре: “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун”, – дип, учлары белән битләрен сыпырып алдылар. “Әллә эчеп үлгәнме?” – дип сорады арадан кайсыдыр. “Эчеп булмый, ата рәнҗеше ерак җибәрә дисең мени?” – дип сорауга сорау белән җаваплады олырак хатын. “Ир-атларның башына җитә бу хәмер. Шуны уйлап тапкан кешене терәп атыр идем, – диде, көне-төне исерек иреннән гарык булган, буйга кечерәк хатын. – Без , кулга йөз тәңкә акча керсә дә, шуны кырыкка бүлеп, балалар тамагын туйдырырга тырышабыз. Ә алар булган барлык акчаларын шушы хәмер суына түгәләр”. Күптән түгел мәет булганлыгын да онытып, кергән-чыккан халык көндәлек проблема – эчкелек турында сөйләшүгә күчкәннәрен сизми дә калдылар. Әйе, авылда эчкелек гөрләп чәчкә аткан вакыт. Көн дә мәҗлес, көн дә туй, диярсең. Урам саен бер-ике эчкече очрап тора.
– Ичмасам, шуны эчеп чирләмиләр дә бит. Чирләсәләр дә, баш төзәтеп, тереләләр. – Монысын яшь хатын әйтте. Яшь иренең аракы колына әйләнеп баруы аны куркыта иде, билгеле.
– Күпме ирләребез шушы аракыдан кырылды. Мөрәвәт бит инде. Нүжәли шул аракыны туктатып булмый икән? Кая карый икән бу хөкумәт? – диде, баягы хатын, алган әйберләрен сумкасына тутыра-тутыра.
– Ничәнче мәет инде бу? – сүз тагын үлгән Ильфатка барып ялганды. – Әй, рәнҗетте дә бит ата-анасын. Рәнҗеш ерак җибәрми шу -у - у л! – дип сузды.
– Пенсиясен дә күрми китеп барды. Алай дисәң дә, үлгән кеше барыбыр жәлке инде. Туганнары бармы соң? Бер туганы да юк, шикелле.
– Мин туганы! – диде, әлеге сөйләшүгә кысылмый гына тыңлап торган Айгөл.
– Алла ярдәм бирсен, балам! Матур гына, йоласын үтәп, җирли алсагыз, бик саваплы булырсың. Ходай исәнлегеңне бирсен! Халык таралышты. Айгөл, магазинын бикләде дә, өенә кайтып китте. Күңеленә авыр иде аның. Берәр аулак урында утырып туйганчы елыйсы килде. Ильфатны кызганмады ул. Аның өчен тәгаенләнгән гомерне кызганды. Күз алдына Ильфатның әнисе, әтисе, бертуган энесе килеп басты. Менә ул аларны чын күңеленнән кызганды.
...Ильфатның әтисе Рәшит гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әзмәвердәй дүрт малай һәм иң олы апасы кырында ул нишләптер буйга бәләкәй булып калган. “Нурлыгаян абый! Әллә орлыгың бик көчсез идеме? Рәшитең бигрәк бәләкәй бит. Өйләнә дә алмас инде”, – дип төртмә телле күршесе ата кешене мыскыл итәргә уйлаган. Ә Нурлыгаян исә югалып калмаган: “Синең биш тавыгыңны бастырып йөртергә ярап куяр әле, бер дә эчең пошмасын”, – дигән. Тегенең авырткан җиренә кагылган Нурлыгаян да. Малай дип тырыша торгач, күршесенә Ходай Тәгалә биш кыз биргән икән. Бүтән күршесе Нурлыгаян белән сүз көрәштермәгән. Ә Рәшит үсеп буй җиткән. Ходай биргән буйга да риза булып, өздереп тальянында уйнарга өйрәнгән; җырларга илаһи моң, көчле тавыш биргән. Һәм тормыш иптәше дә бүләк иткән. Зөләйхасы белән дөнья корып җибәргәннәр. Нурлыгаян да алар белән яшәгән, чөнки тормыш иптәше мәрхүм булгач, Нурлыгаянны караучы булып Рәшит калган. Менә Зөләйханың бәби табыр вакыты да җиткән, тик бала табу йортына бару түгел, өеннән дә чыгарга өлгерми, тулгагы башланган. Беренче бала да булгач, Зөләйха, күпме генә түзәргә тырышып, тешен кысса да, көчле авыртудан акырып җибәрә. “Әйт әле, акырмасын!” – ди Нурлыгаян улы Рәшиткә, килененең ачыргаланып акыруына җаны түзми. “Өйрәтмә!” – дип җаваплый икән килене түр яктан, тагын да көчле авыртудан ныграк акырып. “Тамагыңны ертасың бит!” – ди кайнатасы. “Ертса, синеке ертыла мени!” – ди Зөләйха, бераз хәл кергән арада. “Кара әле, үзе бала таба, үзе талашып ята”, – ди Нурлыгаян, ары-бире кече якта йөргән арада. Киленнең тавышы килми. “Әй, нигә эндәшмисең? Таптыңмы әллә?” – ди, Нурлыгаян, олы якның ишегенә колагын куеп. “Бар әле, картлач, мешайт итеп йөрмә”, – дип, ишек кырыннан кендек әбисе булырга җыенган күрше хатыны Нурлыгаянны аркасыннан этә-этә куып җибәрә.
“Килене бала таба, ул аның белән һаман сүз көрәштерә. Хәзер фельдшер да килеп җитәр. Бар читкәрәк!” Бераздан Зөләйха тагын акырырга тотына. Бабай түзми, ишеккә килеп: “Ния акырасың? Тап тизрәк!” – ди. “Табып ятам бит инде! А-а-а!” – Нурлыгаян колакларын каплый. Бераздан бала тавышы ишетелә. – Кара әле, үзем тапкандай булдым, – ди Нурлыгаян карт, хәле бетеп. Маңгай тирләрен сөртә-сөртә, оныгын күрергә дип, түр якка уза.
– Карыйм әле, кем акыртты икән минем киленне? – дип, ак биләүгә төрелгән балага күз сала. – Менә бит ул! Сөбханалла! Исемен Ильфат кушабыз, килен! Менә шулай Ильфат дөньяга килә.
Зөләйха фермада савымчы булып эшли. Рәшит тә маллар арасында. Өч елдан соң Ильфир уллары да дөньяга аваз сала. Тик Ильфат Ильфиргә комачаулап, ими биш яшенә хәтле имә. Анда да гарьләндереп, чак аерып алалар үзен. “Тагын имсәң, арт ягыңа этнеке кебек койрык үсә”, – диләр. Бик гарьчел дә, тискәре дә булып үсә Ильфат. Кечкенәдән үк инәсе-әтәсе белән телләшә. Хәер, аны тәрбияләргә кемнең генә вакыты булды икән? Барысы да эштә. Нурлыгаян карт та дөнья куя. Ике малай, ике сугыш чукмары, үзаллы дөнья көтә. Файдасына караганда, зыянны күбрәк ясыйлар алар. Иске өйләре бер якка янтаерга торганда, Рәшит яңа өй салырга ниятли. Алдан кадагын, бүтән кирәк-яракларын хәстәрләп, ишек алдына кертеп куя. Бер көнне эштән кайтуга, Ильфатның чүкеч белән җиргә сукканын күреп кала. “Нәрсә эшлисең, улым!” – ди алты яшьлек улына. “Кадак кагам, – ди тегесе. Җир йомшак бит, кадак керә дә китә, керә дә китә. Тактага кадаклап булмый, бөгелә ,“ – ди. “Ай, алла! Әллә чиләктәге кадакка тотындыңмы?” – Йөгереп кереп караса, кадак чиләк төбендә генә калган була... Әтисенең тәмәкеләрен урлау дисеңме, яшереп куйган кәнфитләрнең “башына җитү” дисеңме – барысын да Ильфат кыйрата. Үсә төшкәч, колмактан койган балның да тәмен татып карый. Кыш көннәре салам алыр вакыт җитә. Колхоз колхозчыларга салам өләшә. Салам китерүчене сыйламый да булмый. Гадәти хәл. Салам кертүче, эчмәсә дә, култык астына балны кыстырып, өенә алып кайтып китә. Чират Рәшитләргә дә җитә. Салам китерүче: “Кая әле, тәмен карыйм әле. Салып кына бирерсең”, – ди. Эчеп карый да, йөзен чыта. “Киселгән бит бу! Нәрсә бирәсең миңа?” Рәшит үзе дә эчеп карый. “Эх, шилма малай!. Шикәр комы тутырып куйган. Әйтәм, өлгерми дә, әлгерми, дибез. Әнә кем “өлгертеп” ята икән!” – дип, Рәшит моның Ильфат эше икәлеген аңлый. Әтисен буйга узып киткән егет шулай балны (көмешкәне) агачтан эшләнгән һәм аскы ягына бочканы тишеп кидереп куелган шлангыдан рәхәтләнеп чөмерә икән. Ильфирне дә ару “сыйлаган” абый кеше, тегесе хәтта шул урында ук тәгәрәп йоклап киткән. Шул көннән башлап “бочка” күзәтү астында була. Елгыр кешегә ни, бочкага барыбер дә әмәлен дә таба, юлын да. Шулай көрәшә-көрәшә уллары да үсеп җитә. Икесе дә Армия сафларында хезмәт итеп кайталар.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com