

* * *
Ир текәлеп озак карап торды. Акка төренеп яткан кызның күзләрен ачуын көтте. Йөзендә бер генә күзәнәк дерелдәп куйса да ул моны тоячак иде. Тик кыз хәрәкәтсез калды. Бары тик ирнең колагында гына еллар аша татлы тавыш яңгырады.
– Ничек сине ташлап китим инде?!.
Бу тавышның ихласлыгына, сүзләренең хаклыгына беркайчан да, берничек тә шикләнерлек түгел иде. Һәм ул ышанды. Кызның аны беркайчан да, беркайда да ташлап китмәячәгенә ул бар күңеле белән ышанды.
Әмма кызның сүзләре хак булган кебек үк, аның үлеме дә хак иде.
Ир диванга чүгәләде. Кызның ирененнән үбеп алды. Иреннәрнең салкын булачагын белә иде. Чәчләреннән сыйпады. Зур саклык һәм чиксез сөю белән. Күңелендәге бөтен сөю-назларын аңа тапшырырга теләгәндәй. “Иреннәремнең бар кайнарлыгын, җанымның бар назын үзең белән алып кит, синнән башка алар миңа кирәк түгел!..” – дигән кебек.
Карашларын кыздан аера алмый торып басты.
Бертын катып торды.
Һәм иреннәрен кымтып ишеккә юнәлде...
Адымнары ешайган саен күзләре ныграк дымланды, күзләре дымланган саен адымнары тизләнде... Тик ул инде олы ир иде... Күз яшьләре дөньяның бар матурлыгын томалап дуладылар да, керфекләргә кунмыйча кайдадыр юл алдылар. Тозлы тамчы булып күңел ярасына тамдылар бугай...
– Ник болай булды соң? Болай булырга тиеш түгел иде бит... – дип пышылдады ул, – озын гомерле булырга тиеш иде бит...
Шушы уй күңелен камчылады. Шушы уй миен бораулады.
Дөрес җавап кына табылмады.
* * *
– Болай булырга тиеш түгел иде бит... – дип үкседе мәет яныннан чыккан хатын. – Озын гомерле булырга тиеш иде бит...
Түр як бүлмәдәге диван уртасында яткан яшь егет аның күз алдыннан китмәде. Чем-кара чәчләр... Кара кашлар... Чаялыгы чагылып торган йөз... Егет аңа тередер сыман тоелды. Аның мәетләрне күргәне бар. Мәетләр болай булмый. Ул менә генә сикереп торыр да сөйгәнен кочаклап алыр, сөякләре метердәп китәрлек итеп кысып кочаклар...
– Кысма, сантый... Үтерәсең бит... – дип пышылдар кыз. – Үте...
Әмма сүзен әйтеп бетерә алмас, кайнар иреннәр бер-берсен эзләп табар да дөньяның барлык вак-төякләрен оныттырып мәхәббәт күгенә алып менәр...
Бераздан кыз, бу ләззәтнең үбешүләр белән генә тәмамланмасыннан куркып, егетне читкә этәрер. Йөрәгеннән өзеп алган сыман. Һәм сикереп торыр да киемнәрен төзәтергә тотыныр. Һаман хисләрдән айный алмый торган егетенә карап гаепле елмаер, аның башыннан сыйпар, янына чүгәләр һәм сүзне икенчегә борыр:
– Син ник туктамадың?
Егет бер мәл уйланып торыр.
– Белмим... – дияр ул гаепле тавыш белән. – Курыктым бугай...
– Нәрсәдән?
– Милиция учетына басудан...
– Руль артында мин идем бит...
– Син идең шул...
Бер мәлгә тын калырлар. Егет керфекләрен түбән кадар. Кыз уйланыр.
– Учетка бастырсалар да мине бастырырлар иде, – дип елмаер ул бераздан, – Мотоциклыңның документлары юк ич...
Егет аның чәчләреннән сыйпар:
– Ярый, узды бит инде... Бар да әйбәт...
– Әгәр әйбәт булмаса? Әгәр без бәрелеп үлгән булсак? Басманың нинди икәнен күрдеңме син!
– Үлмәдек бит...
– Әгәр егылып имгәнгән булсак? Әгәр мин гарипләнгән булсам?.. Син мине ташлар идең, шулай бит?..
Егетнең күзләренә шаян очкыннар кунар. Һәм ул иңнәрен сикертер:
– Белмим...
Һәм шаркылдап көлеп җибәрер. Ә кыз аңа ташланыр:
– Аһ, син мине ташларга җыенасыңмы әле!
Егет кызның һөҗүмен җиңел генә кире кагар да аны кысып кочаклап алыр һәм иреннәр иренгә, күзләр күзгә тия язарлык итеп якынаер да:
– Бел, кадерлем... – дип пышылдар, – әгәр бер генә күзәнәгең исән булса да мин сине ташламаячакмын.
Кыз бер мизгелгә тынып калыр. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлагач, күңелендә кайнар давыл кубар:
– Бергенәм минем, – дип пышылдар ул да. – Бердәнберем... Мин дә... Мин дә сине мәңге ташламаячакмын... Мин яратам сине!..
Бер мизгелгә икесе дә исәңгерәп калыр.
Кыз үзенең бу сүзне беренче булып әйтүенә, әйтер кыюлык табуына аптырагандай булыр. Ә егет, башлап үзе әйтмәүгә үкенгән һәм кызның чаялыгына сокланган сыман, күзләрен зур ачып сөйгәненә текәлер... Әмма тиздән икесен дә мәхәббәт өермәсе урап алыр...
Гомереңә беренче тапкыр “мин яратам сине” дию дә, аны ишетү дә сәер икән. Сәер һәм татлы. Мәңге онытылмый һәм мәңге кабатланмый торган бер халәт бу.
– Мин яратам сине...
Соңыннан да бу сүзләрен бик күп тапкырлар ишетте хатын. Үзе дә әйтте. Тик аларның берсе дә беренче тапкыр әйткәндәгедәй татлы булмады бугай. Хәер, кем белә... Һәркайсының кадере дә, бәясе дә, хаҗәте дә үзенчә булгандыр.
Әмма соңгы елларда ул сүзләр ничектер җиңел яңгырады... Җиңел әйтелде... Җиңел ишетелде... Хәтта “ахмак”, яки “бар кит моннан!” дигән мәгънәне дә шушы сүзләр алыштырыр булды.
Ә кайвакытларда бөтенләй уйлап тормыйча, гадәт буенча да ычкынгалады... Ә тора-бара берни аңлатмаган, бернинди мәгънәгә ия булмаган үле сүзләргә әверелде. Югыйсә, сугышып-талашып та яшәмәделәр ире белән. Эшләделәр, балалар үстерделәр, дөнья кудылар... Барсы да тәртиптә, барсы да уңай кебек иде... Тик әлеге сүзләр генә... Сүзләр генә... үлде...
– Болай булырга тиеш түгел иде бит...
* * *
– Ә ул бөтенләй дә мәеткә охшамаган...
Кинәт ишетелгән сүздәнме, иңенә сак кына кагылган кулларданмы хатын сискәнеп китте. Ялт итеп артына борылды. Ире икән. Аның алдында күз яшьләре түгүдән кыенсынып, учлары белән күзен сөртеп алды. Сер бирергә ярамый. Әмма моның ярдәме тимәде. Яңаклары буйлап агып төшкән тасма битенә таралды, керфекләрдәге тамчылар туктамады.
Ир аңа кулъяулык сузды. Хатын баш селкегәч, аның битен үзе сөртеп алды. Нәкъ менә яшь баланы көйләгән кебек. Хатын сәерсенеп иренә бакты.
– Ә ул бөтенләй дә мәеткә охшамаган... – дип кабатлады ир. – Йөзендәге җиңелчә алсулык та, тулышкан иреннәрендәге наз да, кыйгач кашларының шаянлыгы да шул килеш. Ә күзләрендәге якты нур ябык керфекләр аша да бөркелеп торган сыман.
Хатынның күзләрендә балкып киткән өмет чаткысы керфекләрдәге дымны шундук киптерде.
– Миңа да ул егет тередер сыман тоелды... – диде хатын. – Тик сулышын гына ишетмәдем... Һәм иреннәре дә...
Ир кинәт сәерсенеп хатынга карады:
– Егет?!.
Хатын акрын гына баш какты:
– Егет...
– Тукта, нинди егет булсын!.. Кыз ята иде анда...
– Егет иде, – дип үзенекен тукыды хатын. – Егет! Һәм ул синең яшь чагыңа тамчы судай охшаш.
Каршы сүз әйтергә дип авызын ачкан ир кинәт катып калды.
– Кыз да... – дип пышылдады ул, – кыз да... сиңа... Тукта!..
Әмма туктап уйланып торырга вакыт бирмәделәр, өйгә чакырдылар.
(Ахыры бар)
Фото: https://ru.freepik.com