

Таң
Еллар катламы астында, әллә кайда
тирәндә күмелеп калган балачак гадәтен
һаман да ташлаганым юк – мин йокыдан
иртә уянам. Уянам да, әгәр дә инде бу кыш
көненең зыкы суык бер иртәсе булып, ачык
форточкадан томанланып кергән салкын
һава йокы бүлмәсен ярыйсы ук җилләтеп
өлгергән булса, башымнан дип әйтерлек
бөркәнеп яткан юрганымны чак кына ача би-
реп, бүлмә эчен күземнән үткәрәм. Инде ха-
клы ялдамын, эшкә ашыгасым юк икәнлеге
исемә төшә. Әле торырга иртә, җылы юрган
астында ятар вакытым байтак икәнлеген
чамалап, күзләремне йомам, аш бүлмәсе
ягыннан ишетелер-ишетелмәс саркылган
иртәнге тавышларга колак салам. Әйе,
Рәсимә торган, форточканы да ул ачкан,
иртәнге чәй мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Ә минем тоташ ук ачылып бетмәгән
аңым бу иртәне нишләптер бала чагым
иртәләренең берсе итеп кабул итә. Аны
бөтен ваклыклары белән күз алдыма ките-
реп бастыра.
…Йә татлы, йә куркыныч бетмәс-төкәнмәс
төшләрем үзләреннән үзләре эреп юкка
чыга. Йокыдан изрәгән тәнемне җайлап
кына ачыла башлаган аңым били бара. Кора-
ма юрган астыннан борынымны чыгармыйм
әле. Тәүдә колагыма һәр иртә кабатлана
торган искиткеч якын авазлар чалына. Мин
юрган астында килеш, шушы тавышларга ко-
лак салып, әниемнең барлык хәрәкәтләрен
күз алдына китереп ятам. Менә ул шыр-
пы сызды, җиделе лампага ут кабызды.
Ул утның сыек яктысы юрганымның бер
җыерчыгыннан минем җылы куышыма да
үтеп керде. Менә, мич башына киптерергә
куелган чыраларны алып, аларны тагы да
юкарак итеп телгәләргә тотынды. Пычак-
тан чыккан чыжылдаган тавыш тыну белән,
кичтән мичкә тутырып калдырылган тирес-
не кыштырдатып кыбырдатуы, тирес куы-
шына бер тотам чыра урнаштырып, тагы да
шырпы сызуы ишетелде.
Мин, ниһаять, борынымны юрган астын-
нан чыгарам, күзләремне ачам. Тирес –
утын түгел, тиз генә кызып янып китә алмый.
Тәүдә, каршы стенага беленер-беленмәс,
тигезсез яктылык сирпеп, пыскыпмы пы-
скый. Бүлмә эченә сыек төтен тарала.
Төтеннең әчкелтем исе минем борынымны
кытыклый, күзләремне яшьләндерә. Тирес
кызып яна башлау белән стенадагы шәүлә
яктырганнан-яктыра, өйгә таралган төтенне мич яңадан
йота бара. Бүлмәдә тегеләй-болай йөргән әни ул ара-
да лампаны сүндереп тә куя. Керосин, Мәзин бабай тау
арасында чыккан чишмә кебек, агып ятмый, аны сак-
чыл тотынырга кирәк. Ә аш-су юнәтергә мич авызыннан
төшкән яктылык та җитә.
Өйнең алгы бүлмәсен бездә "почмак" дип атыйлар.
Чоланнан почмакка килеп кергәч үк уңда – урта бүлмәгә
үтә торган ишек. Аннан арырак – зур мич, аның алгы ягы
почмакны җылыта, учак, аның өстендәге зур казаны аш-
су әзерләргә хезмәт итә, арткы өлеше җылылыкны урта
бүлмәгә тарата. Мин бу мичне җансыз кирпеч өеме итеп
түгел, зур, игелекле, шәфкатьле бер җан иясе итеп кабул
итәм. Менә шул мич кабыргасына инде бүлмәне иңләгән
сәке терәлә. Ул өч кешелек гаиләбезнең йоклар урыны
да, ашъяулык тирәли утырып сыйланыр өстәлебез дә,
әтиемнең, гәзит-журналларын, хатларын таратып таш-
лап, алып кайткан почтасын барлар эш кабинеты да, ми-
нем сузылып ятып сурәт төшерер остаханәм дә.
Ишектән кергәч сул якта зур, биек өстәл, аның пычак
белән кырылып юыла торган, өсте табак-савыт куяр, аш
әзерләр урын булса, араталап камалган асты кышын
бозау, бәрәннәрне ябар читлек хезмәтен үти. Ишеккә
каршы стенада ике тәрәзә, сулда тагы берәү. Аларның
ике кат пыяласы да кышкы бизәкләр белән капланган.
Ул бизәкләрне көндез барлармын, игътибарымны бик
юнәлтеп бармыйм, тыштагы суыкны гына чамалыйм.
Әни өстәл янында ни беләндер булаша: әллә бәрәңге
әрчи, әллә кабак телә. Ә өстәл астында яңа гына йо-
кысыннан уянып аякларына баскан бер атналык бозау,
муенын сузып, телен чыгарып аның итәген ялмарга ча-
малый. Маташуы килеп чыкмагач, ул үзенең дөньяда
барлыгын белгертеп, "Му-у-у", "Му-у-у" дип тавыш бирә.
Ул арада инде аның өйдәшләре – бер сарык бәрәче, ике
кәҗә бәтие – дә уяна. Алары: "Бә-ә-ә" дә "Мә-ә-ә" дип,
олы агаларына теләктәшлек белдерәләр. Әни, юеш ку-
лын сузып, аларның колак артларын кашый, борынна-
рын сыйпаштырасы итә: "Хәзер, хәзер имезербез, акыл-
лыларым…" – дип сөйләнә.
Бу күңелле күренеш минем көнчелек тойгымны уя-
тып җибәрә. Ничек була инде бу: әни кеше бозау,
бәрәчләрне иркәләргә өлгерде, ә үз баласына игътиба-
рын юнәлтергә форсат тапмый.
– Әни-и-и, – дигән булам мин, тавышыма мөмкин
хәтле наз өстәп.
Ялан тәпиенә өйдә генә киеп йөри торган кыска ку-
нычлы киез итек, эчке күлмәге өстеннән җиңсез бишмәт
эләктергән әни ягымлы йөзен миңа юнәлтә:
– Әү, балакаем! Әү, колынчыккаем! Уяндыңдамыни?
Сиңа торырга бик иртә әле. Өй җылынсын, кыстыбыем
өлгерсен – йокла рәхәтләнеп. – Әни төпчек улына сүз
назының гына аз икәнен яхшы аңлый. Ул җитез адымна-
ры белән сәке янына килә, уң кулы белән корама юрган
астыннан чак-чак кына күренеп яткан сары чәчле ба-
шымны сыйпый, сулы белән юрган аша аркамны сөя.
Миңа артыгы кирәкми дә, бөкләнеп ятып оенкыраган
тәнемне язам.
Абзарда мал карап йөргән әтинең сарык белән кәҗәне
ияртеп өйгә керүен, бу татлы мизгелне зарыгып көткән
бәрәчләрнең иркәләнә-иркәләнә әниләре җилененә
борын төртүен, әтинең бозауны җитәкләп яңадан аб-
зарга чыгып китүен күзәтеп, байтак ятам әле мин. Тик
таңгы йокы барыбер үзенекен итә: сарык белән кәҗәнең
яңадан абзар тарафларына аткарылуын, тамаклары тук
бозау һәм бәрәчләрнең кире үз урыннарына ябылуын
мин инде күрә алмыйм.
Мин йокыдан тәмам уянганда, яктырган була. Әти по-
чта алырга киткән. Әни дә, иртәнге эшләрен тәмамлап,
азга гына булса да сәке читендә утырып тора.
– Әни!..
– Әү, улым!.. Тордыңмы инде? Тиз генә кулларыңны,
битеңне чайкат та… Әнә кружкада сөт, кыстыбыем да
әле суынып өлгермәгән.
"Кыстыбый” сүзе миңа кызык тоела. Чөнки олылар
эшенә, өлкәннәр сүзенә кысыла башласам (бу – минем
яраткан шөгылем), әти мине "кыстыбый" дип үчекли.
– Әни, син пешереп өстен тастымал белән каплап
куйган бәрәңгеле кабартмалар да – кыстыбый, мин дә
– "кыстыбый". "Кыстыбый" кыстыбыйны ашый буламы
инде? – Икәүләп рәхәтләнеп көлешәбез. Әнинең күз
тирәсендәге, маңгаендагы җыерчыклары языла, болай
да мөлаем йөзе тагы да ныграк матурлана.
– Көн ничек, әни?
– Күк аяз булса да, нык кына себертеп тора, улым.
Җәяүле буран!.. Юлдагы әтиеңә Ходай ярдәм бирсен
инде!..
Мин, кеше кебек җәяүләп китеп барган буранны күз
алдыма китереп, тагы да көлеп җибәрәм:
– Буранның да аяклары буламыни, әни?
– Буран ул… буран, аяксыз да бик шәп йөгерә.
– Ә син тагын урамга чыгасыңмы?
– Менә хәзер коега суга чыгам.
– Алайса… – Тиз генә үрелеп, мендәрем астыннан
кәгазь кисәге чыгарам, – минем хатны җибәреп кер әле.
– Хатны җил белән җибәрмәгәннәрен мин хәзер инде
аңлар яшьтәмен. Тик бу – безнең әни белән икебез генә
уйный торган күптәнге уеныбыз.
Әни, йөзенә җитди төс чыгарып, "хат"ны бишмәт
кесәсенә сала, чиләкләрен алып чыгып китә. Мин, аран-
нан башын тыгып, озын телен чыгарып, тагы да нидер
ялмарга чамалаган бозауны, кертләтеп печән ашарга
өйрәнеп маташкан бәрәчләрнең башларын сыйпыйм,
муеннарын иркәлим, әни юклыктан файдаланып, бит-
кулларымны чайкарга "онытам", ике кабып, бер йотып
тәлинкәдәге кыстыбыйларны яртылаштырам, кружка-
дагы сөтне чөмереп куям.
– Җибәрдеңме, әни?
– Җибәрдем, улым.
– Әле кайда барып җитте икән? Хаҗивәлигәме?
– Хаҗивәли генә дисеңме! Җил көчле, Карамалыга ук
җиткәндер инде…
Мин ике йорт рәсеме төшерелгән "хат"ымның кола
яланда очып китеп баруын күз алдына китереп тыныч-
ланам. Ул йортларның берсе – безнең өй, икенчесе,
биек манаралысы, сәгатьлесе – Кремль.
Алда – ел кебек озын көн. Уйныйсы уеннарым,
төшерәсе сурәтләрем, язасы хатларым бихисап. Ә ки-
чен, караңгы төшкәч, әти, бер чана төяп, почта алып
кайтыр. Почта белән бергә өй эче күңелле ыгы-зыгыга
тулыр.
***
Автордан
Вакыт – аяусыз нәрсә. Гомер үтә барган саен хатирәләрне еллар тузаны каплый. Озын
тормыш юлында очраган кешеләр, тарыган бәлалар, шатлыклы вакыйгалар бөтенләй үк
хәтердән төшеп калмаса да, төсләрен җуя, тоныклана. Бары балачак истәлекләре генә,
төсле телевизор экранындагы мультфильм кебек, чагу күренешләр булып, күңелдә яшәвен
дәвам итә.
Шуның өчен дә балачак турындагы әсәрләрне яратып укыйбыздыр. Аксаковның “Багров
оныгының балалык еллары”, Горькийның “Балачагы”, Тукайның “Исемдә калганнары”, Мос-
тай Кәримнең “Озын-озак балачагы”, Марат ага Кәримовның һәм Рәшит Сабитның соңгы
елларда дөнья күргән повестьлары... Алар – укучылар күңелендә ныклы урын алган әсәрләр.
Аларны укыганда бер нәрсә гаҗәпләндерә: баксаң, һәр баланың да – унсигезенче йөздә
яшәгән бай аристократ улымы ул, әллә унтугызынчы гасырда көн күргән мещан оныгымы,
ятимлектә интеккән татар баласымы, әллә ике әни тәрбиясендә үскән Чишмә малаемы
– дөньяны танып белүе, аң үсеше, уйлары, фикерләре бер төрлерәк икән дә. Алар – бөек,
без – гади кешеләр, шулай да балалыгыбыз аларныкына ничек охшаган! Матди җитешлек
белән түгел, уеннарыбыз, кайгы-шатлыкларыбыз, кичерешләребез белән. Шул ук вакытта
аерымлыклар да аз түгел.
Менә шундыйрак уйлар мине кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Минем балачагым – узган гасырның илленче еллары.
Сугыш мәхшәрләре артта калган. Авыл әле фәкыйрь яши, ләкин инде өстәлләрдә икмәк бар. Халыкның күңеле көр, ул
тормышның көннән-көн яхшыра баруын күреп, киләчәккә өмет баглый. Ә балаларның, һәрвакыттагыча, үз уеннары, үз
шөгыльләре, үз хәсрәтләре...
Повестьны кулъязма хәлендә берничә дустыма укырга биргән идем. “Ошады. Бирелеп укыдым”, “Минем балачакны
язгансың бит” кебегрәк фикерләр ишетергә туры килде, һәм аны журналыбыз “Тулпар”га тәкъдим итәргә булдым.
Бу язмам әтием, әнием, туганнарым, дөньядан иртә киткән балачак дусларым каберенә берәр уч туфрак булып кына
ятармы, әллә әдәбиятыбызның балачак турындагы әсәрләре рәтендә тыйнак урынын да алырмы – монысы инде ту-
лысы белән вакыт һәм укучылар хөкемендә.