Чәчмә әсәр
9 Октября 2023, 18:47

Гөлнур АЙЗАТ. «Китмә!» Хикәя (3)

Иренең үзе өчен никадәрле газиз, кадерле, якын булуын тагын да аңлап, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Хатынының бу халәтен ир сизде, үзен гаепле санапмы, әллә башка уйларга чумыпмы, аның йөзенә карамаска тырышты.

Гөлнур АЙЗАТ. «Китмә!»  Хикәя (3)Гөлнур АЙЗАТ. «Китмә!»  Хикәя (3)
Гөлнур АЙЗАТ. «Китмә!» Хикәя (3)

Миләүшә итәгенә сабый бала кебек башын куйган улының Чыңгызныкы төсле кара бөдрә чәчләреннән сыйпады. Рәнҗи аламыни ул иренә?! Менә бит нинди баһадир уллар бүләк итте аларның мәхәббәте. Ничә елдан бирле тормышны тартып арыгандыр ире... Сабирәнең дә сабыры текәнгәндер... Гомер буе беркемгә карамыйча көт әле... Ялгыз хатынга тормыш тартулары, ай-һай, авыр ул!

– Әни, ә безнең никах? Әти кайтадыр бит... никахка, дим?

Миләүшә дәшмәде. Билгесезлек җанын телде. Ни дияргә дә белмәде.

Җомга көн килеп җитте. Көннең күлмәге текмәгән, аты җиккән – чаба да чаба... Гомер дә шулай. Миләүшә төнне борчылып уздырды. Ире өйдә юклыгы сиздерә. Берничә көн инде агач эшеннән гөрләп торган гараж ишеге ачылмый, «Миләшем, кара әле, матурмы, кара инде!» – дигән көр тавыш ишетелми. Чәй эчәргә чакырыр кеше юк. Ялгыз тамакка ризык үтми. Хатын никах мәҗлесенә дип әзерләгән күлмәген алам дигәндә, янәшә элгечтәге кара төрткеле ак күлмәккә күзе төште. Яшьлек истәлеге итеп саклаган күлмәктә бәхетле көннәренең төсе, исе саклана шикелле тоелды. Их шул күлмәкне киеп, бер генә минутка булса да узган көннәргә кайтып булса икән?! Тормыш та шул күлмәк төсле: ак хыяллар эчендә борчулы, сагышлы-кайгылы – кара төрткеләр җитәрлек анда! Миләүшә киенеп, шәмәхә бизәкле яулыгын уратып бәйләгән генә иде, ишек ачылды.

– Хәерле иртәләр!

Чыңгыз икән! Өйгә килеп кергән иренең йөзенә карауга, Миләүшә аның чыраенда борчулы төсмерләр күреп, кызганып куйды.

– Хәерле булсын, Чыңгыз! Киләсе иткәнсең – әйбәт булган!

– Ничек килмим? Әйттем бит, никах, туйны уздырышам мин сезгә, дидем. Өйләнәсе көнне дә йоклап ятамы әллә егетебез? Яле уятып чыгыйм, – дип, ире Булат бүлмәсенә таба атлады.

Ишек ачылды. Анда чем-кара костюмнан, ап-ак күлмәгенә кара күбәләк каптырган Булат күренде.

– Исәнме, әти!

– Улым син никахка түгел, сәхнәгә чыгарга җыенган артист кебек, булмый болай. Әйдә әле, минем киемнәр янында өр-яңа зәңгәр галстук бар, башыңа да бәрхет зәңгәр түбәтәй кияргә кирәк.

– Синең киемнәр бездәмени әле, күченеп бетмәгән идеңмени?

Улының тавышына мыскыл төсмер чыгарып әйтелгән сүзләрен ир колак артыннан уздырды. Үзләренең йокы бүлмәсендәге стенкадан матур түбәтәй белән галстук тотып чыкты да:

– Менә болар сиңа бик килешергә тиеш, – дип, улына тоттырды. Ул да түгел, урам якта машина сигналы ишетелде.

– О, безнең тагын бер яшь әти дә килеп җиткән!

Егетләр никах мәҗлесенә дигән күчтәнәчләрне җыештырып машинага чыгардылар. Кыз йортына ике машина белән барырга булдылар. Теле белән әйтмәсә дә, олы уллары әти-әнисенең бүгенге хәленә бик борчыла, икесен дә яратканга күрә, ни берсенә, ни икенчесенә авыр сүз белән кагылырга теләми.

– Әти, без Булат белән бергә утырырбыз, сез әни белән бергә барыгыз инде, бер машинада, – дип кенә сораулы карашларга нокта куйды.

Миләүшә улының теләгенә бар йөрәгеннән сөенде. И акыллы бала булды Динар гомере буе! Чыңгыз, Миләүшәне култыклап, машинага кадәр алып чыкты. Хатынның тәне калтырап куйды. Шушылай култыклашкан килеш барасы да барасы иде... Алдагы көннәрдә дә... Иренең үзе өчен никадәрле газиз, кадерле, якын булуын тагын да аңлап, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Хатынының бу халәтен ир сизде, үзен гаепле санапмы, әллә башка уйларга чумыпмы, аның йөзенә карамаска тырышты.

– Миләш, сиңа артта җайлырак булыр, – дип машинаның арт ишеген ачкан иде, хатыны:

– Чыңгыз, соңгы тапкыр булса да, синең белән янәшә утырып барыйм, – диде.

Ир тормышның иң авыр елларын бергә күтәргән хатынның теләгенә каршы килмәде.

– Арткы урындыкта сиңа җайлырак булыр, дигән идем, – дип кенә җаваплады.

Ун минутлык юл узган тормышларны барлап чыгар өчен бик кыска шул.

Хатын иренең чәчләренә күз төшерде. Ул үлеп яраткан кара бөдрәләр шул ук, калын кашлары да үзгәрешсез – төсен җуймаган, ә мәхәббәтләре нигә төсен җуйды икән! Кайда ялгыштылар алар? Шул гомер яшәгәч, нишләп юллары аерылды әле? Миләүшәнең эчендә – утлы күмер, дулкынлануы йөзенә чыктымы, ире:

– Миләш, давлениең күтәрелмәгәндер бит, кызарып киттең, – диде.

– Менә уйлап барам, Чыңгыз, без кайда ялгыштык икән, нишләп оныклар сөеп, сөенеп яшәр вакытта гына без Сак белән Сок төсле яшәргә тиеш? Сабирә ничек кабул итте соң үзеңне? Бик бәхетеледер ул хәзер – синдәй ирләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас шул!

Ире бераз дәшми барды. Аннары гына Миләүшәнең сул кулыннан алды да:

– Миләш, кичер син мине! Булышырмын мин сиңа да, бик кирәк чакларыңда шалтыратырсың, килермен. Сабирә дә гомере буе көтте бит мине... Аңла син аны да, ул да хатын-кыз бәхетенә лаек, ләбаса! – Чыңгызның тавышы калтыранып китте. – Син култык таякларына калгач та: «Чыңгыз ташла инвалид хатыныңны, күчен миңа, кызыбызны бергә үстерик», – димәде бит. Мин бит бик сирәк бардым аның янына. Хәер, аның янына дию түгел, мин күбрәк кызым янына бардым. Атнага бер күрешсәк тә, кызым бик яратты мине. Сагынып көтеп алыр иде дә, килүгә муеныма сарылыр иде. Битләремне үбә-үбә: «Әтием, мин синең киләсеңне белдем бүген, бакчадагы чыпчыклар әйтте», – дип, көлдереп куяр иде. Аңа алып кергән күчтәнәчләремне күрсәтеп, әнисе каршында әйләнеп: «Менә әтием миңа командировкадан ниләр алып кайткан!» – дип, шатланып туя алмас иде. Икенче сыйныфка кадәр ул мине шулай командировкада дип уйлап, көтеп яшәде. Бер көнне барсам, кызым минем яныма килми – әнисе дөресен әйткән. «Әтиеңнең икенче гаиләсе, уллары бар», – дигән.

Миләүшәнең бу сүзләрдән соң күзләре чыланды.

– Миләшем, син ышанмассың да, әмма ни гомер барып йөрсәм дә, Сабирә белән ир белән хатын кебек очрашмадык без. Элеккеге дуслар кебек сөйләшә, аралаша идек. Әмма беләм бит: күзләреннән күрәм – ярата ул мине... Гомер буе шулай яратып карады аның күзләре. Ә бала ? – диярсең.

Исеңдәме бер елны сине багучыга алып бардым Ул багучы инде саубуллашканда миңа: хатыныңның бер атна гомере калган, беркая алып йөрмә. Өйдә тынычлап үлсен, – дигән иде. Мин аның сүзләрен сиңа әйтергә курыктым. Үземнең уйларымнан курыктым. Сине өйгә кайтарып куйгач, төнге сменага эшкә барганда, Сабирә очрады. Синең хәлләреңне сорашты.

– Чыңгыз, әгәр ул-бу була калса, син миңа ышана аласың, мин кыз килеш тә синең улларыңа әни булырга риза, җаным, – диде. Аның бу сүзләре өзгәләнгән җанымны азрак тынычландырды. Ул тулай торакта яши иде, бүлмәсенә кадәр озатып куйдым, эшкә шалтыратып, мине алыштыруларын үтендем.

Мин Сабирәдә куна калдым. Бердәнбер тапкыр. Ул төне буе минем баш очымда тезләнеп утырды. «Кирәк булса, гомерем буе да көтәрмен, мин бары тик синеке генә, Чыңгызым!» – дип озатты иртән. Аңласаң, аңларга тырыш син мине, Миләшем, мин сиңа шул бер генә тапкыр хыянәт иттем. Улыбызның никахы белән ант итә алам.

Миләүшәнең ирен күкрәгенә кысып юатасы, яратасы килде. Шушы гөнаһлы да, гөнаһсыз да ирен кичерә алуына үзе дә сөенде.

Мәчет каршына килеп туктадылар.

Никах мәҗлесендә катнашучылар күп түгел иде. Мәчетнең никах уку бүлмәсенә кереп урнаштылар. Имам Рөстәм хәзрәт кияү белән кәләшнең һәм аталарының, шаһитларның да исемнәрен язды. Килешенгән мәһәрне дә теркәп куйгач, булачак килен Гөлира белән Булат кияү имамның каршысына утырдылар. Имам аларны, шаһитлары белән бергә, тәүбә-истигъфар иттерде, өйләнү, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы вәгазь укыды... Аннан соң башта Гөлирага:

– Аллаһның әмере. Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, Гөлира туташ сез, Чыңгыз улы Булатны килешенгән мәһәр белән хәләл тормыш иптәше итеп кабул иттегезме? – дип сорады.

Миләүшә булачак киленгә күз төшерде. Гөлира бүген аеруча сөйкемле күренде. Хатын эченнән генә: «Я Раббем, матур гына яшәп китсеннәр иде, безгә дә мөнәсәбәтләре яхшы булып, дустанә яшәсәк иде!» – дип, теләк теләде

Кыз: «Әйе», – дигәннән соң, имам Булаттан:

– Сез, Булат әфәнде, Харис кызы Гөлираны, Аллаһның әмере, Пәйгамбәребез хәзрәтләренең сөннәте һәм имамыбыз Имам Әгъзәм хәзрәтләренең иҗтиһады буенча, килешенгән мәһәр белән алдыгызмы? – дип сорады. Егет, кәләшенә карап: «Әйе», – дияргә өлгермәде, Чыңгызның кесә телефоны шалтырады. Ир тиз генә бастырып куйды. Имам шаһитларга карап:

– Сез дә бу җавапларга шаһит булдыгызмы? – диде. Ә телефон өздереп чыңлавын дәвам итте. Булат әтисенә карап куйды. Чыңгыз хәзрәттән рөхсәт сорап, ишеккә юнәлде. Миләүшә иренә аптыраулы карашын ташлап: «Шушы мизгелдә чыгып китәрлек нинди мөһим кеше булыр икән?! Сабирәдер инде, түзмидер!» Хатынның йөрәге чәнчеп куйды. Ире шактый озак кермичә торды. Имам никах догасын укырга кереште:

– Аллаһүммәҗгаль һәзәл-гакъдә мәймүнән мубаракан, вәҗгаль бәйнәһүмә үлфәтән вә мәхәббәтән вә карара, вәлә тәҗгаль бәйнәһүмә нәфратан вә фитнәтән вә фирара. Аллаһүммә әллиф бәйнәһүма кәма әлләфтә бәйнә Әдәмә вә Һавва вә кәма әлләфтә бәйнә Мухәммәдин вә Хәдиҗәтәл-Кубра вә кәма әлләфтә бәйнә Галиййин вә Фатиматәз-Зөһра. Аллаһүммә әгътый ләһүмә әүләдан салихан вә ризкан васиган вә гумран тавилән. Аллаһүммә йәссири әмраһумә вә кәссир гумраһүмә вәр-зукъһүмә йә хайрар-разикыйн. Вә кәррим халькаһүма вә хас-син хулүкаһума вәхълүф ләһума халәфән йа ахсанәл-халикыйн. Аллаһүммә кәссир уммәтә Мухәммәдин бихурмати нәбиййикә Мухәммәдин саллаллаһу галәйһи вә сәлләм. Раббәна һәб ләна мин әзвәҗина вә зурриййатина курратә әгьйунин вәҗгальна лил муттәкыйнә имама. Раббәна атина фид дунйа хасәнәтән вә фил ахирати хасәнәтән вәкыйна газабәннар...

Имамның моңлы мәкаме бүлмәне тутырды.

– Аллаһым! Синең әмереңә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә буйсынып, ике яшьнең никахын укыдык. Син аларга гомерләре буена саулык һәм бәхет бүләк ит. Ризыкларына бәрәкәт, эшләрендә җиңеллек бир. Динебез, милләтебез һәм Ватаныбыз өчен хәерле балалар бүләк ит. Үзләрен Исламның нурлы юлыннан аерма, гөнаһларын кичер. Калебләре Синең һәм Пәйгамбәребезнең сөюе белән тулсын. Аллаһым! Коръәннең хөрмәтенә, сөекле Пәйгамбәреңнең хөрмәтенә догаларыбызны кабул ит, әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган Аллаһ!

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас