

Бәрия Миләүшәнең бу кадәр борчылуына әллә ни исе китми генә сумкаларын күтәреп кухняга кереп китте. Миләүшәнең йөрәге туктаусыз чәнеште, каенсеңлесенең болай да авыр чакта шулай угын чәнчүе хатынның башына күсәк белән суккан кебек итте – тәне тыңламады. Бераздан чынаяк белән чәй күтәреп Бәрия керде.
– Я, нәрсә җәелдең инде, апа, дөресен сиңа кем дә булса әйтергә тиеш бит инде! Абый бозау булганга мин гаепле түгел. Ул сиңа мәңге дөресен әйтмәячәк. Давай тор, мә, дару эчеп җибәр, Булатка да дару каптырыйк.
Бәрия биргән таблетка агу белән бер иде бу чакта. Шулай да эчәргә кирәк, уллары хакына яшәргә, яшәргә кирәк! Бәрия Миләүшә янында озак юанмады. Динарны киендереп, мәктәпкә илтә китте.
Миләүшә каенсеңлесе чыгып киткәч тә, бик озак тынычлана алмады. «Сабирә, кыз!» – дигән ике сүз аның баш миен бораулады, зиһенен чуалтты, эчен борды, кулларының хәлен алды. «Сабирә, Сабирә, Сабирә!..»
Менә 18 ел һаман шул Сабирәдән куркып яшә инде! Үзгәрдеме икән ул Сабирә, һаман шулай чая, шук, матурмы икән? Сабирәдә кызы үсә торып, ире ничек шулай Миләүшә белән яши алды икән? Ике гаиләне карап яшәүләре Чыңгызга җиңел булмагандыр? Хатынын сыңар тапкыр да битәрләмичә ничек түзә алды икән?! Аны бу авыр тормыштан әгәр шул Сабирә тынычландыра алган булса?!Егерме алты ел элек корган шушы гаиләнең тамырлары черек булып чыгамы инде хәзер?
Чыш – чыш!..
Чәкчәккә дигән май кайнап чыккан икән, сүндереп, бераз суытып алырга кирәк. Әй, бу йөрәкне дә шулай януларыннан бер генә минутка булса да сүндереп булса икән лә?! Юк шул, йөрәк бавырсак пешә торган май гына түгел!
Миләүшә озын-озын кисемтәләр ясап, тигез кисәкләргә бүлде дә, инде суынып килә башлаган майга берсен салып карады. Кечкенә төш шунда ук ап-ак булып, кабарып өскә күтәрелде. Димәк, калганнарын да салырга була.
Хатын онытылып китеп, бар күңел хисләрен чәкчәккә күчерде. Булатының бәйрәме күңелле, матур булып узсын! Никахы бер генә, гомерлек булсын иде йөрәк җимешенең! Килен буласы Гөлира бик аралаша торган кызга охшамаган үзе, бер-ике тапкыр килгәндә, кешене аңлавы читенрәк шул!
Олы килене әнә «әни»дип өзелеп тора, минутына биш әйтергә өлгерә.
Гөлираны сорарга барганда, булачак кодагыйның гына: «Яшьләр сезнең янда тормаслар инде, инвалид кеше янында авыр булыр», – дип, Миләүшәнең йөрәгенә тоз салырга өлгергән иде. Киленнең әтисе күптән инде гүр иясе икән, Гөлира әбисе тәрбиясендә үскән. Бер табак төш пешереп өлгергән арада Миләүшә узган гомерен күзалларга да, улларының киләчәге турында уйларга өлгерде.
Ире, берничә кәрзин җиләк-җимеш күтәреп кайтып кергәндә, хатынның зур подноска баллап өйгән чәкчәге инде әзер иде.
– И булдырасың инде, Миләш! Алтын йөрәкле генә түгел, алтын куллы да бит син! – дип мактап куйган иренә, Миләүшә бераз аптырап та, бераз үртәлеп тә карады.
– Шундый алтын булгач та, бик кирәкмим бит менә, – дип куйды.
Ире эндәшмәде, бары тик кап-кара күзләрен тутырып кына карады. Аның бу карашында, әйтерсең лә: «Минем дә бит хатын-кыз назы тоясым, җылы кулларның назында исерәсем, гайрәтемне, көчемне сизәсем, кадерләнәсем килә, мин дә бит ир кеше!» – дигән әрнеш ята иде.
Төшке ашны сөйләшми генә ашадылар. Аштан соң, ир, хатынын гаҗәпләндереп, кием шкафыннан берничә костюмын, күлмәк, спорт киемнәрен зур спорт сумкасына салды да:
– Мин боларны Сабирәгә илтеп килим әле. Килен төшкәч, кием җыеп йөрү уңайсыз булыр, – дип, ишеккә юнәлде.
Миләүшәнең, әйтерсең лә, йөрәге урыныннан өзелеп төште.
– Чыңгыз! Чыңгыз!
Чыңгыз сумкасын уң як беләгенә асты да берни эндәшми генә ишектән чыгып китте. Борылып караса, үзенә инәлеп, тилмереп караган Миләүшәнең кап-кара күзләре белән очрашкач, сөю һәм өмет тулы карашларны күтәрә алмамдыр, дип уйлады бугай. Миләүшә, нишләргә белмичә, онытылып, гаҗиз булып, ишек алды ягына карый торган зал тәрәзәсенә таба атлады. Бу авыр халәттән култык таякларын алырга да онытып җибәргән – атлады дию дөрес булмас, алга талпынып идәнгә ауды. Таякларны алып торырлыкмыни хәле, кызу-кызу шуышып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә төбенә ябышып диярлек күтәрелде дә тәрәзәне ачып җибәрде:
– Чыңгыз! Чыңгыз җаным!
Миләүшәнең үксеп елап кычкырган тавышына тәрәзә пыялалары зеңләп куйды, тәрәз каршындагы миләштән пырылдап, куркып чыпчыклар күтәрелде. Ничә еллар әрнү-сагышларын йөрәгендә йөртеп тә бирешмәгән хатын тәрәзә төбенә сыгылып төште. Тәрәзә төбендә өч миләүшә – бишни чәчкәләргә күмелгән ике гөле һәм язмыш сынаган хатын!
– Чыңгыз, Чыңгызым! Ничекләр генә яшәрмен мин синсез?! Чыңгыз!
Миләүшәнең күз яшьләре гөлләргә тамды. Шәмәхә чәчкәләргә тозлы күз яшьләре дә авыр иде, күрәсең, алар да башларын иде.
Хатынның бераздан тавышы тынды, иңсәләре туктаусыз бер күтәрелеп, бер төшеп торудан гына, аның һаман иңгелдәп сулкылдавын чамалап була иде. Тәрәзә төбендә күпме шулай торган булыр иде – кинәт капка ачылды. Булат икән!
Миләүшә, улыннан күз яшьләрен яшерергә теләп, башындагы яулык чите белән тиз генә күзләрен сөртеп алды. Улы өйгә кергәндә, ул инде кухня ягына шуышып чыгып җиткән, чәй кабызып җибәргән иде.
– Әни, мин бүген дус егетләр белән кечкенә генә мәҗлес оештырмакчы булам. Өстемне алыштырырга гына кайттым. Чәй эчеп тормам. Мине егетләр кафеда көтә.
Булат газ плитәсе янында арты белән борылып баскан әнисен кочаклап алды. Шунда гына әнисенең кызарган күзләренә игътибар итте:
– Әни, әллә елагансың инде?
– Китте, – диде дә, үзеннән шактый олы гәүдәле улының күкрәгенә капланып кабат үксеп җибәрде.
– Әни, кем китте? Кая?
– Китте... әтиегез китте... Сабирәгә...
– Тукта, аңлатып сөйлә әле, әни, нинди Сабирә?
– Сабирә, Айсылу...
Булат, әнисен култыклап, кухнядагы креслога утыртты, култык таякларын кресло читенә куйгач:
– Әни, хәзер тынычлан да, аңлатып сөйлә, кем ул Сабирә, әтигә кем ул, кая китте әти?
– Әтиегезнең икенче гаиләсе!
– Аңламадым.
– Сабирә әтиегезне яратып яшәгән хатын. Әтиегезнең Айсылу исемле кызы да бар. Мин моны сезгә бик күптән әйтергә тиеш идем...
Миләүшә туктап калды. Теле аңкавына ябышкан сыман – әйтер сүзләрне түшәмнән эзләгәндәй, өскә карады. Башы әйләнеп китте, әйтерсең, түшәм аның өстенә ишелә-якыная бара. Булат әнисенең хәрәкәтсез аякларын кочаклап, алдына иелде.
– Әнием, ничә яшь инде ул кызга – Айсылуга, дим? Әти шул гомер хыянәт иттеме сиңа?
– И улым, моны хыянәт дип әйтеп булса икән?! Хыянәт иткән кеше мине ничә еллар кулларында күтәреп йөртер идеме икән?! Сине тапкач та, аякларым йөрмәс булгач, әтиең бит мине сабый бала кебек карады. Күтәреп мунчага алып барыр, юындырып чыгарыр иде... башта сезне... аннары мине...
Өй һавасы авыр, дисәм, күтәреп бакчага алып чыгар иде. Миләш чәчәге исе иснисем килә дигәч, тәрәзләр каршына пар миләш утыртты. Шулар уртасына тотынгычлы, бизәкле эскәмияләр ясады. Куллары алтын бит әтиегезнең! Күл буена барып утырсаң иде – су тавышын тыңлыйсым килә, – дидем. Әнә, әнә бит, бакчаны казып пар аккошлы күл ясап куйды. «Рәхәтләнеп көн дә утыр аккошларга карап», – ди, үзе көлә-көлә, минем өчен шатланып.
– Әни, әти нишләп нәкъ менә хәзер китәргә булган соң ул гаиләсенә? Син шул сереңне ничек гомер буе бездән яшерә алдың?
– Әтиегезне югалтудан гомер буе куркып яшәдем. Шуңа ялгыш кына да бу турыда уйларга теләмәдем, улым. Күргәли идем мин, сизгәли идем: сагына иде ул кызын. Бервакыт эшкә киткәндә, ашыгып җыенды. Курткасын кия генә башлаган иде, куртка кесәсеннән бер фото минем аяк очына ук очып төште. Фотодагы Сабирәне таныдым мин. Итәгендә зур ак бантлар куеп, ап-ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән кечкенә кыз бала утырган. Сабирәдән битәр, кызга игътибар иттем – чат атагыз төсле сабый. Ә күлмәге – минеке төсле. Әтиегез мине тәүге кат озатканда, шундый күлмәктән идем мин. Сабирә юри минеке төсле материядән күлмәк тектергәндер кызына... Чыңгыз ул чакта аптырап калды. «Бу кем?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. «Сабирәме, кызыңмы? Кызың сиңа охшаган, Чыңгыз, матур», – дия алдым, чак телем әйләндереп. Әтиегез фотоны күкрәк кесәсенә тыкты да, берни әйтми чыгып китте ул чакта. Мин гарьләнеп еладым. Дәшмәвенә рәнҗеп еладым. Хәзер генә аңлыйм: ул кызчыкка да сезне сикерткән төсле сикертергә, иңбашларына утыртып ат-ат уйнарга үз әтисе бик кирәккәндер!
Әтиегез бигрәкләр яратты бит сезне – икегезне дә... Урам малайлары сезнең велосипедларга кызыгып карап калыр иде... Ә ял җиттеме, сезне гел үзе белән балыкка, урманга йөртте. Артыгыздан гел сокланып карап кала идем. «И Раббем, бәхетебезне китә күрмә, улларым әтиле булып үссеннәр!» –дип, инәлеп-инәлеп Аллаһыма ялвара идем... Күрәсең, теләкләремне уйламыйчарак теләгәнмен, үссеннәр дип кенә сораганмын, әтиле булып яшәсеннәр дия белмәгәнмен. Үсеп җиттегез... Әтиегез... китте.
(Дәвамы бар)
Фото: freepik.com