

(Ахыры.)
Ә күктәге торналар кычкырышып әйләнделәр дә әйләнделәр. Иң алдан очкан торна җирдән аваз салган туганын эзләде. Менә күтәрелер, менә куып җитәр дип көтте. Моны торналар телен белгән Нәгыйм генә аңлый иде. Һәм ул, үзе көтү көткәндә карап үстергән яралы торна баласы тавышы чыгарып, тагы кычкырып куйды. «Мөгаен да, Эстәрлебаш күлләренә кайтып баручы торналар мине таныдылар», дип уйлады ул самими күңеле белән.
Торналар исә кычкырышып алдылар да кинәт кенә түбәнәя башладылар. Алай гына да түгел, теге боерыктан соң селкенергә дә куркышып үрә каткан солдатларны, хәрбиләрне таң калдырып, алар өстеннән бик түбәннән генә очып, каршыдагы басуга килеп төштеләр. Хәтта канатларына бәрелгән һаваның җҗуш...жуч, җҗ-уш...жуч итеп чыжылдавына кадәр ишетелеп торды. Менә алар килеп төштеләр дә, бер-берсен бүлде-рә-бүлдерә, торна баласын чакырырга тотындылар. Аларның шулай бердәм кычкыруы бик тә сагышлы һәм кызганыч булып, кемнәрдер үзенең балачакларын хәтерләп, кемнәрдер яшьлекләрен, сөйгәне белән бергә булган минутларны хәтерләсә, күпләр туган илләрен искә алып, туганнары турында уйлады.
Торналар шулай кычкырышып тордылар да тынып калдылар. Мөгаен да, теге тавыш яңадан ишетелмәсме дип көттеләр, ахры. Ә тавыш бүтән кабатланмады. Шуннан алар томшыклары белән дәррәү шакылдап, гаҗәеп бер көйле тавыш чыгарырга тотындылар. Әйтерсең дә, нык өшегән бер төркем халыкның тешләре тешкә тимичә калтырана, я булмаса, шук малайлар күмәкләшеп таяк шакылдатып йөгерешәләр кебек булып китә. Әйтерсең дә, берьюлы меңләгән тукран эче куыш карама агачын тукылдатырга тотынып, кинәт туктап кала, янә балалар агач уенчыкларын шалтырата башлыйлар... Һәм торналар үзләре үк шул көйгә, канатларын җәеп, шытып килгән үлән өстендә биергә тотындылар.
Барысын да ишетеп, хәзер инде ап-ачык күреп торган карт генералның күзләренә яшь эркелде. Тамагына килеп төелгән төенне йотарга чамалап, тамагын кырга-лап алды. Моны үзенчә аңлап, штаб түрәсе генералның алдына ук килеп үрә катты. Әле генералга, әле часть командирына карап, үзенә биреләсе боерыкны көтте. Ә боерык юк. Барча халык тын да алмый басудагы торналарны күзәтә.
Ниһаять, карт генерал, кулы белән солдатлар ягына ишарәләде. Әйдә, башлагыз, диюе булдымы, бүтән нәрсә әйтергә теләдеме, аңламассың. Штаб түрәсе моны үзенчә аңлап, генералга:
— Хәзер үк үтәлер, галиҗәнап! — диде дә кырында хуҗасының ярдәмчесенә: — Гаеплене кичекмәстән монда, галиҗәнап каршысына! — дип боерды.
Генерал алдына, куркышыннан аклы-күкле булган, аркасына шомпол төшеп, әрнүеннән ни эшләргә белмәгән Нәгыймне китереп бастырдылар. Буе ике метрга җитә язган, үрә каткан солдатка астан өскә караудан муен сеңерләре арып:
— Утыр, — дип, үзе яныннан урын күрсәтте. Нәгыйм, әллә боерыкны дөрес аңламадым инде дип, әрнегән аркасын уйлап, икеләнеп калды. Штаб начальнигы бераз йомшый төшеп:
— Сиңа әйтәләр, боерыкны үтә! — дип ысылдады.
Нәгыйм, утырырга кыймыйча, комачка тубыкланды. Ниһаять, карт генерал, кулын селкеп, парадны башларга боерык бирде. Барабаннар дөпелдәвенә, быргыларның һава ярып кычкыруына куркышып, басудагы торналар һавага күтәрелделәр. Генерал:
— Кем буласың? Кайсы губерна- өяздән? Кайларда хезмәт иттең? — дип, сорау арты сорау яудырырга тотынды. Нәгыйм дә көттереп тормый җавабын бирә торды. Сүз Нәгыймнең туган якларына күчте.
— Ә нишләп стройда торна булып кычкырырга уйладың? Менә хәзер үзеңне йә суктырырлар, йә гауптвахтага утыртып куярлар, — дип шелтәләп алды генерал. Нәгыйм генералның бик гади, кешелекле кеше икәненә төшенгән иде инде һәм, аны-моны уйлап тормыйча, эчендәге тышында дигәндәй, әйтте дә салды:
— Торналар бәхетле. Мин дә, торна булсам, туган якларыма шул торналарга ияреп кайтып китәр идем. Торна буласым килә! — дип уфтанып куйды. Күрәсең, бик тә үкенечле һәм дә зур теләк белән әйтелде. Аллаһы Тәгалә дә теләгәнгә бирермен дигән түгелме соң.
Генералның:
— Ярар, солдат, бик бирешмә, хәзер бар, казармаңа кайт, әзерлән, иртәгәдән кайтыр юлга чыгарсың, — дигәненә Нәгыйм:
— Без, эстәрлебашлылар, хезмәтне җиде кеше башладык, алар- га да кайтырга рөхсәтме? — дип әйтергә җөрьәт итте.
— Аларга да рөхсәт. Мин күрсәтмә бирермен. Бүтән тоткарлык булмас.
Әйе, генерал үз сүзендә торды. Менә эстәрлебашлылар, җиде солдат, егерме биш ел да җиде айдан соң үзләренең туган авылларына кайтып җитеп киләләр. Әле Эстәрлебаш белән Тәтербаш арасындагы Юкәлек чишмәсе буенда чәйләп утыралар. Тагы бер тын атлаганда кайтып та җитәр иделәр лә ул. Чишмә буенда әзрәк ял итеп, өс-башларын карарга булдылар. Юынып, кырынып, таза күлмәк-ыштаннар киделәр, өйләренә ничек кайтып керәчәкләрен күз алдына китереп, уйланып, хыялланып алдылар, һәркем түземсезлек утында янды. Кәрим:
— Мин дәшми-тынмый өйгә килеп керәм дә идәнгә җәелеп утырам. Әйдә, аптырасыннар.
Абдрахман:
— Ә мин, капка төбендәге урындыкка утырып, берәрсенең өйдән чыкканын көтәчәкмен, — диештеләр.
Аннан Нәгыймгә карап алдылар. Шиһап үзе дә сизмәстән:
— Син өеңә ничек кайтып керәсең? — дип сорап куйды да, Нәгыймнең кайтып керергә өе булмавын исенә төшереп, уңайсызланып калды.
Ә Нәгыйм бик тә күтәренке кәеф белән:
Мин авылга җырлап кайтып керәчәкмен. Әйдә, белсеннәр Нәгыйм солдат кайтканын, — диде. Үзе эчтән генә: «Җырымны Һаҗәр ишетсә, нишләр икән?» дип уйлады. Шиһап үзенең сүзен җайларга була:
Нәгыйм кордаш, иң тәүдә безгә кайтабыз. Тәүдә бездә кунак буласың. Син торна булып кычкырмасаң, белмим, без тагы күпме хезмәт итәр идек әле. Бер елмы, әллә ике-өч елга сузылыр идеме безнең хезмәт... — дип куйды. Шуннан калганнар да Нәгыймне мактап:
— Рәхмәт сиңа, Нәгыйм! Син генерал белән якыннан сөйләш- мәсәң, без әле шушылай утыра алыр идекмени. Без сиңа гомеребез буе бурычлыбыз, — диештеләр.
Шулай сөйләшеп кайта-кайта, солдатлар Мәдрәсә тавы башына килеп җиткәннәрен дә сизмәделәр. Кинәт кенә алларына баскан күренештән барысы да туктап калды. Егерме биш ел эчендә Эстәрлебаш байтакка зурайган. Танырлык та түгел. Яңа мәчет манаралары калкып чыккан. Зур-зур биналар арасында Гәли хәлфә укыткан бәләкәй мәчет бөтенләй күренми дә. Бу күренештән Кәрим сызгырып ук куйды. Нәгыйм, кичке салкын һаваны яңгыратып үзенең иң яраткан җырын, «Су, буйлап»ны сузып җибәрде. Тавышы кичке тынлыкта бөтен Эстәрлебаш өстеннән очып, басу, урман-таулар өстенә таралып яңгырады. Элекке кебек гаҗәеп моңлы һәм дә көчле иде тавышы. Юкка гынамыни аны полкның башлап җырлаучысы итеп куймадылар, һәм ул бу Вазыйфаны һич авырсынмыйча егерме биш ел буе тап төшермичә үтәде. Шуңа күрә дә тавыш элеккегә караганда да көчлерәк, ә моңы соң, моңы... әйтеп бетергесез иде. Туң йөрәкләрне дә эретерлек, күзләреннән мәңге яшь чыкмаган таш бәгырьләрнең дә бәгырен йомшартып, керфекләренә яшь тамчылары элдерерлек иде аның моңы.
Эстәрлебаш халкы тау башындагы агачлар арасыннан ишетелгән бу гаҗәеп җырны урамга сибелеп тыңлады. Икенде намазына баскан шәкертләрнең намазы бозылды. Гали мулланың да, аның артыннан баскан абыстайның да намаз укуларының рәте-чираты булмады, абыстай икенде урынына ахшамны укыды, Гали мулла да фарызларны әллә ничә ялгышты.
Авыл халкы солдатларның сәер төркеменнән куркып, аптырап калды. Бала-чага капка артларына кереп посты. Пожар каланчасында кизү торган Гыймран, тынына капланып, йөгерә-атлый килеп җитәр-җитмәстән:
— Кемнәр, кайдан, кайда китеп барыш? Кемгә куна керәсез? — дип, бик тә җитди тавыш белән сорау ала башлады. Үзенең вазыйфасын тап төшерми, хәрефен- хәрефкә туры китереп үти иде ул. Чөнки пожар каланчасында кизү торучы янгын чыгу-чыкмауны гына түгел, авылга кем кайта, кем кайсы якка чыгып китә, шуны да белеп торырга тиеш. Ә авылга килүче чит-ят турында әйтеп торасы да түгел. Алар аерым хисапта. Кемгә килгәннәр, ни йомыш белән йөриләр, авылда ничә көн булачаклар, һәм башкалар, һәм башкалар.
Солдатлар Гыймранны танып, аның белән килеп исәнләшә башлап үзләрен таныткач, ул да исенә төшерде. Малай-шалай сөенче алырга солдатларның өйләренә йөгерде. Ул төнне күп йортларда йокламадылар. Һаҗәрнең иң кече сеңлесе Гөльямалның да ул төнне керфегенә йокы кунмады. Былтыр яңа мәчет өчен киселгән бүрәнәләрне Агыйделдән сал белән Эстәрлетамакка агызганда суга батып үлгән ирен уйлап, яшьләренә манчылып ятты. Җитмәсә, аның сагыну-сагыш, юксынуларын көчәйтеп, кемдер кичләтеп кенә тау буйлап җырлап үтте. Ансыз да яралы йөрәк сулкылдап-сулкылдап сыкрады.
Хезмәтен тутырып кайткан солдатларның өйләрендә ул төнне ничек Нәгыймнең торна булып кычкыруы, ничек торналарның якындагы гына басуга килеп төшүе, тикшерергә килгән генералның Нәгыйм белән сөйләшүе һәм алар-ны шуннан соң гына кайтарып җибәрүләре турында кабат-кабат сөйләнде. Иртәгесенә Нәгыйм Торна Нәгыйм булып уянды.
Иртән мәчеттәгеләр дә, мәдрәсәдәге дин әһелләре дә кичә таудан җырлап төшкән солдатлар турында озак кына гәпләшеп алдылар. Нәгыймнең җырлаганын өнәп бетермәделәр. Бигрәк тә Гали мулла тырышты. Ул һаман элекке хәлләрне онытмаган иде әле. Һәм дә:
— Нинди тәрбиясезлек, намаз вакытында бүре кебек улау ди ул. Халыкны намаздан яздыру бу! — дип, бармак янады. Аңа кушылып, мәчеткә йөрүче башкалар да шаулашты:
— Шулай шул, җәмәгать, кичә намазны чак укып беттем.
— Мөгаен, кяфергә әйләнеп кайтканнардыр әле.
— Тикшерергә кирәк, тавык тәпие асып кайтмаганнармы муеннарына? Тфү...Тфү... Тикшерергә кирәк, тикшерергә!
— Мәчеткә чакыртырга үзләрен!
— Син нәрсә, динсезләрне мәчеткә аяк бастырырга түгел. Аллам сакласын!
Шикле солдатларны мәчеткә чакыртмыйча, пожар каланчасы янындагы мәйданга җыярга карар кылдылар. Анда бик җитди сөйләшү булды. Тәмәке тартырга өйрәнгән булсалар, кичекмәстән бу зарарлы урыс шөгылен ташларга кушылды. Югыйсә авылдан куылачакларын әйттеләр. Динсез сүзләрне онытырга, бала-чаганы юньсезлеккә өйрәтмәскә. Халыкны котыртмаска. Бигрәк тә Торна Нәгыймгә намаз вакытында, гомумән, авыл эчендә авыз тутырып кычкырып җырлап йөрмәскә. Сөйләшү вакытында шунысын да ачыкладылар: кем нәрсә белән шөгыльләнәчәк, кемнең нинди һөнәре, нинди кәсебе бар? Нинди һөнәрләргә өйрәнеп кайтканнар солдат хезмәтеннән? Авыл өчен файдалы эш, файдалы һөнәрме? Картлар Нәгыймгә өй торгызу турында уйларга кирәклеген дә әйттеләр. Шулай итеп, авыл халкы белән солдаттан кайтучылар арасында ике якны да канәгатьләндерерлек кисәтүле килешү төзелде дияргә була.
Көзгә, хезмәттән кайтучылар бергәләшеп, Торна Нәгыймгә бер бәләкәй генә өй торгыздылар. Әйткәндәй, авылда Нәгыйм исемле кешеләр берничә булганга, Торна кушаматы аңа мәңгегә ябышып калды. Кар төшүгә Гали мулланың төпчек кызы Гөльямалны да алып кайтты.
Киләсе көзне бишектә бик тә Нәгыймгә охшаган бер «торна баласы» — Гайнулла тирбәлә иде. Менә шулай итеп, дөньяга торна нәселе тарала башлады. Хәзер алар хәтта безнең Кайраклы авылында да барлар. Торна нәселеннән булган ирләр көчле тавышлы, киң күкрәкле, тимер бәдәнле, буйлары да Аллага шөкер. Хатын-кызлары уңган, эшкә оста һәм бик тә моңлылар. Иншалла, шундыйлар безнең якларда күбрәк булсачы.
Сөйләнгән хәлләрнең дөрес-дөрес түгеллеген Эстәрлебаш һәм илебезнең төрле төбәкләренә таралган «торна»лардан, аларның балаларыннан сорашып белергә мөмкинсез.
Торна нәселләренә хөрмәт һәм сәлам белән Хисаметдин абзагыз.
Фото: Freepik.